Әдәби әсәрләрне анализлау системасы. Система анализа литературного произведения
план-конспект урока (10 класс)

. Әсәрне үзләштергәндә, без берничә баскыч үтәбез. Беренчесе һәм иң әһәмиятлесе- уку, аннан соң анализлау һәм йомгаклау, автор фикерен билгеләү. Иң мөһиме - автор фикере, әсәр идеясенең бүгенге көндәге яңгырашын билгеләү, заман куйган проблемалар белән янәшә куеп карау. Уку әдәби  текстны субъектив, шәхси карашлар аркылы  кабул итү булса, анализ автор  фикерен объектив аңларга ярдәм итә. Дәрестә әдәби әсәрне анализлауның төрле төрләрен куллану  принцибын Гаяз Исхакыйның 10 нчы сыйныфта өйрәнелә торган  “ Ул әле өйләнмәгән иде” повесте мисалында күрсәтергә телим. Дәрестә әдәби әсәрне анализлауның төрле төрләрен куллану  принцибын Гаяз Исхакыйның 10 нчы сыйныфта өйрәнелә торган  “ Ул әле өйләнмәгән иде” повесте мисалында күрсәтергә телим.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Нәбиуллина Зөлфия Хатыйповна.  

Казан шәһәре 167 нче мәктәпнең

югары категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы.

Әдәби әсәрләрне анализлау системасы.

       Әдәби әсәрне  аңлау, кабул итү һәр укучының шәхси күзаллавы аша бара. Ләкин автор әйтергә теләгән фикерне, ул күтәргән проблеманы аңларга теләсәк, әдәби әсәрне анализлау төрләрен белергә кирәк. Әдәби әсәр язучының фикерләү  рәвешен чагылдырган кебек, укучыдан да әлеге фикерләү юлын әдип артыннан кабатлауны таләп итә. Әсәрне үзләштергәндә, без берничә баскыч үтәбез. Беренчесе һәм иң әһәмиятлесе- уку, аннан соң анализлау һәм йомгаклау, автор фикерен билгеләү. Иң мөһиме - автор фикере, әсәр идеясенең бүгенге көндәге яңгырашын билгеләү, заман куйган проблемалар белән янәшә куеп карау. Уку әдәби  текстны субъектив, шәхси карашлар аркылы  кабул итү булса, анализ автор  фикерен объектив аңларга ярдәм итә. Мәктәптә анализ үзмаксат түгел, ул әсәрне  тирәнрәк аңларга, әдәби әсәрне мөстәкыйль укып, бәяләргә өйрәтә. Шуңа күрә укытучыдан әдәби әсәр анализының төп төрләрен өйрәтү  сорала. Югары сыйныф укучысы әсәрне укып чыккач,  нинди анализ төре белән эш итәргә кирәклеген ачык күзалларга тиеш. Дәрестә укучыларга бер үк әсәрне төрле юллар белән анализларга тәкъдим итәргә мөмкин. Бүгенге көндә дә әдәби кыйммәтен  югалтмаган әсәрләр җентекләп эшләүне сорыйлар. Дәрестә әдәби әсәрне анализлауның төрле төрләрен куллану  принцибын Гаяз Исхакыйның 10 нчы сыйныфта өйрәнелә торган  “ Ул әле өйләнмәгән иде” повесте мисалында күрсәтергә телим.

Тема:Гаяз  Исхакыйның “ Ул әле өйләнмәгән иде”  әсәренә аспектлы  анализ.

Максат:

 1. Әдәби әсәрне төрле юллар белән анализлау күнекмәләрен ныгыту.

2. Бөтен гомерен төрк-татар халкының бәхете, иреге өчен көрәшкә багышлаган Г.Исхакый иҗатының төп принцибын билгеләү.

3.Әсәрнең бүгенге көндә яңгырашын бәяләргә өйрәтү. .

