Мәктәптә Роберт Миңнуллин иҗатын өйрәнү.
проект на тему

Татар әдәбиятыннан Р.Миңнуллин иҗаты буенча  проект эше.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bashkortstan_respublikasynyn_mgarifne_usteru_instituty_1.docx42.65 КБ

Предварительный просмотр:

БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘГАРИФНЕ ҮСТЕРҮ ИНСТИТУТЫ

Мәктәптә Р. Миңнуллин иҗатын өйрәнү

                                                   Башкарды: Галиева  Динара   Ринат кызы

                                           Яңгырчы мәктәбенең татар теле  һәм

                   әдәбияты   укытучысы

Яңгырчы - 2017

Эчтәлек

I.Кереш.........................................................................................................................3

II. Төп  өлеш.................................................................................................................5

2.1  Р.Миңнуллин иҗат һәм тормыш юлын  өйрәнү. ..............................................5

2.2  Р.Миңнуллин  балалар шагыйре. .......................................................................8

2.3  Р.Миңнуллин  иҗаты мәктәптә..........................................................................10

2.4  Р. Миңнуллин әсәрләренең тел үзенчәлекләре, сәнгатьчә эшләнеше..........13

III. Йомгаклау..............................................................................................................19

IV. Әдәбият исемлеге..................................................................................................20

  1. Кереш.

       Матур әдәбият  - кеше  күңелендә иң җылы хисләр уята. Әдәбият – эстетик тәрбиянең төп чарасы. Ул кешедә соклану хисе уята, матурлыкны күрергә өйрәтә. Әдәби әсәрләр балаларны дөреслекне аера белергә,  үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтә,  югары әдәби зәвык тәрбияли. Бу тормышта тәрбияле булып,үз вөҗданыңа тугры булып калырга ярдәм итә. Ләкин бүгенге көндә  компьютер һәм телевидение балалар тормышында зур урын алып бара. Кемдер балалар өчен телевидение кулайрак та дияр. Әмма зәңгәр экран баланың уйлау сәләтен киметә, бер яссылыкта гына уйларга өйрәтә. Ә менә әсәр укыганда бала тәэсирләнә, дулкынлана, борчыла һәм шатлана. Р. Миңнуллин шигырьләре шундыйлардан. Һәр бала әдәбият дөньясына әкиятләр, шигырьләр аша килә. Роберт Миңнуллин исеме бүгенге көндә татар баласына гына түгел, рус баласына да бик таныш.

    Татар шигърияте талантлар күплеге белән генә түгел, ул талантларның төрлелеге белән безне хәйранга калдыра.  Алар арасында күренекле шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Р.Миңнуллин аерылып тора. Аның милләтебез тормышында һәм татар шигъриятендә беркемне дә кабатламаган үз йөзе, үз урыны бар.

Роберт Миңнуллин – бер йодрыкка төйнәлгән, иҗатын бергә туплаган, максатында бөтенлек хасил иткән талант. Аңа олы, илаһи сәләт, бөек шәхесләрдә генә була торган акыл, бетмәс-төкәнмәс сабырлык, тырышлык хас. Р.Миңнуллинның күпкырлы эшчәнлеге безне еллар үткән саен таң калдыра. Шунлыктан без аның тормышын, иҗатын  хәзерге вакытта, иҗаты чәчәк аткан чорда, өйрәнү бик зарур дип саныйбыз. Эшнең актуальлеге шуннан гыйбарәт.

       "Р. Миңнуллин иҗаты мәктәптә” дип исемләнгән фәнни-тикшеренү эше чыганагы – Р.Миңнуллин иҗат иткән шигырьләр. Үзенең шигырьләре аша әдип баланы тәрбияләп кенә калмый,ә белемен арттырырга һәм сөйләм телен камилләштерергә дә алына.

        Тикшеренү эшенең актуальлеге һәм фәнни кыйммәте – Р.Миңнуллин шигырьләрендә тәрбияви идеяларны, сөйләм телен үстерү үрнәкләрен тикшерүдә. Эшнең максаты –  Р.Миңнуллин иҗатын рус телле татар баларына укытуда кулланышының әһәмияте.

 Бурычлары:

1.Р.Миңнуллин тормышы һәм иҗаты  белән танышып чыгу.

