Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү. (Дәрес-проект)
материал по теме

Марданова Фаузия Хадыевна

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты. (Дәрес-проект).

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon r.minnullin_izhaty_buencha_dres.doc72.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү.

(Проект – дәрес.)

Максат:

  1. Татар халкының күренекле шагыйре Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм  иҗатын  тулырак күзаллауга шартлар тудыру.
  2. Укучыларның аудитория каршында үз фикерләрен әйтә, дәлилли белү күнекмәләрен, иҗади эшләү сәләтен үстерү.
  3. Балаларда милли үзаң, горурлык хисләре уятырга тырышу, үзләре башкарган эш өчен җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Р.Миңнуллинның портреты, аның китапларыннан күргәзмә, интерактив такта, язучының тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация, укучыларның иҗади эшләре.

Дәрестә индивидуаль һәм  төркемнәрдә иҗади эшләү өчен биремнәр.

  1. Беренче төркем шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча материал туплый, эзләнү эше алып бара.  Шуларның берсе Роберт Миңнуллинның тормыш юлы белән таныштырып үтү өчен чыгыш әзерли.  
  2. Икенче төркем Р.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация төзи,  һәр слайд буенча берәр укучы чыгыш ясарга әзерләнә.  
  3. Өченче төркем укучылары язучының шигырьләрен яттан сөйләргә әзерләнәләр.
  4. Теләгән укучылар язучыга багышланган шигырь язалар.

Дәреснең эпиграфы.

        Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,

        Сөн суында юган иң элек. 

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.                                                                            

Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучының кереш сүзе.

Укучылар, бүген без дәресебездә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыкара Андерсен бүләге иясе һәм Татарстанның Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Абдулла Алиш исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз. Татар шигърияте талантларга бай. Роберт Миңнуллин – шуларның берсе. Бүгенге көндә Р.Миңнуллинны белмәгән, аның шигырьләрен укымаган, җырларын җырламаган – ишетмәгән, телевизордан күрмәгән милли җанлы татар  сирәктер.

II. Роберт Миңнуллинның тормыш юлына күзәтү.

(Икенче иҗади төркемнән бер укучы Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап төзелгән презентация күрсәтә) 

1.  Язучының портреты.

(Беренче иҗади төркемдәге укучылар язучының тормыш юлы турында  кыскача таныштырып үтәләр).

1 нче укучы: Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Әтисе Мөгаллим анда берничә ел эшләгәннән соң үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза.

2 нче укучы: Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде Роберт Миңнуллин талантлы яшь шагыйрь булып таныла. Ул балалар әдәбиятына, балалар язучыларына багышланган мәкаләләр яза, мәктәпләрдә очрашулар уздыра, ун ел дәвамында Татарстан телевидениесендә «Шигъри тәлгәшләр» исемле тапшырулар циклы оештыра. Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин «Яшь ленинчы» газетасында эшли башлый, балалар дөньясы белән якыннан таныша.

  1. Гаиләсе турында ниләр беләсез?

(Тормыш иптәше, балалары белән таныштырып китә). 

III. Роберт Миңнуллин – лирик шагыйрь.

(Икенче иҗади төркемдәге укучылар Р.Миңнуллинның иҗаты буенча чыгыш ясыйлар)

1 нче укучы.

Әрнүле балачак хатирәләре.

Балачакны сагыну һәр кешедә дә бар, әлбәттә. Әмма әти-әниле һәм әти-әнисез үскән сабыйларның балачаклары бер түгел. Әрнүле балачак ул- сирәк язмышларның берсе, бу - ятимлек әчесе. Р.Миңнуллин ялгыз бәргәләнүче сыңар канатны күреп үскән бала. Бу фикерләрне раслап аның “Элегия” шигырен китерергә була:

 (Укучылар Р.Миңнуллинның әтисенә багышлап язган шигырьләреннән өзекләр китерәләр).

Син юкка да күптән,

Гомер үткән.

Үзем хәзер әти булырлык.

Әнкәй генә елаштыра менә...

Тулырлык шул күңел, тулырлык.

  1. Укучылар, сез бу юллардан ниләр аңладыгыз? (Әсәрнең лирик герое сагынып туган авылына кайта. Татлы хыяллары аны әрнүле сабыйлыгына илтә).

Безнең өчен – балаларың өчен

Йөрер чагың да бит куанып...

Сагышыннан сары чәчәк аткан

Кабереңдәге сәрви куагы.

  1. Бу шигырьләрдә лирик геройның кемнәр өчен борчылуын, нинди әрнүле тойгыларын сизеп була?

(Лирик герой әнисе өчен борчыла, шулай ук үз йөрәге өчен дә әрнүле тойгылар җитәрлек биредә. Бу – йөрәкнең сабый чактан таныш сулкылдавы, ятимлек авазы).

  1. Әйе, укучылар, “Аның моңы” шигыре әлеге авазның гомер буенча тоташ бер моң булып сузылуын, элеккеге җәрәхәтле тойгыларның шигъри сүзгә әверелеп, бу моңның гомер буена илһам чыганагы булып калуын күрсәтә:

Мин әткәйнең гармун уйнаганын

Еш ишетәм соңгы араларда.

