Хәсән Туфан тормышы буенча тест “Бәлки, шагыйрь булмас та идем...”
тест (11 класс) по теме

Хафизова Румия Абузаровна

Хәсән Туфан тормышы буенча тест

 

                                      “Бәлки,  шагыйрь булмас та идем...”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл h.tufan_._testlar.docx14.58 КБ

Предварительный просмотр:

                                                Хәсән Туфан тормышы буенча тест

                                      “Бәлки,  шагыйрь булмас та идем...”

  1. “...Ифрат шигъри җанлы кеше иде. Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң әүвәл … өйрәтте мине”. Сүз кем турында бара?

              1) әтисе;

              2) әнисе;

              3) абыйсы.

  1. “Бу “вакыйга” шигырьгә «килә” башлавымның беренче чагылышы булгандыр бәлки”. Нинди “вакыйга”турында әйтелә?

              1) татар телендә китаплар укый башлый;

              2) малайлар белән үртәшеп, берничә җыр чыга;

              3) авыл мулласы үз өенә газета,китаплар укырга чакыра.

  1. Уфадагы “Галия” мәдрәсәсендә укыганда Хәсән Туфанга иң көчле тәэсир ясаган кешеләр:

             1) Сәйфи Кудаш, Баембәт Маймет, Галимҗан Ибраһимов;

             2) Шаехзадә Бабич, Зыя Камали, Габделбәр Салиев;

             3) Шаехзадә Бабич, Зыя Камали, Галимҗан Ибраһимов.

  1. “Галия” мәдрәсәсендә кем татарча әдәби түгәрәк оештыра?

             1) Сәйфи Кудаш;

             2) Галимҗан Ибраһимов;

             3) Шаехзадә Бабич.

  1. Кая барыйм зиарәт кылып,

       Шул ишеккә килмәсәм әгәр?

       Остазымның газиз сөяге

       Кайдалыгын белмәсәм әгәр?

       Бу шигъри өзектә Хәсән Туфан кемне «остазым” дип атый?

            1) Галимҗан Ибраһимов;

            2) Габдулла Тукай;

            3) Мәҗит Гафури.

  1. “Хәерле юл теләп калган иде” шигырен кемгә багышлап язган?

            1) Фатих Әмирхан;

            2) Зыя Камали;

            3) Һади Такташ.

  1. Ничәнче елда Хәсән Туфанның беренче шигыре “Парлак”журналында басыла һәм шигырь ничек атала?

            1) 1915 нче ел  “Шигърият серләре”;

            2) 1916 нчы ел  “Йолдызлар”;

            3) 1914 нче ел  “Галия”.

8.“Бәлки язучы булырсың...” дигән канатландыргыч сүзләрне Хәсән Туфанга кем әйтә?

             1) Галимҗан Ибраһимов;

             2) Һади Такташ;

             3) Гомәр Гали.

9.“...шигъри авазы көмеш кыңгырау гына да түгел, алтын кыңгырау булып тоелды миңа”.

       Бу юлларда кемнең шигъри авазы турында сүз бара?

              1) Һади Такташ;

              2) Муса Җәлил;

              3) Сәгыйть Рәмиев.

10.Ничәнче елда Хәсән Туфан матбугатта беренче адымнар ясый башлый?

              1) 1923 нче елда;

              2) 1924 нче елда;

              3) 1925 нче елда.

11.Язучылар союзына алыну вакыты:

             1) 1934 нче ел;

             2) 1933 нче ел;

             3) 1932 нче ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ .

Тема:   Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде  яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ . Максат:  1. Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлын...

"Талантлы син, кеше туганым" шигыре аша Х.Туфанның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү (дәрес эшкәртмәсе)

Х.Туфанның тормыш юлын иҗаты белән бәйләп өйрәнү тәҗрибәсе, төркемнәрдә эш, иҗади биремнәр, сәнгатьнең төрле өлкәләрен бергә үреп, укучыларны кызыксындыру, гаҗәпләндерү аша укыту тәҗрибәсе (Осмысление...

Тема: Х.Туфанның тормышы һәм иҗаты. Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренә анализ.

9 нчы сыйныф (татар төркеме) әдәбияттән Хәсән Туфан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...

Тема: Х.Туфанның тормышы һәм иҗаты. Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренә анализ.

9 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен әдәбияттан Х .Туфан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...

Туфан Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты буенча презентация

Туфан Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты буенча презентация   "Бәһасез зат"...

Х.Туфанның тормыш һәм иҗат юлы.

Укучыларга Хәсән Туфанның тормышы, иҗаты турында өстәмә мәгълүматлар бирү, иҗат юлын өйрәнү....