Дәрес темасы: Кичерде Туфан берүзе ... (Рус мәктәбендә укучы 7 сыйныф укучылары өчен әдәбият дәресе)
план-конспект урока (7 класс) по теме

Гимадеева Нурия Рашидовна

Максат.

1.Укучыларны Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштыруны дәвам итү;

2.Шәхес культы чорын чагылдырган  шигырьләрен анализлау,          балаларның сөйләм телләрен үстерү, шигырьләр хакында фикер йөртә белергә, аны аңларга өйрәтү, сәнгатьле сөйләү күнекмәләре бирү ;

3.Укучыларда потриотик хисләр тәрбияләү.

 

Җиһазлау.

Хәсән Туфан портреты, “Гүзәл гамь”, “Лирика” шигырь җыентыклары, Туфан турында  истәлекләр, “Хәсән Туфан”дип исемләнгән CD диск, Хәсән Туфанга багышланган Power Point программасында компьютер презентациясе, компьютер, мультимедиа аппараты,http://www.kitap.net.ru/tyfan.php, http://www.museum.ru/M2656    интернет-сайтлары.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kicherde_tufan_beruze_.doc100 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес темасы: Кичерде Туфан берүзе

                           Кичергәнне ун лачын.

(Рус мәктәбендә укучы 7 сыйныф

 укучылары өчен әдәбият дәресе)

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы  Гимадеева Нурия Рәшит кызы

Максат. 

1.Укучыларны Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштыруны дәвам итү;

2.Шәхес культы чорын чагылдырган  шигырьләрен анализлау,          балаларның сөйләм телләрен үстерү, шигырьләр хакында фикер йөртә белергә, аны аңларга өйрәтү, сәнгатьле сөйләү күнекмәләре бирү ;

3.Укучыларда потриотик хисләр тәрбияләү.

Җиһазлау. 

Хәсән Туфан портреты, “Гүзәл гамь”, “Лирика” шигырь җыентыклары, Туфан турында  истәлекләр, “Хәсән Туфан”дип исемләнгән CD диск, Хәсән Туфанга багышланган Power Point программасында компьютер презентациясе, компьютер, мультимедиа аппараты,http://www.kitap.net.ru/tyfan.php, http://www.museum.ru/M2656    интернет-сайтлары.

I.  Оештыру.  Уңай психологик халәт тудыру.

II. Актуализация.

Алдагы дәрестә Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы турында хронологик таблица төзегән идек. Хәзер шул белемнәребезне искә төшереп китик әле. ( укучылар сөйли)

Укытучы. Менә без Туфан тормышында 1937 нче елга да килеп җиттек. Тарих дәресләрендә алган мәгълүматлардан чыгып,әйтегез әле, бу еллар нинди вакыйгалар белән тарихка кереп калган икән?  ( Ил буйлап репрессияләр башланган чорлар,Сталин властьта, бик күп шәхесләр “халык дошманы” дип кулга алына. Хәзер тарихта аларны “шәхес культы корбаннары” дип атыйлар.)

Укытучы. “Шәхес культы”корбаннары булган нинди шәхесләрне беләсез? ( Фатих Кәрим, Ибраһим Салахов,Александр Солженицын,  М. Булгаков, А. Платонов, Гаяз Исхакый, Гумилев,Г.Ибраһимов, Хәсән Туфан  ... )

Укытучы. Әйе,укучылар, бу исемлекне бик озак санап була. Илебезнең кайсы гына почмагында яшәүләренә карамастан, бу язучыларны уртак язмыш берләштерә.Туфан,Солженицын,Салахов кебек шәхесләребез гомерләренең шактый вакытын сөргендә үткәрәләр; Булгаков, Исхакый, Платонов кебек язучыларның әсәрләрен 90 нчы елларга кадәр бастырмыйлар, укырга рөхсәт итмиләр; К.Тинчурин, Г.Ибраһимов,Гумилев ( Анна Ахматованың ире), Ш.Усманов кебек талантлы шәхесләребез кире әйләнеп кайтмыйлар.

 Бөек Ватан сугышы күпме кешенең гомерен өзгән дибез, ә бит сугышка кадәр башланган репрессияләр дә аз гомерне кискәнме?! Танылган шәхесләр, зыялыларыбызга гына түгел, гап – гади тормыш белән яшәп яткан күпме гади халыкка да килеп җитә бу шаукым.

Укытучы. Нинди җәзалар бирелгән бу тоткыннарга, аларның якыннары нинди хәлдә калган? ( “Халык дошманы” дип кара тамга салган гөнаһсыз кешеләрнең кара тирен тамдырып җыйган милкен тартып алалар,”кулак” дип исем тагалар; сөргенгә сөрәләр; гаиләсенә дә “кара тамга” төшә, аларны укырга, эшкә алмыйлар)

Укытучы. Ә сезнең нәселдә дә шулай гаепсезгә хөкем ителгән кешеләр юк микән, дигән сорауга җаваплар тапмадыгызмы? Кемнәр нәрсәләр әйтә ала? (укучыларның җаваплары тыңланыла)

Укытучы.Әйе, укучылар, тыңлаганнардан чыгып, шундый нәтиҗәләргә килеп була: шәхес культы – башка шәхесләрнең бәхетсезлеге хисабына гына яши ала. Дөресрәге, башкаларда шәхес, характер, талант булуны ул күтәрә алмый.

Андый кимсетелгән язмышлы шәхесләребез безнең татар әдәбиятында да бик күп. Бүгенге дәрестә исемнәре яңгыраган, яңгыраячак язучыларыбызның барысы да бу кара тамганы үз өстендә күтәргән. Күбесе якыннары янына кире әйләнеп тә кайта алмаган, ә кайтканнары да күпме югалтулар аша килгән ул көннәргә... Шундый шәхесләрнең берсе – Хәсән Туфан.

III.  Яңа материалны аңлату.

Укытучы. 1937 ел. Илебез, халкыбыз тарихында “каһәрләнгән ел” дидек. Шушы елның 12 – 14 июнендә татарстан Язучылар союзының идарә утырышы уза.

Активлар җыены җитте,

Язучылар союзы:

Килде биш – алты- җиде

Язмый торган язучы, - дип яза Х. Туфан “Активлар җыены” дип исемләнгән шигырендә, шушы вакыйгаларны тасвирлап.

Шактый киеренке рухта узган җыелыш Кави Нәҗми, Әхмәт Фәйзи, Фатих Кәрим һәм Хәсән Туфан  кебек язучыларны “халык дошманнары” дип союздан чыгара.

Берничә көннән Кави Нәҗмине кулга алалар. Тагы ярты елдан Хәсән Туфанның иң якын дустын -  Фатих Кәримне дә төрмәгә утырталар. Шул ук айларда татар әдәбиятының иң күренекле вәкилләрен – Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин, Шамил Усманов, Фәтхи Бурнаш һәм башка бик күпләрне “халык дошманы” дип игълан итәләр, кулга алалар.

      Репрессияләр Хәсән Туфанны да читләтеп узмый. Аны Язучылар Созыннан чыгарып кына калмыйлар, “Совет әдәбияты” журналыннан эштән куалар.Әсәрләре басылмый, китаплары тоткарлана. Матбугатта аңа каршы юнәлдерелгән бик ямьсез рухтагы “фаш итү” кампаниясе дәвам итә. Ул да көн саен, аннан да бигрәк төн саен алып китүләрен көтә. Туфанны 1940 елның 18 ноябрендә кулга алалар.

         “ ...”Җитәкләп” китерделәр дә

          “ Сөйләшеп” утырдылар:

          “Исәнлек – саулык” сорашып,

          Анкета тутырдылар.

         Ул- “Идел – Урал” турында

         Нәрсәдер сөйли, сорый.

        Ә минем күңел – еракта,

        Иректә очып йөри” – дип яза ул үзенең бу вакыттагы халәтен.

 Ул ел ярымга якын гомерен Черек күл төрмәсенең ялгыз камерасында үткәрә. 1942 нче елның 7 мартында үлемгә хөкем ителә, ике айга якын үлем көтеп ята. Ләкин үлем карары ун ел каты режимлы колониядә утыру белән алмаштырыла.

      БервакытХ.Туфан ята торган камерага бөкшәеп беткән, туңган, ябыккан, аягына машина покрышкасыннан ясалган башмаклар кигән Фатих Кәримне кертеп ябалар.

- Хәсән абый, мин озакламый иреккә чыгарга тиеш. Әгәр дә син ашъяулыкка төрелгән ипи алсаң, бел, мин иректә! – ди Фатих.

      Чыннан да, Ф. Кәримне алып чыгып китәләр Беркадәр вакыт үткәч, Х.Туфанга ашъяулыкка төрелгән ипи кертеп бирәләр.

      Фатих Кәрим төрмәдән алгы сызыкка, фронтка җибәрүләрен теләп гариза язган була, аның гозерен канәгатьләндерәләр.Ф.Кәрим үзе теләп сугышка китә, батырларча туган илен яклап сугыша, кызганычка каршы, 1945 нче елның февралендә геройларча һәлак була.

      Сугыш чыгу белән, Х.Туфан да үзен сугышка җибәрүләрен сорап бер - бер артлы гаризалар яза.Ләкин аның үтенечен кире кагалар. Гомумән, аның турында “оныткан” кебек булалар. Туфанның хәле бераз җиңеләя төшә. Аны допроска бөтенләй йөртми башлыйлар. Ул хатлар, передачалар ала. Үзенә хат язарга ирек бирәләр.

       Шагыйрь төрле лагерьларда иң авыр эшләрдә эшли, ачлыктан шешенә, могҗиза белән генә үлемнән котылып кала.Ун елын утырганнан соң, аны Себергә, гомерлек сөргенгә җибәрәләр. Ул Төмән өлкәсендә тагы алты ел үткәрә, 1956 елда гына Казанга кайта.

Туфан да, аның хатыны да бу фаҗигаларның үлемсез шаһитлары.

Хәсән Туфан шәхес культының бөтен дәһшәтен үз иңендә татыган кеше. Нахакка ягылган гаеп аны 16 елга җиреннән, туган  теленнән аера. Шундый кыен чакларда да гаепсезлегенә, намусына ышанычын югалтмаган якыннары булуы шагыйрьгә ныклык өстәгәндер. Аларның иң якыны, Туфанның тормыш иптәше – артистка Луиза Салигаскарова.

Укытучы. Луиза Салигаскарова язмышына бу хәлләр нинди үзгәрешләр кертә икән? Бу турыда сез материаллар табып килергә тиеш идегез.  Әйдәгез, танышып китик.        

        Укучы. Театрда, күренекле урында эшләгән хатыннан газета аша иреннән “халык дошманыннан рәсми рәвештә баш тартуын таләп итәләр”. Кулында ике сабые (кызы Гөлгенә, улы Идегәй) язмышы булган хатын, ана, икеләнүсез ул тәкъдимне кире кага һәм эштән куыла.        

Укытучы. Ә Туфан тиз генә кайтмый... ,ә күрешү таңы әле бик ерак икәнен икесе дә аңлый. Шундый авыр шартларда Луизага ике баласын һәм үзен кайгыртып, ирен онытып торырга кирәк булгандыр,бәлки. Сез ничек уйлыйсыз, шулай эшләгәнме?

Укучы. Юк, Луиза ирен онытмаган, киресенчә,  Туфанга хатыны азык-төлек җибәреп тора. Дөрес, яртысын сакчылар алып кала. Ләкин калган өлеше дә Туфанга бераз гына хәл җыярга, тернәкләнеп китәргә мөмкинлек бирә. Сөякләренә әзрәк ит куна, ул яңадан элекке хәленә кайта башлый. Туфанның хатыны – ул чорның атаклы артисткасы Луиза (Гайникамал) Салигаскарова – бу азык-төлекнең нинди бәягә төшүен үзе генә белә. Туфан шактый соң – 34 яшендә өйләнә. Яшь аермасы зур булуга карамастан, алар бик тату яшиләр. Туфанны кулга алганда аның 4 яшьлек кызчыгы, һәм 4 айлык нәни улы кала. Ире “халык дошманы” дип игълан ителгәч, Луизаны театрдан чыгаралар, кечкенә балалары белән квартирыннан куалар. Ул акчасыз гына түгел, ипи карточкасыз да кала. Ә ул чорда карточкадан тыш, акчаң булса да, беркаян бер грамм ипи табып булмый.

Башка чарасы калмагач, Луиза Академия театры дирекциясен судка бирә. Театрның бөтен коллективы аны яклап чыга. Берничә айга сузылган суд (өстәмә тикшерүләр, яңадан-яңа экспертизалар, өстәмә шаһитларны чакыртулар һ.б., һ.б.) – ул чор өчен бик сирәк хәл! – “Луиза Салигаскарованы эшенә кабат алырга, квартирасына кайтарырга”, - дигән карар чыгара. Ләкин,  атна-ун көн үтми, Луизаны яңадан эштән куалар, балалары белән урамга ташлыйлар. Ул, үҗәтләнеп, тагы судка бирә. Суд тагы шундый ук карар чыгара. Мондый хәл өч мәртәбә кабатлана! Ачлы-туклы, кешедән кешегә йөргәндә Луизаның нәни улы каты авырый башлый. Кирәкле дару да, тиешле ризык та булмаганлыктан, 1942 ел башында үлә.

Укытучы. Күпме ихтыяр көче кирәк булган бу хатынга, сез килешәсезме, укучылар. Боларның барысын да иренә язганмы Луиза ханым?

Укытучы. Луиза,  әлбәттә, боларның берсе турында да иренә язмый. Киресенчә, аны мөмкин кадәр юатырга, күңелен күтәрергә тырыша.Шулай да икейөзлеләнә алмый.Рафаэль МостафиХ.Туфан сөйләгәннән язып алган истәлекләрендә болай дип яза:”Хатларында ул кызчыгыбыз турында бик тәфсилләп яза иде. Кыланышлары, матур-матур сүзләре, барысы-барысы турында да... Ә улыбыз хакында – ләм-мим. Мин сорап та карый идем. Башыма: әллә улыбызны яратмый, үз итми микән? – дигән  әллә нинди уйлар да килә иде, ди.”

Укытучы. Баланың үлүе ана өчен иң зур кайгы. Ә Луиза, ирен тагы да зуррак кайгыга салырга теләмичә, бу ачы хәсрәтне үзе генә күтәрә. Яраткан кеше генә генә шундый батырлыкларга бара аладыр, килешәсезме, укучылар?

Истәлекләрдә язылганча,Лулу иренә посылкалар да салып торган. Каян алды икән соң ул иренә җибәрерлек ризык?

Укучы. Рафаэль Мостафин истәлекләрдә менә нәрсәләр яза:

“Казанда ул вакытта мәктәп саен госпиталь була. Яралыларга бик күп кан кирәк була. Кан тапшырган кешеләргә он, май, ит, башка шуның ише азык-төлек биргәннәр. Күпләп түгел, берничә көнлек кенә, тапшырылган канын яңадан торгызырлык кына. Ә Луиза, үзе ашамыйча, шул ризыкларны иренә җибәреп торган. “

Укытучы.  Ә аларның мәхәббәте ачы фаҗига белән тәмамлана, укучылар: күрешү таңы атып килгәндә, 1955 елда, Луиза Салигаскарова вафат була. Менә нәрсә дип яза Туфан, кайгы хәбәре килгәч:

( укучы укый)

Мин ышанмыйм әле үлүеңә, -

Юл юк әле аңа күңелдә:

Күрешербез күк тагын.

Аһ, ничек мин сине юксынырмын,

Ераклашкан саен бүгеннән,

Ераклашкан саен.

Ачса иде миңа үткән гомер

Ачылмаска япкан капкасын,

Ачса иде.

Син үләсе көнне күрмәс өчен,

Китәр идем шунда ташлап барын,

Китәр идем.

Шулай итте мине юксыну,

Менә шулай итте.

 “Әйткән идең” җырын тыңлау. (өзек)

Укытучы. Колония шартларында ничек мондый матур көйләргә салырлык шигырьләр язарга көч тапты икән Туфан? Ә бит аның иҗатының иң актив чоры, иң югары ноктасы нәкъ шул тоткынлык елларына туры килә. Иң моңлы шигырьләре дә укучыда пессимистик хис уятмый. Алар кеше җанының бөеклегенә, хисләренең сафлыгына ышандыра.

 “- Шигырьне язалармыни? Шигырь белән яшиләр, дөресрәге ул үзе җаныңда бер изге зат булып яши... Аңа бернинди аерым вакыт та, махсус шартлар да кирәкми, - дип җавап бирә иде.” – дип яза Р.Мостафин.

        Шулай булган тәкъдирдә дә  шигырьне, ничектер кәгазьгә теркәргә кирәк бит... Ә колониядә берәр кешедә бер ярамаган кәгазь кисәге тапсалар, - я карцерга утыртканнар, я срок өстәп куйганнар... Тентүләр исә көн саен булмаса да ике-өч көнгә бер булып торган.

Хәсән абый шигырьләрен башта фәкать күңеленә беркетеп, исендә тота. Ләкин күбрәк языла башлау белән аларны хәтердә тоту авырлаша. Ә иң куркынычы: үзең үлеп китсәң, бөтен язганнарың юкка чыгачак.

Бу вакытта ул металлургия заводында кайнар цехта эшли. Күбесенчә үз теләге белән төнге сменага йөри. Эше авыр була. Әмма мичләргә тутырган корыч эреп беткәнче бер-ике, кайчакта өч-дүрт сәгать буш вакыт кала. Башкалар черем итәргә ята.  Ә Хәсән абый, иптәшләренең күзлекләрен җыя да, өч-дүрт кат итеп киеп, каты карандашны кыл очы сыман очлап, шигырьләрен папирос кәгазенә яза.

Шундый 20-30 кәгазь җыелгач, ул аларны, түгәрәкләп төреп, сохари эченә яшерә торган була, шулай итеп ул шигырьләрен саклап кала.

Әйтегез әле, укучылар, менә бу юллар кайсы шагыйрьнең биографиясе белән охшаш? Кем үзенең шигырьләрен кечкенә генә кәгазьләргә язып, Туган илгә җибәрү юлын тапкан?

Укучылар. М.Җәлил.

Укытучы. Туфан белән Җәләлнең язмышлары охшаш кебек. Алар икесе дә авыр минутларда да туган халкы, туган җире турында матур – матур шигырьләр язганнар. Бу шигырьләр халыкка барып җитсен дип тырышканнар.Икесен дә 1950 елларның яртысына кадәр “кара тамга” каплап тора. Муса Җәлилне “сатлык җан” дип атыйлар, ә Туфан “ халык дошманы” исемен күтәрә.

 Тарихтан кара пәрдә күтәрелә башлый. Җәлилнең шигырьләре Ватанга кайтып җитә. Шигырьләре Мусаның саф, керсез күңелен ачып бирә, аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Туфан да аклана. Тик нәрсәдән “аклана”? Бер гаепсезгә 16 ел гомерен туган илдән, туганнарыннан читтә үткәрә. Бу еллар өчен аннан беркем дә гафу сорамый. Ләкин ул бу “гафу сораулардан” өстен була. Мусаныкы кебек Туфан шигырьләре дә туган иленә тугырылык, халыкны яратуы, аның язмышы турында борчылуын сөйләп тора.

        Укытучы.Тарихта бу “кара еллар”ның шаукымы кайчан сүрелә башлый? ( 1953нче елда Сталин үлә, әкренләп аның хаталары-ялгышлары турында сүзләр йөри башлый.сөргендәгеләр берәм – берәм кайта башлыйлар.)

        Укытучы.        1956 елның 19 мартында, СССРның Генераль прокуроры карары белән, Туфан да тулы реабилитация ала, аның бер гаебе дә булмавы, ялгыш утыртылганы таныла. Бу карарны Туфанның кулына 9 апрель көнне тоттыралар. Ләкин туган якларына Хәсән ага тик 3 айдан соң гына кайтып китә.

Туфан туган көннән башлап гомеренең азагына чаклы булган озын юлны вакланмыйча узды. Татар поэзиясендә ул Көнчыгышның борынгы шәһәреннән чыгып килгән мосафир шагыйрь, мосафир философ, мосафир кеше.

Син дә бит бер

Туктарсыңдыр  йөрәк,

Ә шулай да нигә син... тыныч?

Менә шундый – яшәп туялмаслык

Гаҗәп нәрсә шул син, и тормыш?

Яшел кара белән энҗедәй вак хәрефләрне тезеп-тезеп язган

бу юллардан тормышны үлеп яратучы Туфанны танып була.

 Ныгыту. Шигырьләре  белән танышу.

Туфан шигырьләре автобиографик характерда. Шигырьләре   никадәр генә ачы хакыйкатьне, кешене сынауда аеруча кырыс тормыш кануннарын чагылдырсалар да, аларда балавыз сыгу, аһ ору кебек пессимизм элементлары юк. Туфан шигырьдә дә, тормыштагы кебек, сабыр холыклы булып кала алган, халыкның киләчәге өчен борчылган.

Әйдәгез шигырен укып китик. ( укучы укый)

Алтын куллы халык булсаң да, син

Бәхет йөзе күрә алмадың.

Эткә ыргытылган сөяк кебек,

Аяк асларында аунадың.

Кеше булып туган булсаң да, син

Кеше төсле яши алмадың.

Тирмәләрдә, мәчет идәнендә,

Баяр җирләрендә аунадың.

Парахудта – багаң арасында,

Тимер юлда сәке астында,

Төрмәсендә бары түр башында

 Урын бирде сиңа бу дөнья.

... Сан ягыннан байтак булсак та без

Сансыз халык идек Рәсәйдә. (1937 “ Гүзәл гамь”)

Укытучы. Х.Туфан шигырен ничәнче елда язган? (укучылар җавабы)

 Укытучы.Бу шигырь юллары белән шагыйрь нәрсә әйтергә теләгән? (укучылар җавабы)

 Укытучы.Бу елларда мондый шигырьләрне язу ничек кабул ителгән?(Тискәре кабул ителгән. Бәлки шундый тематик шигырьләре кемнәргәдер ошап бетмәгәндер дә, ул “кара елларда”)

Һәр шагыйрьнең визит карточкасы булган бер  шигыре була. Тукайны – “Туган тел”дән башка, Такташны – “Мокамай”дан тыш, Дәрдмәндне – “Кораб”сыз күз алдына китерүе кыен. Ә Туфанны  “Кайсыгызның кулы җылы?”дан башка күз алдына китереп булмый.  Шул “кара елларда”гы әйтеп бетергесез моң – сагышының кульминацион ноктасы шушы шигырьдә чагыладыр кебек. Бу шигырь  сезгә яттан өйрәнергә бирелгән иде.( укучыларның берничәсеннән өй эше сорала)

     Укытучы. Шигырь кемгә багышланган? Авторның үз тормышы      белән бәйләнеше бармы? (Шигырь хатыны Луизага багышланган. Ул төрмәдә чакта аның хатыны үлә.  Авторның үз тормышы беләнтурыдан – туры  бәйләнгән.)

  Укытучы. Ни өчен ул “еламаска өйрәтте”, - ди? (Еламаска өйрәнү бик күп хәсрәт чигү, елау нәтиҗәсе, күз яшенең кибүе ул. Ул күп хәсрәтләрнең бергә кушылып бик югары дәрәҗәле хәсрәткә әйләнүен күрсәтә.) 

   Укытучы. “Еламаска өйрәтте” гыйбарәсе соңыннан да кабатлана. Мәгънә үзгәрәме? (Үзгәрә. Баштагы кайгы әле лирик геройның үзен үзе юатырлык дәрәҗәдә булса, хәзер, тагын бер кайгы өстәлгәч, хәсрәт түзеп тора алмаслык дәрәҗәгә күтәрелә.)

   Укытучы.“Күлмәк җиңен ертасымы?” сүзләренең башка мәгънәсе бармы? (Бу күлмәк җиңе – символ. Ә символ хәсрәтне үз эченә бикләнеп, кешеләргә әйтми генә кичерү турында сөйли.)

    Укытучы. Шигырьдә сугыш турында да, яралар турында да сөйләнә. Ни өчен? (Сугыш дип Х.Туфан репрессиянең дулаган чагын атый, яралар дип Х.Туфан үзенең авыр хәсрәтенә әйтә. Бу- метафора.   Чынлыкта йөрәкне бәйләп булмый бит. Сүз хәсрәттән качу, аны җиңеләйтү  турында бара.)

Укытучы. Шигырьне ничә өлешкә бүләргә була? (I өлеш – Тормыш аны ныклыкка өйрәтә.Кирәген бирә-бирә өйрәтә.  II өлеш – Ул үзен – үзе юата, алдагы сүнәр – сүнмәс өметләренә ышана.  III өлеш – Каршылык. Матурлык белән кабер. Матурлык – алкалар. Иң кадерле кешесен югалта, бу аның өчен иң авыры.  Хәсрәтенең дәрәҗәсе арта, үз – үзен инде юата алмый. Монда юатыгызчы, ди)

       Укытучы. Укучылар, бу шигырьнең дәвамы да бар. Ни өчендер  бу өлеше язылмыйча өзелеп калган. Тыңлагыз әле:

           Посылкалар белән ярдәм иттең:

       - Без бит илдә... өйдә бит... – дидең.

  Ә ул ярдәм –

 Каныңа алыштырган

 Паекларың икән бит синең...

 Алдарсың дип уйлый идеммени? –

 Ә син мине алдагансың ич:

 Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син

 Җаның белән ялгагансың ич!

  Шигырьнең бу өлешен , гаилә дуслары Н.Фәттах искә ала.

Менә шулай, укучылар. Язмыш Туфанны һәр яклап сынаган. Ләкин якыннары, дуслары аның гаепле булуына ышанмаганнар. Яраткан Лулуы үз гомере барәбәренә Туфанны ач үлемнән алып калган. Туфанны, аның язылачак шигырьләрен безгә бүләк итеп калдырган ул. Туфансыз татар әдәбияты тулы булмас иде.

  Йомгаклау.

  Укытучы. Йөрәге шигърият, әдәбият дип типкән, шуның аркасында күпме кайгы күргән  Туфанны онытырга хакыбыз бармы, укучылар?

    Ә хәзерге көндә аның исеме мәңгеләштерелгәнме? (Казанда Х.Туфан исемендәге урам бар, туган ягында музее эшләп тора)

   Укытучы. Тагын укучылар Туфан турындагы материалларны тулырак менә бу сайтларда күрә аласыз. (экранга түбәндәге сайтлар чыга, укучылар интернетка тоташалар)

http://www.kitap.net.ru/tyfan.php           сайтыннан Х.Туфанга багышланган материаллар белән танышу. Укучыларны шигырьләренең бүленешләренә игътибар иттерү.

Урал эскизлары. Шигырьләр 

Укытучы. Хәсән Туфан музеена читтән торып сәяхәт итәргә дә мөмкин. http://www.museum.ru/M2656 интернет сайты  белән танышу. 

 “Татар шагыйрьләренең язмышы бер”-дигән гыйбарә дөрестер ул. Кайсы гына язучыны алма, һәркайсын язмыш авыр сынауларга дучар иткән. Бу язучыларның исемнәрен һәрвакыт истә тотсагыз иде.

Туфан да безнең арадан китте. Мәңгегә китте. Җыры калды, сөюе, мәхәббәте калды, йөрәк-вулканнан атылган кайнар шигырьләре калды.

  • Бүгнге дәрестә иң истә калганы нәрсә булды?
  • Туфан шигырьләренә карата нинди хисләрегез яңарды?
  • Бүгенге дәрес алдагысына нинди яңалыклар өстәде?

Өй эше бирү.

1.Үзегезгә охшаган бер шигырен анализларга һәм

     Туфан иҗаты буенча булачак тестка әзерләнеп килегез.

Дәрес тәмам. Хушыгыз, укучылар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге әдәбият дәресе технологиясе.

Әдәбият дәресен үткәргәндә кулланылган технологияләр....

Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу. (6 нчы рус төркеме өчен әдәбият дәресе)

Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча  диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресенең план-конспекты...

Ризаэддин Фәхреддинне беләбезме?.9 класс әдәбият дәресе

9 класс әдәбият дәресендә Р.Фәхреддиннең тормышы һәм иҗаты буенча ярыш....

9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәре- татар әдәбиятының күренекле ядкәре

Дәрес Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнүнең йомгаклау дәресенең бер варианты буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларынатәкдим ителә....

5 нче дәрестә әдәбият дәресе конспекты

“ҖИКТЕРЕП  ПАР АТ, КАЗАНГА ТУП – ТУРЫ КИТТЕМ КАРАП”...

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. 10 сыйныф. Рус мәктәбендә укучы татар төркемнәре өчен.

Дәреснең темасы: "Мәңгелек мәхәббәт"Дәреснең максаты: 1.Тукайның мәхәббәт шигырьләре белән таныштыру.2.Балаларның танып –белү активлыгын һәм эзләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән күнекмәләрне үстерү.3.Әд...

Әдәбият дәресе - тормыш дәресе

Татар әдәбияты дәресләре өчен...