Татар теле дәресләрендә изложение яздыру методикасы.
методическая разработка на тему

Материалда татар теле дәресләрендә изложение яздыруның методикасы аңлатыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_dreslrend_izlozhenie_yazdyru.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле дәресләрендә изложение яздыру

методикасы.

    Бәйләнешле сөйләмнең бер төре буларак изложение укучыларны сөйләргә һәм язарга өйрәтүдә киң кулланыла торган методик алымнарның берсе.Ул укыганны, күргәнне яки ишеткәнне язма рәвештә бирүне күздә тота, укучыларны текстны мөстәкыйль рәвештә андагы төп фикерләрне бозмыйча,бәйләнешле һәм эзлекле итеп бирә белергә өйрәтә,аларның логик фикер йөртә белүләрен үстерә, сүз байлыгын арттырырга, грамматика, орфография һәм пунктуация буенча алган белем һәм күнекмәләрен ныгытырга, эчтәлекне сәнгатьле итеп бирәү максаты белән телнең грамматик һәм стилистик чараларыннан файдалана белергә ярдәм итә.      

     Аның укучыларга тәрбия бирү ягыннан да әһәмияте зур. Шунлыктан изложениеләр өчен текст сайлаганда, күренекле шәхесләрнең тормышы хезмәте үрнәкләрен күрсәткән, дуслык һәм хезмәттәшлекне чагылдырган, явызлыкка һәм начарлыкка карата нәфрәт тойгылары уятырлык, эстетик тәрбия бирерлек булуына игътибар итәргә кирәк. Текстларны күбрәк матур әдәбияттан, газета-журнал битләрендә бирелгән очерк яки хикәяләрдән яисә “Изложениеләр җыентыгы”ннан алырга мөмкин. Аның әдәби тел нормаларына туры килерлек, гади сөйләм элементларыннан һәм диалектизмнардан арынган, идея ягыннан тотнаклы булуына игътибар итәргә кирәк була. Анда укучылар өчен авыр, алар кулланырга кыенсынган сүз яки терминнар булмасын.

   Жанры, күләме, эчтәлеге,максаты, планның булу-булмавы ягыннан изложениеләр төрле вариантларда булырга мөмкин.

  Жанры ягыннан әдәби әсәрләрдән өзекләр, халык авыз иҗаты әсәрләреннән, газета һәм журнал мәкаләләреннән, сюжетлы шигъри әсәрләрдән алынган текстлар буенча изложениеләр була.

Күләме ягыннан кыскача, тулы һәм сайланма изложениеләр була.Бу төр изложениеләрне укучыларның кайсы сыйныфта укуына һәм максат куелышына карап яздырабыз, шуңа карап текстларның күләмен дә билгелибез. 5-9сыйныфларда текстта 150-200 сүздән 450-500гә кадәр сүз булырга мөмкин.

    Кыска күләмлеләре түбәнрәк сыйныфларда(5-сыйныф) хикәяләү характерындагы текстлар буенча билгеле бер грамматик-стилистик бирем белән(мәсәлән, затлары яки заманы үзгәртелеп һ.б.) яки сорауларга җавап бирү рәвешендә үткәрелә ала.Югарырак сыйныфларда исә ул эчтәлеге, теле, стиле һәм жанрларның төрләре ягыннан катлауландырыла бара

    Сайланма изложение вакытында укучылар (6-8 сыйныф) тексттан билгеле бер күренешләрне, анда катнашучыларның кичерешләрен, портретларын, табигать күренешләрен яки башка характердагы өзекләрне сайлап язалар. Ул грамматик-стилистик бирем белән дә үткәрелергә мөмкин  .

    Тулы изложениеләр бирелгән текстны,анда катнашучыларга характеристиканы телдән Һәм язма рәвештә тулысынча бирүне күздә тота . Ул 6-9 сыйныфларда үткәрелә. 8-9 сыйныфларда тагын да зуррак текстларны(фәнни,публицистик, тәнкыйть мәкаләләрен) алып, аларны конспектлаштырырга бирергә мөмкин.

