“Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт” (Ф. Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясенең 2 нче кисәге өстендә эш) дәрес проекты. 7 нче сыйныф, рус төркеме,
методическая разработка (7 класс)

Набиуллина Резеда Хайдаровна
Шәһәркүләм семинарда күрсәткән Ә.З. Рәхимовның "Иҗади үсеш технологиясе"нә корылган "Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт"; (Ф. Яруллинның "Ак төнбоек" хикәясенең 2 нче кисәге өстендә эш) дәрес проекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nabiullina_rh_ak_tonboek_1.docx25.25 КБ

Предварительный просмотр:

“Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт” (Ф. Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясенең 2 нче кисәге өстендә эш)

(Нәбиуллина Р.Х. , татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 7 нче сыйныф, рус төркеме, татар әдәбияты)

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет: әсәрне үз сүзләрең белән сөйләү һәм диалогка чыгу күнекмәләрен камилләштерү.

Предмет: “Ак төнбоек” хикәясенең II бүлеген укып анализлау һәм идеясен ачыклау.

Шәхескә кагылышлы: тәкәбберлекнең, дуслык кадерен белмәүнең нинди куркыныч нәтиҗәләргә китергәнен аңлату, җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: ЛГКК

Материал: дәреслек (2 нче кисәк, 83-89 нчы битләр)

Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, сорау-җавап, сайлап уку.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран (такта), китап күргәзмәсе, “Татар халкының аңлатмалы сүзлеге”.

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлау. Дәресне оештыру. Психологик уңай халәт тудыру. Кәефләрен сорашу.
  • Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар һәм минем укучыларым! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, бер-беребезгә яхшы кәеф, унышлар теләп елмаеп алыйк.
  • Сезнең күз алдыгызда нәрсәләр бар? (төнбоек чәчәкләре). Ни өчен төнбоек чәчәге? Ә хәзер каләмнәрне алыгыз һәм бүгенге дәрес өчен сезгә нинди сыйфатлар кирәк булыр дип уйлыйсыз, 4 кешелек сыйфатын чәчәк таҗларына языгыз.
  • Я, кайсы төркемгә нинди сыйфатлар кирәк булачак?
  1. Өй эшләрен анализлау.
  • Яхшы, бары тик шушы уңай яхшы сыйфатларны гына туплап, өй эшен тикшерүгә күчәбез.

 -  Өйгә эш нәрсә бирелгән иде?

а) әсәрнең беренче бүлеген укырга;

б) 86 нчы бит, №4 сорауларга язмача җавап бирергә;

в) төнбоек чәчәге турында проект әзерләп килергә.(2017 нче ел - Татарстанда

да Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы .)

- Әйе, рәхмәт бик дөрес. 4 нче күнегүне барыгызда эшләдеме? (дәфтәрләрне карап чыгу) Сорауларга әйе, юк дип җавап бирергә авыр булдымы?

- Яхшы, хәзер кечкенә генә блиц- опрос үткәреп алабыз. Эш вакытында дәфтәрдәге эшләрегезне дә тикшерә һәм тулыландыра аласыз.

2. Актуальләштерү.  Белемнәрне тигезләү. Блиц-опрос формасында.

- Укучылар, сез өйдә “Ак төнбоек” әсәренең I бүлеген укып килдегез.

- “Ак төнбоек” хикәясенең авторы кем?

- Беренче бүлектә сүз нәрсә турында бара? Әйдәгез искә төшереп алыйк.( батырлык, балалар дуслыгы).

- Хикәянең төп геройлары кемнәр?(Шөһрәт һәм Гадилә)

- Алар күлдә нишләделәр?

- Гадилә белән нәрсә булды?

- Гадиләне кем коткарды?

- Шөһрәтне бүләкләделәрме?

- Гадилә нинди чәчәкләр җыя?

Төнбоеклар турында проект эшләүче бармы? Проект яклау.

- Кеше исемнәре нинди дә булса мәгънәгә ия була диләр. Кем үзенең исеме нәрсә аңлатканын белә. Я кем әйтә. Русча да ярый.

- Яхшы, ә менә Шөһрәт һәм Гадилә исемнәре нәрсәне аңлата икән? Сүзлек белән эш. Беренче кисәкне искә төшереп алу.

Шөһрәт-......

Гадилә-......

- укучылар ә сез ничек уйлыйсыз, әти-әниләре ни өчен бу исемнәрне кушкан икән? (Алар балаларының шушы уңай сыйфатларга ия булуларын теләгәннәр).

Маршрут битләрендә исемнәрнең мәгънәләрен языгыз.

