Үлемем дә яңгырар җыр булып.Патриот шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган дәрес-викторина.
методическая разработка (9 класс) по теме

Талипова Эльвира Ахтямовна

Патриот шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган дәрес-викторина.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Үлемем дә яңгырар җыр булып21.4 КБ

Предварительный просмотр:

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

Патриот шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган дәрес-викторина.

Максат: Каһарман- шагыйрь, ватанына турылыклы булып калган Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү; укучыларда сөйләм һәм сәнгатле уку күнекмәләре булдыру; милләтебезнең каһарманнары алдында баш ию,аларның исемнәрен мәңгеләштерә, горурлык хисе уяту.

Җиһазлау: М.Җәлилнең портреты, китапларыннан оештырылган күргәзмә ; укучылар  тарафыннан чыгарылган стенгазеталар, рефератлар, кроссвордлар, магнитафон язмасы.

Кичәнең башы:

I.Оештыру моменты.

1.Килгән кунакларны утырту; укучыларны ике төркемгә бүлү.

2.Психологик уңай халәт тудыру.

Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, укучылар, килгән кунаклар!Укучылар, ике төркемгә бүленеп утырыгыз, һәр төркемүз җитәкчесен билгеләсен.

II.Төп өлеш.

     Укытучы: Быел 15нче февральдә халкыбызның мәшһүр улы Муса Җәлилнең тууына     106 ел. Шул уңай белән мәктәпләрдә төрле чаралар оештырыла, конкурслар , конференцияләр үткәрелә. Бүгенге кичәбез дә тоткынлык газапларын башыннан кичергән, батырлыгы дөньяны таң калдырган татар шагыйре Муса Җәлилгә багышлана.

     Бу исемне телгә алуга, күз алдында ниндидер гадәттән тыш Кеше килгәндәй була. Ул ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.

    Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сез түбән сыйныфлардан бирле өйрәнеп киләсез. Әйдәгез, укучылар,алган белемнәрегезне искә төшереп, ныгытып үтик. Сезгә М.Җәлил турында сораулар бирәм, һәр дөрес җавап өчен төркемгә йолдызычыклар бирелер. Кичә ахырында иң күп йолдызчык җыйган төркем  җинүче итеп билгеләнәю Уңышлар сезгә,укучылар,сынатмагыз!

                                          Викторина сораулары

1.М.Җәлил кайчан һәм кайда туган?(1906 нче елда, Оренбург  өлкәсендәге Мостафа авылында)
2.Мусаның беренче шигыре кайчан басалып чыга һәм ул ничек атала?(1919 нче елда, “Бәхет” дип атала)
3.Беренче шигырьләрен ул нинди псевдоним белән бастыра?(Кечкенә Җәлил)
4.Муса кайчан Оренбургта хәрби мәктәптә укый?(1921 нче елда)
5.Ул Казанга кайсы елда килә?(1922 нче ел)
6.Ул Казан Көнчыгыш педагогия интитуты каршындагы татар рабфагында  ничәнче елларда укый.(1923-1925 нче елларда)

7.Шагыйрьнең “Барабыз” исемле беренче китабы кайчан басылып чыга.(1925 елда)
8.”Иптәшкә” дигән шигырьләр җыентыгы кайчан басылып чыга?(1928 нче елда)
9.Муса Җәлил Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе булып эшли.Ул кайчан җитәкче итеп сайлана?(1939 нче елда)
10.М.Җәлилнең “Алтынчәч”, “Илдар” дигән либреттоллары кайсы композитор опералар иҗат итә.(Нәҗип Җиһанов)
11.М.Җәлил Бөек Ватан сугышы башлану белән,үзен фронтка җибәрүләрен сорый.Аның үтенече канәгатьләндерелә. Ләкин Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Бу хәл кайчан булла?(1942 нче елда, июнь аенда)
12.Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җиткәчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен  тормышка ашырырга уйлый. Бер хыямәтче
аларның серләрен җиткерә. Фашистларның хәрби суды Җәлилнең һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итә.М.Җәлил белән бергә хөкем ителгән 10 көрәштәшнең исеменнәрен атагыз?(Гайнан Курмаш,Фоат  Сәйфелмөлеков,Абдулла Алим,Фуат Булатов,Гариф Шабаев,Әхмәт Симаев,Абдулла Баталов,Зиннәт Хәсәнов , Әхәт Әднашев,Сәлим Бохаров) китабында Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында материаллар тупланган .Бу китапны алып укырга тәкъдик итәм.(Китап укучыларга күрсәтелә)
14.М.Җәлилгә багышлап,рәссемнәребез картиналар иҗат итәләр.Аның образын сурәтләгән нинди рәсемнәр беләсез?(Харис Якупов “Хөкем алдыннан”; Рада Нигъмәтуллина “Моабитта төш”; Фәрит Якупов “Шагыйрь һәм палач”;Абрек Абзгильдин “Багышлау” һ.б.
16.”Җәлил” операсын кемнәр иҗат иткән?(Нәҗип Җиһанов музыкасы,Әхмәт Фәйзи либреттосы)
17.Түбәндәге юллар М.Җәлилнең кайсы шигыреннән?
      “Кырык чирне алып үз өстемә,
        Анны саклап калыр идем мин”
                                                    (“Чулпанга”)

