Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телле балаларның коммуникатив сәләтләрен үстерү
материал

Шаяхметова Гульфия Наиловна

Чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kommunikativ.docx19.33 КБ

Предварительный просмотр:

   Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе –

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы

 Теләче урта гомумбелем мәктәбе

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә 

рус телле балаларның коммуникатив сәләтләрен үстерү

                                                    Беренче квалификацион категорияле                                  

                                                    татар  теле һәм әдәбияты укытучы      

                                                    Шәяхмәтова Гөлфия Наил кызы

2017-2018 уку елы

Рус телле мәктәпләрдә туган телне укытуның максаты: беренчедән, укучыларның лингвистик белемгә ия булуын тәэмин итү, икенчедән, аларда коммуникатив компетенция формалаштыру, ягъни аралашу, сөйләшү-аңлашу чарасы буларак өйрәтү.

Укытуның эчтәлеген, укучылар эшчәнлеген оештыруның оптималь формаларын куллану, дөрес алымнар сайлау көткән нәтиҗәгә ирешүгә юнәлтелгән. Болар – аралашуга, җанлы сөйләмгә таянучы методик алымнар комплексы.

1) Беренче планга укучыларны сөйләшергә өйрәтү чыга, ә теоретик материал, белешмәләр сөйләм процессында, текстны анализлау нәтиҗәсендә чыгарыла.

2) Аралашуга өйрәтү фикер эшчәнлеген үстерү белән бергә үрелеп бара, чөнки фикер йөртү аралашуга ихтыяҗ тудыра.

3) Аралашуга мотивация тудыру ярдәмендә өйрәтү. Укытучы укучыларда танып белүгә омтылыш уятуны нигез итеп ала.

4) Сөйләм эшчәнлеге төрләренә бер-бер артлы түгел, ә параллель рәвештә өйрәтү: һәр дәрестә сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре дә катнаша. Дәрес максатында күрсәтелгән сөйләм дозасы сөйләм эшчәнлегенең дүрт төре аша да үтеп чыга. Алар:

1. тыңлап аңлау (аудирование);

2. сөйләү ( диалог, монолог)-(говорение);

3. уку;

4. язу.

Тыңлап аңлау.

Тыңлау балаларның сүзлек байлыгын, хәтерне үстерү, дөрес әйтү кагыйдәләрен үзләштерү чарасы буларак кулланыла. Тыңланмаган тексттан бер темага караган сүзләрне аерып күрсәтү, әйтелгән сүзләрнең темасын билгеләү, текстны тыңлау нәтиҗәсендә терәк-ярдәмче сүзләрне билгеләү кебек күнегүләр яхшы нәтиҗә бирә.

Тыңлау өчен текст тәкъдим иткәндә традицион алымнардан тыш текстка укучыларның үзеннән сорау куйдыру, исем уйлап табу, текстны дәвам итү файдалы.

Сөйләм телендә вербаль чаралардан тыш вербаль булмаган чаралар да кулланыла (күрсәтмәлелек, хәрәкәт, мимика, ишарә, пауза һ.б.)

Нәтиҗә ясап әйткәндә шуны әйтергә кирәк, татар теле дәресендә укытучының татарча сөйләве - баланың зиһененә сеңә торган беренче өлге. Бу өлге тел атмосферасы тудыра, шуннан чыгып, баланың татарча сөйләмне ишетеп аңлау күнекмәләре формалаша.

Сөйләү. Бу үз эченә диалог һәм монологны ала. Диалог ул коммуникатив чара (фикерләүне тапшыру чарасы). Шуңа да аны, мөмкин кадәр, реаль сөйләшү шартларына якынайтырга кирәк.

Диалогик сөйләмне өйрәнгәндә укучылар түбәндәге коммуникатив эш алымнарын үти:

  • әңгәмәне башлап җибәрү һәм тәмамлау;
  • укытучының яки классташының сөйләмен игътибар белән тыңлау һәм әңгәмәгә кушылу;
  • дөрес сорау төзү һәм аңа тулы җыйнак җавап бирү;
  • нәрсә дә булса эшләргә ризалашу яки риза булмауны белдерү;
  • шатлыкны һәм канәгатьсезлекне белдерү;
  • аралашуда әдәп кагыйдәләрен саклау, ягъни әңгәмәдәшне бүлдермәү.