Җиһазлау: портреты, китаплары, Хатыйп Миңнегулов “ Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты” китабы,“ Мирас” журналы,2005,№4, видеокассета “Батулла дәресләре”, “ Зөләйха” фильмы, Л. Шагыйрьҗанның “ Исхакый юлыннан” шигыреннән өзек, анализ төре буенча терәк-схемалар.

Дәрес формасы: конференция

Ысулы: эзләнү, өлешчә тикшеренү

                 Дәрес  барышы

              I . Кереш

Укытучы: Укучылар, без сезнең белән инде ничәнче кабат Гаяз Исхакый белән очрашабыз.Бүгенге дәресне Лена Шагыйрьҗанның “ Гаяз Исхакый юлыннан” шигыреннән түбәндәге юллар белән башлыйсым килә.

                       

                                                   Без югалтмыйк әле шул маякны,

                                                   Җиргә ныграк басыйк аякны.

                                                   Тукталмыйча атлыйк алга, язга-

                                                   Бездән алга барган  Гаязга!

Дәрес ахырында бүгенге дәреснең анализ объекты  булган “ Ул әле өйләнмәгән иде” әсәренең төп фикерен билгеләп, шушы шигъри юлларның асыл мәгънәсен аңласак, мин бик шат булыр идем.

- Бөтен гомерен татар халкының бәхете һәм иреге өчен көрәшкә багышлаган олы шәхес Гаяз Исхакый бу әсәр белән нәрсә әйтергә тели, нинди проблемаларны күтәрә?

-  Аның җиткерергә теләгән фикере безгә  якынмы?

-  Автор идеясе безне дулкынландырамы?

-  Мин сезне шул турыда сөйләшүгә чакырам. Без сезнең белән әдәби әсәр анализының берничә төрен өйрәндек. Хәзер без повестьны  2 төркемгә бүленеп, образлар бирелеше аша һәм мәдәни-тарихи юл  белән анализларбыз. Анализлаганда фикерләрегезне әсәрдән өзекләр  белән дәлилләргә, һәр образның бирелешен бәяләп, аңа салынган фикерне билгеләргә тырышыгыз.

                II. Төркемнәргә бүленеп образлар бирелеше  аша һәм тарихи-мәдәни юл белән анализлау күнекмәләрен  ныгыту

 1 төркем  җитәкчесе:

- Әдәби әсәрне образлар бирелеше  аша анализлаганда, образларның үзенчәлекле сыйфатларын күзәтәбез, образның бирелешен бәялибез, авторның аңа мөнәсәбәтен билгелибез, образга салган фикерне-идеяне күрергә тырышабыз.

 “ Ул әле өйләнмәгән иде” повестенда 2 төп образ – Шәмси һәм Анна. Без төркем эчендә икегә бүленеп һәр образга  тулы сыйфатлама бирергә тырыштык.

Беренче  төркем: 

 - Төп образларның берсе булган Анна повестьта тулы ачылган. Ул чибәр, тырыш, бик уңган, үз хезмәте белән көн күрүче  хатын-кыз. Шәмсинең беренче тапкыр Анна тора торган фатирда булуы турындагы өзекне укып китәсем килә.” Шәмси кереп баскач та, аптырабрак китте. Озын  гына, биек кенә бүлмә, тәрәзәсендә ап-ак пәрдә. Уң якта ак кына караватка җете ак мендәрләр өелгән, ап-ак юрган белән өртелгән. Сул якта зур гына диван  аксыл киемендә һаваланып тора, тәрәзә янында зур гына өстәл. Аңарга ап-ак эскәтер  җәелгән.” Язучы бу өзектә ак деталеннән бик оста файдаланып, Аннаның тырыш, пөхтә, эшкә булган хатын-кыз икәнен күрсәтергә тели. Бу сыйфатларның Аннага хас булуына әсәр сюжетында бик күп дәлилләр бар.

