"Гадәти әйберләрнең яшерен кыйммәтләре". (Ценности обыденных вещей) Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре я сыйныф сәгате өчен эшкәртмә
план-конспект урока (6 класс)

Тинбакова Римма Варисовна

"Гадәти әйберләрнең яшерен кыйммәтләре".Бөек Җиңүгә карата бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе. Сыйныф сәгатьләре өчен дә кулланырга мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gadti_nrslrnen_yasheren_kyymmte.boek_zhinu_tematikasy.docx23.92 КБ

Предварительный просмотр:

Бәйләнешле сөйләм дәресе яки сыйныф сәгатьләрендә кулланыр өчен

Тинбакова Римма Варис кызы,

Азнакай шәһәре 2 нче урта гомуми белем мәктәбенең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема

Гадәти әйберләрнең яшерен серләре яки “Кирәкми сугышлар”

Тип

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Сыйныф

6

Максат

Кыйммәт, хәзинә төшенчәләрен аңлату. Икмәк һәм кеше хезмәтенең (гадәти әйберләрнең) кыйммәткә ия булуын, аларның кеше тормышында зур роль уйнавына төшендерү. Сугыш чорында гадәти әйберләрнең зур кыйммәткә ия булуын ачыклау. Икмәккә, кеше хезмәтенә карата хөрмәт уяту, яхшы мөнәсәбәтләр булдыру, ипине сак тоту күнекмәсен тәрбияләү. Тыныч тормышның кадерен белергә, сакларга өйрәтү, сугышка карата нәфрәт хисләрен булдыру.

Төп терминнар, аңлатмалар

Хәзинә, кыйммәт.

Җиһаз

Видеоролик  (“Кусочек хлеба на один день на блокадном Ленинграде”), такта, һәр партада сүзлек (3әү), конверт (гаилә, бизәнү әйберләре,алтын, ипи,кыйммәтле ташлар,чәчәк, көмеш һ.б  сүзләр белән) -3әү), кара икмәк кисәге (125 гр) салынган өч тартма.

Метод

Төркемнәрдә эш, проблемалы сораулар, әңгәмә, эзләнү.

 

Дәрес (чара) барышы

Этаплар

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку гамәлләре

I. 1.Оештыру. Уңай халәт урнаштыру. Яңа белемнәр үзләштерүгә теләк (мотивация)  булдыру.

2. Уку мәсьәләсен кую

Исәнлек, хәлләр сорау.

-Бер-беребезне сәламлик!

-Мине дә сәламлик!

-Тыныч тормышта яшәвебезгә куаныйк!

Укучылар бер-берләренә “сәлам” дигәнне аңлаткан хәрәкәтләр ясыйлар

КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Гадәти әйберәрнең кыйммәтләре турында әңгәмә буласын әйтеп үтү.

Сорау кую:

  • Нәрсә ул хәзинә?

Проблеманы кабул итәләр.

Үзмаксат куялар.

II. Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

1.Төркемнәрдә эшләргә тәкъдим итә.

Җавапларны тыңлый.

Төркемнәрдә куелган сорауга җавап эзлиләр. Фаразлап карыйлар. Һәр төркемнән берәү җавап бирә.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую.

Яңа мәгълүмат туплауда “Аңлатмалы сүзлек” куллану

РУУГ:инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

2. һәр төркемгә сүзләр салынган конвертларны ачып, сүзләрдән аңлашылган әйберләрнең кыйммәтле (хәзинә) булу-булмауларына карап ике баганага аерырга кушу.

3. Сүзлек белән эш. Хәзинә сүзенең мәгънәсен якынрак аңлату өчен бу сүзгә аңлатманы укыту.

4. Карарга видеоролик тәкъдим итү.

Видеоролик уртасында (Санкт-Питербург (Ленинград) шәһәрендә яңа өйгә күченгән яшь пар стена эченә яшерелгән тартма табу вакытында) туктатыла һәм сорау куела:

-Дуслар, тартма эчендә нәрсә ята дип уйлыйсыз: хәзинә, кыйммәтле әйбер яки башка нәрсә?

   Парта өсләрендә яткан тартмаларны ачарга тәкъдим  итү.

   - Әйтегез әле: ипи –кыйммәтле әйберме? Ни өчен тартмада сез дәрес башында кыйммәтле предметлардан санаган алтын, көмеш түгел, ә икмәк ята.

- Ә хәзер икмәкнең кешелек, ил тормышында нинди роль уйнавын белер һәм аның тагын да ныграк кыйммәтле булуын белер өчен роликны дәвам итәбез.

    Видеоролик дәвам иттерелә. Анда тартма эченнән икмәк кисәге чыга һәм укучылар алдында Ленинград блокадасы вакытындагы коточкыч вакыйгалар күз алдына килеп баса.

Сүзләрне ике багана итеп тезәләр һәм ни өчен алай тезүләрен аңлаталар.

Һәр төркем аңлатмалы сүзлек белән эшли. Нәтиҗә ясый. Исбатлый.

-Димәк, хәзинә –нинди дә булса кыйммәткә ия предмет, кыйбатлы әйбер, кирәкле әйбер.

Игътибар белән карыйлар, күргәннәрен аңлатырга әзерләнәләр.

Һәр төркем, үзара сөйләшеп, төрле вариант җавап бирәләр.

Укучылар алларында яткан тартманы ачалар, кулларына икмәкне алалар.

Төркемнәрдә киңәшләшеп, укучылар җавап әзерлиләр, икмәк турында белгәннәрен сөйлиләр. Аның басуда үстерелүен, никадәр һөнәр ияләренең ипи үстерүдә күп көч куюларын, икмәкнең, өстәлләргә килгәнче, озын юл үтүен һ.б. турында әйтәләр. Нәтиҗә чыгаралар: икмәк –кадерле, иң кыйммәтле нәрсә. Аны үстерүдә көч куйган хезмәт ияләренә карата хөрмәтле булырга,  ипине кадерләргә кирәген әйтәләр. Урамда, ашханәләрдә күрергә мөмкин булган кайбер күңелсез күренешләр турында сөйлиләр.

  Укучылар дикъкать белән карыйлар.

Динамик пауза

III. Яңа белемнәрне тирәнәйтү.

-Укучылар, ролик геройлары белән без кайсы чорга барып кайттык?

  Блокаданың 872 көн (1941-1944) баруын, андагы вакыйгалар, икмәкнең һәр кешегә тәүлегенә 125 гр., эшче кешеләргә 250 гр. бирелүе турында сөйләнелә. Шушы икмәктән башка ашарга берни булмавы аңлатыла. Уйланырга чакырыла. Ипине кулларына алып, шуны уйларында  өч өлешкә бүлеп карарга кушыла. Бер тәүлеккә өч тапкырлык азык! Никадәр ул аз, һәм никадәр ул күп!

-Сугыш чорында, блокададагыларга алтын кыйммәтрәкме, икмәкме?

   Ленинград блокадасы чорында пешерелгән икмәкнең составы белән таныштыру. Тәме турында әйтелә: тәме бүгенге икмәкләрнеке кебек булмаса да, ул вакытта әлеге икмәк – иң кадерле тәмле азык !

Лениград блокадасы вакытлары, Бөек Ватан сугышы чоры икәнен әйтәләр.

Укучылар уйлана, җаваплар яңгырый.

Икмәктән авыз итеп карыйлар.

ТБУУГ:уку мәсьәләсенчишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

IV. Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.

Бүгенге әңгәмәдән чыгып, төркемнәрдә йомгак ясарга, дәрес башында ипине кыйммәтле әйберләр рәтенә куймаган төркемнәр хаталарын төзәтәләр: ипи сүзен беренче баганага куялар.      

   Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя куярга кушыла.

Укучылар нәтиҗәләр чыгаралар: ипи кадере, кыйммәте, кеше хезмәтенең бөеклеге  һ.б.

Укучылар иптәшләренең һәм үзләренең дәрестәге активлыгына, уңышларына карап   бәя куялар.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәү гамәлен тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: иптәшеңнең, үзеңнең гамәлләрен бәяләү

V. Дәрескә йомгак.

Дәрескә йомгак ясала.

Дәрескә йомгак ясыйлар. Тормыш өчен никадәр белем һәм күнекмә алулары турында әйтәләр.

ШУУГ: үз уңышларың /уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иламым - туган ягым" Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Пейзажның матур әдәбиятта, сәнгатьтәге урынын билгеләү;    әдәбиятның рәсем сәнгате, җыр сәнгате белән тыгыз бәйләнештә булуын   танып – белергә өйрәтү...

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе "Сәламәт яшәү рәвеше"

Сәламәт яшәү рәвешенә этәрүче дәрес эшкәртмәсе...

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. 10 сыйныф. Рус мәктәбендә укучы татар төркемнәре өчен.

Дәреснең темасы: "Мәңгелек мәхәббәт"Дәреснең максаты: 1.Тукайның мәхәббәт шигырьләре белән таныштыру.2.Балаларның танып –белү активлыгын һәм эзләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән күнекмәләрне үстерү.3.Әд...

6 нчы сыйныф өчен әдәбияттан дәрес эшкәртмәсе."Батыр егет-ил күрке".(Бәйләнешле сөйләм үстерү)

6 нчы сыйныф өчен бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе."Батыр егет-ил күрке"....

”Муса Җәлилнең тормышы истәлек, хатлар, шигырьләрдә” (Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе,6 нчы сыйныф)

Муса Җәлил иҗаты буенча 6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә куллану.

Күп еллар дәвамында белем бирү учреждениесе галим – мәгърифәтчеләрнең фәлсәфи фикерләренә, ТР халкының милли мәдәнияте тра-дицияләренә нигезләнеп милли белем бирү с...

“Рус телле балаларда татар теле дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү”.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинарында үткәрелгән мастер -класс эшкәртмәсе....