Муса Жәлил ижаты буенча дәрес
план-конспект урока (11 класс) по теме

Ахмадуллина Лилия Фанусовна

Муса Жәлил ижатына багышланган дәрес-конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_musa_zhlil_izhaty_alf.docx25.77 КБ
Package icon musa_zh_lil.zip2.74 МБ

Предварительный просмотр:

Районный конкурс на лучшую методическую разработку                                     урока литературы, посвященную                                                                                      Году литературы в Республике Башкортостан

Тема:

Творчество Мусы Джалиля

(11 класс)

Выполнила: учитель родного (татарского) языка и литературы МОБУ СОШ с.Буриказганово муниципального района Стерлитамакский район Республики Башкортостан Ахмадуллина Л.Ф.

2015г

Тема: Муса Жәлил ижаты.

Максат: Муса Жәлил ижатын бөтен бер күренеш буларак күз алдына китерү;

Муса Жәлил турындагы белемнәрне ныгыту, белем дәрәжәләрен сынау;

Шагыйрь ижатына һәм батырлыгына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту.

Дәрес тибы: гомумиләштерү дәресе.

Жиһазлау:

Презентация

Буклет.

Компьютер.

Дәрес барышы:

  1. Актуальләштерү.

А). Уңай психологик халәт тудыру.

- Хәерле көн , укучылар!

Дәресебезне башлыйбыз. Мин сезгә буклетлар таратам. Аларга карап дәреснең темасын һәм максатларын әйтегез.

  • Бу буклет Муса Жәлилгә багышланган.
  • Үткән дәрестә без М.Жәлилнең ижатын өйрәндек. Бүген инде без белемнәребезне ныгытачакбыз. М.Жәлил ижатын күбрәк өйрәнәчәкбез.

Укытучы:

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса жәлил андый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык,тугрылык, ватанпәрвәрлек кебек сүзләр тора.Ул чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Моның әһәмияте бик зур. Чөнки Муса Жәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, М. Жәлилне күз алдына китерәләр. Әйдәгез әле, без дә аның турында искә төшерик, биогафиясенең кайбер даталарын кабатлап китик.

Экранда:

1906

1919

1922

1923-1925

1927-1933

1938

1941

1942

791

1944

1946

1947

1956

1957 (Һәр датаны бер укучы аңлата)

-Әйе, 1956елда аңа (үлгәннән соң) Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бер елдан соң “Моабит дәфтәрләре” өчен илнең ул вакытындагы иң югары бүләгенә- Ленин премиясенә лаек була.

Жәлил шигырьләре бөек шигъри югарыклыкта ижат ителгән. Аларны укыганда, татар теленең шигърилегенә, байлыгына сокланасың, ә Жәлилнең бик катлаулы хис-тойгылары һәм фикерләрне белдерергә сәләтле булуына таң каласың. Ә хәзер, укучылар, шигырьләрдән өзекләр укыйм, сез, рәхим итеп, аларның исемнәрен дәфтәрләрегезгә язып барыгыз. (дәфтәрләрдә эш)

  1. “Сиңа миннән хәбәр китерсәләр…” (“Ышанма”)
  2. “Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип…” (“ Дуска”)
  3. “Алар…Алар жыйнап аналарны…(“Вәхшәт”)
  4. “Тик чуклары ак түгел, кан шикелле кып-кызыл…”(“Кызыл ромашка”)
  5. “Күрмәсә дә ана улкаен

Күңеле белән сизеп таныды…”(“Ана бәйрәме”)

  1. “Кешеләр сугыша, кан коя,

Киселә меңнәрчә гомерләр…” ( “Бүреләр”)

  1. “Шул вакыт кош аның

Ирененә сугыла,

Бер тамчы эчә дә

Чишмәгә егыла…” (“ Сандугач һәм чишмә”)

  1. “ Эш күрсәткән ирне ил онытмас,

Каберенә эзне суытмас…” (“ Бер үгет”)

  1. “Волхов шаһит: изге сугыш антын

       Соң чиккәчә керсез сакладым…” ( Кичер, илем”)

  1. “Гомерем минем моңлы бер жыр иде…” (“ Жырларым”)

Укытучы:

“Жырларымны”  автор 1943елның 26нчы ноябрендә язган.Бөтен ижат һәм тормыш юлын йомгаклый торган шигыре итеп санаган. Андре Тиммерманска тапшырылган дәфтәрендә Жәлил аны беренче шигәрь итеп урнаштырган.Бу шигыре белән ул иленә һәм халкына биргән изге анты үтәлү турында соңгы минутларында шигъри рапорт бирә:

Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр

Шигъремдәге изге антыма

Бар жырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма.

