ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЭКОЛОГИК ҺӘМ РУХИ-ӘХЛАКЫЙ ТӘРБИЯ БИРҮ
материал (5 класс)

"Табигатьне саклагыз!" Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур мәгънә салынган. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ekologik_hm_ruhi-hlakyy_trbiya_biru_sahabieva_g._h.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАР ТЕЛЕ  ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЭКОЛОГИК ҺӘМ РУХИ-ӘХЛАКЫЙ ТӘРБИЯ БИРҮ

Сәхәбиева Гөлфия Хафиз кызы,  татар теле һәм әдәбияты  укытучысы,Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль  районының   “5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

"Табигатьне саклагыз!" Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур мәгънә салынган. Туган як табигате  -  чиста һава һәм экологик яктан чиста ашамлыклар гына дигән сүз түгел әле ул. Ул  - Туган илебезнең матурлыгы да, җаны да. Туган илебезнең чиста сулы елга һәм күлләрен пычрату, очсыз-кырыйсыз урманнарны бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларының агулы газлары белән чиста һавабызны бозып бетерү, хәрби уеннар   вакытында туфракны һәм һаваны агулау, авиация ягулыгының агулы калдыклары- болар әле хәзерге цивилизациянең туган ягыбыз табигатенә салган зыянының бер өлеше генә. Табигатьне пычратучылар белән көрәшне без бүгеннән үк башламасак, берничә дистә елдан  соң, бөтен тереклек көеп беткән чүл уртасында калуыбыз бар бит. Ул вакытта инде противогаз кимичә сулап та булмас, радиациядән саклый торган скафандрлар киеп яшәвебездә бик ихтимал. Ә бит әле туган як табигате ул  - калкулыктагы кипкән печән эскертләре арасындагы каен агачлары да, тынлык һәм хуш исләр белән тулган чыршы урманы да, иң кызу җәй көннәрендә дә  салкын һәм көмештәй саф сулы күлләрдә, кечкенә генә инештән башлап, зур елгага таба ыргылучы елгачыклар да.  Без 9 сыйныфта     татар теле дәресендә шагыйрь Р. Фәйзуллинның   "Алтын балык түгел, гади балык сөйләде .." шигырен өйрәнәбез. Бу шигырьдә елга-күлләрнең пычрануына кешеләр үзләре гаепле булуын әйтелә. Балык булып балык кешенең мондый шапшаклыгына гаҗәпләнә, су пычрак булса, балыкка да, су үсемнәргә дә яшәү мөмкин түгел, кеше үзе дә зыян күрә икәнен укучылар бу шигырьне укып аңладылар. Дәреслектә укучыларга кызыклы  мәгълүмат бирелә, Шәвәли исеменнән табигатьне сакларга чакырып, киңәшләр бирелә. “Урманда әдәпле бул” темасын өйрәнгәндә ,табигатьне сакларга ,  җәнлек- кошларга мәрхәмәтле булырга өйрәтәбез. Табигать – безнең бүгенге байлыгыбыз гына түгел, киләчәгебез дә. Аның байлыгын бездән соңгы килгән буыннарга да калдыру безнең уртак бурычыбыз.

Кеше  - табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, бер генә минут та яши алмый, аңа су, һава, азык  - төлек, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк, гуманлы, шәфкатьле булырга тиеш.

Балаларда табигатькә әнә шундый мәрхәмәтле карашны, табигатьнең матурлыгын тоя белүне әкеренләп аны яклый, саклый белүне кечкенәдән үк тәрбияләүдә зур эшләр алып барыла. Табигатьне саклау проблемалары белән дә балалар кечкенәдән үк танышалар, үткәрелгән чараларда (җир көне,

кошлар көне, игенчеләр көне һ.б) актив катнашалар, өлкән класс укучылары табигатьне яклау һәм саклау дигән изге эшкә теләп кушылалар (урман полосаларны, юл буйларын чистарталар, агач, куаклар утырталар һ.б.)

Кешенең сәламәтлеге аның нинди һава сулавына, ничек туклануына һәм нинди су эчүенә, әйләнә-тирәдә нәрсә күрүенә бәйле булуын онытмыйк. Җәмгыятьнең  аңсызлыгына, саксызлыгына һәм шакшылыгына чик куярга кирәк! Шуның белән бәйле рәвештә, балаларда табигаткә сакчыл караш тәрбияләү, уртак йортыбыз булган  Җир планетасы язмышына җаваплылык хисе булдыру- экологик проблемалар кискенләшкән чорда аеруча әһәмиятле һәм ул максатчан алып барылырга тиеш.  Мәктәптә  укучыларга әхлакый-экологик тәрбия бирү өстендә күп эшләр  эшләнә.