2.Әдипнең иҗатына кагылышлы үзенчәлекләрне аерып алу, аларны гомумиләштерү.

3.Укылганнардан, күзәткәннәрдән, тикшеннәрдән нәтиҗә ясау.

Р. Миңнуллин зурлар өчен дә иҗат итсә дә, аның төп иҗат юнәлешендә иң җаваплы чор —  балаларны тәрбияләүгә юнәлтелгән.  Аның шигырьләре беренче карашка бик гади сыман: истә кала, җиңел укыла, шагыйрь һәммәбезгә таныш вакыйга-хәлләр турында яза – аларда әнкәйләрнең бишек җырларыдай табигый, ихлас, самими хис-тойгылар ярылып ята. Әмма шул гадилек артында без еш кына әйтә алмый тилмергән фикер тирәнлеге, ихласлылык, күп вакытта читләтеп, киная белән төрттереп куя белү бар. Бу, әлбәттә, турыдан-туры авторның характер сыйфатлары белән дә бәйләнгән.  Автор үзе турында болай ди: “Мин туйганчы шаярырга, рәхәтләнеп артистланырга, теләсә нәрсә сөйләргә яратам. Бала-чагадан да болайрак. Яшермим: “Президент та өйдә шулай кылана микән инде?” – дип тә уйлаганым бар.Бу әлеге дә баягы бала-чагалыктыр. Бушанып каласың. Яңадан тугандай буласың.”

       Хезмәт керештән, төп өлештән, йомгаклау һәм әдәбият исемлегеннән  тора. Керештә эзләнүнең гамәли әһәмияте, максаты, бурычлары күрсәтелә. Төп өлештә Р.Миңнуллинның тормыш юл, иҗаты  яктыртыла. Йомгаклауда эзләнү нәтиҗәләре тәртипкә салына. Әдәбият исемлегендә файдаланылган чыганаклар күрсәтелә.

2. Төп өлеш.Роберт Миңнуллин иҗаты мәктәптә.

2.1 Роберт Миңнуллинның  тормыш юлы һәм иҗаты.

       Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Әтисе Мөгаллим анда берничә ел эшләгәннән соң үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче класстан алып Аккүз авылындагы сигезеллык мәктәпкә йөреп укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага барып сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда эшли. Икенче елны район үзәгендә - Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый.

       Мәктәптән соң ике ел «Маяк» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Шуннан соңгы тормышы Казан шәһәре белән бәйләнә. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.

Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин «Яшь ленинчы» газетасында эшли башлый, балалар дөньясы белән якыннан таныша.

Роберт Миңнуллин - тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә. Озак еллар «Казан утлары» журналында - бүлек редакторы, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә - баш редактор, «Яшь ленинчы (“Сабантуй”) газетасында корреспондент, баш редактор булып эшли. 1995-99 елларда - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000-04 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. 1988-94 елларда - Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан - Татарстан халык депутаты, 1990-95 елларда - Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы, 1979 елдан - Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы, 1995 елдан - «Сабантуй» газетасының шеф-редакторы, төрле елларда «Казан утлары», «Татарстан», «Идел», «Салават күпере», “Сәхнә”, «Татар иле», «Сабыйга» кебек басмаларның редколлегия әгъзасы, «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Попечительләр советы әгъзасы... Болар әле шагыйрь башкарган җәмәгать һәм казна эшләренең кайберләре генә.

        Р. Миңнуллин балалар әдәбияты өлкәсендә аеруча зур уңышлар казанды . Аның бу уңышлары әлеге өлкәдә кайнап яшәве белән бәйле булса кирәк: журналист буларак та, дәүләт эшлеклесе буларак та , ул нәниләр дөньясы белән тыгыз элемтәдә яши. Шуңа күрә  талантлы шагыйрь үсеп килүче буынның таләпләрен аңлап , балачакның матур хатирәләрен үтемле итеп тасвирлау  мөмкинлегенә ия.

