Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча КВЕСТ_УЕН
план-конспект занятия (6, 7, 8 класс)

Марданова Зульфия Анфасовна

Роберт Миңнуллинның тууына 70 ел тулуга багышланган

КВЕСТ-УЕН.

Максат. 1. Укучыларда шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән кызыксыну уяту. 2. Логик фикер йөртүне үстерү.

Бурычлар: 
Шәхси:
1. Уучыларда шәхси сыйфатлар: җавап биргәндә уз-узеңә ышаныч, төрле ситуацияләрдән чыга белү, күзаллау.

2. Укучыларның шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына карата кызыксынуларын арттыру.

3. Шагыйрь  турында укучыларның информацион компетенцияләрен формалаштыру.
Метапредмет: 1. Интеллектуаль сәләтләрен үстерү (уйлау, игътибарлылык, хәтердә калдыру, зирәклек, тапкырлык).

2. Монологик  сөйләмне үстерү.

Предмет: 1. Сөйләм компетенциясе:  Сөйләм эшчәнлегенең төп төрләрендә коммуникатив белем һәм күнекмәләрне ныгыту–сөйләшү.

 2. Тел  компетенциясе: сөйләмнең лексик якларын ныгыту.

3. Социаль-мәдәни компетенция:  публика алдында чыгыш ясау.

4. Компенсатор компетенция: җаваплар табу  өчен аудио-күрсәтмәлелек һәм рәсемнәр куллану.

5. Танып белү компетенциясе:  биремнәр үтәү эшчәнлегендә универсаль уку-укыту гамәлләрен формалаштыру.

Җиһазлау : компьютер, экран, “Маршрут бите”,  карточкалар (командаларда эшләү өчен).

Көтелгән нәтиҗәләр:коммуникатив компетенцияләр кысаларында уен ахырына укучыларда «Роберт Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты» темасы буенча белемнәрне ныгыту,  сөйләмдә аның әсәрләрен куллануны активлаштыру.

Скачать:

Предварительный просмотр:

Уен барышы.

  1. Командаларны формалаштыру, исемнәрен табу өчен беренче бирем.

Алдыгызга куелган пазлларны җыярга, өзекне укырга,  шигырьнең исемен әйтергә. Ул сезнең команданың исеме булачак.

3 минут вакыт бирелә.

 Командалар тупланды. Уенны башларга сез әзерме? Башладык.

Беренче тур.

1. 1. Роберт Миңнуллин туган авыл кайда урнашкан?

  1. Оренбург өлкәсендә
  2. Башкортостанда
  3. Татарстанда
  1. Роберт Миңнуллинның туган авылы
  1. Ямады
  2. Нәҗәде
  3. Бишенде

2.1. Р.Миңнуллинның әти-әнисе

1) Мөхәммәтгариф, Бибимәмдүдә

2) Гатаулла, Бибигафифә

3) Мөгаллим, Гөлҗәүһәр.

2.2. Р.Миңнуллин яраткан 3 хатын-кыз

1) Нәҗибә, Әлфия, Диләрә

2) Гөлҗәүһәр, Клара, Таңсылу

3) Бибирабига, Лилия, Гәүһәр

3.1. Р.Миңнуллин иң беренче нинди һөнәри уку йортында белем алган

1) кооператив технкумында

2) сәүдә-кулинария училищесында

3) педагогия училищесында

3.2. Р.Миңнуллин эшләгән газета

1) “Көмеш кыңгырау”

2) “Пионерская правда”

3) “Яш ленинчы” (“Сабантуй”)

Йомгаклау өчен сорау: Р.Миңнуллинның  балачак турында иң ачы хатирәсе кем белән бәйле?

Әрнүле балачак ул- сирәк язмышларның берсе, бу - ятимлек әчесе. Р.Миңнуллин ялгыз бәргәләнүче сыңар канатны күреп үскән бала. Бу фикерләрне раслап аның “Элегия” шигырен китерергә була:

Син юкка да күптән,

Гомер үткән.

Үзем хәзер әти булырлык.

Әнкәй генә елаштыра менә...

Тулырлык шул күңел, тулырлык.

Безнең өчен – балаларың өчен

Йөрер чагың да бит куанып...

Сагышыннан сары чәчәк аткан

Кабереңдәге сәрви куагы.
                                                  (“Элегия”)

2 нче тур.

  1.   “Югалган сүзләр”тукталышы.

 Командаларга бирелгән  шигырь юлларында төшеп калган сүзләр бар. Алар шуларны эзли. Сүзләрне дөрес тапкан өчен      1 балл, исемен дә әйтсәләр, 2 балл куела.

