“Бер матур җыр идең үзең дә, гомерең дә калды җыр булып” (Муса Җәлил иҗаты буенча проект - дәрес)
план-конспект урока (11 класс) по теме

     Проек-нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм аның гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы.

Әлеге метод укучыга мөстәкыйль иҗади эш өчен тиешле шартлар тудырып, укытучыга  консультант, ярдәмче булырга мөмкинлек бирә.

    Проект эше берничә этаптан тора. Иң элек тема тәкъдим ителә һәм эшнең гомуми юнәлеше, максатлары һәм бурычлары аңлатыла, үтәү вакыты билгеләнә. Укучылар төркемнәргә бүленә, җитәкчеләр сайлана.

    Проект эшенең планы төзелә, укучылар, үзләренең кызыксынуларына һәм мавыгуларына карап, индивидуаль биремнәр сайлыйлар. Мәсәлән, Муса Җәлил портретын, әсәрләргә иллюстрацияләр ясау; оригиналь кроссвордлар, букледлар, презентация эшләү; рефератлар докладлар, бәяләмә һәм сочинениеләр язу; шигырьләр иҗат итү; шагыйрь турында яңа мәгълүматлар туплау; стена газетасы, әдәби бюллетень чыгару; хатлар язу; викторина сораулары, тест әзерләү; әсәр яклау һәм башкалар.

    Проектта каралганча, тема буенча сыйныфтан тыш уку дәресләре, семинар дәресләр  үткәрелә. Бу исә уртак проектның аерым өлешләрен тәшкил итә.

    Соңыннан йомгаклау дәресләрендә проект эше яклана. Бу дәресләргә алдан әзерлек алып барыла, чыгышларның планы төзелә, дәресне ничек бизәү турында фикер алышына.

    Максатларның уртак булуы укуга кызыксыну уята, укучыларда хезмәттәшлеккә һәм  тәҗрибә уртаклашырга теләк тудыра.

    Иҗади прект эшен үтәү белем һәм тәрбия бурычларын хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл razrabotka_uroka.docx21.54 КБ

Предварительный просмотр:

Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе

    Сыйныф:   11

    Тема:   “Бер матур җыр идең үзең дә, гомерең дә калды җыр булып.”

    Максат:

  1. Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь М. Җәлилнең тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатын гомумиләштереп кабатлау.
  2. Укучыларның үз фикерләрен матур итеп сөйли, дәлилли белү күнекмәләрен, иҗади эшләү сәләтен үстерү.
  3. Патриотизм, илгә, халыкка тугрылык хисе тәрбияләү.

   Җиһазлау.

Китап күргәзмәсе, М. Җәлил портреты, рәсемнәр, иҗади эшләр күргәзмәсе

( оригиналь кроссвордлар, букледлар, презентация , рефератлар, докладлар, бәяләмә һәм сочинениеләр,   стена газетасы, әдәби бюллетень, хатлар, викторина сораулары, тест , Муса Җәлил турында күренекле шәхесләр сүзләре язылган плакатлар, компьютер, видеофильм)

   Дәрес тибы. Белемнәрне камилләштерү.

   Дәрес төре. Иҗади проект яклау.

   

   Дәрес планы.

  1. Оештыру.Укытучының кереш сүзе.

   II. Актуальләштерү. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

   III. Иҗади проектны яклау.

  1. Доклад. “М. Җәлилнең “Бүреләр” шигыре”
  2. Иллюстрацияләргә күзәтү.
  3. Иҗади эшләр турында әңгәмә.

   IV. Видеофильм карау.

    V. Йомгаклау.

Дәрес барышы.

Укытучы. Дөнья  әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән күп шагыйрьләр бар. Ләкин әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Менә алар: инглиз шагыйре Байрон, венгр шагыйре Петехи, чех язучысы Юлиус Фучик һәм, ниһаять, Җәлил.

    “Муса Җәлил. Бу ике сүздә поэзия һәм ирләрчә батырлык чагыла. Муса Җәлил. Исән чагымда, йөрәгем типкән чакта мин бу ике сүзне кабатлаудан туктамаячакмын”,- ди рус шагыйре Степан  Щипачев.

    Бу дәресебез күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин прмиясе лауреаты М. Җәлилгә багышлана. Максатыбыз – “Бер матур җыр идең син үзең дә, гомерең дә калды җыр булып” дип исемләнгән иҗади проектны яклау, төркемнәрдәге эшчәнлеккә бәяләмә бирү.

    Дәресебезне иҗади проект турында сөйләшүдән башлыйбыз.