Аның моңы тула

Күптән инде

Төзәлгән дип йөргән яраларга. 

2 нче укучы.

 

    Без биш бала үстек -  бер йодрык,

    Тик үсмәдек иркә кочакта.

Роберт Миңнуллинның олы тормыш юлына басуында, поэзиядә зур урын алуында әнисе Гөлҗәүһәр апаның роле зур. Ятимлек, балалар йортында тәрбияләнү, өлкәненә - 11 яшь, кечесе 11 айлык чакта тормыш иптәшен югалтып, биш бала белән тол калу бик кыен була. Әниләреннән үрнәк алып, көчле, намуслы, чын кешеләр булып үскәннәр алар.

“Шигырьләремдә “Әнкәй” сүзен баш хәрефтән язам, алар дөньядагы иң кадерле, иң матур, иң әйбәт кешегә багышланган” – дип яза Роберт Миңнуллин.  Аның “әнкәй”дип язуында “әткәй” сүзләре дә ишетелә сыман.

3 нче укучы.

Роберт Миңнуллин – нәниләр шагыйре.

Роберт Миңнуллинның поэтик иҗатында үзәк урынны нәниләр шигърияте алып тора. “Сабантуй” газетасында эшли башлагач, Р.Миңнуллин балаларга бик яхшы иптәш, сердәш, киңәшче кирәклеген төшенә һәм балалар телендә яза башлый. Балачакның үз бәйрәмнәре, гамьнәре бар, үз яшәү кагыйдәләре бар. Ялгышмыйлармы алар, мин бала гына әле, ни кылансам да килешә дип ваемсызланмыйлармы, ни борчый икән аларны -  менә шул турыда аның шигырьләре.

  1. Укучылар, бәлки, сезнең арагызда Роберт Миңнуллин шигырьләрен яттан сөйләргә теләүчеләр бардыр?  (3 нче төркемдәге укучылар “Әни мин көчек күрдем”, ”Кеше карап тормагач”, “Батырлык эшләр идем”, “Энекәш кирәк миңа” һ.б. шигырьләрен сөйлиләр).
  2. Әйе, әнә шулай куандыра, көлдерә һәм уйландыра Р.Миңнуллин үз укучысын. Ә ниләр уйландыра ?

(Тирә-якка игътибар белән карый башлыйсың,чагыштырасың, нәтиҗә ясыйсың. Укучылар сөйләнгән шигырьләргә карата үз фикерләрен әйтәләр). 

                                                                                                                   

4 нче укучы.

Туган ягым, туган җирем.

Туган җир һәм газиз Ана! Бу ике төшенчә – шигъриятнең терәк нокталары, төп темалары ул. Әнкәй белән туган җир бер-берсенә аерылгысыз бәйләнгән төшенчәләр. Туган илен, җирен, авылын яратмаган кеше юктыр бу дөньяда. Чөнки кешенең бу дөньяга килүе, беренче сулышы һәм сүзе, сине тапкан ана – боларның барысы да туган җир, авыл, йорт белән бәйләнгән. Туган авылына багышлап, ул тулы бер шигырьләр циклы иҗат итә:

Туган ягым моңы?! Әллә

        Ул мәңгелек моң микән?!

        Күңелгә сыя туган җир –

        Туган җиргә

        Үзем сыярмын микән?

  1. Укучылар, бу юлларда  лирик геройның нинди хисләре тасвирланган?

(Туган илгә, туган җиргә мәхәббәт; олыгайгач туган якларны, туган җирне сагыну хисләре).

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,

                                   Сөн суында юган иң элек.

  1. Бу сүзләр безнең дәресебезнең эпиграфы булып тора. Җырга әйләнгән шушы шигырьгә Роберт абыйның бөтен тормыш юлы сыйган: бер үк телдә сөйләшүче милләтне аерып торучы Сөн буенда туган ул.

(Укучылар шагыйрьнең “Авылда”, ”Безнең авыл”, “Туган өем” дигән шигырьләрен яттан сөйлиләр). 

  1. Ә үзегез нинди шигырьләр язып килдегез?

 Дүртенче төркем укучылары  Роберт Миңнуллинга багышлап үзләре язган шигырьләрен сөйлиләр.

5 нче укучы.

Китап – күңел көзгесе. (Бер укучы шагыйрьнең иҗат күргәзмәсе- китаплары белән таныштыра).

6 нчы укучы.

Шигырьләрем җырлап тора.

Роберт Миңнуллин – югары зәвыклы, сизгер рухлы, дөньяны һәм кешеләрне үзенчә тасвирларга омтылучы лирик шагыйрь. Аның ике йөздән артык шигыре көйгә салынган һәм бу җырлар, бөтен татар-төрки дөньясына таралып, миллионлаган йөрәкләрне җилкендерерлек канатлы җырга әверелгән.                                                                                                   (“Талбишек” Оскар Усманов көе яңгырый).

Туган як һәм иң кадерле кеше - Ана турында шигырь язмаган шагыйрьне табу мөмкин түгелдер. Шулай да Роберт Миңнуллин Аналарга багышлап иң күп язучы шагыйрьләребезнең берсе, һәм аларның күбесе җырга әйләнгәннәр.

