5 нче сыйныфта арадаш аттестация (диктант , грам. бирем)
учебно-методическое пособие (5 класс) на тему

Ибрагимова Лилия Мазитовна

Укучыларның 5 нче сыйныфта татар теле фәне буенча алган белем һәм күнекмәләрен тикшерү, белемнәрен бәяләү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Арадаш аттестация материалының характеристикасы, төзелеше һәм эчтәлеге.
Максаты - укучыларның 5 нче сыйныфта татар теле фәне буенча алган белем һәм күнекмәләрен тикшерү, белемнәрен бәяләү.

Арадаш аттестация материалы 2 өлештән тора: 1нчесе – диктант, ул укучының грамоталылыгын тикшерүне күздә тота, 2нчесе – грамматик бирем, укучының татар теленнән практик күнекмәләрен бәяләргә ярдәм итә.

Ләкләк.

Ләкләкләр авыл йортының түбәсенә зур, киң оя ясыйлар. Кешеләр аның белән дуслыкны сакларга тырыша.

        Әгәр ләкләкләр сезнең йортның түбәсенә оя корсалар, һәр елның язында шунда әйләнеп кайталар. Ләкләк оясында ике яки биш нәни кошчык туа. Көзгә бу ләкләкләр көчле, зур кошларга әйләнәләр. Алар көньякка очып китә. Яз көне кешеләр ышанычлы дусларының кире әйләнеп кайтуын көтә. (55 сүз) (“Хайваннар дөньясы” китабыннан).

Грамматик бирем:

1.Тексттан ясалма сүзләрне язып алырга.

2. Бирелгән сүзләрне төзелеше буенча тикшер:

I вариант. Кошчыкны

II вариант. Дуслыкны

3.* Кошчык сүзенә фонетик анализ ясарга.

 Контроль диктантны бәяләү:

Төзәтүләр  һәм хаталар булмаса ( 1 орфографик, 2 пунктуаиоцин хата булырга мөмкин) “5” ле куела .

2 орфографик , 2 пунктуацион яки 1 орфографик , 4 пунктуацион хаталы эшкә “4” ле куела.

4 орфографик , 4пунктуацион яки 3 орфографик , 6 пунктуацион хаталы эшкә “3” ле куела.

6 орфографик , 5 пунктуацион яки 5 орфографик , 8 пунктуацион хаталы эшкә “2” ле куела.

Грамматик биремне бәяләү:

1 биемдә һәр дөрес язылган сүзгә 1 балл, 2 нче биремдә һәр дөрес билгеләнгән мәгънәле кисәк өчен 1 балл куела.

10-8 балл- “5”

7 - 6 балл-“4”

5 -4 балл “ 3”

3-0 балл-“2”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 сыйныф (татар төркеме) өчен әдәби укудан арадаш аттестация биремнәре

3 сыйныф (татар төркеме) өчен әдәби укудан арадаш аттестация  биремнәре...

2 нче сыйныфта арадаш аттестация һәм агымдагы өлгерешне тикшерү өчен методик материаллар һәм якынча бәяләү материаллары

2 нче сыйныфта арадаш аттестация һәм агымдагыөлгерешне тикшерү өчен методик материаллар һәмякынча бәяләү материаллары...

8нче сыйныфларның татар төркемнәрендә татар әдәбиятыннан арадаш аттестация өчен контроль тестлар

8 нче сыйныфларның татар төркемнәрендә  татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.1. Кем ул Габдулла Тукай?А. РәссамӘ.ШагыйрьБ. ҖырчыВ. Гармунчы2. “Беренче театр”дагы Хәмзә бай:А. Иске фикерлеӘ.Фик...

Арадаш аттестация эшләренең демоверсияләре

5 һәм 8 нче сыйныфлар өчен татар теленнән рус төркемнәренә арадаш аттестация эшләре буенча демоверсияләр (ата-аналарга һәм укучыларга ярдәмгә)...

7 нче сыйныф өчен арадаш аттестация

Промежуточная аттестация в 7 классе по татарскому языку...

11 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан арадаш аттестация эше

Арадаш аттестация эше Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Татар урта мәктәпләре өчен  әдәбият программалары” ( 5-11 нче сыйныфлар. Казан “Мә...

5 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән арадаш аттестация эше (грамматик биремле диктант)

5 нче сыйныф укучылары өчентатар теленнән арадаш аттестация эше (грамматик биремле диктант)...