        Аның шигърияте башка авторлар иҗатыннан аерылып тора.Бу үзенчәлек нигезендә шагыйрьнең чынбарлыкны юмористик, аерым очракларда сатирик планда,баланың садәлеге һәм хыялыйлыгы белән бәйләп, ягъни, балалар психологиясен тирән белеп бирүендә, нәниләр өчен образлы фикерләү, шигъри күрү һәм шигъри фантазиягә юл ачуында,баланы кызыксындыру максатыннан төрле формаларга мөрәҗәгать итү, мавыктыргыч ачышлар ясавында һәм, гади генә хәл-вакыйгада балаларча көтелмәгән кызык табуында. Әйтерсең, автор әле һаман балачакта яши.Шагыйрь балалар дөньясын якыннан белә, аны шул ук нәниләргә җиткерү өчен төрле ысул һәм әдәби алымнардан уңышлы файдалана.  Талант күпкырлы, әдәби мөмкинлекләр чиксез. Шунлыктан иҗатта балалар әдәбиятына хас күптөрле жанрларны очратырга мөмкин, күтәрелгән  идея-проблемалар,тема һәм фикерләр, хисләр дә бала психологиясен ачу аша үзенчәлекле яңгыраш алган.

        Р. Миңнуллин күп кенә шигырьләрендә табигатькә,кош-кортлар,хайваннар дөньясына мөрәҗәгать итә,аларны җанландыра. Ул гади вакыйгаларның үзенчәлекле мизгелен тотып ала һәм сәнгатьчә сурәтли. Мисалга “Безнең авыл зоопаркы” циклына кертелгән шигырьләрне китерергә мөмкин.

      Аның шигырьләре мавыктыргыч уенга әверелә. Мондый шигырь-уеннарга балалар җиңел бирелеп китә. Шигъри уен – характер ачу чарасы,психологик халәтне бирү алымы, зурларның “гаделсез” карашларына каршы чыгу чарасы буларак та авторның поэзиясендә урын алган. Тел күнекмәләрен һәм сөйләм телен баету,камилләштерү өчен антоним, омоним, синоним сүзләрне кулланып, сүз уйнату алымнарын файдалана.

        Р. Миңнуллин иҗатын өйрәнгәндә тагын шуны ассызыклап үтү зарур: аның әсәрләре милли менталитет белән тыгыз бәйләнештә. Ул милли үзенчәлекләрне, милли характер сыйфатларын, гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне яратып тыгыз яктырта, еш кына халык авыз иҗатына мөрәҗәгать итә. Мисалга “Әтием палас кага”, “Булатларга кунакка”, “Сабантуйда” һәм башка әсәрләрендә туган ил, патриотизм, тарихи темалар, милли үзенчәлекләр аша үткәрелә, вакыйгаларда татар милләте вәкилләре өчен горурлык сизелә. Шунда ук татар халкының күңел матурлыгы, кунакчыллыгы ачыла. Аерылып торучы мондый персонажлар төрле ситуацияләрдә уңай сыйфатлары белән генә ачылалар. Автор үрнәк образ аша төп тәрбияви максатка ирешергә омтыла. “Герой” төшенчәсе үзенең героик мәгънәсен югалтып, синонимнары ярдәмендә “хәрәкәт итүче зат” дип бәяләргә мөмкин булган “зурлар” әдәбиятыннан аермалы буларак, бу иҗатта “герой”, “героик шәхес” мәгънәсендә, чөнки идея баланың кабул итүе, мөнәсәбәте, үзен герой урынына куеп каравы белән бәйләнә. Тормыш тәҗрибәсе әле зур булмаган бала җәмгыятьтә формалашу өчен үрнәк эзли. Бу очракта аерым ассызыкланган уңай сыйфатлар һәм вакыйгаларның чынлык белән бәйләнүе укучының кичерелешләренә нык тәэсир итә.

       Шигырьләре төрле газет- журналларда басыла, аерым җыентыклар булып нәшир ителә: “Бәхетле булыгыз”, “ Кунакка килегез!”, “ Дөньядагы иң зур алма” һәм башкалар. Аның  җыентыклары башкорт,марий,удмурт, украин, эстон, белорус телләренә тәрҗемә ителгән.Рус телле балаларга “Сладкая крапива”, “Глядит в окошко человек”, ”Наш тигренок”, “Утренний снег”, “Ох, уж эти взрослые”, “Когда я взрослым стану” җыентыклары тәрҗемә ителгән. Роберт Миңнуллин кабатланмас, талантлы татар балалар шагыйре генә түгел, ә дөнькүләм балалар шагыре. Аның күп санлы рус телендә чыккан җыентыклары рус балаларының мәхәббәтен яулап алганлыгын дәлилли.