Әйдәгез укучылар жырларым шигырен яттан сөйлик.( укучы сөйли)

Укытучы:

Дәреслегегезне ачыгыз. Сыйныф ике төркемгә бүленә. Һәр төркемгә икешәр сорау бирелә, жавапларны эзләгәндә дәреслектән кулланырга була.

Сораулар:

Беренче төркемгә.

1.“Әйдә , жырым!” һәм “Жырларым” шигырьләрен кабат укып чыгыгыз. Алар арасындагы охшашлык һәм аерманы табыгыз.

2. Муса Жәлил ижатын чорларга бүлегез. Бүлү принцыбын әйтегез.

Икенче төркемгә.

1.”Чулпанга”, “Хуш, акыллым!”, “Окоптан хат” шигырьләренең уртак эчтәлеге.

2.Тоткынлыкта язган шигырьләренең төп идеясе.

Көтелгән жаваплар:

Беренче төркем.

  1. “Әйдә, жырым!” шигырен автор 1941 елның августында яза. Беренче өлештә жырның тыныч тормыштагы илен мактавы турында язса, икенче өлештә жырның сугыштагы вазифасы турында сөйли. Чыннан да, башта Жәлил Ватанын сөюе, анты, шагыйрь булуы өчен илгә бурычлы калуы, туган илен, ягъни СССРның дөньяда иң бәхетле илгә әверелүе турында яза. Ижатында ил темасының төп тема булуын үзе үк әйтә. Алга таба илгә дошман бәреп керүе һәм фронтка каләмен дә алып китүе турында әйтә. Жырның да вазифасы үзгәрә: ул дошманга каршы көрәшергә, әйдәргә тиеш.

“Жырларым”да исә идея башкачарак. Әлеге шигыре дөреслекне илгә ирештерү өмете белән тулган. Өметнең тормышка ашуында шик барлыгы да сизелә. Ничек кенә шул жырларны төрмәдән чыгарып илгә ирештерергә, үзеңнең илгә тугрылыгыңны расларга. Димәк, жыр-хакикатьне илгә ирештерүче чара.

Икенче төркем.

  1. “Чулпанга”, “Хуш, акыллым!”, “Окоптан хат” шигырьләре мөрәжәгать формасында язылган әсәрләр. Лирик герой хисенең сәбәпләре берничә: аерылу, үлем турында уйлар, туган иле өчен үлү шатлыгы, изге анты… Сагыну, шом, кайгы хисләренең дәрәжәсе бирелә. Ә менә лирик геройның мәхәббәт дәрәжәсе үлемне жиңеләйтергә тиеш була. Жәлил иң элек үзенең илгә тугрылыгын, антына хыянәт итмәвен якыннарына житкерә.

Беренче төркем.

2.М.Жәлил ижатын өч чорга бүләргә мөмкин:

      чор

аерма

20-30нчы еллар

Сугыш башланган еллар

Тоткынлыктагы ижаты

Тема

Туган ил

Туган ил

Туган ил

Идея

Дөньядагы иң бәхетле, иң бай, иң ирекле ил

Өзлексез сагындырып торучы якын кешеләр, туганнар, туган туфрак

Туган илгә тугрылыкны, ачы хакыйкатьне ничек илгә, туганнарга ирештерергә.

Икенче төркем.

  1. Тоткынлыкта Муса жәлилнең хакыйкатькә карашы бик нык үзгәрә.Идеологиянең “Әсир- хыянәтче” дигән хакыйкатенә каршы нинди далилләр табарга. Шуңа да ул калган гомерен үзен һәм үзе кебек йөз-меңнәрчә әсирләрнең нахакка гаепләнүен исбат итәргә багышлый. Муса яклаган хакыйкать тормышның үз хакыйкате иде. Аны ул фикер көче белән дә, фактлар белән дә, хисләренең ихласлыгы белән дә исбат итте. Меңләгән гаепсез әсирләр аның хакыйкатен үз хакыйкатьләре, хисләрен үз хисләре итеп кабул иттеләр, Муса Жәлил шигырьләреннән яшәү көче алдылар.

Укытучы:

Жавапларыгыз мине куандыра. Әйе, Жәлил һәм аның көрәштәшләре күргән жәфаларны хәзер күз алдына китерү дә кыен. Фашистлар төрмәсендә Жәлил көлкеле шигырьләр, мәхәббәтнең бетмәс – төкенмәс көче турында романтик пафос белән балладалар ижат итә. Мондый шигырьләр әдипне үзен һәм иптәшләрен тынычландыру, юату өчен кирәк булалар. Андый шигырьләрне көчле рухлы, батыр кешеләр генә яза ала. Муса Жәлил шундый кеше булган.

