Кеше китә - җыры кала (М. Мәһдиев иҗаты буенча дәрес-презентация, 11 сыйныф)
презентация к уроку (11 класс) на тему

Вакказов Хатмулла Гараевич

 

   Дәрес-презентация язучының катлаулы тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, әсәрләренең идея – тематик эчтәлеген җиткерү, әдип шәхесенә, иҗатына карата кызыксыну, әсәрләрен укуга омтылыш тәрбияләүне максат итеп куя. Ул  компьютер презентациясе, язучының әсәрләреннән күргәзмә, әдип турында язмалар, истәлекләр, әсәрләренең фоноязмалары белән җиһазлана

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon m._magdiev.doc63 КБ

Предварительный просмотр:

Кеше китә - җыры кала

(М. Мәһдиев иҗаты буенча дәрес-презентация, 11 сыйныф)

     Дәрес-презентация язучының катлаулы тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, әсәрләренең идея – тематик эчтәлеген җиткерү, әдип шәхесенә, иҗатына карата кызыксыну, әсәрләрен укуга омтылыш тәрбияләүне максат итеп куя.

     Ул  компьютер презентациясе, язучының әсәрләреннән күргәзмә, әдип турында язмалар, истәлекләр, әсәрләренең фоноязмалары белән җиһазлана.

    Дәрес укучының  шигырьне сәнгатьле  укуы белән башлана. (Зөлфәт, “Күрешә калсак”)

Томанлы таңда наз иңә җиргә,

Әйтерсең сыер бозавын ялый...

Ходайных изге сәгате иңде –

Уҗымнар шыта, Мөхәммәт абый...

Газаплы ләззәт, ләззәтле газап

Җылы туфрактан гарешкә аша.

Ходаем, берүк ярдәм ит җиргә -

Җир уҗымлаган мәлләр ләбаса...

Яшәүнең сере ачылган мәлләр...

Тик крестьян гына сизенә моны:

Сискәнә җирдә уҗымнар түгел –

Фани дөньяның мәңгелек моңы.

Безнең бетүләр шушы микәнни,

Дигән шикелле, күңел ут йота –

Тынычлан, адәм баласы, диеп,

Мөхәммәт абый, уҗымнар шыта...

Йөргән җирендә, хәтта гүрендә

Уҗымнарга күз саласы килә.

Игенен чәчкән бер крестьян булып,

Басу түрендә каласы килә.

Шул басу түре – бар дөньяң синең,

Бар дөньяң – шушы уҗым бит инде.

Тургайлар никтер оча эзләнеп,

Кайда соң үзе, диләр шикелле,

Исә дә исә уҗымнар җиле...

Вакыт алдында без һаман сабый.

Күрешсәк анда, сөйләрмен таңда

Уҗым шытканын, Мөхәммәт абый!..

                                                 1995 ел.

 

      Шуннан соң дәреснең темасы, максаты, әһәмияте, укыту программасындагы урыны җиткерелә. Мультимедиа чарасы ярдәмендә язучының тормыш, иҗат юлы экранга чыгарылып барыла.

     Мин каләмем белән татар халкының күзен ачарга, аны дөрес юлдан алып бару өчен тырыштым. Үземнең көчемнән килгәнчә татар милләтенә хезмәт иттем. Милләт каршында намусым чиста (М.Мәһдиев)

     Тәрҗемәи хәле каралганда, укучы чыгышы тыңлана.

1930 нчы ел, 1 нче гыйнвар – Арча районының Гөберчәк авылында

                                                   дөньяга килә.

1944 нче ел – Сикертән авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый.

1947 нче ел –   Арча педагогия училищесын тәмамлый, шул районның  Сеҗе урта  

                          мәктәбендә пионервожатый булып эшли.

1948 – 50 еллар –     Саба  районы Керәнне мәктәбендә тарих укыта.

1950 – 54 нче еллар – Балтик хәрби флотында хезмәт итә.

1955 – 60 нчы еллар – Арча төбәге мәктәпләрендә укыта (Казанбаш,

                                       Сеҗе мәктәпләре).

1959 нчы ел –              Казан дәүләт педагогия институтының тарих

                                     бүлеген читтән торып укып тәмамлый.