2.2 Р.Миңнуллин  балалар шагыйре.

Р. Миңнуллин күпкырлы шагыйрь. Шулай да балалар өчен язганда ул аеруча саими, эчкерсез, бер сүз белән әйткәндә – талантлы. Миңнуллин - барыннан да элек балалар шагыйре. Шул вакытта олылыр шигъриятенә дә зур өлеш кертте ул. Әйтергә кирәк, Р.Миңнуллин иҗаты бербөтен. Ул олылырга язганда балаларны да күздә тота, нәниләр өчен иҗат иткәндә, зурларны уйландырырлык, елмайтырлык сүзләр таба ала. Шагыйрь балалар өчен дә җитди итеп яза белә, әмма шул җитдилекнең төбендә дөньяны беркатлы, сабыйларча кабул итү ята. Р. Миңнуллинның балалар шагыйре буларак осталыгы вакыйгаларны бер дә көтелмәгән якка борып тәмамлавында, аннан көлкеле хәл барлыкка китерүдә. Шул рәвешле, ул шигырьнең финалын аеруча нечкәләп эшли. Әсәрдәге барлык сүз сөреше кинәт яңа ягы белән ачылып китә. Мәсәлән, бабасы оныгына болай сөйли: “Мин hәркөнне кояш чыкканын күрәм, шуңа күрә бәхетле булганмын”, ди. Баланын да бәхетле буласы килә.

Мин дә бабайга охшаган,

Соң торганым юк минем –

Кояш чыкканын карыйм да

Аннан...тагын йоклыймын. («Бабай кебек»)

Шагыйрьнең тагын бер отышлы ягы – баланы табигатьнең бер өлеше итеп карау. Кош-кортлар, терлек, кыргый җәнлекләр белән мөнәсәбәтләрдә баланың матур сыйфатларын ача, укучыларда кешелеклелек хисләре тәрбияли. Бу рәттән аеруча уңышлы шигырьләр: «Акбай шулай ди... », «Көчек өрергә тиеш», «Кыр кәҗәсе», «Елмаючы бүреләр» h.б.

Баланың изге күңеллеген ачу ягыннан «Әни, мин көчек күрдем» шигыре бик отышлы. Малай көчекнең авыр хәлен йөрәге белән тоя, аны кызгана. Сөйләгән саен ул көчекнең авыр хәлен күрсәтергә басымны арттыра бара.

Әни, ул елый иде,

Ул шулай елый иде,

Ул чынлап елый иде,

Ул ныклап елый иде.

Малай ятим көчекнең язмышы өчен көрәшә, аңа рәхимсезлек күрсәтүчеләрне шелтәләргә дә өлгерә.

Аны, әни, яңгырда

Кемдер ташлап калдырган,

Алдаштырып калдырган,

Адаштырып калдырган.

Биредә без шагыйрьнең җитди, хисчән булуын күрәбез. Кечкенәләрне кайгыртучанлыкка, игелек кылырга өйрәту – бу төр әдәбиятның иң изге бурычларның берсе.

Баланың күңеле камил булсын өчен, гаиләдә кимендә ике бала булуы шарт. «Энекәш кирәк миңа» шигыре әнә шушы хакыйкать белән сугарылган. Бала үзенең туганын булуын тели.

Бергәләшеп уйнарга,

Бер иптәш кирәк миңа.

Берәү генә булса да,

Ямьсез генә булса да,

Елак кына булса да,

Энекәш кирәк миңа!

Бу шигырь, мөгаен, Р. Миңнуллинның укучылар тарафыннан иң яратып кабул ителгән әсәрләреннән берседер.

2.3 Роберт Миңнуллин иҗаты мәктәптә.

        Мин Стәрлебаш  районының   Яңгырчы  мәктәбендә татар теле һәм әдәбият укытам.  Дәресләрне кызыклы, уен формасында бирергә кирәк. Һәм шуңа күрә мин Роберт Миңнуллин иҗатын кулланырга яратам. Чөнки аның шигырьләре тиз отышлы, тирән мәгънәле, балаларга бик тә кызыклы.