(Муса Жәлил турында презентация)

Үзенең халыкчан ижаты, үлемсез шигырьләре белән Муса Жәлил халкыбызның рухи тормышында бүген дә актив катнаша.”Моабит дәфтәрләре” шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты. Шундый тиз вакыт эчендә күп телләргә тәржемә ителеп, күп миллионлаган укучыларның мәхәббәтен яулап алган шагыйрьләр сирәк. Гомумиләштереп шуны әйтәсе килә: без Муса Жәлилнең кеше буларак ныклыгына, рухи матурлыгына сокланабыз, кеше һәм шагыйрь исемен югары тотуы белән горурланыбыз.

Хәзер алган белемнәребезне сынап алыйк. (тест таратыла)

Муса Жәлил ижаты буенча тест.

  1. М.Жәлилнең туган авылы?

а) Кармәт

б) Мостафа

в) Кушлавыч

г) Чыршылы

    2. Муса Жәлилнең туган көне?

        а) 26 апрель,1886

        б) 15 октябрь, 1552

        в) 5 февраль, 1916

        г) 15 февраль, 1906

     3. Муса Жәлилнең әнисенең исеме?

        а) Рәхимә

        б) Рәхилә

        в) Әминә

        г) Чулпан

      4. Хатыны Әминәгә багышланган шигыре?

        а) “Чулпанга”

        б) “Дуска”

        в) “Окоптан хат”

        г) “Хуш, акыллым!”

     5. М.Жәлилнең шигыре түгел?

        а) “Жырларым”

        б) “ Вәхшәт”

        в) “Ак чәчәкләр”

        г)  “Дуска”

    6. “Хөкем алдыннан” картинасының авторы кем?

        а) Т.Хужиәхмәтов

        б) Х.Якупов

        в) А.Абзигильдин

        г) М.Минһажев

    7. Тоткынлыкта язган юмористик шигырь?

        а) “Бер үгет”

        б) “Гашыйк һәм сыер”

        в) “Катыйльгә”

        г) “Кызыл ромашка”

     8. М.Жәлилнең беренче шигыре?

        а) “Бәхет”

        б) “Яшь ана”

        в) “Соңгы жыр”

        г) “Буран”

     9. М.Жәлил Оренбургта нинди мәдрәсәдә укый?

        а) Иж-Буби

        б) Хөсәния

        в) Касыймия

        г) Галия

    10. Советлар Союзы Герое исеме ничәнче елда бирелә?

        а) 1945

        б) 1991

        в) 1956

        г) 2005 (Тестлар жыелып алына)

Өй эше:

1нче төркем: М.Жәлилгә багышланган әдәби викторина төзергә.

2нче төркем: Жәлилчеләргә адреслап, бүгенге яшьләрдән хат язарга.

Рефлексия.

-Бүгенге дәрестә Жәлил ижаты буенча нинди яңалыклар белдегез?

(Укучылар жавабы)

Йомгаклау.

  • Дәрестә катнашкан укучыларга билгеләр кую.

Бу елны безнең бөтен халык зур бәйрмгә әзерләнә. Ул бәйрәм –Жиңү көне. Бүгенге дәресебезне шул бәйрәмгә багышладык.

        



Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар халкының каһарманы – Муса Җәлил

Слайд 2

1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә . Сугыш еллары

Слайд 3

Шагыйрь сугышка кадәр үк дөн ь яның сәяси картасында туган үзгәрешләрне үткер күзләре белән күзәтеп килде, фашизмның баш калкытуын күреп, хәвефләнүле шигырьләрен язды. Фашизм белән көрәшкә, батырлыкка ул рухи яктан алдан ук әзерләнеп, идея ягыннан чыныгу алып килде. Шуңа күрә сугыш башлану белән үзен солдат итеп хис итте, үзен дә, иҗатын да фашизм белән көрәшкә багышлады. “ Әйдә, җырым!” шигырендә ул сугыш башлангач туган рухи халәтен түбәндәгечә билгеләде: Вакыт җитте... Хәзер ярты юлда Куеп торып тыныч эшемне, Багышларга Ватан сугышына Үземне һәм каләм көчемне.

Слайд 4

Сугышның беренче айларында язылган шигырьләрендә фикер һәм хис турыдан-туры ачыктан-ачык өндәү һәм чакыру рәвешендә, публицистик кайнарлык белән ачыла. Ул халыкны изге көрәшкә чакыра, бөтен көчне дошманны җиңү өчен тупларга өнди. Шагыйрь “котырган этнең безнең корыч сафка таш маңгаен бәреп ярачагына” нык ышана.

