5 нче сыйныф укучылары өчен әкиятләр темасы буенча тест биремнәре.
методическая разработка (5 класс) на тему

Сабирова Халида Гарифзяновна

Әкиятләр темасын йомгаклау өчен 2 вариантта тест биремнәре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5 нче сыйныф. Әкиятләр. Тест.22.66 КБ

Предварительный просмотр:

Әкиятләр темасын йомгаклау.

Тест. I

  1. Әкият жанрының дөрес аңлатмасын билгелә:

а. Халык авыз иҗатының уйдырмага нигезләнгән, тылсымлы, маҗаралы яисә көнкүреш характерындагы эпик сәнгать әсәре;

б. Халык авыз иҗаты һәм әдәби жанрларның үзенчәлекләрен берләштергән әсәр;

в. Тормыштагы гыйбрәтле яки кимчелекле күренешләрне сурәтләүче әсәр.

2.  Әкиятләр эчтәлеккә карап, ничә төргә бүленә?

а. 3;     б. 4;   в. 2.

3. Тормыш-көнкүреш әкиятләрен билгелә:

а. “Солдат балтасы”, “Ак байтал”, “Үги кыз”;

б. “Кәтән Иваныч”, “Өч каләм”, “Ак байтал”;

в.  “Солдат балтасы”, “Үги кыз”, “Камыр батыр”.

4. Тылсымлы әкиятләрне билгелә:

а. “Солдат балтасы”, “Ак байтал”, “Үги кыз”;

б.  “Өч каләм”, “Ак байтал”;

в.  “Солдат балтасы”, “Үги кыз”, “Камыр батыр”.

5. Хайваннар һәм кошлар турында әкиятләр:

а. “Солдат балтасы”, “Ак байтал”, “Үги кыз”;

б. “Кәтән Иваныч”, “Өч каләм”, “Ак байтал”;

в.  “Хәйләкәр төлке”, “Кәтән Иваныч”, “Торна белән төлке”.

6. Әкиятләрнең төзелеше дөрес бирелгән вариантны тап:

а. Башлам, төенләнеш,финал, кульминация,бетем;

б. Башлам, төенләнеш, вакыйгалар үсеше, кульминация, финал, бетем;

в. Башлам, төенләнеш, вакыйгалар үсеше, кульминация, бетем;

7. Әкиятләрдә нинди башлам була?

а. “ әби белән бабай яхшы гына гомер итәләр, ди”;

б. “һәркем үз юлына китте”;

в. “борын-борын заманда...”

8. Әкиятләрнең бетем өлеше ничек тәмамлана?

а. “ яшәгән, ди, карт  белән карчык”;

б. “һәркем үз юлына китте, шуның белән әкият тә бетте”;

в. “борын-борын заманда...”

9. “Тиле Сәмруг кошны патшага алып кайта. Патшаның түбәсе түшәмгә тия...” Бу җөмләләр кайсы әкияттән алынган?

а.“Ак байтал”;

б. “Өч каләм”;

в.  “Хәйләкәр төлке”.

10. “Кыз, өенә кайткач, сандыкны ачып карый. Ни күзе белән күрсен, сандык эче тулыалтын-көмеш, энҗе-мәрҗән,кыйммәтле ташлар”. Бу җөмләләр кайсы әкияттән алынган?

а. “Солдат балтасы”;

б.“Өч каләм”;

в.  “Үги кыз”.

11. “Малай беркөнне урамга чыга – бер малайның аягын сындырып керә, икенче көнне чыга – икенче малайның муенын сындырып керә, ди”. Бу юллар кайсы әкияттән алынган?

а. “Солдат балтасы”;

б. “Кәтән Иваныч”;

в.  “Камыр батыр”.

12. “Дию китү белән, бу егет барлык бүлмәләрне карап йөри, бакчага чыга, ишегалдындагы каралтылар белән таныша. Дию кайтыр вакытка аш пешереп куя бу”. Бу юллар кайсы әкияттән?

а.  “Ак байтал”;

б. “Өч каләм”;

в.  “Хәйләкәр төлке”.

13. Төлке, Мәче, Аю, Бүре, Кабан дуңгызы, Куян образлары кайсы әкият геройлары?

а. “Ак байтал”;

б. “Кәтән Иваныч”;

в.  “Хәйләкәр төлке”.

14. Татар халык әкиятләре булган вариантны билгелә:

а. “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”;

б.  “Ак байтал”, “Кәтән Иваныч”, “Торна белән төлке”;

в. “Сертотмас үрдәк”, “Тукмар белән Чукмар”.

15. “Халык - зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”, - дигән сүзләрне кем әйткән?

а. Габдулла Тукай;             б. Ибраһим Гази;        в. Каюм Насыйри.

16. “Кәҗә белән сарык”, “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләрен кем язган?

а. Габдулла Тукай;  б. Абдулла Алиш;     в. Каюм Насыйри.

II. Мәкальләрне дәвам итеп яз:

  1. Китап - ...
  2. Китапсыз көн - ...
  3. Күп укысаң, ...
  4. Кем эшләми, ....
  5. Йөз сум акчаң булганчы, ...
  6. Җиде кат үлчә, ...

Әкиятләр темасын йомгаклау.

Тест. II вариант.

I.

  1. Әкият жанрының дөрес аңлатмасын билгелә:

      а.  Халык авыз иҗаты һәм әдәби жанрларның үзенчәлекләрен берләштергән әсәр;

б. Халык авыз иҗатының уйдырмага нигезләнгән, тылсымлы, маҗаралы яисә көнкүреш характерындагы эпик сәнгать әсәре;

в. Тормыштагы гыйбрәтле яки кимчелекле күренешләрне сурәтләүче әсәр.

