Сценарий к празднику "Праздник урожая" ("Сөмбелә бәйрәме")
материал

Шамбазова Мунира Василовна

Сценарий праздничного мероприятия "Сөмбелә"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombel_byrme.docx28.59 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Түбән Кама муниципаль районының

Максимов Н.М. исемендәге “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче

1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль белем бирү учреждениесе

“Хуш киләсең, Сөмбелә!”

(1-8 нче сыйныф укучылары катнашында

ачык чара эшкәртмәсе )

Түбән Кама шәһәре, 2018 нче ел

Сөмбелә бәйрәме

Максат. Халкыбызның милли бәйрәме “Сөмбелә”нең асылын аңлату, хезмәт кешесенә дан җырлау.

(Зал алтын көзне хәтерләтеп бизәлгән. Күргәзмәгә көзгә багышланган рәсемнәр, төрле яшелчәләр, балалар ясаган кул эшләре, камыр ризыклары куелган. Слайдта көзге муллык арасында төшкән  Сөмбелә рәсеме.)

Бәйрәм “Әссәләмегаләйкем” җыры белән башлана (Новикова Светлана, 5б)

1 музыка

1 нче алып баручы. 

    -  Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, кунаклар! Без бүген халкыбызның матур бәйрәме “Сөмбелә” тантанасына җыелдык. Татар халкы елның сихри фасылында  - көн белән төн тигезләшкән вакытта “Сөмбелә” бәйрәмен уздырган. Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме.

     “Сөмбелә” – башак дигән сүз ул. Шулай ук җитен чәчле, зәңгәр күзле, сүзгә батыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дип атаганнар. Көзге муллык чорына туры килгәнгә күрә, халык Сөмбелә бәйрәмен, мул сый-ризык әзерләп, көр күңел белән үткәргән.

2 нче алып баручы.

      - Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Бәйрәм итик, әйдә әле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Сөмбеләнең бәйрәме!

2 музыка

(Сәхнә уртасына Игенче бабай чыга.)

Игенче бабай. (Тезләнеп һәм кулларын ике якка җәеп, җиргә мөрәҗәгать итә).

  -  Әй син, туендыручым, Җир анасы Асылбикә, ишетәсеңме? Мин – игенче, анам кебек якын күреп, сиңа эндәшәм. Бөтен үсемлекләрнең тамырына шифалы сүл бирүче, игеннәрне үзеңнең уңдырышлы туфрагыңда үстерүче Җир-ана, ишетәсеңме, мин сиңа эндәшәм.

(Сәхнә артыннан хатын-кыз тавышы белән эндәшкән Җир-ананың җавабы ишетелә).

Җир-ана.

- Ишетәм, хөрмәтле игенчем, мине эшкәртүче һәм ашлаучы бәндәм, сөйлә, тыңлыйм.

Игенче бабай. - Мин, ал-ял күрмичә, сабан белән җир сөрдем, җир тырмаладым, басуларыңны тутырып, арыш-бодай чәчтем. Инде бар өметем синдә, мәрхәмәтле Җир-ана, теләкләремне тыңла һәм кадерләп үстер чәчүлекләремне.

Җир атасы Җирән сакал!

Җир анасы Асылбикә!

Түбәсенә туклыгың бир,

Тамырына ныклыгың бир,

Ил эчендә безгә дә бир!

Җир, Җир, барын бир!

Җир-ана

     - Хөрмәтле игенчем,  синең теләгең кабул булсын. Игеннәреңә хәләл сүземне кызганмам, уңдырышлы туфрагымда башакларны эре итәргә тырышырмын.

Чәчүлекләргә вакытында ява торган шифалы яңгыр да кирәк, син яңгырдан да ярдәм сора, игенчем.

Игенче бабай (аягына баса һәм кулларын күтәрә)

     - Әй син, шифалы яңгыр! Миңа мул уңыш үстерергә ярдәм итүеңне үтенәм. Хәзер минем чакыруымны тыңла:

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

Иген-ашлык күп булсын,

Башаклары тук булсын,

Кибән-эскерт зур булсын.