    Контроль изложениеләр алдыннан әзерлек үткәрелми. Укучылар аны үзләре, мәстәкыйль рәвештә, план төзеп язалар.

Изложениене дәрестә яздырганда, укытучы элек сайланган текстны, ашыкмыйча, ачык һәм аңлаешлы итеп кычкырып укый, укучыларга аңлашылмаган сүз һәм сүзтезмәләр булса, аларга аңлатма бирә һәм сүзлекләренә яздыра; укучыларның хәтерендә яхшырак калсын өчен, текстны тагын бер мәртәбә укый. Өйрәтү характерындагы изложение язылса, бергәләп план төзелә, эчтәлек план нигезендә 1-2 укучыдан сөйләтелә, аннары укучылар язалар. Элек, үрнәк өчен, эчтәлекне укытучы үзе сөйләп күрсәтсә, укучылар аны охшатып сөйли һәм яза алалар.

Иҗади изложениеләрне укучылар мөстәкыйль язалар. Бу вакыт укылган текстны, аның эчтәлеген язу гына максат итеп куелмый, бәлки аны үзгәртү, тутыру яки дәвам итү, аның баш яки урта өлешен язу кебек өстәмә биремнәр белән катлауландырырга  кушыла.Бу төр изложениеләр мөстәкыйлҗ фикер йөртүне сорый,укучыларда кызыксыну тудыра һәм аларның активлыкларын үстерә. Билгеле андый изложение язу кыенрак, укчыдан күп көч һәм фикерләү  таләп ителә.

     Төрле өстәмә биремнәр белән изложениене катлауландырырга була: эчтәлекне сөйләүче тарафыннан(1-зат) бирү, үткән заман формасында бирелгән хикәяне хәзерге заманга үзгәртү, текстның башын яки азагын үзгәртеп язу; беренче өлешен генә тәкъдим итеп, шуны укучылардан дәвам итүләре, яисә , аның баш һәм азаккы өлешен биреп, уртада бирелгәнне укучыларның үзләре өстәүләре, яки, планын биреп, төшерелгән өлешен план нигезендә дәвам итүләре, я, текстта бирелгәнгә охшатып, укучыларның таныш эпизодлар өстәүләре, яисә туры сөйләмнәр, төрле грамматик төзелмәләр кертеп үзгәртеп сөйләүләре һәм язулары һ.б.

      Өстәмә биремнәр белән катлауландырылган изложениеләрне яздыру алдыннан әзерлек эшләре алып барырга кирәк. Мәсәлән, хикәяне язып бетерү максаты белән изложение куйганда, изложение өчен сайланган текстның баштагы өлеше укыла, 1-2 укучыдан сөйләтелә һәм моннан соң ничек дәвам итәргә кирәклек турында фикер алышу оештырыла; күчмә тактада яисә сыйныф тактасында бирелгән план нигезендә укучылар хикәяне бөтен итеп сөйлиләр һәм язалар.

    Ирекле изложениеләр дә була. Ул хикәянең эчтәлеге, андагы вакыйгаларның яки күренешләрнең эзлеклелеге, теле һ.б. ягыннан текстта бирелгәнне үзгәртеп язу рәвешендә була ала. Бу очракта да укучы төп эчтәлекне сакларга тиеш, анда ул вакыйгаларның бирелеш тәртибен үзгәртә, телнең төрле чараларыннан файдалана, грамматик-стилистик биремне алда тотып,  төрле синтаксик төзелмәләр кертеп сөйли һәм яза ала.

     Изложение өчен алган текстның күләмен әкренләп үстерергә, эчтәлеге һәм теле ягыннан катлаулырак текстлар алырга, өстәмә лексик биремнәр белән катлауландыра барырга кирәк.

