3 нче сыйныфта татар теленнән "Сыйфат сүз төркеме" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока на тему

Хусаенова Рамзия Рауфовна

Тема : Сыйфат сүз төркеме.

Максат:          

1) дидактик: сыйфат турында укучыларның алган белемнәрен искә төшерү , сыйфатның грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик берәмлекләре турында төшенчә бирү ;

2) психологик : фәнгә карата кызыксыну уяту, материалны    үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру;

3) тәрбияви: туган якның матурлыгына мәхәббәт уяту.

Материал һәм җиһазлау: татар теле дәреслеге 5-7 битләр, сыйфат сүз төркеме таблицасы, компьютер, проектор.

Дәрес технологиясе : иҗади үсеш һәм информацион технологияләр.

Дәрес тибы : уку мәсьәләсе кую һәм чишү.      

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syyfat_suz_torkeme.docx19.89 КБ

Предварительный просмотр:

Тема : Сыйфат сүз төркеме.

Максат:        

1) дидактик: сыйфат турында укучыларның алган белемнәрен искә төшерү , сыйфатның грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик берәмлекләре турында төшенчә бирү ;

2) психологик : фәнгә карата кызыксыну уяту, материалны    үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру;

3) тәрбияви: туган якның матурлыгына мәхәббәт уяту.

Материал һәм җиһазлау: татар теле дәреслеге 5-7 битләр, сыйфат сүз төркеме таблицасы, компьютер, проектор.

Дәрес технологиясе : иҗади үсеш һәм информацион технологияләр.

Дәрес тибы : уку мәсьәләсе кую һәм чишү.

                                                               Дәрес барышы :

I. Оештыру өлеше.

   1.      а) Психологик уңай халәт тудыру:

-Сәлам, дустым!

Хәлләрең ничек?

Син килдең!

Мин бик шат!

    II. Актуальләштерү.

1) Үткән материалны кабатлау.

-Илүзә, без узган дәрестә нинди сүз төркемен өйрәндек?

- Фигыль сүз төркемен.

- Илүзә, әйдә хәзер фигыль турында кабатлап китик әле.  Өстәлдә  кагыйдәләр язылган карточкалар ята . Син шуларның фигыльгә туры килгәннәрен генә сайлап алып әйтергә тиеш.   Башладык.

1. Боерык фигыль нишләгән? соравына җавап булып килә.

2.Фигыльнең 3 заманы бар.

3.Көйләде сүзе билгеле үткән заман хикәя фигыль.

4.Көйләгән сүзе билгеле үткән заман хикәя фигыль.

5.Җөмләдә хәбәр булып килә.

6.Предметның эш-хәрәкәтен белдерә.

7.Үткән заман хикәя фигыль нәтиҗәле һәм билгеле була.

8.Зат-сан белән төрләнә.

9.Тартым һәм килеш белән төрләнә.

10.Нишли? нишләгән? нишләде? нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап булып килә.

11.Боерык фигыль заман белән төрләнми.

12.Предметны һәм затны белдерә.

13. -р;  -ыр/-ер; -ар/-әр кушымчалары билгесез киләчәк заман хикәя фигыль кушымчалары.

  2) Табышмакның җавабын табу.

– Ә хәзер мин бер табышмак әйтәм, ә син җавабын табарсың. (1 слайд)

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил, буран,

Бу кайчак, туган?

                   (Г.Тукай)

  • Кыш. (2слайд)
  • Әйе, бик дөрес. Тәрәзәгә күз салыйк әле. Тышта да елның кайсы фасылы?
  • Кыш.
  • Без кышның нинди билгеләрен беләбез? (Кыш көне салкын. Бөтен җир ап-ак карга төренгән.  Кышын көннәр кыска, ә төннәр озын була.)
  • Илүзә, ә син кышны яратасыңмы соң?
  • Яратам.
  • Ни өчен кышны яратасың?
  • Чөнки кышкы табигать матур, бөтен дөнья ап-ак төстә. Урамда уйнарга да күңелле.
  • Урамда нинди уеннар уйныйсыз?
  • Мин энем белән чанада, чаңгыда шуабыз. Җепшек көннәрне кар бабай ясыйбыз, кар бәреш уйныйбыз.
  • Бергә уйнаганда нинди булырга кирәк?
  • Иптәшләрең белән тату уйнарга кирәк.
  • Дөрес , дус булырга. Гомумән, уйнаганда гына түгел, укуда да, эшләгәндә дә, ял иткәндә дә бер – береңне рәнҗетмәскә кирәк. Ярдәмчел булсаң, үзеңә дә шундый караш була.

Б) Матур язу.

- Әйдә әле, Илүзә,  дәфтәреңне ачып, бүгенге числоны, сыйныф эше дип язып куй. Матур язу итеп  табышмакны күчереп язабыз.(3 слайд –табышмак)

III, Уку мәсьәләсе кую

-Ә хәзер, Илүзә, экранда  бирелгән текстны укыйк әле. ( 4 нче слайд).

Кыш килде. Җирне кар каплады. Ул агачларны шәлгә төрде. Елгаларны боз каплады. Кыш бабай тәрәзәләрне дә бизәкләр белән бизәде. Кар таулары өйде. Шугалаклар ясады.