- Анна алдынгы карашлы хатын-кыз. Ул әдәбият- сәнгать яңалыклары белән һәрчак танышып бара. Бик еш театрга йөри. Үзе укыган рус классиклары әсәрләренең төп фикерен Шәмсигә дә аңлата ала. Шәмси сүзләре белән әйтсәк, Анна Шәмсигә “... ике ел  буенда тулы мәгънәле тормыш  бирде. Хәятка каршы күзе ачылуга, рус дөньясын танырга, рус мәдәниятен белергә хәлфә  булды”.

- Минемчә, Анна ярата белә. Мәхәббәтендә ул- тугры дус, идеал хатын. Ул иренең һәр теләген тоя, Шәмсигә һәр төрле ләззәтне бирергә әзер. Мәхәббәте, яраткан кешесе өчен ул барын да эшләргә әзер. Шәмсигә дәваланырга кирәк булгач, Анна хәтта эшен дә ташлый, аны дәваларга алып китә. Анна Шәмсинең татар кызына өйләнү максатын белеп яши,  аның теләгенә каршы килми. Хәтта кызлар белән танышуына шартлар да тудыра. Мәсәлән,  татар кичәсенә баргач, Шәмсинең кызлар белән танышырга теләвен белгәч, Анна:

“ - Әлбәттә, кирәк. Сиңа инде өйләнергә вакыт  йиткән, ләкин карап алырга кирәк. Менә мин дә карашыйм әле,- диде. Шул сүзне кыз эзли торган энесенә тутасы әйткән кебек әйтте вә театрга баргач та Шәмсидән аерылып китте.”

-Анна тормышка тиз яраклаша, тормыш итә  белә. Бу  сыйфат бүгенге көн кешесенә дә бик кирәк дип уйлыйм. Ул бер төрле эштән дә курыкмый. Һәр җирдә көн итәр өчен эш таба белә. Мәсәлән, Шәмсине дәваларга алып баргач, ул хуҗа хатынны тегү эшләренә өйрәтә, кызларына  дәрес сабаклары бирә.

- Анна оста хуҗабикә һәм  югары зәвыклы хатын. Финляндиягә ял итәргә баргач, аның төрле-төрле ашлар пешерүенә, өстәлне матур итеп әзерләвенә, барысына да өлгерүенә шаккатасың. Аңа мәхәббәте көч бирәдер дигән уйга киләсең.

Төркем җитәкчесе: Образ үзенә идея, фикер сыйдыра. Аннаны һәрьяктан камил хатын-кыз итеп сурәтләп,  автор нинди фикер җиткерергә тели соң? Шәмси әсәрнең башыннан алып ахырына кадәр үз идеалына туры килгән, ягъни һәрьяктан Аннага охшаган мөселман кызы эзли, ләкин таба алмый. Анна  образында идеал хатын-кыз образы тудырып,  Гаяз Исхакый алгы планга татар кызлары арасында алдынгы карашлы, белемле, мөстәкыйль фикер йөртә һәм тормыш алып бара ала торган кызлар әз булуын  әйтергә тели.

Беренче  төркем: 

-Аннаның  бәхетле булырга хакы бар иде. Безнең уйлавыбызча,   аның бәхетсезлегендә  Шәмси гаепле. Шәмси Аннаның мөселман дине кануннарын кабул итәргә әзер булуын да күрми. Балаларын чиркәүгә алып баруы да чарасызлыктан гына икәнлеген беләбез. Автор моңа дәлилләр дә китерә. “ Аннаның Шәмсигә мөнәсәбәте һаман искечә булды. Ул һаман аны кадерләде, һаман аның өчен генә яшәде. Һаман аның тормышын мул-тулы иттерергә тырышты. Ләкин аңарда да Шәмсинең китүеннәнме, югалуыннанмы курку бетмәде. Үзенең тормышының тазалыгына иманы ныгымады, һәрвакыт өмет берлән өметсезлек арасында торып, аның күңелен көчсезлек, зәгыйфьлек бер хис биләде. Аның күңелендә әллә нинди, күренми-беленми  торган куәткә  шул хәлне, шул бәхетле хәлне сакласын өчен сыгыну уе туды. Ул да Шәмси күрмәгәндә чиркәүләргә бара,чукына башлады.”