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

(Коеп яуган яңгыр тавышы ишетелә башлый. Игенче бабайның, канәгатьләнеп, кулларын селки-селки, яңгыр астында кинәнгәне күренә.”Ай, рәхмәт төшкере, яу, әйдә, яу!” дигән сүзләре яңгырап китә. Ул арада, калын ир тавышы белән Яңгырның эндәшкәне ишетелә. Слайдта яңгыр яву күренеше. )

Яңгыр

     - Мин теләгеңне кабул иттем, хөрмәтле игенче. Иң шифалы суларың белән игеннәрнең тамырларын туендырдым. Әмма мул уңыш үстерү өчен аяз, матур көннәр, Кояш җылысы кирәк. Инде син Кояштан ярдәм сора, игенче.

(Слайдта кояш рәсеме)

Игенче бабай (кулларын күтәрә, бер кулын күкрәгенә куеп, икенчесен күккә сузып, Кояшка мөрәҗәгать итә):

     - Әй син, алтын нурларың белән бөтен җир өстен коендыручы якты Кояш! Мин синең ярдәмгә мохтаҗ. Җылы нурларыңны, көлтә-көлтә итеп, арыш һәм бодай басулары өстенә чәч, көләч йөзең белән иркәлә, шаулатып үстер үзләрен.

Кояш, чык, чык, чык!

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда,

Симез үгез суярмын,

Маен сиңа куярмын,

Итен үзем ашармын,

Сөяген эткә ташлармын.

Кояш, чык, чык, чык!

Бию

(Игенче бабай, ике кулын күкрәгенә куеп, кат-кат башын ия. Ул арада сәхнә артыннан Кояшның хатын-кыз тавышы белән ягымлы тавышы ишетелә.)

Кояш

     - Бу теләгең дә кабул булды, кадерле игенче. Ләкин белеп тор: без – синең ярдәмчеләрең генә. Син безнең барыбыздан да өстенрәк. Тир түгеп, күз нурларыңны кушып иккәнгә күрә, икмәгең уңа, тәмле була синең, Кеше. Әнә кара, быел да икмәгең нинди уңган.

Игенче бабай

     - Табигатьнең юмартлыгы, үзебезнең тырышлыгыбыз аркасында без быел да мул уңыш үстереп алдык. Инде бәйрәм итәргә, уңыш бәйрәмен уздырырга да вакыт җитте. Әйдәгез, бергәләшеп уңыш алиһәсе Сөмбеләне дә чакырыйк.

Балалар керә.

Балалар. Сөмбелә! Сөмбелә! Бәйрәмебезгә рәхим ит!

(Сәхнәгә озын итәкле сары алтын күлмәктән, башына тәкыя кигән, кулына кәрҗин тоткан Сөмбелә чыга. Ул вак адымнар белән җырлый-җырлый керә.)

Сөмбелә.

     - Исәнмесез!

Мин – Сөмбелә, килдем сезгә,

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Очраган һәр кешегә.

Амбар тулы арыш-бодайларым,

Тау-тау булып өелгән.

Алмалы авыр ботаклар

Җиргә чаклы иелгән.

Игенче бабай һәм балалар.

- Афәрин, төкле аягың белән, Сөмбелә! Менә сиңа быелгы уңыштан пешерелгән, әле генә мичтән чыккан ак калач, Сөмбеләкәй! (Слайдта икмәк рәсеме)

Сөмбелә.

- Рәхмәт сезгә, рәхмәт сезгә!

Тирән хөрмәт һәммәгезгә!

Балалар шигырь сөйли

1 бала.

Көзнең иң олы бүләге-

Икмәк тора табында.

Тормышыбыз ямьле булыр

Икмәк булган чагында.

2 бала.

Кеше белән гел янәшә икмәк,

Кырда, юлда, табын янында.

Иң беренче өйгә икмәк керә

Яңа йортка күчкән чагында.

3 бала.

Һәммәбездән өлкәндер ул,

Яшәсәк тә җирдә нихәтле.

Шуңа хөрмәтледер исеме аның,

Шуңа газиз, шуңа хикмәтле.

4 бала.

Бәйрәм итик бергә- бергә

Мул уңыш хөрмәтенә.

Баш иябез без һәммәбез

Игенче хезмәтенә.

5 бала

Менә нинди мул уңышлар

Безнең кырларда үсте.

Синең хезмәт, сиңа хөрмәт,

Рәхмәт сиңа, игенче!

Бергә. Рәхмәт сиңа, игенче!

6 бала.