Слайд 5

1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә.

Слайд 6

791 көн әсирлектә

Слайд 7

1942 елның июненнән Җәлилнең маҗаралы героик тормышы башлана. Шагыйрь үзенең тоткынлыктагы тормышын әкияттәге серле йомгак белән чагыштыра: Әкияттәге серле йомгак булып Җырым калды сүтелеп юлымда, Сез табарсыз килеп шушы эздән Мине соңгы йөрәк җырымда.

Слайд 8

Шигырьдәге эпитетлар да авторның мөнәсәбәтен ачык чагылдыра. Җәлил, мәсәлән, фашист майорын “бакыр күзле” дип атый. Бу – оста тотып алынган портрет детале. Ул деталь фашистның кансызлыгы турында сөйли, кешелексезлегенә ишарә ясый. “Кургаш болытлар”, “моңлы кояш” кебек эпителар да сурәтләнгән күренешнең киеренкелегенә туры килә.

Слайд 9

Муса Җәлил иҗатының сәнгат ь чә байлыгы – шагыйр ь характерының ныклыгында һәм рухи байлыгында.Ул шигыр ь ләр д ә шагыйр ь нең корыч кебек нык характеры , гаҗәеп кешелекле бай рухи дөн ья сы ачыла. Җәлил “Кошчык”шигырендә (1942) фашистлар кулына тоткын булып эләккән , “аяк- куллары чәнечкеле чыбык белән бәйләнгән “ , әмма рухы богауланмаган шагыйр ь образын сурәтләде.

Слайд 10

Төрмәнең караңгы, тар, таш бүлмәсендә бөтен Җир шарын йөрәгенә сыйдырган нечкә күңелле, кешелекле шагыйрь яши. Үзенең үләсен белеп, дөньяның олылыгын тоеп, киләчәкнең үзе көткәнчә булачагына омтылып яши. Яши генә түгел, көрәшә: шигъри сүзе белән, фәлсәфәсе, мәхәббәте белән... Ватанга мәхәббәт һәм сөйгәненә мәхәббәт аның йөрәгендә бергә яши: Илдән киттем ил һәм синең өчен, Автоматым асып аркама. Илемне һәм сине алыштыргач, Җирдә миңа тагын ни кала?! Сиңа миннән хәбәр китәрсәләр, “ Муса инде үлгән”, - дисәләр, Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.

Слайд 11

“ Катыйл ь гә” , “Дуска “ кебек лирик шигыр ь ләрендә дә шагыйр ь нең көрәш рухы белән сугарылган образлы , батырлык фәлсәфәсе ачыла. Бу шигыр ь ләрнең күп юллары хикмәтле сүз , афоризм булып яңгырый. “ Вәхшәт” шигырендә фашистларның вәхшәтен хисси яктан тагын да көчлерәк ачу һәм шигыр ь нең фикерен тирәнәйтү өчен, табигат ь күренешләренә урын бирелә. Ату-үтерүләрне күргән Җир-ана, балалар кебек, үкси-үкси яшь түгә, көзге урман нәфрәтеннән шашып шаулый: Күк күкрәде кинәт, җил сызгырды, Җил елады кысып тешләрен. Нинди ачы бу яш ь , нинди кайнар!.. Нишләдең син, җирем, нишләдең? Җәлил бу вәхшәтне, гомумән сугышны, тарихның, кешелекнең олы фаҗигасе итеп күрә һәм шигырен шушы вәхшилеккә каршы юнәлгән сугышчан чакыру белән тәмамлый. Бу шагыйрьнең сугышны танып-белүдәге һәм сурәтләүдәге яңалыгы булды. Кешелеккә фашизмның нинди вәхшәт китерүен әнә Җәлил шундый сәнгатьчә югарылыкта ачты.

Слайд 12

“ Моабит дәфтәрләре” – Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Сугышка кадәрге иҗатында ирешелгән казанышлар биредә тагын да үстерелде, баетылды. Шагыйрьнең сугыш эчендә кеше, солдат һәм әдип буларак олы сынау үтте, зур фаҗига кичерүе, искиткеч шартларада рухи көрәш алып баруы аның сәнгатьчә осталыгын да үткенәйтте, шигъри хисләрне дә яңа биеклеккә күтәрде.

Слайд 13

Җәлил шигырьләре халкыбызның рухи дөньясына яңа байлыклар өстәде, әдәбиятыбыз мирасына кыйммәтле хәзинә булып керде һәм шагыйрьгә үлемсезлек алып килде. Татар әдәбиятына шундый олы байлык биргән шагыйрь 1957 елда Ленин премиясе белән бүләкләнде.