- Шәмси образы да әсәрдә тулы ачылган. Яшьлегендә  ул мәдрәсә тәртипләре белән килешмичә, Казан мәдрәсәсен ташлап чыга һәм тормышта үзенә урын эзли. Ул төрле шәһәрләрдә була, үзенә ошаган эш эзли. Эш эзләүдә ул зур активлык күрсәтә. Шәмсинең бу сыйфаты бүгенге көн  яшьләренә дә бик кирәк дип уйлыйм.

- Минем уйлавымча, Шәмси  үзен генә ярата. Ул Аннаны да , Аннага охшаган мөселман кызын да  яратырга сәләтле түгел. Ул тормыштан тәм табарга, рәхәт күрергә генә күнеккән. Ул Аннаны   бала тапкач,  бик авыр хәлендә  ташлап  китә. “ Шәмсигә кинәттән мөһим бер эш берлән Төркстанга китәргә тугры килгәнгә, ул Аннаның терелеп йитүен дә, баланың яшәрлекме-түгелме икәнен дә белмәенчә сәфәргә чыкты.”

-Әсәр төп герой- Шәмсетдиннең  икеләнүләре, уйланулары, хыяллары белән үрелгән. Ул “тагы, менә, насыйп булса, диндә иркенлек булыр да мөселман итәрмен, баермын да Истанбулга барып яздырып килермен, зурая башлагач, мөгаллимә  алып,мөселманча тәрбия иттерермен,-дип, күңелен юата килде”.  Повесть шул уйланулар белән төгәлләнә дә. Автор безгә татар җәмгыятендә Шәмсетдиннең  эчке каршылыгын җиңәрлек көч юклыгын әйтергә тели.

Икенче  төркем җитәкчесе:

-Мәдәни-тарихи анализ юлы белән эшләгәндә, әдәби  әсәр милли тарих, иҗтимагый хәл-вакыйгалардан аерылгысыз  карала. Әдәби әсәр  сурәтләнгән чор, аның чынбарлыкка  туры  килүе, типик образлар тудыра алуы ягыннан бәяләнә. Без өйрәнгән “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәре ХХ йөз башы татар тормышында очрый торган күренешне сурәтли.Повесть 1916 елда языла,1918 елда басылып  чыга. Белгәнебезчә, бу чорда патша хөкүмәтенең руслаштыру сәясәте әле бетмәгән. Г.Исхакый татар халкының киләчәге  турында  уйлана, руслашып юкка чыгу куркынычы зур булуын  аңлата.

Икенче төркем:

-Әсәрдәге  төп  геройлар типик. Мәсәлән, Шәмсетдин- татар яшьләренең типик вәкиле.Чыннан да ХХ йөз  башында  буржуаз  революция нәтиҗәсендә күп  кенә  мәдрәсәләрдә  шәкертләр  укыту программалары белән  килешмичә  чуалышлар оештыралар. Аларның күбесе мәдрәсәне ташлап чыга һәм үзләренә тормышта урын эзли.Шәмси  дә алар белән.

-Шәмси  образында  автор татар яшьләренең рус культурасына якынаюларын  күрсәтә.Чыннан  да  ХХ йөз  башында алдынгы фикерле  кешеләр  (бигрәк тә яшьләр) рус  культурасына  якынаялар. Шәмси белән Анна рус театрына еш йөриләр. Куелган спектакльләрнең темасы, идеясе турында бәхәсләшәләр.Бу вакытта татар театры үзенең туу чорын гына кичерә, 1нче спектакльләр 1906 нчы елда Казан, Оренбург  шәһәрләрендә  куела, ә рус сәхнәсендә бәхәсләшерлек, фикер алышырлык әсәрләр  куела.