       Р. Миңнуллин иҗаты – күпкырлы иҗат. Шигырьләре аша әдип баланы тәрбияләп кенә калмый,ә белемен арттырырга һәм сөйләм телен камилләштерергә дә алына. Рифмаларны урынлы куллану Р. Миңнуллин шигырьләрендә кызыклы, тәэсирле картиналар тудыра. Мәсәлән:

Бабайның да

Улы мин,

Әбинең дә

Улы мин,

Әтинең дә

Улы мин,

Әнинең дә

Улы мин,

Аларның уң

Кулы мин!

... Соң бит инде

Олы мин,

Туган илнең

Улы мин!

(“Туган илнең улы мин”)

         Лирик герой үзенең туган иленең улы булуы белән горурлана, шуның аша автор балаларда да туган илләренә карата мәхәббәт уята.Шигырьнең әһәмияте шунда: укучылар үзләре дә сизмәстән  күп нәрсәгә өйрәнәләр,күп нәрсәне истә калдыралар.

        “К”лар тулган бакчага” шигыре дә үзенчәлекле. Шагыйрь гади генә бакчаны балаларча кызык, тылсымлы бирә.

Бу бакчага ни булган?

Бакча “к” белән тулган.

Карлыган һәм кәбестә,

Кишер, карбыз һәм кабак,

Крыжовник һәм кукуруз,

Кыяр, кавын, кузгалак...

Әйдә, рәхим итегез!

Авыз итеп китегез!

        Шигырь 5 нче класс укучысына эчтәлеге белән генә түгел, формасы белән дә кызыклы.Кечкенә генә шигырь, ә ни хәтле тел күнекмәләрен һәм сөйләм телен баета, камилләштерә.Яшелчә исемнәре истә калмый, ә монда рифма аркылы тиз генә отылып кала, күз алдына да килә.  Рус  телле татар балалары к хәрефен һәрвакытта да дөрес әйтми, ә шигырь ярдәмендә әйтелешне истә кадырып була. Шигырьнең тәрбияви максаты да зур, үзенең юллары аша кунакчылыкка өйрәтә.

        6 нчы класс  татар теле дәресендә җыю саннарын өйрәнгәндә, аларның әйтелешен, язылышын, кулланышын өйрәтүгә Р. Миңнуллинның “Санарга өйрәнәбез” шигыре ярдәмгә килә. Алда әйтеп киткәнчә,коры сүзгә караганга, рифмалы сүзләрне истә калдыруы җиңелрәк. Шул ук вакытта хәзерге заман хикәя фигыльнең 3нче зат күплек санда төрләнүе дә кабатлана:

Без саныйбыз да саныйбыз.

Саный-саный арыйбыз.

Ялгышып та алгалыйбыз,

Тагын санап карыйбыз.

        Аерым хәрефләрне өйрәнгәндә дә,кабатлаганда да аның иҗатын куллану бик уңай.Мәсәлән, 5 нче класс татар теле дәресендә  “Үсми калаган хәреф” шигырен кулланам, шигырҗдә  баларга әйтергә кыенрак булган ң хәрефе  юмористик формада бирелгән. Шушы хәрефнең әйтелешен дә, сүзләрнең ң хәрефенә башланмаганын да отып алуы җиңел. Исеңдә калдыр дигән сүз юк, шигырь кызыклы, шаян бер кагыйдәгә әверелә. Юморны, шаяруны балалар психологиясе тизрәк кабул итә. Беркем дә өйрән дип мәҗбүр итми, ә кагыйдә үзе күңелдә кала.

     

Шигъри мисал булганда, укучылар теманы тизрәк кабул итәләр.Татар телендә сөйләшмәгәч, телне өрәнгәндә бик күп кыенлыкка тап булалар. Беренчедән  лексика, икенчедән  кулланышы. Истә генә калдыр! Ә шигъри-юмористик юллар балаларда кызыклы картиналар тудыра, кагыйдәне истә калдырырга ярдәм итә.

-        Ипекәйне минем әни

Пешерә үзе мичтә.

-        Ә без завод пешергәнне

Ашыйбыз иртә-кич тә.

-        Без авылда үзебезнең

сыер сөтен эчәбез.

-        Ә без “Сөт” кибетендәге

Сөтне эчеп үсәбез.

