Х.Туфанның тормыш һәм иҗат юлы.
план-конспект урока (6 класс)

Кыямова Элиза Фәнзил кызы

Укучыларга Хәсән Туфанның тормышы, иҗаты турында өстәмә мәгълүматлар бирү, иҗат юлын өйрәнү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл h.tufannyn_tormysh_hm_izhat_yuly_6_nchy_syynyf.docx27.28 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Х.Туфанның тормыш һәм иҗат юлы

Сыйныф: 6

Дәрес тибы: Яңа белемнәр ачу дәресе

Максат: Укучыларны Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча: Х.Туфан тормыш һәм иҗатын өйрәнү

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

Танып белү универсаль уку гамәлләре:: язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләреңне формалаштыра белү;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: Сәнгатьле уку һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.\
Ш ә х е с к ә кагылышлы: Бөек шәхесләргә, әдәбияткә карата

  хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Х.Туфанның портреты, китапларыннан төзелгән күргәзмә, фоторәсемнәр,   мультимедиа проектор  

Ысуллар һәм алымнар: сәнгатьле уку, әңгәмә, эзләнү-тикшеренү,портрет белән эш, сөйләү

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1. Оештыру моменты. (Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру)

-Хәерле көн, укучылар!

-Тактага игътибар итик әле: 

Бер-бер артлы сүнә безнең утлар, 
Сөенәм, ярый күрдек бу таңны; 
Сөенәм: әле Пушкиннарыннан тыш 
Тукайлы бу дөнья, Туфанлы (C.Хәким)

-Укучылар, автор нәрсә әйтергә теләгән?

.

Укучылар укый, җавап бирәләр.

2. Белемнәрне акуальләштерү

-XX йөз татар поэзиясендә урын алган нинди шагыйрьләрне тагын беләсез?

Җаваплар

3. Уку мәсьәләсен кую

-Слайдтагы портретка карагыз әле, бу кем?

-Димәк, бүген дәрестә кемнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнәбез?

-ХХ йөз татар поэзиясе әдәбият мәйданында үз мәктәбен булдырган, 1920 елларда ук әдәбият мәйданына килеп, 80 нче елларга кадәр армый-талмый иҗат эше белән шөгыльләнгән бу кешенең иҗаты зур ихтирамга лаек

(Х.Туфан)

3.Яңа белемнәрне үзләштерү.

Гомерендә бер шигырь дә язмый

Гел елмаеп кына торса да,

Туфан Туфан булып калыр иде,

Мәңге калыр иде дөньяда.(Г.Рәхим)

(Игътибар Х.Туфанның портретына юнәлтелә.) 

-Укучылар, без бу портреттан озынча, тынычлык бөркеп торган якты йөз, бераз моңлы, чак кына елмаюлы тылсымлы күзләр. Тузгырга әзер торган күперенке чал чәчләр, елмаеп торучы иреннәрне күрәбез.Күп кешене ул үзенең нәкъ менә шул елмаюы белән җәлеп иткән (Х.Туфан турында видео карала).

-Яхшы! Мин ..... Х. Туфанның биографиясен кыскача сөйләргә әзерләп килергә кушкан идем. Әйдәгез аны тыңлыйк.

Портрет белән эш

Видео карыйлар

Бер укучы тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли 

IV. Белемнәрне ныгыту.

Мин сезгә хронологик таблицалар таратам, анда Х. Туфанның тормыш юлы бирелгән. Карап чыгыгыз әле!

-Хәзер иҗат юлына килгәндә дәреслекләрне ачыйк әле.

-Безгә “ И минем җандай кадерлем..” , “ Туган тел” шигырьләрен тәгъдим иткәннәр.

-Хәзер мин сезгә укыйм, сез карап барыгыз! (Шигырьләргә анализ ясала).

-Нинди хисләр туды?

-Бу ике шигырьне нәрсә берләштерә?

-Сүз нәрсә турында бара?

- Әйдәгез хәзер сез укыгыз. (сораулар бирелә)

-Укучылар, “ И җылы, тере телем!”

-Ничек була ул “тере тел?

-Ә тагы нинди телләр була?

-Нинди үле телләр беләсез?

-Безнең туган телебез, татар теле тере булсын өчен без ни эшләргә тиешбез?

-Әйдәгез текст белән эш эшлик әле.

Хәзер шушы шигырьләрдән сез тел-сурәтләү чаралырн табып дәфтәрләрегезгә языгыз.

Таблица белән эш

Дәреслек белән эш

Тел турында

Укучылар  сорауларга җавап бирәләр, укыйлар.

Үле телләр

Латин һ.б.

Татарча сөйләшергә, чаралар үткәрергә

(Эпитет, метафора, чагыштыру һ.б. дәфтәрләргә язалар.)

VI.Өйгә эш.

Өй эше сезгә 3 вариантта тәгъдим ителә, берсен сайлап алып эшләргә кирәк. Слайдка игътибар

1.Үзегезгә ошаган бер шигырен ятлап килергә.

2.Тема буенча өйрәнелгән һәм дәреслектә булган материалларны сөйләргә әзерләнеп килергә.

3. “Туган телем” сочинение.

Өй эше языла.

V Рефлексия

-Сезнең алдыгызда тестлар,  шуның нәтиҗәсе буенча билге куям.

Хәзер үзбәя куябыз. Экранга карап җавапларны тикшерегез.

(Хатасыз-“5”, 1хата-“4”, 2хата- “3”)

Җаваплар:

1.-а                                            2.-б                                            

3.-ә                                            4.-б

5.-б

6.-а

7.-б

-Без бүгенге дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?