- Гаяз Исхакый бу әсәрендә рус кызы Аннаның олы мәхәббәтен сурәтли. Ул мәхәббәте  хакына  теләсә  нинди  корбаннарга  да әзер, хәтта диненнән язарга да. Ни өчен Шәмси  Аннаны һәм  балаларын мөселман диненә чыгармады  соң?. Бу  хәлгә  дә тарихи  аңлатма  бар. Ул чорда русларның мөселман диненә чыгуы бөтенләй күзәтелмәгән. Ә киресенчә, катнаш гаиләдә  туган балалар рус  милләтен арттырганнар. Патша хөкүмәтенең 3 гасыр  алып барган христианлаштыру политикасы үзенең нәтиҗәләрен биргән.

Укытучы:

1 нче төркем Аннаның бәхетле булырга лаек икәнлеген дәлилләде.Тарихи- мәдәни яктан  аңлатканда,бу мөмкин хәл идеме?

Икенче төркем:Шәмсигә Анна  белән  бәхетле булырга аның алган дини тәрбиясе, традиция, йолалар төрлелеге комачаулый.Шәмси үзен мөселман кызына өйләнсә генә тулы бәхетле итеп хис итәчәк. Тик ул кыз нәкъ Анна кебек  булырга тиеш. Әсәрдә Шәмси күп кенә кызлар белән танышып карый, тик Аннага ошаганын таба алмый. Тарихи яктан бу хәлгә аңлатма да бар. Чөнки ХХ йөз башларында укымышлы татар кызлары бик аз булган. Мәдрәсәләрдә ир-егетләр генә  укыган.

Икенче төркемнән тарихчы:  Чыннан да ХХ йөз башында  татар кызлары арасында укымышлы, алдынгы карашлы татар кызлары бик аз булган. Мәгълүм булганча, тарихчыларыбыз тикшеренүләрендә Болгар хатын-кызлары арасында гыйлем ияләре, галимнәр дә күп булганы языла. Шундыйларның берсе хан нәселеннән булган Туйбикә абыстай. Аны хөрмәт йөзеннән олылап Ана дип йөрткәннәр. Болгарда ул төрле илләрдән килгән кызлар укыган зур мәдрәсә тоткан. Казан ханлыгында да мәктәп-мәдрәсәләрнең, бай китапханәләрнең күп булуы мәгълүм. Әмма Казан ханлыгы буйсындырылгач барлык мәчет һәм мәктәпләр җимерелә, алар урынына чиркәү, монастырьлар корыла. Патша хөкүмәтеннән үз мәгарифе өчен бер тиен дә ала алмаган татар халкы, ир балаларын чит җирләрнең мәдрәсәләрендә укытырга тырышса да, кызлар өчен бу җиңел эш булмаган.    Кыз балалар өчен заманча мәктәпләр ачылу тарихы Галимҗан Баруди һәм аның хатыны Биби Маһруй исеме белән тыгыз бәйләнгән. Кыз балалар өчен җәдитче  мәктәп 1890 нчы елда ачыла.Шуңа  кадәр дөньяви белем бирелә торган мәдрәсәләрдә ир-егетләр  генә укыган.

Укытучы:Әсәрдә берничә урында авыл һәм шәһәр тормышының җентекле картинасы бирелә.Ни өчен дип уйлыйсыз?

Икенче төркем: Минемчә, Г.Исхакый авыл һәм шәһәр тормышын контраст сурәтләп, проблеманың чишелә алмаслыгын күрсәтә. Бу ике геройның менталитеты, алар тәрбияләнгән традицияләр  төрле.Шәмсетдин татар авылында, гади татар гаиләсендә  туып үскән, мәдрәсә тәрбиясе алган, мулла булырга әзерләнгән. Проблеманың чишелә алмаслыгын күрсәтү өчен, авыл тормышын сурәтләгәндә автор авыл тормышына типик булмаган күренешләрне  калку итеп  китерә.Мәсәлән бу өзектә: “Әнисе төн буе камыр белән маташты. Түшәктән сасы килүе  бетмәде. Җиңгәсе белән агасы тагы балаларын  кыйнадылар....” Авылда Шәмси бер рәхәтлек тә тоймый. Аның күңеле шул чорның алдынгы яшьләренеке кебек шәһәргә  омтыла.