(“Авыл малае белән шәһәр малае сөйләшкәне”)

     

        Роберт Миңнуллинның сөйләм формасы,характеры, ритм- рифмасы, шаянлыгы, авазлар уены, балаларча образлы бирелеше укучыларның сөйләм телен баета,балаларны тәрбияли һәм татар теленә мәхәббәт уята. Аның шигырьләре күңелдә кызыклы образлар, тылсымлы картиналар тудыра. Шигырьләренең кызыклылыгы дәреснең үткәнлеген сиздерми, ә аңда бик күп белем калдыра.

2.4  Р. Миңнуллин әсәрләренең тел үзенчәлекләре, сәнгатьчә эшләнеше

«Уфа – Казан юллары» җыентыгына кергән әсәрләренең сәнгатьчә эләнешендә, түбәндәге үзенчәлекләрне күрсәтергә мөмкин:

1.Рифмалар камиллеге.

Р. Миңнуллин әсәрләрен укый башлау белән үк аның шигырьләренең нәкъ шушы сыйфаты күзгә бәрелә. Укыган саен шул камиллекә соклана барасың.

Сөн буенда кояш байый,

Байый күзгә күренеп.

Нурларына рәхәтләнеп

Куеп була кер элеп.

...Сөн буенда кояш байый...

Сүрәнләнә, сүрелә.

Ничек кенә төшенергә

Бу кояшның серенә. («Сөн буенда кояш байый»)

Шагыйрь еш кына омоним рифмалар да кулана. Мәсәлән:

Тырышмагыз җанны

Яраларга, -

Мин өйрәнгән инде

Яраларга! («Бәгъзе берәүләргә»)

Кайчакта шагыйрь рифма өчен бик сирәк кулланыла торган сүзләрне

файдалана, яки үзе үк яңа, әмма халыкчан сүзләр барлыкка китерә.

Туган җиргә кайтсам – китсәм,

Юлым Актаныш аша.

Шуңа микән, кайткан саен

Җаным актанышлана. («Актаныш аэропорты»)

Р. Миңнуллин шигырьләрендәге искиткеч матур, төгәл, камил рифмаларга мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Дөресрәге, аның барлык шигырьләрендә дә әнә шундый төгәл рифмалар кулланыла.

2. Халыкчан гади тел белән тирән фәлсәфи фикерләр әйтү белү осталыгы.

Үзенең шигырьләрендә Р. Миңнуллин гади генә тел белән үзенең фикер - хисләрен сөйләп бара – бара да шигырьнең ахырында гына аеруча тирән мәгънәле, фәлсәфи фикер әйтеп, әсәрен тәмамлый. Шунысы мөhим: әлеге тирән мәгънәле фикерне дә ул гади генә итеп, үзара сөйләшкәндәгечә генә итеп әйтеп куя. Укучы, кинәт кенә әйтелгән бу фикер тирәнлегенә «абынып», хәйран кала. Мондый шигырьне, билгеле булганча, бары тик аеруча зирәк шагыйрьләр генә яза ала:

Син, чыннан да, җырдагыча

Гүзәл икән, Юрүзән.

Син тагын да гүзәлләндең,

Мин сокланып йөрүдән. («Юрүзән»)

Матурлык, хуш ис дисеңме?

Тәм дисеңме андагы?

Әле дә ашаганым юк

Андый тәмле алманы.

Әй үзгәрә дә заманнар!

Торам менә баш ватып –

Улыма да, кызыма да

Булмый алма ашатып! («Балачак алмалары»)

3. Телнең сурәтләү – бизәкләү чараларын куллану осталыгы.

Телнең сурәтләү – бизәкләү чаралары күптөрле: алар эченә телнең лексик

чаралары да, әдәби троплар да, поэтик синтаксис чаралары да керә. Бу чараларның барысын да күзәтеп чыгу мөмкин түгелдер. Шунлыктан мин Р. Миңнуллинның үз әсәрләрендә кайбер синтаксик чараларны куллануына гына тукталып китәсем килә. Синтаксик сурәтләү чараларыннан Р. Миңнуллинның шигырьләрендә иң күп кулланылганы – кабатлаулар. Шагыйрь үз әсәрләрендә кабатлауларның күп кенә төрләрен куллана.

Мәсәлән, анафора, ягъни шигырь юлларынң башында бер үк сүзләрне кабатлап килү.