 - Син бу текстны тагын да тулыландырып яза алыр идеңме ?

- Мин бу тексттагы җөмләләргә сүзләр өстәр идем.

- Нинди сүзләр өстәргә мөмкин икән? Әйтеп карыйк әле.(Укучы фикере тыңлана)

- Әйе, бик дөрес, Илүзә. Мин синең фикерең белән килешәм.

( 5 нче слайд)        

Салкын кыш килде. Җирне ап-ак  кар каплады. Ул агачларны ак шәлгә төрде. Елгаларны көмеш  боз каплады. Кыш бабай тәрәзәләрне дә матур  бизәкләр белән бизәде. Биек  кар таулары өйде. Шома шугалаклар ясады.

-Илүзә, ике текстны чагыштырып карыйк әле. Кайсысы матуррак яңгырый ?

- Икенче текст матуррак.

- Ни өчен? Өстәп язган сүзләргә син нинди сораулар куярсың?

- Нинди?

- Нинди соравына җавап булып килгән сүзләрне ничек  дип атап була?

-Бу сүзләр сыйфат сүз төркеменә керәләр.

-Алар нәрсәне белдерәләр ?

- Предметның билгесен белдерәләр.

-Димәк , бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

-Сыйфат турында кабатлыйбыз.

2. Укучының кыш турында шигырь сөйләве. (6 слайд – кыш картинасы)

- Илүзә, мин сиңа бер шигырь ятларга биргән идем. Әйдәле, безгә шул шигыреңне сөйләп күрсәт әле. (Һ.Такташ “Ак чәчәкләр”)

- Рәхмәт, Илүзә. Бик матур сөйләдең. Мин бу шигырьне сиңа тикмәгә генә бирмәдем.  Аның бер сере бар. Әйдәле, шигырьдә сыйфатлар юк микән, табып карыйкчы.  

- Молодец, Илүзә, син булдырасың. Күрәсеңме безнең яраткан шагыйрьләребез кыш турында нинди матур шигырьләр иҗат иткәннәр икән.

 

                                ФИЗКУЛЬТМИНУТ  МИКС – ФРИЗ – ГРУП

- Инде бераз ял итеп алсак та булыр.

Музыкага балалар бии. Музыка туктагач, укытучы сораулар бирә,  җавапта нинди сан була, балалар шуның кадәр берләшә.

  • Сыйныфта ничә укучы бар? (1)
  • Без ничә сүз төркемен өйрәндек. (3)
  • Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? (4)
  • Бүген атнаның ничәнче көне? (2)

 II. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

  1. Дәреслек белән эш.

    - Илүзә, дәреслектән 2 нче күнегүдәге текстны матур итеп укып күрсәт әле.

- Бу текстта сыйфатлар бармы?  Булса, табып күрсәт әле. (укучы укый)

-Алар нинди сорауга җавап булып киләләр?

- Нинди? соравына җавап булып киләләр.

-2 нче абзацтагы сыйфатлар кайсы сүзләргә бәйләнеп килгән? (табып укый)

-Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә керәләр?

-Исем сүз төркеменә керәләр.

            - Димәк, сыйфатлар җөмләдә кайсы сүз төркеменә бәйләнеп киләләр икән?

           - Сыйфатлар предметны нәрсә буенча ачыклыйлар?

            - Билгесе буенча.

- Димәк моннан нинди кагыйдә чыгарып була? (Сыйфатлар исемгә бәйләнеп киләләр, предметны билгесе буенча ачыклыйлар.)

4. ”Парларын тап” уены.

- Илүзә, тактада сүзләр бирелгән. Ә син шул сүзләрнең парларын табарга тиеш буласың. Исемнәргә сыйфатлар, сыйфатларга исемнәр уйлап яз.

  ... ипи                                      майлы ...

... кыяр                                        ачы...    

... бүре                                          кышкы ...

...кашык                                       тырыш ...                    

       

 - Биремнән сыйфатларны гына табып, алар предметның нинди билгеләрен белдергәнен билгелик әле.  (формасын, тәмен, төсен, материалын, характерын)

-Димәк, сыйфатлар предметларның нинди билгеләрен белдерәләр икән инде? Экраннан укыйк әле. (7 слайд)

 III. Рефлексия һәм бәяләү этабы.

1. Без бүген дәрестә нинди сүз төркемен искә төшердек?(сыйфат)

-Ул нинди сорауларга җавап бирә?(нинди?кайсы?)

-Сыйфат нәрсәне белдерә?(предметның билгесен)

-Ягъни,нинди билгеләрен белдерә(санап үтәләр)

-Сыйфат нәрсәне ачыклап килә?

-Сыйфатлар тагын ни өчен кирәк?(алар җөмләләрне тулыландыралар,сөйләмне матурлыйлар).

2.Дәрескә гомуми бәя кую.

 3. Өй эше:

       иҗади эш: “Кышкы табигать”дигән темага сыйфатлар кертеп кечкенә күләмле хикәя язарга.

(8 слайд)

-

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

7 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

4 сыйныфта татар теленнән "Тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечләр" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Дәрестә тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечләр турында өйрәнелә. Презентация кулланыла, карточкалар белән биремнәр эшләнә....

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес үткәрелә. Предметны белдергән сүзләр ныгытыла, аларны мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә өйрәтелә....