- Әсәрдә бөтен уңайлыклар шәһәр тормышы, ә культурасызлык авыл тормышына  бәйләнгән.Анна аша рус культурасына  якынайган Шәмси  артта калган авыл тормышында яшәргә теләми.Чыннан да ХХ йөз башында рус культурасына якынаючы татар яшьләре күп  булганлыктан, катнаш гаиләләр дә еш барлыкка килгәннәр.

Төркем җитәкчесе: Гаяз Исхакый әсәрендә,  шул чорның очрый торган типик вакыйгаларына таянып, татар халкының милләт буларак юкка чыгу куркынычы проблемасын күтәрә. Рус менталитеты көчләп тагылган чорда катнаш гаиләдә туган балалар руслашканнар, рус теле аларның туган теленә әйләнгән.

III. Нәтиҗә ясау күнекмәләрен  камилләштерү. Әсәрләрнең бүгенге көн  укучысы өчен кыйммәтен билгеләү (Социальләштерү)

Укытучы: Шәмси мисалында автор татарның юкка чыгу куркынычы зур булуын һәм аның сәбәпләрен дә күрсәтә, соңга калу ихтималы барлыгын кисәтә.Шул сәбәпләрне билгеләп карыйк әле.

Укучылларның җаваплары:

- Катнаш гаиләләр барлыкка килү татар милләтен сан ягыннан киметүгә  китергән.

-Татар кызларының тиешле белем алмаулары татар егетләренең рус кызларына өйләнүләренә китергән.

Укытучы: Гаяз Исхакый ХХ йөз башында ук чаң суккан проблема бүгенге көндә  ачы хакыйкать. Берничә гасыр элек руслар белән бер үк санда булган татарларның саны бүгенге көндә  7 миллионнан артмый, ә руслар 150 миллионга җитә. Күп кенә этнослар бөтенләй юкка чыкканнар.Бүгенге көннең хакыйкатьләреннән берсе- рус булмаган халыкларны югары дәрәҗәдә руслаштыру ул. Башка халыкларның телләренә, шул исәптән татар теленә дә юкка чыгу куркынычы яный. Бүгенге көндә кызларыбыз зыялы булса да, катнаш никахларның саны буенча татарлар беренче урында торалар.

 Өй эше: Катнаш гаилә коруга фикерегезне, анда туган баланы  тәрбияләүгә үзегезнең карашыгызны язып килегез

Укытучы: Гаяз Исхакый тирәлек, язмыш каршылыгында татар милләтенең юкка чыгу проблемасын башка әсәрләрендә дә күтәргән. “200 елдан соң инкыйраз” әсәрендә автор татар юкка чыкмасын  өчен кирәкле шартларны күрсәтә. Автор фикере бүген дә үзенең кыйммәтен югалтмаган. 11нче сыйныфта без ул әсәрдә күрсәтелгән проблемаларны бүгенге көн сәясәте белән чагыштырып карарбыз.

Укучылар:

-Ике милләт корган гаиләдә, хәтта олы мәхәббәткә нигезләнгән булса да, каршылыклар тууы бик мөмкин. Бүгенге көн татары үз телен белмәсә дә, аңа халкыбызның гореф-гадәтләре сеңә. Нәкъ шул нәрсә каршылык китереп чыгарырга мөмкин.

- Минем уйлавымча, кешеләр бер-берсен яратсалар, бөтен кыенлыкларны да үтә алалар. Тик моның өчен бер-береңнең традицияләрен, йолаларын хөрмәт итәргә кирәк, бу гаиләдән булган бала һәр ике телне дә тигез дәрәҗәдә белергә тиеш.

- Ә минемчә, традиция һәм йолаларны хөрмәт итеп кенә телне саклап булмый.