Йодлызлар – төрле бизәкле,

Йодлызлар – төрле төстә.

Зәңгәрлеккә әверелеп,

Йодлызлар эри өстә.

...Йолдыз булып шытар алар,

Йолдыз явар тагын да.

Йолдыз шәраблары тагын

Ташып торыр табында. («Иртәнге пейзаж»)

Шагыйрь аеруча композицион анафораны яратып куллана, ягъни шигырьнең беренче юлын бөтен шигырь дәвамында, hәр строфаның беренче юлында кабатлап бара. Мондый алым авторга бөтен бер әсәрне бер фикер яки хис тирәсенә тупларга мөмкинлек бирә, әсәргә композицион матурлык, төзеклек бирә.

Шагыйрьләрне яраталар!..

Шуңа яла ягалар,

Шуңа ярлвклар тагалар,

Авызларын ябалар.

Шагыйрьләрне яраталар!..

Шуңа күрә өрәләр,

Шуңа башларын кисәләр,

Я сөргенгә сөрәләр.

«Шагыйрьләрне яраталар» шигыре ахырга кадәр шушы рухта бара.

Күп кенә әсәрләрендә шагыйрь композицион анафораның икенче төрле формасын да яратып куллана: ул шигырьнең буеннан буена hәр строфаның ахырында беренче строфаның соңгы юлын кабатлап бару. Мәсәлән:

Башкортстан – язмышлары,

Башкортстан – Ватаннары!

Монда туды, монда үсте

Башкортстан татарлары.

Шушы илдә, шушы җирдә

Шатлыклары, аh-зарлары.

Ни күрсә дә монда күрде

Башкортстан татарлары («Башкортстан татарлары»)

Р. Миңнуллин әсәрләрендә ялгау алымы(бер үк сүзләрнең бер строфаның ахырында, икенчесенең башында кабатланып килүе) да еш кулланыла. Эдэбият телендә андый төр ялгауны эпанафора дип йөртәләр. Мәсәлән:

...Мактау җырлыйм алтын кояшыма,

Туган җирнең алтын кырларына.

Алтын кырларымда алтын икмәк

Үстерүче алтын кешеләргә...

Шагыйрь әсәрләрендә боҗралы ялгау, ягъни эпанафораның киресе булган анэпифора алымы да кулланыла. Р. Миңнуллин бөтен бер әсәрне анэпифора алымына нигезләп иҗат итәргә ярата, ягъни әсәрнең башында әйтелгән фикерне яки тулы бер шигырь юлын әсәрнең соңгы строфасында яңадан кабатлап килә.

Шагыйрьнең әсәрләре арасында кабатлауның икенче бер төрен – эпифораны(шигырь юлларының ахырында бер үк сүзләрнең кабатланып баруы) куллануга да матур мисаллар очрый. Менә, мәсәлән, «Без дә яшәгән булабыз» шигыре:

Без дә яшәгән булабыз,

Гомер иткән булабыз:

Алай иткән булаыз,

Болай иткән булабыз,

Игкен иккән булабыз,

И интеккән булабыз,

Тир дә түккән булабыз,

Җәфа чиккән булабыз,

Ат та җиккән булабыз...

Р. Миңуллин шигырьләрендә әдәби троплар да еш кулланыла. Мәсәлән, ул метафораның сынландыру (тере булмаган әйберләрне җанлы әйберләргә хас сыйфатлар белән сурәтләү) дигән төрен яратып файдалана. Мәсәлән, «Апельсин» дигән шигырендә Миңнуллин “апельсин”да кеше сыйфатларын чагылдыра:

...Апельсин мине белә –

Апельсин шуңа көлә!

Риторик сораулар шагыйрьнең шигырьләрендә бик тә еш очрый. Бу исә аның әсәрләренә хис-тойгы, камиллек өсти. Менә берничә үрнәк:

...Ләкин ничек табарга?

Кирәк әзләп карарга...(«Югалган көн»)

...Йөзәләр микән алар?

Әллә инде бер-берсен

Сөзәләр микән алар? («Болытлар»)

Риторик сораулар белән бер рәттән әдипнең әсәрләрендә риторик өндәүләрнең шактый күп булуын күзәтеп була.

Фатир алдык!

Өр-яңа!

Иң яңа ул

Дөньяда!