Шигырьне мин үзем язмыйм,

Шигырьне мин үзем язмыйм,

Кемдер әйтеп яздыра.

Колакка шигырь пышылдап

Мине юлдан яздыра.

Миңа кемдер әйтеп тора,

Мин язып кына барам.

Тик язып өлгерә алмыйм

Яисә бетә карам.

Ул иң әйбәт шигырьләрен

Әйтеп тора кич-иртән.

Ләкин язып ала алмыйм –

Мин бик начар ишетәм.

Колагыма пышылдаучы

Ходай түгелдер димен.

Ходай әйтеп торса, күптән

Мин Тукай булыр идем.

МИНМЕ?

Күкрәгемдә гомер буе

Минме сөю йөртмәгән?..

Моннан соң да йөртәчәкмен –

Дәрт әле дә бетмәгән!

Янып-пешеп, тиргә төшеп

Минме икмәк икмәгән?..

Моннан соң да игәчәкмен –

Әле тир дә кипмәгән!

Үземнең туган халкыма

Минме хезмәт итмәгән?..

Моннан соң да итәчәкмен –

Ялга вакыт җитмәгән.

Шау-гөр килеп, янып-көеп

Минме гомер итмәгән?

Моннан соң да итәчәкмен –

Гомер әле үтмәгән!

  1. Шигырьне таны» тукталышы.

Бер шигырьгә карата ясалган рәсемнән пазл җыялар һәм исемен әйтәләр. 2 балл.

  1.  “Геройны таны” тукталышы

Р.Миңнуллин әсәрләреннән бер геройны тасвирланган юллар укыла. Укучылар аның кемгә багышлап язылганын әйтәләр.

Күңелсез өйдә миңа,

Уенчык нигә миңа?!

Бергәләшеп уйнарга

Бер иптәш кирәк миңа.

Берәү генә булса да,

Ямьсез генә булса да,

Елак кына булса да,

Энекәш кирәк миңа! (ЭНЕКӘШ КИРӘК МИҢА!)

Сиңа багышланган җырларымны

Бөтен татар халкы тыңлады.

Тыңлады да татар, җырлады да…

Юк аларның әле дә тынганы.

Минем җырларымны җылый-җылый

Җырладылар бөек җырчылар.  (КҮПМЕ ШИГЫРЬ ЯЗДЫМ)

Йомгаклау өчен.

ЯШЬЛЕКТӘН КИЛГӘН ИКЕ ХАТ

Сабый төсле ихлас чакны күңел

Торган саен  ныграк сагына.

Казаннардан хатлар кошлар булып

Оча иде Бөре ягына.

Ә Агыйдел буйларыннан очып

Килә иде синең хатларың.

Истә әле һаман каушый-каушый

Хатларыңны ачкан чакларым.

Ул хатларда без сөйдек тә, җаным,

Без көйдек тә анда, яндык та.

Ә ул хатлар сакланадыр әле

Берәр ящиктә йә сандыкта…    (Кларага)

4 нче тур. “Җырлы гомер” тукталышы

Р.Миңнуллин сүзләренә язылган җырлар тыңлатыла. Укучылар исемен әйтәләр. Көй авторын әйтсәләр. Өстәмә балл куела.

Йомгаклау өчен. 6 нчы сыйныф укучылары башкарган җырның исемен һәм авторын әйтергә.

5 нче тур.

 «Мактаулы исемнәр» тукталышы

Г.Андерсен исемендәге премия кайчан, нинди китап өчен бирелә?

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе кайчан, нинди китап өчен бирелә?

5.Нәтиҗәләр ясау.

“Яратыгыз” җыры.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.

Роберт Миңнуллинның  төрле темага шигырьләре белән танышу....

Роберт Миңнуллин иҗаты

6 нчы сыйныфта Р.Миңнуллинның "Энекәш кирәк миңа", "Әни мин көчек күрдем" шигырьләрен өйрәнгәндә ярдәм итәрлек презентация...

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау (дәрес - сәяхәт)

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф. Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау (дәрес - сәяхәт) ...

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү. (Дәрес-проект)

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты. (Дәрес-проект)....

Роберт Миңнуллин иҗатында әниләр образының бирелеше

Роберт Миңнуллинның әниләргә багышлап язган шигырьләренә күзәтү, аларга анализ....

Туфан Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты буенча презентация

Туфан Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты буенча презентация   "Бәһасез зат"...

Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау.

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ, 6 нчы сыйныф.Дәреснең темасы:  Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне йомгаклау....