     Баштагы чорда әле укучылар изложение язарга кыенсыналар. Шуңа күрә излоңениене укытучы җитәкчелегендә күмәк рәвештә язарга, соңга таба, 7-8 сыйныфтан башлап инде укучылар үзләре мәстәкыйль рәвештә яза башлыйлар.Күмәк язганда укытучы укучыларга изложение язуның башлангыч күнекмәләрен бирә: материалны сайлый белергә, әһәмиятлесен аерып алырга, тел чараларының уңай төрләреннән файдаланырга, план төзергә, план буеча сөйләргә, сөйләмне төгәлли белергә һәм соңыннан язарга өйрәтә.

      Грамматик бирем белән дә изложениеләр яздырырга мөмкин. Аны язарга өйрәткәндә, аерым темалар биреп, җөмләләр уйлатып әйттерергә һәм яздырырга,бер төр җөмләне икенчеләре белән алмаштырып яки үзгәртеп каратырга, бирелгән сорауларга җаваплар алырга, ирекле һәм иҗади диктантлар яздырырга һәм башка күнегүләр эшләтергә була.Андый күнегүләр изложение язарга өйрәтү өчен уңышлы алымнардан саналалар.

     Руc мәктәбендә укучы татар балалары белән татар телен өйрәнүнең шактый үзенчәлекле яклары бар. Бу,беренчедән, укучыларның ана телендә сөйләшә белү дәрәҗәсе төрле булуга бәйле. Уку чорында , хәтта ана телендә берникадәр сөйләшә белгән балаларның да башка уку предметлары гел рус телендә өйрәнелгәнлектән татарча дәвамлы аралашуы өзелеп тора.Бу- без татар теле укытучыларына, дәресләрдә, бигрәк тә язма эшләр үткәргәндә, бик зур кыенлыклар тудыра. Шунлыктан һәрбер үткәреләчәк язма эш укытучыдан зур осталык, дәрескә яхшы әзерлек, методиканы яхшы белүне таләп итә.

     Төркемнәрдә төрле балалар утыра. Һәрбер укытучы үзе эшләгән төркемнәрдәге балаларны яхшы белә, бу балаларга индивидуаль якын килеп эшләргә мөмкинлек бирә.

      Мәсәлән, 5нче сыйныфта өйрәтү характерындагы изложение үткәргәндә иң беренче балаларга сорау куям, нинди вакыйга белән башлана, нинди вакыйга белән тәмамлана. Һәрбер абзацны укыйм һәм сорау куям:сүз нәрсә турында бара?  Бергәләп гади план төзибез, аннан соң һәр абзацның бер җөмләсен тактага язып барам. Тактаның бер ягына авыр сүзләрне бирәм(Сүз байлыгы бирелә).Өйгә эш итеп шушы изложение темасына туры китереп, дәвам итәрлек берничә җөмлә язарга кушам. Икенче көнне өй эше тикшерәм, тагын бер кат укыйм. Абзацларны үз сүзләре белән язарга кушам.

         Бәяләгән вакытта түбәндәгеләргә игътибар итәм:а)план нигезендә язылган; б)эчтәлек тулымы; в)вакыйгалар арасында эзлеклелек сакланганмы; г)теле төгәлме.

       Шушылай эшләү үзенең нәтиҗәләрен бирә.

Кулланылган материал:

1)Изложениеләр җыентыгы.З.Н.Хәбибуллина.

2)Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы.Ф.С.Вәлиева.,Г.Ф.Саттаров.

3)Контроль диктантлар һәм изложениеләр.Наҗия Гыймадиева,Рәйханә Баһавиева.                                          

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану (курс эше)

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану...

" Татар теле дәресләрендә уеннар"

Татар теле дәресләрендә уеннар...

Татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру.

Татар төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга  проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйм.Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшл...

Татар теле дәресләрендә яңа информацион технологияләрдән файдалану

Әлеге материал татар теле һәм әдәбияты укытучыларына татар телен укытуда яңа технологияләрдән файдалануда ярдәм итәр дип уйлыйм.Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану – хәзерге көндә укыту мето...

Ана теле дәресләрендә просодиканы өйрәтү методикасы

Ана теле дәресләрендә просодиканы өйрәтү методикасы...