2 нче төркем җитәкчесе. Бу дәрестә без сезгә “Бер матур җыр идең син үзең дә, гомерең дә калды җыр булып “ дип исемләнгән проектка кертелгән иҗади эшләребезне тәкъдим итәбез. Проект эше берничә этаптан торды. Иң элек без тема сайладык. Аннан соң сыйныфтагы укучыларны өч төркемгә бүлдек. Һәр төркем үзенең җитәкчесен сайлады.

    Без үз теләгебез белән кызыксынуларыбызга һәм мавыгуларыбызга карап индивидуаль биремнәр сайладык. Шушы биремнәр нигезендә план төзелде, биремнәрнең үтәлү вакыты, җаваплы укучылар билгеләнде. Проектта каралганча, тема буенча сыйныфтан тыш уку дәресләре,  семинар дәресләр үткәрелде. Монысы – йомгаклау дәресе. Без проектка кертелгән эшләрне яклауны төгәллибез һәм төркемнәрнең эшчәнлегенә бәяләмә бирәбез.

Укытучы. Рәхмәт. Ә хәзер сүзне өченче төркем җитәкчесенә бирик.

3 нче төркем җитәкчесе. Безнең төркемдә өч укучы. Җыелып сөйләшкәннән соң, без М. Җәлилнең әсәрләрен уку, иң ошаган бер шигырен ятлау һәм шагыйрьгә багышлап язылган проза һәм драма әсәрләрен барлау; шуның берсен укып, бәяләмә язу; “М. Җәлил – безнең горурлыгыбыз” темасына – сочинение, М. Җәлилнең “Бүреләр”шигыре буенча доклад язу; әсәргә карата иллюстрацияләр ясау; буклет эшләү; оригиналь кроссворд, тест төзү һәм шигырьләр иҗат итүне максат итеп куйдык. Сыйныфтан тыш уку дәресендә беребез Т. Миңнуллинның – “Моңлы бер җыр” , ә икенчебез Р. Мостафинның “Өзелгән җыр эзеннән” әсәрләрен якладык. Шушы әсәрләргә карата бәяләмәләр яздык. Тестлар төзеп, сыйныфташларыбызга тәкъдим иттек. Бергәләп җавапларын тикшердек. (Бәяләмәләр һәм тест күрсәтелә.)

    Хәзер мин сезнең игътибарга “М. Җәлилнең “Бүреләр” шигыре” дигән докладымны тәкъдим итәм.

(Доклад укыла, компьютерда “Бүреләр” шигыренең тексты бирелә.)

Укытучы. Рәхмәт. Үзенең иҗади эшләрен яклау өчен сүзне шул ук төркемнән тагын  бер укучыга бирик.

2 нче укучы. Мин М. Җәлилнең “Бүреләр” шигыренә иллюстрацияләр ясадым. (Иллюстрацияләргә күзәтү ясала.)

    Болардан тыш, бз төркемдә кроссворд эшләдек. Унбиш сораудан торган әлеге кроссвордны сыйныфта бергәләп чиштек.

Укытучы. Рәхмәт. Чыннан да, сезнең иҗади эшләрегез безгә бик ошады. Ә хәзер сүзне төркемдәге өченче укучыга бирәбез.

3 нче укучы. Без бергәләп

                                   “Исемең калсын үзең үлсәң дә

                                     Тарихларда укып ятарлык”,-

дип исемләнгән буклет эшләдек. Башта материал тупладык. Аннары аларны “Тормыш мизгелләре”, “Таң йолдызым син минем”, “Нәсел” рубрикалары астына урнаштырдык. М. Җәлилнең балалар өчен язган шигырьләренең исемлеге, “Ышанма” шигыреннән өзек һәм Мостафа авылындагы Җәлил һәйкәленең рәсеме дә  без төзегән буклетта урын алды.(Буклет күрсәтелә.)

Укытучы. Рәхмәт. Ә хәзер сүзне кабат икенче төркем җитәкчесенә бирәбез.

2 нче төркем җитәкчесе.Без төркемдә дүрт кеше эшләдек: Р. Ишморатның - “Үлмәс җыр” әсәрен, Р. Мостафинның “Өзелгән җыр эзеннән”, “Җәлилчеләр” китабын укып сыйныфташларыбыз алдында якладык. Әсәрләргә бәяләмәләр (рецензияләр) яздык. Ә хәзер сыйныфташларым игътибарына “М. Җәлил иҗатында юмор” дигән рефератымны тәкъдим иттем.

Укытучы. Рәхмәт. Бу төркемдәге укучыларны да тыңлап үтик.

1 нче укучы. Декбрь аенда үткәрелгән семинар дәрестә мин “М. Җәлил һәм татар операсы” дигән рефератымны якладым. М. Җәлилгә багышланган әдәби әсәрләр исемлеген булдыруда, вакытлы матбугат материалларын туплауда һәм күргәзмә оештыруда булыштым.

Укытучы. Алга таба тагын бер укучыбызны тыңлап үтик.

2 нче укучы. Мин кроссворд төзү өстендә эшләдем. Кроссвордны урнаштыру өчен, “Ачык китап” макетын ясадым. Төркемдәге укучыларга сызымымны тәкъдим иткәч, алар аны хуплады. Болардан тыш, әдәби әсәр уку, аны яклау һәм бәяләмә язу, тест, викторина сорауларына җавап эзләү һәм кроссворд чишү кебек эшләрне дә теләп башкардым.

Укытучы. Ә хәзер сүзне беренче төркем җитәкчесенә бирәбез.

1 нче төркем җитәкчесе. Мин сыйныфтан тыш уку дәресендә Р. Ишморатның “Үлмәс җыр” әсәрен якладым һәм әсәлгә бәяләмә яздым. Аннары М. Җәлил портретын ясарга керештем. Рәсем ясарга яратсам да, портрет эшләү бик авыр икән. Миңа иптәшләрем булышты.

    “Безнең календарь” әдәби бюллетенен һәм “Укучы тавышы” газетасын без бергәләп эшләдек.(Төркемнең эш нәтиҗәләре белән таныштыра.)

Укытучы. Бу төркемнән дә берәр укучының проект яклау эшендә ничек катнашканлыгын тыңлап үтик.

1 нче укучы. Мин Ш. Маннурның “Муса” романын якладым һәм бәяләмә яздым.

                                 “Җырларым, сез, шытып йөрәгемдә

                                  Ил кырында чәчәк атыгыз!” –

дип исемләнгән буклет эшләдем. Буклетка “Дулкыннар”, “Җырларым”, “Бөрлегән” шигырьләрен һәм М. Җәлил сүзләренә язылган җырлар исемлеген урнаштырдым. (Буклет күрсәтелә.)

2 нче укучы. Мин “Серле сандык” ясадым. Башта сызымын сыздым, аннан соң “Оста куллар” түгәрәгендә иҗади эшемне башкардым.

    Без XI сыйныф укучылары исеменнән киләчәк буынга ачык хат язарга, аны шушы сандыкка салып, бикләп, татар теле һәм әдәбияты кабинетына тапшырырга уйладык. М. Җәлилнең туган көннәре вакытында гына ачып уку шарты белән башкарылган бу эшебезне башка иптәшләребез дә хуплады.

Укытучы. Бик кызыклы идея бу. Димәк, “Серле сандык” сезне М. Җәлилнең туган көне саен очраштырачак. Яшьлегегезне, мәктәп елларын искә төшерергә этәргеч бирер ул.

Алга таба видеофильм күрсәтелә, язучы Р. Мостафин чыгышы тыңлана.

Укытучы. Укучылар, сез дүрт ай дәвамында бик зур эш башкардыгыз. Проектны гамәлгә ашырганда авырлыклар да кичергәнсездер. (Төркем җитәкчеләренең фикерләре тыңлана.)

Укытучы. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: М. Җәлил шигырьләре – поэтик үрнәкләр генә түгел, кешенең сынмас рухы, бетмәс – төкәнмәс көче, талантлылык, киеренке иҗади хезмәт үрнәкләре дә.

    М. Җәлил поэзиясе иң олы һәм гадел хөкем саналган вакыт сынавын узды. Бу олы мирас хәзергәчә сугышчан рухын, сәнгатьчә матурлыгын саклый, XXI гасыр кешесен дә сокландыра һәм яшәүгә рухландыра, тынычлык, иминлек сагында тора.

    М. Җәлил – “Моабит дәфтәрләре” белән милли шигъриятне дөнья киңлекләренә чыгарган, кыска гомерендә үзеннән соңгыбуыннарга үлмәс иҗат калдырган, яшәү мәгънәсен туган халкына хезмәттә күргән, аны батыр йөрәкле, үлмәс җанлы итеп таныткан, Ватан азатлыгы хакына газиз җанын биргән, язмыш сынауларына бирешмичә, үлемен батырларча кабул иткән көчле рухлы шәхес.

    “Дөньяда шулай итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын- яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени?! Без үлемнән курыкмыйбыз дип әйтәбез икән, бу без яшәргә теләмибез, безгә һәммәсе барыбер дигән сүз түгел әле. Без тормышны бик яратабыз, яшәргә телибез һәм шуңа күрә дә үлемгә җирәнеп карыйбыз, әгәр дә синеңүлемең кирәк икән (Ватан өчен сугышта) һәм Ватан өчен үзең теләп кабул иткән бу үлемкартлык көннәренә кадәр булган 30-40 еллык тыныч хезмәттә үткән гомереңне каплый ала икән, мин иртә һәлак булдым дип кайгырырга һичбер сәбәп юк...”

    Бу сүзләрдә шагыйрьнең яшәеш фәлсәфәсе, тормыш позициясе, үлем-үлемсезлеккә, Ватанына мөнәсәбәте чагыла. Без сезнең белән Җәлил иҗатын өйрәнү барышында моңа тагын бер кат инандык.

    Дәресебезне күренекле кешеләрнең М.Җәлил турында әйткән сүзләре белән төгәллисе килә.     Аларны әйтү өчен сүз укучыларга бирелә.    

                                         1.  Үлеме белән җиңде үлемне ул,

                                              Үлемсезлек шушы түгелме?

                                              Җирдә мәңге исән калыр өчен,

                                              Халкы йөрәгендә терелде...

                                                                                                       Семен Данилов

                                         2.   Бик теләдең, Муса, азат илдә

                                               Мәңге яшәр өчен хөр булып.

                                               Бер матур җыр идең син үзең дә,

                                               Гомерең дә калды җыр булып.

                                 Сәйфи Курдаш

                                          3. Башым иям бу дәһшәтле чорда

                                              Шундый уллар биргән халыкка.

                                              Башым иям бу халыкның исемен

                                              Мәңге үлмәс иткән шагыйрьгә.

                                                           Педер Хузангай

4. М.Җәлил минем өчен авыр сынаулар, үлем каршында гражданлык һәм язучылык батырлыгы үрнәге булып торды һәм тора. Ул- олы шагыйрь генә түгел, ә бәлки күңелләребезгә мәңгегә көчле рухлы һәм үлемсез каһарман булып кереп калган олы Кеше дә.  

    Константин Симонов

5.  М.Җәлил үзенең кыска, әмма якты поэтик юлында батырлыкка һәм үз каны белән дә расланган иҗади батырлыкка дан җырлады; безгә киләчәк буыннар да хөрмәт белән искә алырлык, мәңге сүнмәс васыять һәм наказ калдырды.

                                                                                                                   Эдуардас Межелайтис

6. Җәлилнең һәр шигырь юлы канга манчып язылган. Хәтта шаян, күңелле. Шук шигырьләре дә кан түләп алынган.

    Алар – көрәшче шигырьләр. Герой шигырьләр. Батыр шигырьләр. Алар тоткынлыкта да батыр булып тудылар һәм шунда ук көрәшкә ташландылар. Мин алар алдында баш иям.

Михаил Львов

7. Хатын – кыз бала таба, әмма геройны һәм даһины бары тик милләт кенә тудыра. Без М. Җәлилне тудырган татр милләтенә ихтирам белән карыйбыз, аңа рәхмәт әйтәбез. Ул гасырлар буе җыйган рухи хәзинәсен үз улы күңеленә сала белде.

 Мостай Кәрим

8. Җәлил миңа факел – йөрәк булып күренә.Үзенең ялкынланып торган йөрәген алып чыккан Данко булып күз алдына килеп баса.

 Мохтар Ауэзов

9. Шагыйрь җиңүгә ышанды, һәм ул Җиңү көне килде.Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән күпсанлы геройлар арасында Муса Җәлил исеме, сүнмәс йолдыз булып, һәрвакыт янар!

                                                                                                                                Петрусь Бровка


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукай "Илдә калдың җыр булып"

дополнительный материал к уроку...

Муса Җәлил иҗаты буенча тест

Тест ярдәмендә белемнәрне тикшерү кызыксынучанлык уята, шуңа күрә  программа ярдәмендә билге куя торган тестларны балаларга еш тәкъдим итәм....

Тәрбия эше буенча проект

"Милләтнең көче, яшәү егәре  - аның тамырларында"...

ФГОС буенча проект эше

ФГОС буенча "9 нчы сыйныфларда ДЙАга әзерлек" темасына проект эше...

“Телләр белгән – илләр гизгән” (татарның бөек шәхесләре тормышын өйрәнү аша рус телле балаларны татарча сөйләргә өйрәтү буенча проект )

ldquo;Телләр белгән – илләр гизгән”(татарның бөек шәхесләре тормышын өйрәнү аша рус телле балаларны татарча сөйләргә өйрәтү буенча проект )...

Муса Жәлил ижаты буенча дәрес

Муса Жәлил ижатына багышланган дәрес-конспекты....

Муса Җәлил иҗаты буенча викторина

викторина по твочеству М. Джалиля...