  1. Укучылар, сез аның әниләргә багышлап язган нинди җырларын беләсез?

(“Әнкәй ”Сара Садыйкова көе, ”Әни кирәк ”Мәсгудә Шәмсетдинова көе, “Әнкәмнең догалары” Илгиз Закиров көе, “Талбишек” Оскар Усманов көе, “Әнкәйнең ак чәчләре” Рөстәм Яхин көе, “Яратыгыз” Резеда Әхиярова көе һ.б.).

(Әнкәйнең ак чәчләре” җыры тыңлап үтелә).

Әнкәй дә картайган инде,

Чәчләре дә агарган:

Нур сибелә, нур чәчелә,

Нур бөркелә алардан.

Бик килешә аклары да,

Сагынам карасын да.

Мин агарткан чәч тә бардыр

Ул чәчләр арасында.

-Укучылар, җырның сүзләренә игътибар итегез әле, монда нинди фикерләр әйтелгән?

(Шагыйрь әнисе рәсемен ясый, сорау куя, уйлана. Гомумиләштереп нәтиҗә ясый: “Әнкәйләрнең бөеклеген соңрак...соңрак аңлыйбыз”,- ди ул).

  1. Роберт Миңнуллин шигырьләреннән күрәбез, Ана образы ул – мәңгелек фикер һәм илһам чишмәсе. Ана мәхәббәте бала тормышын иң караңгы көннәрдә дә гомер буена җылытып, яктыртып тора ала.

Беләм, гомер буйларына

Миңа дога укырлар

Әнкәй кебек өянкеләр,

Әткәй кебек тупыллар.

(Салават Фәтхетдинов башкаруында “Әнкәмнең догалары” җыры башкарыла).

7 нче укучы.

Дәрәҗәле исемнәр.

( Бер укучы Р.Миңнуллинның дәрәҗәле исемнәре белән таныштыра)

IV.Укытучының йомгаклау сүзе. Дәрескә нәтиҗә ясау.

- Әйе, Р.Миңнуллин шигырьләре тормышыбызны бизи, шаяртып,көлеп, кимчелекләребезне бетерергә ярдәм итә, кешеләрне хөрмәт итәргә, авырлыкларга бирешмәскә, ихтыяр көчебезне ныгытырга булыша. Аның җанга якын җырлары, моңнары һәрберебезнең күңеленә юаныч булып тора. Иҗатта күрә ул үзенең бәхетен. Нәкъ менә киләчәккә омтылган ак җилкәнле балалар шигъриятендә, нәкъ менә моңсу- уйчан – күңел җәрәхәтен дәвалаучы лирикада!

...Халыкта озак яшәүчән кешеләргә тамыры нык, диләр. Робертның басып торган җире нык... Кайчандыр Мәскәү белән Казан арасында журналына хәбәрчеләр эзләп йөргән Муса Җәлил юлында Р.Миңнуллинны очраткан булса, бу мин тапкан, мин теләгән шагыйрь, дияр иде. Ул чыннан да без теләгән шагыйрь!- дип язды аның турында Сибгат Хәким.

V.Укучыларның чыгышларын бәяләү.

- Укучылар, сез бүген шагыйрь иҗаты, аның лирик шигырьләренә хас булган үзенчәлекләрен билгеләү буенча гаять күп материал туплаганыгызны күрсәттегез. Проект эшләрен гамәлгә ашырганда авырлыклар да очрагандыр. (Төркем җитәкчеләренең фикерләре тыңлана). Алдагы хезмәтләрегездә уңышлар телим сезгә. Рәхмәт.

VI. Өйгә эш бирү. ( Һәр төркемдә иҗади эшне дәвам итү).

1. Р.Миңнуллин иҗатына багышланган сочинение язу.

2.Викторина сораулары, тест әзерләү.

3.Стена газетасы чыгару.

4.Кроссворд төзү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.

Роберт Миңнуллинның  төрле темага шигырьләре белән танышу....

Роберт Миңнуллин иҗаты

6 нчы сыйныфта Р.Миңнуллинның "Энекәш кирәк миңа", "Әни мин көчек күрдем" шигырьләрен өйрәнгәндә ярдәм итәрлек презентация...

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау (дәрес - сәяхәт)

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау (дәрес - сәяхәт) ...

Роберт Миңнуллин иҗатында әниләр образының бирелеше

Роберт Миңнуллинның әниләргә багышлап язган шигырьләренә күзәтү, аларга анализ....

Мәктәптә Роберт Миңнуллин иҗатын өйрәнү.

Татар әдәбиятыннан Р.Миңнуллин иҗаты буенча  проект эше....

Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау.

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф.Дәреснең темасы:  Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау....

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча КВЕСТ_УЕН

Роберт Миңнуллинның тууына 70 ел тулуга багышланганКВЕСТ-УЕН.Максат. 1. Укучыларда шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән кызыксыну уяту. 2. Логик фикер йөртүне үстерү.Бурычлар: Шәхси: 1. Уучылард...