1960 – 63 нче еллар – Казан Дәүләт университетының  татар

                                     әдәбияты  кафедрасы каршындагы  аспирантурада укый.

1964 нче ел, март – “Татар совет әдәби тәнкыйте  (1917-32 нче еллар)”

                                    темасына диссертация яклый.

30 ел буена – Казан Дәүләт  университетында татар әдәбияты укыта, доцент

1969 нчы ел –           Язучылар берлегенә кабул ителә.

М. Мәһдиев, язучы буларак, үзенең әсәрләре белән халык күңелен яулады. Сез экранда аның каләме иҗат иткән күренекле әсәрләрнең исемнәрен күрәсез.

“Без-кырык беренче ел балалары” повесте “Казан утлары” журналының 1968 нче елгы 5 нче санында дөнья күрә.

“Фронтовиклар”                          романы,  1972

“Каз канатлары”                          романы,  1975

“Кеше китә - җыры кала”           повесте,  1978

“Торналар төшкән җирдә”         повесте,  1979

“Ут чәчәге”                                  романы,  1980

“Борчулы өч көн”                       комедиясе,  1983

“Мәңгелек яз”                             романы, 1984

“Исәнме, Кәшфи абый”             повесте, 1986

“Бәхилләшү”                               повесте, 1987

“Җир йөзендә алты кыйтга”:    юлъязмалар 1992

“Ачы тәҗрибә”.                          Истәлекләр, 1993

Сайланма әсәрләр.                      I том – 1995,                                                    

                                                      II том – 1996,

                                                      III том –1996 ел.

     Рус телендә басылган әсәрләре.

“Большая земля под крылом” Роман. Мәскәү.  1974

“Почему луна ходит?”        Хикәяләр. Мәскәү. 1979

“Мы – дети сорок первого” Повесть. Мәскәү. 1981

Фәнни хезмәтләре.

Әдәбият теориясе. Н.Лаисов, Ф.Ганиева белән        1979

М.Гафури. Тормышы, иҗат юлы турында очерк.    1980                                                    

Әдәбият һәм чынбарлык. Мәкаләләр.                       1987

Социальные корни таланта. Мәкаләләр.                   1990

Ф.Әмирхан. Тормыш, иҗат юлы турында  очерк.   1986.

     Язучы әсәрләреннән эшләнгән күргәзмә белән танышу.

     Укытучы презетациядә куелган рәсемнәр белән эшли:

  • Казанбаш урта мәктәбе чыгарылышы.
  • М.Мәһдиевнең флотта хезмәт иткәндә төшкән рәсеме.
  • Гөберчәктә ял итү вакыты.
  • Тормыш иптәше Лилия ханым белән өйләнешкәч төшкән фото.
  • Халык язучысы Гариф Ахунов белән.
  • Әдип шигырь бәйрәмендә иҗатташ дуслары белән.
  • Улы Искәндәр флот хезмәтеннән ялга кайткач төшкән истәлек.
  • Өч баһадир  (Татарстанның халык язучылары А. Гыйләҗев, М.Мәһдиев, Г. Ахунов).
  • Казан дәүләт университеты рәсеме (галим М.Мәһдиевнең бу уку йортында эшчәнлеге турында).

а) Университетка 200 ел.

б) Фән докторлыгына дессертациясенең ачы тарихи язмышы турында истәлек.

в) Хезмәттәше, галим-филолог Флёра ханым Сафиуллина истәлеге.

     “М.Мәһдиевнең университетта эшләү елларында 30 ел дәвамында сердәше булган Флера Сафиуллина,  дулкынлануын йөгәнләргә тырышып, хатирәләр кибәнен актара. “Аның кебек тирән белемле, эрудицияле галим бүтән юк иде. Аның кебек әдәбият тарихын белүче, әдәби зәвыклы кеше, нечкә күңелле шәхес юк иде”, - ди ул”.

      Презентациядә әдипнең  иҗатына бирелгән олы бәя күрсәтелә:

  • Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (олы исем бирү турындагы Указ).
  • Татарстанның халык язучысы исеме (Президент М.Ш.Шәймиев Указы)
  • Рәсәйнең атказанган мәдәният хезмәткәре исеме.

       Олы югалту. М.Мәһдиевнең соңгы рәсеме күрсәтелә.