Р.Миңнуллин шигырьләрендә аллитерация ысулын бик тә яратып куллана. Шуның белән ул үз әсәрләренә тәэсирлек, яңгырашлык, төгәллек өсти.

Алар бер эш кырмыйлар:

Көн дә шулай ырлыйлар,

Көн дә шулай мырлыйлар,

Кеше бар дип тормыйлар,

Әллә инде җырлыйлар,

Әллә инде

Бер-берсен хурлыйлар. («Рррр белән Мррр»)

Биредә м,р,л авазлары кабатланып киләләр.

Яисә  «Шар» шигыре:

Шарик каян

Шар тапкан?

Шаян Шарик

Шар тапкан.

Шарик шарны

Шартлаткан.

Шарик шарга

Шаккаткан –

Ардай күзен

Шартлаткан!

Бу шигырьдә ш авазы күп мәртәбә кулланыла.

Әлбәттә, Р. Миңнуллинның үз иҗатында куллана торган сәнгатьчә чаралар болар белән генә чикләнми. Минемчә, болары шагыйрь иҗатына аеруча хас булган сурәтләү чаралары.

Йомгаклау.

Р.Миңнуллин нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, кечелекле һәм кешелекле олпат Шәхес булып кала ала. Тыйнак һәм сабыр, ипле, ихлас кеше буларак ул аерылып тора.Эзләнү эшемне башкару белән мин мондый нәтиҗәгә киләм: Р. Миңнуллин – талант, бөек шәхес. Ул – кеше күңелен яулап алырлык, аңа җай таба белүче әдип. Аның үз иҗатына гына хас булган үзенчәлекләрне билгеләп була. Ул да булса, мәсәлән, аның күпкырлы эшчәнлеге. Ул лирик шагыйрь да, баларар шагыйре дә, юмор омтасы да, халык шагыйре дә, шуңа өстәп әле публицистик юнәлештә иҗат итә, дәүләт эшлшрен башкара. Ә инде әдипнең шигъриятенә игътибар итсәк, монда мин мондый үзенчәлекләрне билгеләр идем: төрледән – төрле мотивлар белән әшләү (бу тема – идеялар, мөгаен, әдәбитыбызда шактый киң таралагандыр, әмма Р. Миңнуллин аларны үзенчә, тойгылы, күңелгә ятышлы хис белән ача.) Шигъри композиция шулай – ук аның үзенчәлекләрнең берсе, шигырьләрнең төзелеше сокландырып тора, hәр битне ачу белән, күзгә аларның төрлеге ташлана. Нинди генә жанрда иҗат итмәсен, балалар шигъриятеме, юмор яисә лирикадамы, әсәрләрен уку барышында ук аны танып була, чөнки аның теле, сәнгате аңа гына хас. Роберт миңнуллинның шигырьләрендә гадилек, кыскалык бар.

 Әдәбият исемлеге

Р.Миңнуллин. «Сайланма әсәрләр».1нче китап.

Р.Миңнуллин. «Сайланма әсәрләр». 2нче китап.

Р. Миңнуллин  “Әни,мин көчек күрдем”, 2008

http://www.robertminnullin.ru/kitaplar_rm/konferenciya/

http://tt.wikipedia.org/wiki/Роберт_Миңнуллин

http://kitap.net.ru/minnullin1.php


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.

Роберт Миңнуллинның  төрле темага шигырьләре белән танышу....

Роберт Миңнуллин иҗаты

6 нчы сыйныфта Р.Миңнуллинның "Энекәш кирәк миңа", "Әни мин көчек күрдем" шигырьләрен өйрәнгәндә ярдәм итәрлек презентация...

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау (дәрес - сәяхәт)

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау (дәрес - сәяхәт) ...

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү. (Дәрес-проект)

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты. (Дәрес-проект)....

Р.Миңнуллинның иҗатына презентация

Робер Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлы....

Туфан Миңнуллин иҗатына хас үзенчәлекләр.

Бу фәнни эш халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның иҗатына  хас үзенчәлекләрне ачуга багышланган.  Фәнни тикшерүнең объекты. Әдипнең беренче чор прозасы, я...

Сценарий эшкәртмәсе “Балачак – бәхетле чак” (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )

Сценарий эшкәртмәсе  “Балачак – бәхетле чак”  (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен  Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )...