Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу. (6 нчы рус төркеме өчен әдәбият дәресе)
план-конспект урока (6 класс) по теме

Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча  диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресенең план-конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres._dbiyat_6_kl.doc100 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе “ 21 нче гомуми белем бирү мәктәбе”

Шәһәр укытучылары өчен семинарда күрсәтелгән инновацион ачык дәрес план-конспекты.

Тема: Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча

 диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.

(6 нчы рус төркеме өчен әдәбият дәресе)

Укытучы: Хузина Гөлшат Василевна

25 ноябрь 2008

Тема:   Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча  диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.

Максат:  

  1. Белем бирү максаты: “Икенче хикәя” текстындагы сөйләм үрнәкләрен кулланып, сөйләм оештыруга китерү.
  2. Үстереш максаты: Фикерләү активлыгын көчәйтү.
  3. Тәрбияви максат: Кеше әйберен хуҗасына кайтарырга кирәклеген искәртү.

Җиһазлау: ноутбук, экран, проектор, хикәя буенча ясалган рәсемнәр.

Дәрес планы.

I. Оештыру.

II. Өй эшен тикшерү. Текст эчтәлегенә туры килгән раслауларны табарга.

III. Текст буенча сөйләмгә чыгу.

а) диалогик сөйләм

- текст эчтәлеге буенча сорау-җавап формасы

б) монологик сөйләм

- рәсемнәр буенча эш ( рәсемнең нинди темага ясалганын әйтү, рәсем буенча сөйләү)

- текстны өлешләргә бүлеп эчтәлеген сөйләү

в) диалогик сөйләм (инсценировка)

IV. Билге кую.

V. Йомгаклау. (өй эше бирү)

VI. Өй эшен үтәүгә әзерлек этабы.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Укучыларны барлау.

Сүзләрне искә төшерегез:

Я нашел карандаш -

- мин карандаш таптым-

Найденный мной карандаш -

- мин тапкан карандаш

Он потерял свой карандаш -

- ул карандашын югалткан

Потерянный им карандаш -

- ул югалткан карандаш

Потерянный карандаш -

- югалган карандаш

Посоветовал -

- киңәш биргән

Поблагодарил -

- рәхмәт әйткән

Чужая вещь -

- кеше әйбере

Хозяин карандаша -

- карандашның хуҗасы

II. Өй эшен тикшерү.

- ... , узнай, какое было домашнее задание?

- ... , өй эше нинди иде?

- өй эше: хикәянең эчтәлеген белергә кирәк иде.

  1. әйдәгез, өй эшен тикшерик.
  2. Что нужно делать?

- найти правильное утверждение.

(Слайд № 2,3. Выбирают правильное утверждение. При этом , если ответ а, то поднимают руку)

1. а) “Икенче хикәя” Заһид турында.

    б) “Икенче хикәя” Фәрит турында.

1 а

2. а) Заһид ручка тапкан.

    б) Заһид карандаш тапкан.

2 б

3. а) Карандашны малай югалткан.

    б) Карандашны кыз югалткан.

3 а

4. а) Кыз карандашын эзләгән.

    б) Кыз карандашын эзләмәгән.

4 а

5. а) Заһид карандашны кызга биргән.

    б) Заһид карандашны кызга бирмәгән.

5 а

III. Сөйләмгә чыгу.

1.  …, узнай у ... ,

- второй рассказ про кого?

..., икенче хикәя кем турында?

- икенче хикәя Заһид турында.

- в каком классе учится Захид?

- ..., Заһид кайсы класста укый?

- Заһид мәктәптә укымый, ул балалар бакчасына йөри.

- кто потерял свой карандаш?

- ..., кем карандашын югалткан?

- кыз карандашын югалткан.

- девочка искала ли карандаш?

- ..., кыз карандашны эзләгәнме?

- әйе, кыз карандашны эзләгән.

- карандаш девочки кто нашел?

..., кызның карандашын кем тапкан?

- кызның карандашын Заһид тапкан

- когда Захид нашел карандаш, один мальчик какой совет ему дал?

- ..., Заһид карандаш тапкач, бер малай аңа нинди киңәш биргән.

- тапкач синеке ул, кесәңә сал -, дигән.

- почему Захид у себя не оставил карандаш

- ..., ни өчен Заһид карандашны үзендә калдырмаган?

- Заһид карандашны үзендә калдырмаган, чөнки ул тәрбияле, гадел малай. Аңа әнисе тапкан әйберне хуҗасына бирергә куша. Кеше әйберенә тимәскә куша.

- нашел ли Захид хозяина карандаша?

- ..., Заһид карандашның хуҗасын тапканмы?

- әйе. Заһид карандашның хуҗасын тапкан. Ул кечкенә кыз булган.

2. Рәсемнәр буенча эш.

- Рәсем нинди темага ясалган?

- Кыз карандашын эзләгән, ләкин тапмаган

Слайд № 4

- ...., бу рәсем турында сөйлә.

- Кыз карандашын югалткан. Ул аны өстәл астыннан, курчаклар арасыннан, бакчадан эзләгән, ләкин тапмаган.

- Бу рәсем нинди темага ясалган?

- Кыз бакчада карандашын эзли.

Слайд № 5

- Бу рәсем нәрсә турында?

- Заһид тапкан карандашны кызга бирә.

Слайд № 6

Бу рәсем нинди темага ясалган?

- Кыз Заһидка рәхмәт әйтә.

Слайд № 7

- ...., бу рәсем турында сөйлә.

- Заһид карандаш тапкан. Ул аны кызга бирә. Кыз Заһидка рәхмәт әйтә.

3. Текстның кыскача эчтәлеген сөйләү.

..., расскажи нам про потерянный карандаш.

- Карандаш бик матур булган. Аның ике очы бар. Бер очы ямь-яшел. Кыз аны югалткан.

…, расскажи о том, как девочка искала свой потерянный карандаш.

- Кыз карандашын өстәл астыннан, курчаклар арасыннан, бакчадан эзләгән. Кыз карандашын тапмаган.

- …, расскажи о том, как Захид нашел и вернул карандаш девочке.

- Заһид карандаш тапкан. “Нинди матур! Кем карандаш югалтты?,- дигән. “Тапкач синеке инде ул. Тизрәк кесәңә сал”, - дигән. Заһид аңа әйтә: миңа әни кеше әйберенә тимәскә куша. Тапкан әйберне хуҗасына бир, ди. Заһид кыз янына килә һәм аңа тапкан карандашны бирә. Кыз бик сөенә һәм Заһидка рәхмәт әйтә.  

4. Диалогик сөйләм.  (Инсценировка текста по частям)

1. Девочка ищет свой карандаш.

- Мин карандашымны югалттым. Ул бик матур. Аныж ике очы бар. Бер очы ямь-яшел.

      Өстәл астында юк. Курчаклар арасында да юк. Бакчада да юк. Минем карандашым беркайда да юк.

2. Захид находит карандаш.

(Захид и мальчик)

- Мин карандаш таптым. Нинди матур карандаш. Аның ике очы бар. Бер очы ямь-яшел. Кем карандаш югалтты?

- Тамкач синеке инде ул Тизрәк кесәңә сал.

- Бу минем карандаш түгел. Әни миңа кеше әйберенә тимәскә куша, тапкан әйберне хуҗасына бирергә куша.

3. Захид возвращает карандаш девочке.

(Захид + девочка)

- Син нигә елыйсың?

- Мин карандашымны югалттым.

- Ул нинди карандаш иде?

- Матур карандаш. Аның ике очы бар. Бер очы ямь-яшел.

- Беләсеңме, мин бүген карандаш таптым. Бу синең карандашмы?

- Әйе. Бу – минем карандаш.

- Мә, ал.

- Бик зур рәхмәт сиңа.

- Карандашыңны югалтма, игътибарлы бул.

- Ярар.

IV. Билге кую.

V. Йомгаклау.

..., узнай,

- кто написал про пирочиного ножа

- ...сөяк саплы пәке турында кем язган?

- Сөяк саплы пәке турында Дәрҗия Аппакова язган.

- в этой семье сколько детей

- ..., бу гаиләдә ничә бала?

- Бу гаиләдә өч бала: Заһид, Фәрит, Рөстәм.

- этот рисунок про кого

- ..., бу рәсем кем турында?

- Бу рәсем Фәрит турында.

Рисунок про Фарида

- что хорошего сделал Фарид

- ..., Фәрит нинди яхшылык эшләгән.

- Ул бабайга таудан төшәргә булышкан.

- этот рисунок про кого

- ..., бу рәсем кем турында?

- Бу рәсем Заһид турында.

Рисунок про Захида

- что хорошего сделал Захид

- ..., Заһид нинди яхшылык эшләгән.

- Ул карандаш тапкан һәм хуҗасына биргән.

  1. Кому из этих мальчиков вы отдали бы пирочиный нож и почему? – это домашнее задание. (Устно)

д/з

- как ты поступил бы на месте Захида?

- когда ты находишь вещи, оставляешь ли у себя?

- находил ли ты вещи, и что с ними сделал?

Какой совет дадиде тем, кто находит вещи?

Дәрескә үзанализ.

        Бу дәрес 6 В рус төркемендә үтте. Аларда мин 5 нче класстан укыта башладым. Төркемдә татар телен өйрәнергә теләге булмаган бала юк. Дәресләргә әзерләнеп йөриләр. Араларында сәләтле укучылар да, уртача үзләштерүче укучылар да, йомшак үзләштерүче, ләкин тырыш, белергә теләүче укучылар да бар. Төркемдә барысы 18 укучы, шуларның берсе – башкорт, берсе – татар, икесе – катнаш гаиләдән, калганнары рус милләтеннән.

Бу класста әдәбият дәресе Хәйдәрова Р.З., Молофеева Р.Л. тарафыннан төзелгән “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту буенча сыйнап карау программасына нигезләнеп, Хәйдәрова Р.З. дәреслеге буенча коммуникатив методикага нигезләнеп төзелде.

Дәреснең темасы: Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча сөйләмгә чыгу. Бу әсәргә 10 дәрес планлаштырган идем, әлегесе -  6нчы дәрес. Алдагы дәресләрдә бу гаилә турында, Фәритнең бабайга ярдәме, Заһидның тапкан әйберне хуҗасына бирүе турында укыдык, ул өлешләрдәге сөйләм үрнәкләрен кулландык. Алдагы дәресләрдә Рөстәм турындагы хикәяне укып, андагы сөйләм үрнәкләрен кулланганнан соң, берничә тексның ( “Әни ялга киткәч”, “Куян кызы”, “Әхмәт”, “Сөяк саплы пәке”, “Утлы йомырка”) эчтәлегеннән чыгып начар һәм яхшы гадәтләр темасына сөйләмгә чыгу дәресе каралган.

Дәреснең максаты:

1) дидактик. “Икенче хикәя” текстындагы сөйләм үрнәкләрен кулланып, сөйләм оештыруга китерү.

 2) үстереш. Фикерләү активлыгын көчәйтү.

3) тәрбияви. Кеше әйберен хуҗасына кайтарырга кирәклеген искәртү.

Дәреснең тибы: диалогик-монологик сөйләмгә чыгу (ДМС)

 Дәрес структурасы:

1) Оештыру моменты. Укучыларны барлау, тынычландыру. Дәрестә актив кулланылачак сүзләрне искә төшерү (алар арасында күптән түгел үткән сыйфат фигыль кулланылышы бар). Тәрҗемә проектор ярдәмендә экранда язылып барылды. Сүзләрне исендә калдырмаган укучыларга экраннан күреп хәтерләү мөмкинлеге бирелде.

2) Өй эшен тикшерү, ягъни эчтәлекне белү-белмәү дәрәҗәләрен тикшерү өчен тест формасындагы бирем үтәлде. Бирем дәреслектә булмаганлыктан, экранда күрсәтелде. Бу бирем текстның эчтәлеген искә төшерү максатыннан алынды.

3) Укучыларны сөйләштерү өчен төрле типтагы ситуатив күнегүләр кулланылды.

а) текст эчтәлеге буенча бер-берсе белән сорау – җавап формасында эшләделәр. Бу бирем йомшак үзләштерүче укучылар белән эшләү өчен уңайлы.

б) рәсемнәр буенча эш булды. Нинди темага ясалган булуын билгеләделәр, рәсемнәр буенча сөйләделәр.

в) монологик сөйләм кулланылды. Текстны өлешләргә бүлеп сөйләделәр. өлешләр буенча җавапның катлаулыгына карап , белем дәрәҗәсе төрле булган укучылар эшләде.

г) текст эчтәлегенә карап бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырылды.

Дәрестә индивидуаль һәм парларда эшләделәр. Әлеге дәрестә кулланылган биремнәр диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресләрендә системалы кулланыла. Бу дәресләрдә, гадәттә, мин татарча сөйләшмим диярлек, сөйләшү мөмкинлеген укучыларга тапшырам. Биремнәрне үтәү өчен вакыт бирмим, чөнки тормышта аларның уйлаганын беркем дә көтеп тормаячак. Шуңа күрә дәрестә дә алар биремне ишетү белән эшли башларга тиеш дип саныйм. Биремнәрне күбесенчә русча әйтә, чөнки һәрбер бала биремне аңлаганда гына эшкә керешә ала.

Кабинет, ноутбук һәм проектор булу сәбәпле, бу уку елында эш күпкә җиңеләйде. Һәр дәрес саен төрле кабинетларга йөгерергә кирәкми, бөтен дәресләр 225нче кабинетта алып барыла. Проектор куллану бик уңайлы. Экран ярдәмендә начар күрүчеләр дә күрә ала.  Дәреслектә булмаган күнегүләрне эшләү мөмкинлеге бар. Рәсемнәр белән эшләгәндә дә бик уңайлы. Текстларның эчтәлеге күбрәк хәтердә кала. Текстка ясалган рәсемнәрне кайсы класста күрсәтсәң дә, текстның эчтәлеген сөйләп бирә алалар. Проекторны быелгы уку елында гына куллана башладым, бөтен мөмкинлекләрен әлегә белеп бетермим, шулай да белгән кадәрен дәресләрдә еш кулланам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге әдәбият дәресе технологиясе.

Әдәбият дәресен үткәргәндә кулланылган технологияләр....

Ризаэддин Фәхреддинне беләбезме?.9 класс әдәбият дәресе

9 класс әдәбият дәресендә Р.Фәхреддиннең тормышы һәм иҗаты буенча ярыш....

9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәре- татар әдәбиятының күренекле ядкәре

Дәрес Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнүнең йомгаклау дәресенең бер варианты буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларынатәкдим ителә....

5 нче дәрестә әдәбият дәресе конспекты

“ҖИКТЕРЕП  ПАР АТ, КАЗАНГА ТУП – ТУРЫ КИТТЕМ КАРАП”...

(11а сыйныфында әдәбият дәресе) Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” әсәрендә хакыйкать тудырган фаҗига. Вакыйгалар арасында бәйләнеш.

     Кеше яши, һәм аны соңгы сулышына кадәр гаделлеккә ышаныч озатып бара. Кешелек дөньясы яратылганнан бирле, күпме заманалар үзгәрде. Кешелексез шартларда калып, олы әхлакый юг...

Г.Тукай. Шагыйрьнең Казан чоры иҗатына күзәтү ясау. “Пар ат”шигыре.(8нче сыйныфта татар төркеме өчен әдәбият дәресе)

Дәрестә Г.Тукайның Казан чоры иҗаты турында мәгълүмат бирелә, шагыйрьнең "Пар ат" шигыре анализлана....

Әдәбият дәресе - тормыш дәресе

Татар әдәбияты дәресләре өчен...