- Бу повесть безне уйланырга, тормыш коруга җитди карарга чакыра. Бигрәк ике милләт халкының бер гаилә кору турындагы хыялы ачык уйланылган булырга тиеш. Чөнки мондый гаиләләрдә өстәмә проблемалар гел туып торачак.

Беренче төркем  җитәкчесе: Гаяз Исхакый безнең халыкны бүген дә уйландыра торган проблемалар күтәргән. Без катнаш гаиләдә туган проблемаларга  җавап табуы бик авыр икәнлеген, күп очракта мөмкин түгеллеген дә аңладык. Безнең төркем  укучылары киләчәктә гаиләне үз милләт кешесе белән генә төзергә кирәклегенә ышанды.

Икенче төркем җитәкчесе: Дәрес башында укылган эпиграфка кире кайтып, шуны әйтәсе килә: чыннан да Гаяз Исхакый татар халкының язмышы өчен борчылган, аны кайгырткан. Ул күтәргән проблемалар бүген дә актуаль.

Укытучы: Укучылар, әсәрне анализлау барышында сез үзегез өчен күп кыйммәтле фикерләр алдыгыз. Дәресне Исхакыйның үләренә 3 көн калгач Финляндия татары имам Хәбибрахман Шакирга  язган хаты белән төгәллисем килә.  “Мин бөтен гомерем буена төрк-татар халкының бәхете, иркенлеге өчен көрәштем...Тәңре сезләргә Ватаныбыз Идел-Урал азатлыгын күрергә насыйп итсен.” Амин, шулай булсын.

                         Методик  һәм матур  әдәбият

  1. А.Әхмәдуллин  Офыклар киңәйгәндә.- Казан,2002.
  2. Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов,В.Р.Әминова Әдәби әсәргә анализ.- Казан,2005.
  3. Д.Ф.Заһидуллина Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан,2004.
  4.  Х.Ю.Миңнегулов Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты.-Казан,2004.
  5.  Индус Таһиров Казанны яулап алу- Россия империясенең башы!- “Мирас” журналы.-2005.- №4

2.1.Г.Исхакый Сайланма әсәрләр, Vтом - ТаРИХ,2002 ( Мәктәп китапханәсе сериясе)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәләтле балалар белән үзара эшләү өчен педагогик күчүчәнлек һәм технологияләр системасы.

Нәрсә ул сәләтлелек? Сәләтле балалар белән эшләгәндә эшебездә кулланылучы технологияләр. Куелган бурычлар.Сәләтле балалар белән эшләү ысуллары. Нәтиҗәләр. Дәрес төрләре....

Хайваннарның органнары һәм органнар системасы

Хайваннарның органнар системасын өйрәнү....

«Система анализа результатов учебы и поведения суворовцев и использование ее результатов».

Анализ - способ познания предметов и явлений, в основе которого лежит изучение составных частей, элементов изучаемой системы.Важно подчеркнуть, что целевая установка проведения анализа   -...

Образы татарской мифологии и фольклора в системе анализа лирики Ф.И. Тютчева в школах Республики Татарстан

Статья посвящена образам татарской мифологии в системе анализа лирики Ф.И. Тютчева и помогает сделать более разнообразными уроки по изучению лирики...

Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәясенә образлар системасы аша анализ

Татар халкының күренекле язучысы Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәясен укып чыкканнан соң, образлар системасы аша анализ эшләргә теләгем туды. Һәм эшемне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм....

6-7 СЫЙНЫФЛАРДА «ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫ» ТЕМАСЫНА КАРАГАН БИРЕМНӘР СИСТЕМАСЫ / СИСТЕМА ЗАДАНИЙ ПО ТЕМЕ “ДРУЖБА НАРОДОВ” В 6-7 КЛАССАХ

Укучыларда күпмилләтле җирлектә яшәүче халыкларга карата ихтирамлык, гражданлык бердәйлеге хисләре формалаштыру; туган җир, Ватан төшенчәләре, үз культураң аша дөнья культурасына карата ихтирам тәрбия...