        “Мин тез чүкмән,катыйль,синең алда,
          Кол итсәң дә,тоткын итсәң дә.
          Кирәк икән үләм аягүрә,
          Балта белән башым киссәң дә”.
                                                     (“Катыйльгә”)
 -Төрмәдә тикшерү барганда,үлем җәзасы көткәндә М.Җәлилнең үзен батырларча тотуын әлеге шигыйрь юллары чагылдыра.
          “Кичер мине,илем.синең бөек
            Исеменең белән килеп сугышка”
                                                       (Кичер,илем!”)
  -Шагыйрьнең тагын Бер шигыреннән өзек:
  “Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
   “алмаштырган илен”,- дисәлөр
    Син ышанма,бәгърем!
    Мондый  сүзне дуслар әйтмәс,мине сөйсәләр”.
                                   (“Ышанма”)
-Шагыйрь турында ул вакытта бик күңелсез хәбәр таралган  була бит.Әсирлектә булса  да, шагыйрь каршылык хәрәкәте оештыру буенча зур эшләр алып барган вакытта, аның турында  дошманга хезмәт иткән дигән хәбәр тарала. Моның дөрес түгеллеген раслау өчен дәлилләр кирәк була. Андый дәлилне Җәлил шушы шигыре аша үзе калдыра.

      Ә менә бу шигырь юлларын барыгыз да белә дип уйлыйм:

     “Юл чатында ялгыз гына

      Үсеп утыра бер карт имән”

                                      (“Имән”)

     Бу шигырьне кайсыгыз яттан хәтерли. (“Имән”шигырен берукучы яттан сөйли).Муса Җәлилнең күп кенә шигырьләренә танылган композиторларыбыз тарфыннан көйләр язылды, алар хәзер җыр булып киттеләр. Шуларның берсен тыңлап узабыз . (“Дулкыннар”җыры башкарыла.)

  Ә хәзер, әйдәгез, бер уен уйнап алабыз. Сезнең алда ике кроссворд тора. Сораулар бик гади һәм һәр дөрес җавапка,шулай ук йолдызчык бирелә.

1нче кроссворд сораулары:

       1.М. Җәлилнең тоткынлыкта язган шигырьләрен туплаган дәфтәрнең исеме.(“Моабит”)                      

       2.М. Җәлилнең кызы. (Чулпан)

       3.Шагыйрьнең әтисенең исеме. (Мостафа)

       4. М. Җәлилнең танылган либреттоларыннан берсе.(“Алтынчәч”)

2нче кроссворд сораулары:

  1. Шагыйрьнең либреттоларына опера язган композитор.(Н. Җиһанов)
  2. Герой-шагыйрьнең хатыны. (Әминә)
  3. М. Җәлилнең либреттосы. (“Илдар”)
  4. Шагыйрьнең шигыре. (“Имән”)
  5. М. Җәлилнең иң танылган шигыре.(“Җырларым”)

Муса Җәлилнең исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә. Башкалабызның үзәгендә аңа һәйкәл куелды. Ул яшәгән фатирда музей ачылды. Тагын нәрсәләр эшләнелде, нинди чаралар үткәрелә?

-Укучылар, инде җиңүчеләрне билгеләргә вакыт җитте.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Көрәшкә бир бөтен гомереңне!” (Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә).

“Көрәшкә бир бөтен гомереңне!” (Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә)....

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате.

Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате (2 сыйныф)...

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгатенә презентация

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгатенә презентация...

Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)

Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)...

Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)

"Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә" 2 нче сыйныф укучыларының рус төркемнәре....

Муса Җәлилгә багышланган кичә

Муса Җәлилгә багышланган кичә....

Муса Җәлилгә багышланган презентация

Муса Җәлилгә багышланган кичәдә куллану өчен...