Үткән заман хикәя фигыль (Прошедшее время глагола изъявительного наклонения)
план-конспект урока (5 класс) на тему

Халитова Лилия Азатовна

1. Үткән заман хикәя фигыль турындагы белемнәрне актуальләштерү, аның ике төре, ясалышы, турында белешмә бирү.

 2. Фикерләү сәләтен үстерү, укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3. Иптәшләренә, бер-берсенә хөрмәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dlya_otk-go_uroka_tatar._yazyk_ispravl.variant.docx26.88 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Яңа Савин  районы

«Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 170нче урта гомуми белем мәктәбе»

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халитова Лилия Азат кызы

(5 класс рус төркеме өчен татар теленнән  технологик карта)

Тема

Үткән заман хикәя фигыль (Прошедшее время глагола изъявительного наклонения)

Теманың максаты:

1. Үткән заман хикәя фигыль турындагы белемнәрне актуальләштерү, аның ике төре, ясалышы, турында белешмә бирү.

 2. Фикерләү сәләтен үстерү, укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3. Иптәшләренә, бер-берсенә хөрмәт тәрбияләү.

Планлаштырылган  нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

Универсал уку эшчәнлеге

1. Предмет нәтиҗәләре

2. Метапредмет нәтиҗәләре

3. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

1.Үткән заман хикәя фигыльләрне кулланып, үз фикереңне әйтергә өйрәтү.

2. Белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү

3. Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

Үзләштерелгән белемнәрне куллана белү

Сөйләмдә фикерне ассызыклаган сүзләрне тоя белү

Шәхси:  Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

Регулятив:   Дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге,тормыштагы әһәмиятен ачыклау.

Танып – белү: матурлыкны күрә, аңлый белү.

Коммуникатив:    класс белән эшләгәндә классташлар фике-рен исәпкә алып эш итү, күр-шең белән хезмәттәшлек итү.

Төп төшенчәләр

Үткән заман хикәя фигыль, аффикслар, зат-сан.

Предметара бәйләнешләр

Әдәбият,рус теле

Ресурслар

-төп

-өстәмә

Җиһазлау:

 5 нче класс өчен “Татар теле” дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова), презентация, тест өчен карточкалар.

Интерактив такта, ноутбук, презентация.

Төркемнәрне оештыру

Индивидуаль  һәм  парлы эш.

Дәрес тибы:

Катнаш.

Оештыру технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре.

I этап. (1-2 минут)

Оештыру моменты.

Максат – төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

I этап. Мотивлаштыру –ориентлаштыру.

1.Дәресне оештыру.Уңай психологик халәт тудыру.

А)Дәрескә әзерләнү. Исәнләшү.

-Исәнмесез,укучылар!

-Хәерле көн !

-Хәлләрегез ничек?

-Кәефләрегез әйбәтме?

- Урамда бүген нинди һава торышы ?

- Дәрестә кемнәр юк?

Без татар телендә дөрес итеп укырга , язарга, сөйләргә өйрәнергә дип килдек.

II этап. (4-5 минут)

Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү

Максат – белем алуга  караш-ларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү.

II этап. 2. Өй эшен тикшерү.

26 нчы биттәге 6 нчы күнегүне тикшерү (берничә укучыдан өй эшен сорау).

II этап.

Сорауларга дөрес җаваплар. (Шәхси универсал уку эшчән-леге)

II   III этап.     (5-6 минут)

Уку мәсьәләсен кую.

Максат –фигыльләр буенча алган белемнәрне  искә төшерү һәм  сүзләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

III этап.  Танып белү универсал уку эшчәнлеге

- Укучылар, фигыль дип без кайсы сүз төркеменә әйтәбез? Ул нинди сорауларга җавап бирә? ( эш-хәлне, хәрәкәтне белдерүче сүзләргә әйтәбез. Нишли? соравына җавап бирә).

- Укыды, укыган, күрде, күргән фигыльләре нинди сорауга җавап бирәләр? (Нишләде? Нишләгән?)

- Яхшы. Аермасы нәрсәдә? (Заманда. Нишләде? Нишләгән? сорауларына үткән заман хикәя фигыль җавап бирә.

- Дөрес! Димәк, укыды, укыган, күрде, күргән фигыльләре кайсы заманда? (Үткән заманда.) 

 III этап.  

1.Диагностик бирем: сорау-ларга җавап эзләү,әйтү, (Шәх-си универсал уку эшчәнлеге)

2.Диагностик бирем: дәфтәргә число,көн исеме , теманы язу. (Шәхси универсаль уку эшчәнлеге)  

3.Тикшерү: дәреслек буенча      

I    IV этап.  (10-12 минут)

Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Максат – алган белемнәрне го-мумиләштерү һәм уку күнекмә-ләрен, бәйләнешле сөйләм телен  үстерү.

Ял минуты ( 1-2 минут)

IV этап.  

  1. Презентациядә күрсәтелгән рәсемнәр буенча үткән заман хикәя фигыльлләрен әйтә белү; таблицаны карау.
  2. Дәреслектәге күнегүләрне эшләү.
  3. Презентациядәге фигыльләргә кушымчаларны дөрес ялгау.
  4. Табышмакларга җавап бирү.

IV этап.  

27  нче биттәге 3 нче күнегүне (телдән) һәм 6 нчы күнегүне (язмача) эшләү.

1) Хәйләкәр дип тә йөртәләр,
Ялагай дип атыйлар.
Туны белән койрыгын
Бөтен җирдә мактыйлар. (Төлке)
2) Үзем куркак булсам да,
Балалар бик ярата.
Хәтта шигырь сөйлиләр
Мин наянга карата. (Куян)
3) Кышлар буе өнендә
Йоклый көнен-төнен дә.
Бик яратканга күрә,
Төшенә дә бал керә. (Аю)

 

     V этап (9-10 минут)

Яңа теманы үзләштерү һәм ныгыту.

Максат.Үткән заман хикәя фигыль , аффиксларны дөрес истә калдыру (укучыларның игътибарлылыгын арттыру, хаталарны мөстәкыйль,үзара тикшерү  һәм төзәтү.)

Физкультминутка  (“Җил исә”)

(1-2 минут)

V этап.

Үзләштерелгән тема буенча тест биремнәрен башкару.

 

Партадашыңның сине бәяләве.

V этап.  

Индивидуаль эш: дөрес җавапны сайлап алу;

Парлы эш: партадашыңның бәясе.

VI этап. (2-3 минут)

Рефлексия.  

VI этап.   - Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек? (үткән заман хикәя фигыль)

                  - Аларны өйрәнү өчен нәрсәләр эшләдек? (җөмләләр тикшердек, сорауларга җавап бирдек, тест эшләдек.)

VI этап. 

Үзбәя бирү

VII этап. (2-3 минут)

Йомгаклау.

VII этап.   Өй эше. 1. 1) 4 нче күнегү, 27 нче бит (язмача);

                                       2) Теләк буенча: үзегезнең мөмкинлегегездән чыгып, үткән заман хикәя фигыльләр кулланып, көз турында хикәя язасы.

                                    2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү; билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Различение глаголов повелительного наклонения и глаголов изъявительного наклонения настоящего и будущего времени приложение

Приложение к уроку "Различение глаголов повелительного наклонения и глаголов изъявительного наклонения настоящего и будущего времени"...

Различение глаголов изъявительного наклонения и глаголов изъявительного наклонения настоящего и будущего времени

Папка с материалом для проведения урока состоит из 4-ёх частей:- цели и задачи урока, предполагаемые умения и навыки;- ход урока с дидактическим материалом;- приложение с доп.дидактическим материалом...