Ашлык булып җирдә үсә,

Уңыш бит ул Сөмбелә!

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек Сөмбелә!

7 бала.

Рәхмәт сиңа, көз-Сөмбелә,

Синең барлыгың өчен.

Тормыш чыганагы булган

Барлык байлыгың өчен.

 Бергә. Рәхмәт сиңа, Сөмбелә!

Сөмбелә

- Рәхмәт! Әйе, балалар, икмәк ул – кешелекнең яшәү чыганагы. Икмәкне һәм аны үстергән кешеләрнең кадерен белегез, аларны олылагыз! Бу тәмле калач сезнең өстәлләрегезне бизәп торсын. (Укучы икмәкне өстәлгә илтеп куя.)

Мин дә сезнең бәйрәмгә буш кул белән килмәдем. Үзем белән кунаклар да алып килдем.

Рәхим итегез, дусларым!

Музыка яңгырый.

Сценка.

Әби тавышы ишетелә.

  • Улым, ашарга кирәк!

Малай. – И шушы әбине, бигрәкләр дә борчыла инде минем өчен.

(Әби керә, кулында винегрет.)

Әби. – Менә, улым, ашап кара әле. Витаминнар бик күп монда. Ашап бетерсәң, үсеп тә китәрсең.

Малай. – Хәзер, әбием. Витамины булмаса – ашамыйм.(Болгатып карый, борчак таба.) Әәә, менә нинди зур витамин (каба). Тфү, тфү, борчак бит бу, витамин түгел, тагын алдагансың инде, әбием.

Әби. – Ну шушы киребеткән малайны. Һәр ризыкның үз витамины бар бит инде. Әйбәтләп кенә утыр да аша. Аның чөгендере, суганы, кишере – барысы да витамин инде.(Китә).

Малай. – Аңламассың шушы зурларны. Витамин да витамин диләр. Бер витамин да юк монда. Менә бусы чөгендер, бусы кишер, бусы суган. Фу исе, ашамыйм. (Сикергәләп йөри)

-Әби, әби, винегретта бик күп, дидең витамин. Ашап карадым, эчендә витамин юк бит аның.

(Төш күрә. Музыка. Бии, яшелчәләр керә.)

(Сәхнәгә, берәм-берәм, яшелчәләр рәсеме ясалган маскалар кигән укучылар чыга.)

Борчак.

Борчакларым бигрәк матур,

Охшаган витаминга.

С витамины күп була

Яшелрәк чагымда.

Чөгендер.

Чөгендер булам мин менә,

Мине бар халык белә.

Төсем матур, үзем тәмле,

Ашым була бик ямьле.

Чөгендерем бигрәк тәмле,

Кан составын яхшырта.

Глюкоза, витаминнар

Бар минем составымда.

Кишер.

Минем исемем – кишер.

Теләсәң, болай пешер.

Теләсәң, ашка тура.

Мине яраткан баланың

Күзләре яхшы күрә.

Витамины күп булмаса,

Ашар идеме куян?

Җитез, шаян булу өчен

Килә, дисез, көч  каян?

Кәбестә.

Мин булам кәбестә,

Үзем яшел төстә,

Күлмәгем күп катлы,

Үзем бик тә татлы.

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин.

Кәбестәдә бик күп була

Витаминның һәр төре.

Кәбестәне әрәм итмә,

Алтын кебек бөртеге.

Бәрәңге

- Ә бәрәңге, бәрәңге,

Бәрәңгене күр әле.

Апельсинныкыннан да күп

Витаминнар күләме.

Тыгызланып, туп кебек

Үсеп җитә бәрәңге.

Кырда, көлдә пешкәне

Һай, бигрәк тәмле инде!

Көнбагыш.

Таң нурларын, кичке шәфәкъ төсен

Җәй буена үзем җыйдым да,

Алтын казык булып, татлы булып

Үстем мин җир куенында.

Көнбагышның маенда

Е витамины бик күп.

Яшәрепләр китәсең

Төшен ашасаң бик күп.

Суган.

Исем тәмсез булса да,

Сугандай дару сирәк.

Салкын тисә, тизрәк

Суган ашарга кирәк.

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Шифалы дип атыйлар,

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

Сарымсак.

Минем күлмәгем бик ак,

Мин буламын сармсак.

Грипптан котылырга.

Барлык витаминнардан да

Склад хасил итәм.

Барысы бергә.

Балаларга үсү өчен

 Сәламәт булу кирәк.

Безнең белән дус булсагыз,

 Үсәрсез сез тизрәк.

(Малай уяна)

Төшемме соң бу, өнемме?Әллә чыннан да витамин бар микән бу яшелчәләрдә? Ашап карыйм әле. Кара, кара, чыннан да тәмле икән.

Әби керә. Менә, улым, булдыргансың. Ашап та бетердеңме?

Малай. – Әйе, әбием.

Әби. – Менә могҗиза. Хәзер үсәсең дә үсәсең инде. Сәламәт булырсың.

Сөмбелә

     - Димәк, балалар, игенчеләр тырышлыгы белән кырлардагы уңышлар җыелды һәм амбарларга тулды, ә сезнең бурыч – әйбәт укып, көндәлекләрне яхшы билгеләр белән тутырып, әти-әниләрегезне сөендерү һәм бу капчыкны тутыру.

(Яшелчәләр сәхнә артына кереп барганда, бер тавыш ишетелә)

Шалкан

- Туктагыз әле, туктагыз! Мине оныттыгыз бит!

Сөмбелә

- Күрегезче, балалар,

Шалкан быел бик уңган,

Самавыр хәтле булган.

Кем чәчкән бу шалканны?

Балалар. Бабай утырткан аны!

( “Шалкан” әкияте сәхнәләштерә)

Сөмбелә

     - Ә хәзер, кунаклар, сезнең белән “Кем зирәк? Әйт тизрәк” уенын уйнап алыйк. Мин табышмак әйтәм, сез җавап бирәсез.

Табышмаклар әйтү

  1. Ормый-сукмый елата,

Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч, үзен ашыйлар. (Суган)

  1. Ашка салсаң, тәм кертә,

 Борынга керсә – төчкертә. (Борыч)

  1. Түтәлдә яткан чагымда,

Тулам ай кебек.

Табынга ярып куйганда,

Эчем – сары бал кебек. (Кавын)

  1. Йодрык-йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур. Аны кем әйтер? (Помидор)

  1. Ул җир астына төшкән,

Кып-кызыл булып пешкән.

Ашка тәм һәм төс бирер,

Аны кем әйтер дә, кем белер? (Чөгендер)

Сөмбелә

     - Бик зирәк балалар икәнсез, җиңүчеләргә бүләк итеп “Татар халык көйләре” яңгырый.

(Музыка яңгырый.)

Сөмбелә.

     - Рәхмәт сезгә. Киләсе елларда да шулай мул уңыш үстерергә язсын. Сезгә сәламәтлек, озын гомер теләп калам. Күгегез һәрчак аяз булсын.

Түбән Камабыз да һәрчак шулай чәчәк атсын! Яшь вакытларыгызның бар мөмкинлеген файдаланып, һәр җирдә, һәр өлкәдә уңыш җыярдай булып үсегез!

1 нче алып баручы

     - Хөрмәтле дуслар! Уңыш бәйрәменә әзерләнгән кичәбез тәмам. Сау булыгыз! Сезгә сәламәтлек, укуыгызда уңышлар телибез!

2 нче алып баручы

     - Хушыгыз! Еллар имин, илнең күге аяз булсын.

Сабыйларның шат авазы яңгырап торсын,

Бәйрәм мөбарәк булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценарие

 "Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар тел...

Праздник урожая (Сөмбелә).

Сценарий для учащихся начальных классов русскоязычных групп....

Сценарий к празднику урожая

Праздник урожая. Сценарий на немецком языке....

Конспект сценария праздника "Сөмбелә" в старшей группе детского сада

Представляю вашему вниманию конспект развлечения - праздника "Сөмбелә" для русскоязычных детей старшей группы детского сада....

Сөмбелә бәйрәменә сценарий

Татар халкының борыңгыдан килгән бик күркәм бәйрәме - "Сөмбелә" бәйрәменә сценарий....

Сценарий праздника "Сөмбелә"

Сөенарий праздника урожая ("Сөмбелә")...

Сценарий мероприятия "Праздник Урожая"

В данной разработке ребята младшего школьного возраста читают стихи, поют песни, играют минисценках на урожайную тему....