2.  Әкиятләр эчтәлеккә карап, ничә төргә бүленә?

а. 2;     б. 3;   в. 4.

3. Тормыш-көнкүреш әкиятләрен билгелә:

а. “Солдат балтасы”, “Ак байтал”, “Үги кыз”;

б. “Кәтән Иваныч”, “Өч каләм”, “Ак байтал”;

в.  “Солдат балтасы”, “Үги кыз”, “Камыр батыр”.

4. Тылсымлы әкиятләрне билгелә:

а. “Солдат балтасы”, “Ак байтал”, “Үги кыз”;

б.  “Өч каләм”, “Ак байтал”;

в.  “Солдат балтасы”, “Үги кыз”, “Камыр батыр”.

5. Хайваннар һәм кошлар турында әкиятләр:

а. “Солдат балтасы”, “Ак байтал”, “Үги кыз”;

б. “Кәтән Иваныч”, “Өч каләм”, “Ак байтал”;

в.  “Хәйләкәр төлке”, “Кәтән Иваныч”, “Торна белән төлке”.

  1. Әкиятләрнең төзелеше дөрес бирелгән вариантны тап:

            а.  Башлам, төенләнеш, вакыйгалар үсеше, кульминация, финал, бетем;

б. Башлам, төенләнеш,финал, кульминация,бетем;

в. Башлам, төенләнеш, вакыйгалар үсеше, кульминация, бетем.

7. Әкиятләрдә нинди башлам була?

а. “ әби белән бабай яхшы гына гомер итәләр, ди”;

б. “борын-борын заманда...”;

в. “һәркем үз юлына китте”.

8. Әкиятләрнең бетем өлеше ничек тәмамлана?

а. “ яшәгән, ди, карт  белән карчык”;

б. “һәркем үз юлына китте, шуның белән әкият тә бетте”;

в. “борын-борын заманда...”

9. “Хуҗа тавык урынына каз биргән. Ул казны да, тавыкны да алып чыккан да киткән”. Бу җөмләләр кайсы әкияттән алынган?

а.“Ак байтал”;

б. “Өч каләм”;

в.  “Хәйләкәр төлке”.

10. “Бу кыз, йомгагын алып, агаы белән урманга китә. Урманга барып җиткәч,агасы атын тугарып җибәрә”. Бу җөмләләр кайсы әкияттән алынган?

а. “Солдат балтасы”;

б.“Өч каләм”;

в.  “Үги кыз”.

11. “Борын-борын заманда бер солдат сугыштан кайтып килә, ди. Моның өстендә иске шинель, аркасында капчыгы бар икән”. Бу юллар кайсы әкияттән алынган?

а. “Солдат балтасы”;

б. “Кәтән Иваныч”;

в.  “Камыр батыр”.

12. “Егетнең авызга кереп утыруы була, Ташбака авызын шап итеп яба да егетне диңгез эченә алып кереп китә. Патша вәзирләре шул тирәнең астын-өскә китереп эзли, егетне таба алмый”. Бу юллар кайсы әкияттән?

а.  “Ак байтал”;

б. “Өч каләм”;

в.  “Хәйләкәр төлке”.

13. Тиле малай, олы малай, уртанчы малай, патша кызы, Сәмруг кош образлары кайсы әкият геройлары?

а. “Ак байтал”;

б. “Кәтән Иваныч”;

в.  “Хәйләкәр төлке”.

14. Татар халык әкиятләре булган вариантны билгелә:

а. “Ак байтал”, “Кәтән Иваныч”, “Торна белән төлке

б. “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”;

в. “Сертотмас үрдәк”, “Тукмар белән Чукмар”.

15. “Халык - зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”, - дигән сүзләрне кем әйткән?

а. Габдулла Тукай;             б. Ибраһим Гази;        в. Каюм Насыйри.

16. “Кәҗә белән сарык”, “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләрен кем язган?

а. Габдулла Тукай;  б. Абдулла Алиш;     в. Каюм Насыйри.

II. Мәкальләрне дәвам итеп яз:

  1. Китап - ...
  2. Китапсыз көн - ...
  3. Күп укысаң, ...
  4. Кем эшләми, ....
  5. Йөз сум акчаң булганчы, ...
  6. Җиде кат үлчә, ...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Абдулла Алиш әкиятләре буенча тест биремнәре.

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм аның  әкиятләре буенча тест биремнәре....

Дәрес темасы: Кичерде Туфан берүзе ... (Рус мәктәбендә укучы 7 сыйныф укучылары өчен әдәбият дәресе)

Максат.1.Укучыларны Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштыруны дәвам итү;2.Шәхес культы чорын чагылдырган  шигырьләрен анализлау, ...

1нче сыйныф укучылары өчен "Татарстан шәһәрләре" темасы буенча кулланма.

1 нче  сыйныфтагы  рус  төркемнәре  белән  Татарстан  шәһәрләрен  өйрәнү өчен  укыту  материалы (презентация)...

Татар мәктәбенең 9, 10, 11 нчы сыйныф укучылары өчен олимпиада биремнәре

Татар мәктәбенең 9, 10, 11  нчы сыйныф укучылары өчен олимпиада биремнәре...

"Әкиятләр" темасы буенча диагностика өчен сораулар

"Әкиятләр" темасы буенча диагностика өчен сораулар...

2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "Сузык авазлар" темасы буенча тест.

Түбәндәге тест 2 нче сыйныф укучылары өчен төзелгән. Тема: "Сузык авазлар"...

"Татар халык әкиятләре" темасы буенча презентация

quot;Әкиятләр" темасы буенча презентация...