Диалогларны төзегәндә укучылар ике яклы әңгәмә алып барырга тиешләр. Әзер диалогларны өйрәнгәндә кечкенә диалог текстларны укучыларга тарату, диалогларны укучылар парлашып өйрәнәләр һәм дәрес башында яттан сөйлиләр. Конвертлы текстлар даими алышынып тора, шулай итеп бар парлар да диалогларны өйрәнеп бетерә.

Татар телен өйрәнгәндә тагын бер зур адым - ул монологик сөйләмгә өйрәтү, яки фикерне логик-эзлекле итеп әйтү, бәйләнешле итеп сөйләргә өйрәтү.

Рус мәктәпләрендә монологик сөйләмгә өйрәтүне беренче этапта бирелгән темага яисә предметка карата фикер әйтә белүләрен үстерү, рәсем буенча җөмләләр төзүдән, диалогларны хикәягә әйләндерүдән башларга кирәк.

Аннары кечкенә хикәяләр төзү, эчтәлеген сөйләү, рус теленә тәрҗемә итәргә өйрәтү тора. Укучы татарча сөйләүгә акрынлап җавап бирү аша монологик сөйләмгә чыгу юлы үтелә.

Уку. Уку – мәгълүмат алу чыганагы булырга тиеш. Текстны аңлау дәрәҗәсе түбән булганда уку күңелсез шөгыльгә әверелә. Укуга кызыксыну, укырга өйрәтүнең техник ягын яхшырту өчен кызыклы алымнар кулланыла: җөмләнең ахырын укып бетерү, рәсемнәрне сүзләр белән алыштыру, текстны үзгәртү; шигырьләр укыганда кызлар/малайлар юлларны чиратлап уку, хор белән уку, көйләп уку, пышылдап уку, авыз эченнән уку, иреннәр белән уку һ.б.

Дәресләрдә үзләштерүгә читен булган материалларны уеннар белән бәйләп аңлатканда кызыксыну уяна. Шуңа да дәрестә мөмкин кадәр төрле фонетик, лексик, грамматик уеннарны кулланырга була. Уен барышында оялчан балалар да активлаша төшә. Шулай ук системалы рәвештә грамотага өйрәтү дәресләре сөйләм үстерү белән бергә алып барыла.

Рус мәктәпләрендә телне белү дәрәҗәсе укучыларда төрлечә. Шуңа укытуны дифференцияләштерү зарур. Индивидуаль, дифферецияле укытканда, һәр укучы үз мөмкинлегенә, сәләтенә туры килердәй эшне башкара.

Санап киткән ысулларны дәреснең кайсы урынында файдалану, күпме вакыт дәвам итү, кайсыларының үзара ничек чиратлануы дәреснең темасына, уку материалына, укучының татарча белү дәрәҗәсенә бәйле.

Куелган проблемага карата психологик, педагогик һәм методик әдәбиятны өйрәнү, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен күзәтү нәтиҗәсендә түбәндәге фикерләргә килергә була:

  • Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юллары күп галимнәрне җәлеп иткән актуаль проблемаларның берсе.
  • Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларнның коммуникатив компетенциясен формалаштыру түбәндәге дидактик принципларга таянып эшләүне таләп итә: күрсәтмәлелек, аңлылык, активлык, үти алу һәм көч җитү, фәннилек, яшь һәм шәхси үзенчәлекләрне исәпкә алу, эзлеклелек һәм системалылык, тормыш белән бәйлелек, ныклы үзләштерү.
  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыру юлларын хәл итүдә укытуның актив метод, форма һәм чаралары ярдәмгә килә.
  • Укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру процессында укучыларга белем әзер килеш бирелми, ә бәлки алар аны мөстәкыйль танып-белү вакытында, ягъни төп игътибар укучының мөстәкыйль танып-белү эшчәнлегенә юнәлтелә.
  • Коммуникатив компетенция формалаштыру юлларын дөрес оештырганда, ул укучыларның тел өйрәнүгә карата мөнәсәбәтләрен уңай якка үзгәртә, белемнәрнең аңлылыгына этәрә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә, иҗади фикерләүне үстерә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ...

Федераль дәүләт стандартланына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балаларның коммуникатив компетенциясен үстерү

Материал Республиканской ПНК "Научно-методическая мысль в Татарстане: достижения, проблемы, перспективы" на базе гимназии №18 г., 2015 г....

Эш тәҗрибәм. “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү”.

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү”Мин Галиуллина Диләрә Әхмәдулла кызы Совет районы 175нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша мәдәни компетенция үстерү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша мәдәни компетенция үстерү...