     Татар әдәбияты зур югалту кичерде.  1995    елның 14 июнендә, озакка сузылган каты авырудан соң, 66 яшендә Татарстанның халык язучысы, әдәбият галиме Мөхәммәт Мәһдиев вафат булды. Васыяте кушканча, ул бик күп әсәрләрендә яратып суәтләнгән газиз туган җире – Гөберчәк авылы зиратында җирләнде. Татарстан халкы мәшһүр улын соңгы юлга озатты.

     Замандашлары аның турында (М.Шәймиев, Г.Ахунов, А.Гыйләҗев, Ф.Галимуллин, Р.Фәттахов фикерләре)

Хәтеребездә якты йолдыз кебек балкып калган М.Мәһдиев иҗаты хакында җыеп кына әйтергә кирәк булса, мин аны туган җиребез Татарстан табигате һәм шул табигатькә тиң замандашларыбызның җанлы энциклопедиясен тудырган дип әйтер идем.

                                                                                                М. Шәймиев.

     ... Мин Мәһдиевне, матбугатта күренгәч, әдәбиятка бер галим килә дип уйлаган идем. Бактың исә - талантлы прозаик килә икән.

     ... “Фронтовиклар”ны сез проза әсәре дип беләсезме әллә? Юк, ул – поэзия!

                                                                                                  С. Хәким

        Ул – галәм тирәнлегеннән калыккан йолдыз кеби, халыкның үз эченнән, үз тарихыннан үсеп чыккан талантлы әдип.

                                                                                                 Г.Ахунов

        Мәһдиев теле – милли байлыгыбыз. Аның сурәтләү чараларының палитрасы, тел бизәкләре безнең кабатланмас вә тутыкмас көзгебез түгелмени?

                                                                                              А. Гыйләҗев

         Нәрсә генә эшләсә дә, кулына ни генә тотса да, үзенең осталыгын, тирән белемлелеген раслый торган шәхесләр була. Мин Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиевны шундый зат дип беләм. Әйе, без аны әдәбиятта үз мәүзугы, үз өслүбе булган, телнең нечкәлекләрен гаять тирән тоючы әдип, кыю һәм җитез публицист, бик тә оста әңгәмәче итеп беләбез. Ул намуслы галим һәм студентларның яраткан укытучысы, мәшһүр лектор да иде.

                                                                                         Ф. Галимуллин

          Кеше буларак тиз аралашучан, нечкә күңелле, вак кына гаделсезлекләрне дә үтә авыр кичерсә дә, үпкәсен,рәнҗүен бервакытта да тышка чыгармый торган, эчтән янып, эчтән көя торган, гаҗәеп горур, үз дәрәҗәсен саклый белгән шәхес иде Мөхәммәт ага.

                                                                                          Р. Фәттахов

     Сагыналар аны дуслар.

  • Гөберчектәге музей йорты рәсеме (2000 елның 6 июлендә ачылды).
  • 70 еллык юбилее уңаеннан чакыру кәгазе рәсеме.
  • Гөберчәктә, Арчада әдипне искә алу турындагы матбугат материаллары.
  • Арчада М.Мәһдиевкә һәм башка якташ әдипләргә  һәйкәл-бюстлар ачылу тантанасыннан рәсем. Шушы вакыйгага карата шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың “Бөекләү”  шигырен  укучы башкаруында тыңлау.

Язлар белән кайтты Арчаларга

Бөркет кебек мәгърур дүрт улы.

Ватан йөрәгендә урын алды

Һәйкәл-сыннар булып бу юлы.

Шушы туфрактан бит милләтемнең

Гади улларының күпмесе!

Даһиларның, галим-остазларның

Бу бөркетләр бары дүртесе.

Тукаена, Гомәр, Гарифына,

Мөхәммәткә баглап хөрмәтен,

Арчалылар шулай бөекләде

Туган телен, татар милләтен.

2010 елда – юбилее (бу елны язучының тууына 80 ел була)

Исәнме, туган як!

     ...Исәнме, туган ягым! Исән-сау тордыңмы? Мин бит әллә ниткән күтәренке-романтик хыяллар, куәтле җырлар патшалыгыннан кайтып киләм. Синдә яшәп, синдә үләргә, шушы җирдә күмелергә дип кайтып киләм. Тормышның авыр минутларында юатырга онытма мине. Син бит җырларга бик бай. Бик моңлы, бик хәсрәтле алар. Шулай да, миңа авыр булганда мине юатырга онытма... (М.Мәһдиев)

     Әсәрләренең язылу тарихы турында укучылар чыгышы тыңлана.

  1. “Без – кырык беренче ел балалары” повесте турында  – Ф.Ә.Ганиеваның “Чыныгу турындагы әсәр” мәкаләсе.
  2. “Фронтовиклар” романы буенча хәзерләнгән чыгыш тыңлау- Ф.Миңнуллинның “Яшьлекне сагыну” мәкаләсеннән.
  3. “Торналар төшкән җирдә” повестенә бәяләмә - Ф.Галимуллинның “Ихлас хисләр гәүдәләнеше” мәкаләсеннән.
  4. “Бәхилләшү” романыннан фоноязма тыңлау (Әдип үзе укый) – Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар).

     Лилия ханымның тормыш иптәше турындагы истәлеге.

  • Тормышта Сез белгән Мөхәммәт абый нинди иде?
  • Мөхәммәт керсез күңелле, гали рухлы, әдәпле, шул ук вакытта, сабы җанлы кеше иде. “Әдәпле” диюем – ул зыялылык кына түгел, аны бер сүз белән әйтеп бирүе дә кыен. Балалар белән сөйләшеп утырганда: “И-и, әти нинди чиста кеше иде безнең”, - иде дип искә алалар. Аны сагынмаган, искә төшермәгән мизгелебез бар микән?

Укытучының йомгаклау сүзе тыңлана. Ул дәрескә нәтиҗәләр ясый.

     Мультимедиа экранында бирем. М.Мәһдиев иҗаты буенча сочинение темалары тәкъдим итү.

1. М.Мәһдиев – образлар тудыру остасы

2. М.Мәһдиев  әсәрләрендә сугыш фаҗигасе һәм кеше язмышы

3. М.Мәһдиев теле – милли байлыгыбыз

4. “Кеше китә - җыры кала...” (М.Мәһдиев прозасы)

5. Минем яраткан язучым (М.Мәһдиевнең тормыш һәм иҗат юлы буенча)

     Киләсе дәрескә эш итеп,  “Кеше китә - җыры кала” әсәре укырга бирелә.

Хәтмулла Гәрәевич Вакказов - Кукмара районы Байлангар авылы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы, югары квалификацияле укытучы һәм җитәкче.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Безнең авыл" тексты буенча эш. ( 3 нче сыйныф-рус төркеме)

Р.З. Хәйдарова дәреслеге буенча 3 нче сыйныфларда ( рус төркеме)  "Безнең авыл" тексты буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе....

Н. Гыйматдинованың "Болын патшасы" әсәре буенча имтихан материаллары. 8 сыйныф рус төркемнәре

Н. Гыйматдинованың  "Болын  патшасы"  әсәре   буенча   имтихан  материаллары. 8  сыйныф  рус  төркемнәре....

Начарлыктан тап кала (Ф. Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте буенча дәрес)

”Начарлыктан тап кала” (Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча әдәбият дәресе планы)Предмет:әдәбият5 нче сыйныфДәреслек авторы: Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. СабироваДәрес темасы:”Начарлыктан...

"Хәерле иртә" темасы буенча дәрес ( 5 сыйныф, рус төркеме)

"Хәерле иртә" темасы буенча дәресенең технологик картасы ( 5 сыйныф, рус төркеме)...

Методическая разработка урока по татарской литературе по теме “Кеше китә – җыры кала”,- диләр, - бер җыр калсын эле бездән дә...” Магариф 9/2018

Публикация статьи по теме “Кеше китә – җыры кала”,- диләр, - бер җыр калсын эле бездән дә...” (методическая разработка урока по татарской литературе в 6 классе  по творчес...

М.Мәһдиевнең ”Кеше китә - җыры кала” повестенда шәхес концепциясе

Мөхәммәт Мәһдиевнең тирәнтен  белеп, аеруча яратып сурәтли торган бер өлкәсе, дөресрәге, төп өлкәсе - сугышка хәтле һәм сугыш елларындагы колхоз тормышы, авыл кешеләре. Шул темага караган әсәрләр...