Ләйлә Дәүләтова "Кеше була бел" (рус теленә тәрҗемә белән)
материал по теме

Хадеева Ильгия Ильдусовна

Кеше була бел Көннәр, төннәр буе тыңласа да, чыпчык былбыл телен оталмый, Яхшылыкны бик тиз оныта кеше, начарлыкны гына оныталмый. Дус-ишләрем минем бик күп дисең, сынап кара берәр аның көчен, Акча яки ярдәм сорап кара, дуслыгыңа бәя белер өчен. Бераз биеккәрәк менә калсаң, дус-туганнар арта тагын да, Бертуктаусыз сөйли башлый алар, сине яратуы хакында. Бүрәнә дип уйлый һәркем үзен, юкса һәрбер кеше — тик йомычка, Ярдәм итәм дигән кешеләр дә, яхшылыкны эшли тик бурычка. Син үзеңә читтән карап кара, нинди икәнлегең күрерсең, Бер тиенсез, дәрәҗәсез калгач, чын бәяңне шундук белерсең. Чын бәхетне күрә белер өчен, бик бәхетсез булып карау кирәк, Бәхет — сәламәтлек дияр өчен, бик куркыныч чирләп карау кирәк. Акча — бәхет түгел дияр идем, әгәр миллионнарым ташып торса, Башкалардан көнләшмәскә була, һәр хыялың чынга ашып торса. Кирәк диеп түгел, күрсәтим дип әйбер җыеп кеше шашына, Авыр эшләр түгел, көнләшу һәм нәфсе җитә адәм башына. Өйдә шундый рәхәт булсын өчен, ни барысы якты йөз кирәк. Хәзер һәм кешенең бөтен нәрсәсе бар, күңел тынычлыгы бик сирәк. Тимер-таштан түгел, сөю-наздан җылы йомшак оя үрә бел, Иң бәхетле кеше җирдә — син ул, булган бәхетеңне күрә бел. Бик яратам диеп өзгәләнмә, ашыкма күз яшең кояр өчен, Сине яратканга карау кирәк, мәхәббәттә бәхет тояр өчен. Яраталар дип тә бик мактанма, синең арттан килә башка ярлар, Яз җитүгә башка чәчәк чыга, кыш җитүгә ява яңа карлар. Бик баедым диеп шапырынма, кереп карыйк бергә мунчага, Синең пычракларны юар өчен, кирәк бик күп сабын, мунчала. Мин — хәерче диеп мескенләнмә, йөреп торган чакта аяк-кулың, Әти нишләр диеп карап тора сине кабатлаучы кызың, улың. Яхшы әти мин дип бик мактанма, әйбер алып биреп үз балаңа, Санагыннан(компьютердан) тартып ала калсаң, акыл өйрәт бераз син аңарга. Мин иргә баш диеп мәнсезләнмә, бу горурлык түгел, монысы оят, Чит-ярларга күз салмасын дисәң, син иреңне үзең назлап уят. Хатын начар диеп әйтмә абзый, син бит аны үзең алган сайлап, Йә аерым, йә яхшылап яшә, баш булырга өйрән үзең җайлап. Ялгыз калсаң әгәр бик кайгырма, сөйгән ярың булса, булсын шатлык, Елый-елый парлап яшәгәнче, үзең генә булу — мең кат артык. Кеше ни әйтер дип бик кайгырма, ул сөйли дә, китә, син каласың, Үз фикерең булмаган да гына, кеше сүзен чынга ала аласың. Алда ни көтә дип бик кайгырма, артык борчылма, ул кулай булыр, Кыштан соң яз килми калганы юк, Ходай ничек язса, шулай булыр. Кайгы килде диеп бик кайгырма, ул үтмәс күк кенә тоела, Кояш чыгар алдыннан да башта жиргә шаулап яңгыр коела. Шатлык килде диеп бик шатланма, башың әйләнмәсен бәхеттән Биек менгән чакта онытма син, төшәсеңне бер көн тәхеттән..

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл keshe_bula_bel.pptx2.87 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Кеше була бел ( Л әйлә Дәүләтова) Сумей быть человеком….

Слайд 2

Все дни и ночи будет слушать пусть, не вникнуть воробью в речь соловья Забудет быстро человек добро плохое долго будет помнить зря.

Слайд 3

Друзей, что много, скажешь у тебя, но дружба эта так ли уж тверда? Ты денег или помощь попроси, узнаешь цену дружбе ты тогда.

