Сөмбелә бәйрәменә сценарий
план-конспект на тему

Мубаракшина Рузиля Рашитовна

Татар халкының борыңгыдан килгән бик күркәм бәйрәме - "Сөмбелә" бәйрәменә сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombel.docx19.34 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сөмбелә бәйрәме.

Максатлар: 1. Балаларны Сөмбелә бәйрәме, аның үзенчәлекләре белән таныштыру;

               2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыру;            

              3. Татар халык бәйрәмнәренең матурлыгын күрсәтү, кызыксыну уяту.

Җиһазлау: компьютер, экран, рәсемнәр, яфраклар, милли киемнәр.

Регулятив УУГ: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү УУГ: уку максатын мөстәкыйль билгеләү, тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау, фикерләрне логик чылбырга салу.

Коммуникатив УУГ: сыйныфташлар белән әңгәмә кору, гомуми әңгәмәдә катнашу, сораулар бирү, тыңлау һәм башкаларның сорауларына җавап бирү, группаларда эшне бергәләп башкару, үз фикереңне дөрес, төгәл итеп җиткерә белү.

Укытучы: Исәнмесез хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Бүген без сезнең белән татар халкының бик күңелле, матур бәйрәме – Сөмбелә бәйрәменә җыелдык. Көзге муллык – туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык “Сөмбелә” бәйрәмен аеруча көр күңел белән  үткәрә торган булган. Һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, йола ризыгы  һәм  муллык билгесе булган  бавырсак пешерелгән. “Сөмбелә” бәйрәме  өйләрдән урамнарга чыккан.Авыл халкы бер матур кызны Сөмбелә итеп киендереп һәм аны уртага алып, мәйданда уен – тамаша оештырган: биегән, җырлаган, күңел ачкан. Уенда катнашучы кызлар тәкыя үреп, Сөмбеләнең башына кидерткәннәр. Әйдәгез, без дә шушы бәйрәмне күңелле итеп үткәрик.

Ангелина: Праздник, проводившийся в дни осенней «савии» «сөмбелә» (сюмбеля), был похож на науруз-байрам. На празднике одну красивую и озорную, острую на язык девушку переодевали в Сюмбелю, выводили на площадь и там задавали ей вопросы. Например, «топор или шило?». Если она скажет «топор», то полагали, что осень будет холодная — лед можно будет разбивать только топором. Если ответ был «шило», то ожидалось, что осень будет относительно теплой — лед можно будет разбить и шилом. К её словам прислушивались даже старики и аплодировали со словами «юравың юш булсын», т. е. пусть твое гадание осуществится. Если Наурузбикя могла иметь волосы любого цвета, то Сюмбеля, как считалось, должна иметь светло-желтые волосы, потому что она символизировала осень, колосья.

1 укучы. Исәнмесез, дуслар, хәерле көн

                Хуш килгәнсез безнең бәйрәмгә.

                Бәхет – шатлык белән көннәр тусын,

                Муллык теләп һәрбер өйгә дә.

2 укучы. Бәйрәм белән сезне бүген

               Без котлыйбыз ихлас йөрәктән.

               Мул булсын һәрчак табыннар

               Өзелмәсен һич тә икмәктән.

3 укучы. Бүген бездә бик зур бәйрәм,

                Бүген бездә – Сөмбелә.

                Һәр ел безгә бәхет-шатлык,

                Мул уңыш алып килә.

4 укучы. Матур киемнәр киеп,

                Күңелле булыр диеп,

                Килдек, дуслар, бирегә

                Сөмбелә бәйрәменә.

5 укучы. Рәхим ит син, түрдән уз

               Уңыш кызы Сөмбелә.

               Уйнарбыз да, җырларбыз да,

               Күңелле булыр бездә.

Сөмбелә. Исәнмесез, балалар!

                Хәерле көн, дусларым!

                Гел сөендерсен сезне

                Минем мул уңышларым.

Алып килдем бүген сезгә

Яшелчәләр, җимешләр.

Лаек булыр бүләгемә

Бик уңганнар, җитезләр.

Укытучы. Балалар, әйдәгез, табышмак уены уйнап алабыз.

1. Кырлар  буш кала, яңгырлар ява,

    Җирләр дымлана, бу кайчак була? (көз)

2. Ура-суга, җилгәрә,

    Үзе төяп җибәрә.

    Бик күп эшләп игенне

    Баета ул илемне. (комбайн)

3. Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (суган)

4. Тәрәзәсе юк, ишеге юк,

    Эче тулы халык.(кыяр)

5. “Алма” дисәң дә алалар

     Нәрсә соң ул балалар? (алма)

6. Яз килсә − киенә,

    Көз килсә − чишенә. (агач)

Яфракларның кайсы агачныкы булуын әйтү.

“Яфрак бәйрәме” җырын башкару.

      Без сезгә татар халкының милли уеннарын тәкъдим итәбез.

Уенны башлыйбыз.

1.“Капкалы” уены.

Ефәк җепләр белән сөлге чиктем

Уртасында чәчәк, гөл генә.

Капкалыда урталарда калган

Кызыбыз да безнең бер генә.

2. “Кәләпүшле” уены.

Киңәшем шул : сынатма

Бул син син уенда өлгер.

Башындагы кәләпүшне

Күршеңә биреп өлгер.

3.”Кулъяулыклы” уены.

Чираттагы уеныбыз

Кулъяулыклы Зәлидә.

Кулъяулыкка ия булсаң,

Җиңелмәссең бәйгедә.

Шулай итеп бәйрәмебез ахырына якынлашты.

Укытучы: Һәр таң саен хәерле көн телим.

Таңнар туган саен илемә.

Аяз күкләр телим бөркетләргә

Һәм иминлек телим җиремә.

Илләребез имин булсын,

Матур булсын тормышлар.

Бу мирасны дәвам итәр

Иң уңганнар, тырышлар.

Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценарие

 "Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар тел...

Сөмбелә бәйрәме.

Сөмбелә бәйрәменә багышланган музыкаль кичә....

Көзге уңыш бәйрәме-Сөмбелә

Праздник Көзге уңыш бәйрәме- Сөмбелә предназначен для внеклассной работы  учащимися 5-7 классов....

"Сөмбелә" бәйрәме.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен  сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе....

Конспект сценария праздника "Сөмбелә" в старшей группе детского сада

Представляю вашему вниманию конспект развлечения - праздника "Сөмбелә" для русскоязычных детей старшей группы детского сада....

Сценарий к празднику "Праздник урожая" ("Сөмбелә бәйрәме")

Сценарий праздничного мероприятия "Сөмбелә"...

Сценарий праздника "Сөмбелә"

Сөенарий праздника урожая ("Сөмбелә")...