Слайд 14

Муса Җәлил халкыбызның бөек улы булып танылды. Аның исеме белән шәһәр һәм колхозлар, теплоход һәм аерым коллективлар атала. Сыны һәйкәлләрдә гәүдәләнә, батырлыгы җырларда җырлана. Җәлил хәзер үзе әдәби геройга – поэма, кино, драма, роман, операларның героена әверелде. Н.Исәнбәт, Р.Ишморат, Т.Миңнуллин, И.Юзеев, Д.Вәлиев аңа багышлап пьесалар, ә Ш.Маннур, Г.Әпсәләмов романнар яздылар. Татар язучылары гына түгел, рус, казакъ, калмык шагыйрьләре дә Җәлил турында поэмалары иҗат итте. Неме ц язучысы Эрих Мюллер п ьеса һәм телевидение өчен с ц енарий язды, ул Германиядә күрсәтелде. Н.Җиһановның “Җәлил” операсы (Ә.Фәйзи либреттосы) Мәскәүнең Зур театрында да,Чехословакиядә дә уңыш белән барды. “Ленфильм” студиясе “Моабит дәфтәре” исемле кино чыгарды. Муса Җәлил музейлары да күп нәрсә турында сөйли.

Слайд 15

Муса Җәлил музее Муса Җәлил музее ике янәшә квартирны биләп тора. Беренче квартирда мемориаль музей, икенче квартирда күргәзмәләр залы һәм әдәбият салоны урнаштырылган. Музей фонды составында: М.Җәлил тормышы һәм иҗат юлына багышланган басмалар, М.Җәлилнең басма әсәрләре,

Слайд 16

Үзенең халыкчан иҗаты, үлемсез шигырьләре белән Муса Җәлил халкыбызның рухи тормышында бүген дә актив катнаша. Шагыйр ь нең үз сүзләре белән әйтсәк: Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас Ялкынлы җыр тулы күңелне, “ Үлем” диеп әйтеп буламы соң, Җиңеп үлгән мондый үлемне? (“Ышанма”, 1943). Бүгенге көрәштә Муса Җәлил дә үзенең шигырьләре белән бер сафта атлый. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.

Слайд 17

Д өн ья халыклары аның һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы каршында баш ия , үлемсез шигыр ь ләрен үзенеке итеп күңеленә ала. Шагыйрь сурәтеннән ниндидер тылсымлы балкыш бөркелә сыман. Бу балкыш безне һәрчак үзенә дәшә.Намуслы яшәргә , бернинди кыенлыклар алдында сынатмаска чакыра. Муса Җәлил эзләре буйлап эзләгәндә мин шуңа ышандым. Татар халкының шундый бөек кешеләре булуы һәм шул халыкның мин дә бер вәкиле булуым белән бик тә горурланам. Бүгенге көндә минем милләтем - Муса Җәлиле булган бөек милләт ул. Ул безнең горурлыгыбыз , мактанычыбыз , кешелек дәрәҗәбез. Муса Җәлил урамы , Муса Җәлил музее .. Шагыйр ь иҗаты , шөкер , мәңгеләштерелгән. Бу шулай булырга тиеш тә. Без , хәзерге буын кешеләре , Туган илебезне Җәлил кебек яратырга һәм аңа тугрылыклы булырга тиешбез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай ижаты буенча чыгыш

"Тукай укулы" очен эзерлэнгэн чыгыш...

Муса Җәлил иҗаты буенча тест

Тест ярдәмендә белемнәрне тикшерү кызыксынучанлык уята, шуңа күрә  программа ярдәмендә билге куя торган тестларны балаларга еш тәкъдим итәм....

“Бер матур җыр идең үзең дә, гомерең дә калды җыр булып” (Муса Җәлил иҗаты буенча проект - дәрес)

   Проек-нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм аның гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы.Әлеге метод укучыга мөстәкыйль иҗади ...

Муса Җәлилнең "Көз җитте" шигырен өйрәнү буенча план-конспект

План-конспект рус телле укучылар өчен тәкъдим ителә...

Муса Җәлилнең "Ана бәйрәме" балладасы буенча үткәрелгән ачык дәреснең план-конспекты

Тема:  Муса Җәлилнең “Ана бәйрәме” әсәре.Максатлар:  “Ана бәйрәме” шигыренә анализ ясау...

Муса Җәлил иҗаты буенча викторина

викторина по твочеству М. Джалиля...