- Укыган шигырьләр сезгә аеруча  нәрсәсе белән тәэсир итте?

-Дәресебез тәмам. Саубулыгыз!

Тест эшлиләр

Х.Туфанның тормыш һәм иҗат юлы.

Дата

9.12.1900

 Аксубай районы Иске Кармәт авылында Фәхри абый һәм Гәлзизә апаның унынчы баласы булып Хисбулла-Хәсән Туфант туа. Әнисе язу яза белмәсә дә, шигъри җанлы кеше була. Шагыйрь әнисен:” Әни миндә табигатьтәге бар нәрсәнең җаны бар икән, чишмәләр генә түгел, йодызлар да, җилләр дә сөйләшә икән дигән “иман” тудырды»,-дип искә ала.      Фәхрулла агай үзенең балаларын һөнәргә өйрәтүгә аеруча игътибар биргән. күрше авылларга мич чыгарып, тәрәзә куеп йөрергә киткәләгәндә, ул төпчек улы Хисбулланы да бик яшьли үзе белән бергә алып йөри – һөнәргә өйрәтә башлый. Авыл малае, билгеле, җир эшләренә дә иртә катнашып китә: печәнен чаба, урагын ура, терлекләрен карый.

1914нче  ел

1914 елның язында Уралга, бакыр казый торган абыйлар янына китә. Ул вакытларда мин авылдан бөтенләй китүемдер дип һич уйламаган идем” – дип яза Хәсән. Юк, бакыр чыгару “баеп” була торган эш булмаганын Хәсәннең абыйлары яхшы аңлыйлар һәм үзара киңәшкәннән соң кече энеләрен – укуга җибәрергә карар кылалар.

1916нчы ел

Туфан Уфага, “Галия” мәдрәсәсенә укырга керә.”Галия”дә остазы Галимҗан Ибраһимов белән очраша. Бу мәдрәсәдә 2 ел укый.

1922нче ел

1918нче елдан ул казах авылларында, Чита шәһәрендә балалар укыта.Төмәндәге Зөфәр абыйсы янына китә.

1924нче ел

Казанга алар икәү килеп керәләр. Шагыйрь һәм  булачак хатыны, артистка Луиза Салиаскаровна. Алар 1934нче елда язылышалар. Хәсән беренче шигырьләрен дә шушы елда яза һәм  мәтбугатьтә бастыра.

1929нчы ел

Хәсән Урта Азия һәм Кавказ халыкларының тормышларын өйрәнергә теләп 2 елга сузылган җәяүле сәяхәткә чыгып китә.

1940нчы ел

Туфан иҗатташ дуслары белән. Партиягә җаны-тәне белән бирелгән Туфан бер көн эчендә халык дошманына әверелә. 1940нчы елның кышында кулга алына.Ел ярым Казан төрмәсендә утыра

1942нче ел

Үлем җәзасына хөкем итәләр. Үлем җәзасы 10 ел төрмә һәм 5ел сөрген белән алмаштырыла.

1956нчы ел

Хәсән Туфан Казанга әйләнеп кайта.

1966нчы ел

 Хәсән Туфанга Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.

1981нче ел,13нче июнь

Хәсән Туфан Казанда вафат булды.

Тест

1.)     Хәсән Туфанның туган ягы:

А. Аксубай районы Иске Кармәт  авылы

Ә. Тобол губернасы Лысьва шәһәре

 Б. Казан шәһәре

2. )    Хәсән Туфан шәкерт булып укыган мәдрәсә:

А. Оренбургтагы “Хөсәения”

Ә. Казандагы “Мөхәммәдия”

Б. Уфадагы “Галия”

3.)    Хәсән Туфан әдәбият дәресләрен кемнән ала?

А. Габдулла Тукай

Ә. Галимҗан Ибраһимов

Б. Шәехзада Бабич

4.) Хәсән Туфанның хатыны?

            А.Наилә

            Ә.Кадрия

            Б.Луиза(Гайникамал)

5.) Кайсы елда кулга алына?

            А. 1937

            Ә. 1981

            Б. 1940

6.)Нинди бүләкләре бар?

             А. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге.

             Ә. Россиянең Максим Горький исемендәге Дәүләт бүләге.

             Б. Россия Дәүләт бүләге.

7.)Кайсы елда тулысынча аклана?

             А. 1956ел, март.

             Ә. 1981ел,13нче июнь.

             Б.1957ел, 27нче август.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ .

Тема:   Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде  яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ . Максат:  1. Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлын...

"Талантлы син, кеше туганым" шигыре аша Х.Туфанның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү (дәрес эшкәртмәсе)

Х.Туфанның тормыш юлын иҗаты белән бәйләп өйрәнү тәҗрибәсе, төркемнәрдә эш, иҗади биремнәр, сәнгатьнең төрле өлкәләрен бергә үреп, укучыларны кызыксындыру, гаҗәпләндерү аша укыту тәҗрибәсе (Осмысление...

Тема: Х.Туфанның тормышы һәм иҗаты. Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренә анализ.

9 нчы сыйныф (татар төркеме) әдәбияттән Хәсән Туфан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...

Тема: Х.Туфанның тормышы һәм иҗаты. Кайсыгызның кулы җылы?” шигыренә анализ.

9 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен әдәбияттан Х .Туфан темасы буенча дәрес эшкәртмәсе...

Хәсән Туфан иҗаты һәм тормыш юлы, реферат

В реферате описываются основные периоды жизни и творчества известного татарского поэта Хасана Туфана....