Слайд 4

Как только ты достигнешь высоты, друзья-родные тут же за тобой, Без остановки только говорят, в любви тебе клянутся неземной.

Слайд 5

Считает каждый сам себя столпом, хотя не больше щепки от бревна. Кто скажет даже, что готов помочь, поможет только за барыш сполна.

Слайд 6

Ты на себя взгляни со стороны, какой ты есть увидишь без прикрас. Без денег, без чинов попробуй жить, узнаешь цену ты себе тотчас.

Слайд 8

Сказала б я, что счастье не в деньгах, росли бы если, деньги как цветы. И не стеснялась я бы остальных, сбывались сразу, если бы мечты.

Слайд 9

Не от нужды, а ради хвастовства, сходя с ума, вещей сбирают хлам. Не тяжкий груз забот, а зависть, страсть людским прожить мешают головам.

Слайд 10

Чтоб в доме счастье было навсегда всего-то нужен только светлый лик. Всего хватает в жизни у людей, лишь тишина в душе на краткий миг.

Слайд 11

Не из железа с камнем строй, а из любви, из нежности, тепла, сумей создать гнездо. Счастливым самым быть себе позволь сумей увидеть счастье – вот оно.

Слайд 12

Любовь познав. зря сердце не тревожь, не торопись напрасно слёзы лить, Ты присмотрись сперва к любимому, познаешь счастье истинной любви.

Слайд 13

Что любят, очень уж не хвастай ты, любви и за тобою ждут сердца. Весной другие расцветут цветы, придёт зима… и кругу нет конца.

Слайд 14

Разбогател – опять же не хвались, с тобою надо баню посетить, Всю грязь налипшую, с тебя чтоб смыть, мочалки с мылом может не хватить.

Слайд 15

Я – нищий, говоря, не унижай себя, пока ты не лишился рук и ног. Ну что, отец?- то смотрят на тебя, всё повторить готовы - дочь, сынок.

Слайд 16

Не думай про себя, хороший мол, отец, купивши вещи, шмотки без причин. Коль их сумеешь от забавы оторвать, разумности немного научи.

Слайд 17

Главней я мужа, зря не говори, гордиться нечем, это только стыд. Чтоб на чужих он глаз не положил, попробуй мужа с ласкою будить

Слайд 18

Жена плохая мол, не говори братан ты выбрал, думал на века сплелись. Живи отдельно или по душам, главою быть тихонько научись .

Слайд 19

Одна осталась, сильно не грусти, нашла любовь - будь счастлива вдвойне Чем вечно в плаче вместе жить быть одинокой - во сто крат верней.

Слайд 20

Что люди скажут, этим не страдай обсудят и уйдут, а ты одна. Коль не имеешь мыслей, лишь тогда, чужому слову верится сполна.

Слайд 21

Что будет дальше, тоже не горюй, не думай лишнего о том что ждёт. Всегда идёт зима, затем весна, что предписал Творец, нас то и ждёт.

Слайд 22

Печаль пришла, ты сильно не горюй, лишь кажется, она что навсегда. Бывает перед солнцем иногда земля закрыта пеленой дождя.

Слайд 23

Немного в счастье радость придержи, не потеряй от счастья головы. Поднялся ввысь, но всё же не забудь, когда-нибудь престол покинешь ты


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Чын дуслар нинди була?" 7нче сыйныфта ачык дәрес үрнәге

Открытый урок  в 7 классе был проведен в рамках конкурса "Учитель года -2009"...

Чын дуслар нинди була?(урок в 7 классе)

Открытый урок в 7 классе, в рамках конкурса "Учитель года-2009"...

3 сыйныфта уку дәресе. Әдәпле булу җиңелме?

конспект урока на тему "Әдәпле булу җиңелме?"...

Тема: Бәхетле булу серләре

Максат: 1. Өйләнү яки кияүгә чыгу проблемасы буенча сөйләргә,                фикер йөртергә өйрәтү....

Ог-буле угаадыгларын хандыр оорен

Улусчу педагогика "ШЫН " № 40 (18160) 2012 чылдын апрель 10...

Развлечение для детей 4-5 лет с участием родителей «Буль-Буль», посвящённый Дню Защитника Отечества.

Данный сценарий предназначен для детей  средней группы с целью создать радостное настроение у детей от общения с близкими людьми и сверстниками, воспитывать любовь и уважение к защитникам Отечест...