Мәктәптә "Табигать   белеме көне  " дигән темага шәһәр семинары узды. Анда мәгариф идарәсе вәкилләре, милли белем һәм тәрбия бирү буенча директор урынбасарлары, шәһәр һәм район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

"Татар теле һәм ядәбияты дәресләрендә укучыларга экологик тәрбия бирү" дип атаган  темага  чыгыш ясадым.    Экологик проблемаларның елдан-ел кискенләшә баруы, мәктәптә экологик тәрбиянең ни рәвешле алып барылуы турында сөйләдем, тәҗрибәләре белән уртаклаштым. Рус телле укучыларга татар телен дә өйрәтү, шул ук вакытта әхлакый- экологик тәрбия бирүне тиешле дәрәҗәдә алып бара белү бик күп көч, белем һәм ихтыяр таләп итә.

Мин    7нче  класста "Туган ягым" исемле уен-кичә үткәрдем. Дәрес ике команда арасында ярыш формасында узды. Укучылар татар телендә яхшы гына аралашуларын, татарча матур итеп җырлый , шигырь сөйли һәм  бии белүләрен     күрсәттеләр.  Тирән мәгънәгә ия булган моңлы татар җырын хисләнеп, чын күңелдән башкарган малай һәм кызлар сокландырды.  Укучылар Алабуга урманнарында үскән үсемлекләр, агачларның исемнәрен дөрес атадылар, татарча табышмакларның җавапларын таптылар. Татар теле дәресе  экология, география белән бәйләнештә барды.

Мәктәбебезнең тәҗрибә участогын алыйк. Чын мәгьнәсендә ачык һавадагы иҗат лабораториясе ул. Анда фенологик күзәтүләр , дәресләр өчен күргәзмә материаллар, гербарийлар әзерләргә дә, дәресләрдә караган аерым темалар буенча практикалар үтәргә дә, агрономик белемнәрне үзләштерергә мөмкин.Мин үзем татар теле укытучысы булсам да, быел  мәктәптә тәҗрибә участогын  җитәклим.

Укучыларны,  үз куллары белән башкарган хезмәт нәтиҗәләрен күреп шатлыкларын тоярга да ярдәм итә. Тәҗрибә участогында коллективның һәр әгъзасы үз өлешен кертә. Башлангыч класс укучыларының үз участоклары һәм үз планнары, ә өлкән класс укучыларының һәр тәҗрибәсе гомуми эшкә файда китерерлек итеп оештырыла. Мәктәп ашханәсен ел дәвамында витаминнарга бай яшелчә, җиләк - җимешләр белән тулысынча тәэмин итү өчен тырышып эш башкарыла. Бу эшләр дә укучыларны тирә ягыбызны чиста тотарга, табигый байлыклардан файдаланырга өйрәтә.

Димәк , табигатебез-безнең уртак йортыбыз гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска кирәк.Һәм инде кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш. Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше була ала.

Кулланылган әдәбият :

1.Ахтямова А. Я., Ившина И. Г., Миронова Е. А.Экологическое образование и воспитание в Елабужском районе : методическое пособие\А. Я. Ахтямова, И. Г. Ившина, Е. А. Миронова. Издание второе.- Елабуга: Из.-воООО “Елтик” 2013.-256с.

2.Безрукова В.С. Проективная педагогика. – Екатеринбург.: Деловая книга, 1996. – 344 с.

3.Загвязинский В.И., Поташник М.М. Как учителю подготовить и провести эксперимент. – М.: Педагогическое сообщество России, 2004.

4.Дахин А.Н. Эффективность педагогического моделирования.

5.Джонс Дж. К. Методы проектирования. / Изд. Второе, дополнительное. Пер. с англ. Бурмистровой Т.П., Фриденберга И.В. Под редакцией д-ра психол. наук Венды В.Ф., канд. психол. наук Мунипова В.М. / – М.: Мир, 1986. – 326 с.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методы

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын  куллану укучыларның активлыгын үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, телгә мәхәббәт уята.....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә патриотик тәрбия бирү....

Чыгыш. "Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану"

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укыту-тәрбияләү процессының заманча методлары

Яшь буынга татар телен, әдәбиятын өйрәтү хәзерге көндә иң әһәмиятле бурычларыбыздан санала. Безнең төп максатыбыз- балаларга татар телен яраттыру, аларны телгә гашыйк итү. Моны...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә поликультуралы шәхес тәрбияләү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә поликультуралы шәхес тәрбияләү...