Үзбәя. Әгәр дә өй эшегездә хата юк икән “5”ле, бер хата булса “4”ле, ике яки өч хата булса “3”ле билгесен куябыз.

3. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе.

- Укучылар, Гадилә белән Шөһрәт исемнәренә хас  сыйфатларга ия булырлармы? Смогут ли Гадилә и Шөһрәт сохранить в себе те качества человека, что означают их имена? Шөһрәтле, гадел булып кала алырлармы икән?(проблемалы сорау). Бу сорауга җавап табу өчен нишләргә кирәк?(Әсәрнең I өзеген укырга, сорауга җавап эзләргә тиешбез)

II. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

1нче проблемалы бирем.

Сорауларга җавап табу өчен, без бүген  хикәянең II өлешен укый башлыйбыз.

  • Әйдәгез, яңа сүзләр белән танышабыз. Игътибар слайдка.(сүзлек эше).

 (кайбер сүзләрнең тәрҗемәсен үзебез чыгарабыз)

Караклык -

Ялкаулык -

Үрти –

Түбәнлек –

Өстенлек

Мыскыл –

Сүз ясагыч кушымчалар турында әйтеп китү. Курсив белән бирелгән сүзләр ничек ясалганнар? Сүзнең тамыры нәрсәне аңлата?

  • Ә хәзер китаптагы яңа сүзләрне карап алыйк әле. Һәр кеше үзе укый.

2 нче проблемалы бирем. Ә хәзер Ф. Яруллиннның “Ак төнбоек” хикәясенең икенче мәгънәви кисәкләргә бүлеп укыйбыз. (уку) (эчтәлек буенча соралар ????)

  • Мин укый башлыйм, ә сез дәвам итәсез. Уку
  • Укучылар кем аңлады? Кыскача тәрҗемә итәбез. Кыз нәрсәдән курыкты? Нинди сүзләрдән курыкты соң искә төшереп алыйк әле.

  • Бу өлеш авыррак, кем аңлады, тәрҗемә итү.

  • Шөһрәт өстенлек күрсәтергә тели как понимаете?

  • Как вы понимаете выражение түбәнлекне эшләмәячәксең?

  • Соңгы өлеш нәрсә турында? Перевод на русский.

Физминутка.

3 нче проблемалы бирем.

  • Яхшы укучылар, әйтегез әле икенче өзектә сүз нәрсә турында бара?
  • Гадилә нинди кыз? Ни өчен?
  • Ә Шөһрәт нинди малай? Ни өчен?

Маршрут битләрендә Гадилә һәм Шөһрәткә характеристика языгыз.Слайдта бирелгән кеше сыйфатларын кулланып.

  • Кеше сыйфатлары: тырыш, ярдәмчел, ялкау, тугры, чын дус, гадел, мактанчык, масая, тыйнак, кешелекле.
  • Кем ничек язды?(һәр төркемнән 1 укыту, өстәп бару)

  • Гадилә белән Шөһрәт дуслыгы сакландымы? Ни өчен дуслыклары таркалды?
  • Укучылар, безнең маршрут битләрендә төп образларга характеристика килеп чыкты. Шуларны һәм дуслык төшенчәсен кулланып янкүршегез белән әңгәмә корып карагыз әле.
  • Ә хәзер һәр төркемннән бер парга сүз бирәбез.Үзбәя үткәрү.(әгәр хатасыз сөйли алам дип саныйсыз икән “5”ле, бер хатагыз була икән “4”ле, дутыгыз ярдәме белән генә булса, “3”ле билгесе куясыз.
  1. Рефлексия, бәя этабы.

1. - Укучылар, без бүгенге дәрестә нишләргә тиеш идек? Гадилә белән Шөһрәт  исемнәренә хас  сыйфатларга ия булырлармы? Шөһрәтле, гадел булып кала алырлармы икән?

  • Без проблемалы сорауга җавап бирер өчен нәрсәләр эшләдек?
  • Әсәрне укырга җайлымы? Ф. Яруллинның язу теле аңлашыламы?
  • Укучылар, әйтегез әле дәреслек авторлары ни өчен бу әсәрне сезгә – 7 нче сыйныфка тәгъдим иттеләр икән? (Чөнки төп геройларга да , безгә дә 14 яшьлщр тирәсе. Без дуслыкны саклап кала белсен өчен. Мактанмас өчен.....)
  1. Яхшы, бик дөрес. Ә хәзер төнбоек таҗларына дуслыкны саклап калу  өчен кирәк булган кешелек сыйфатларын өстәп куегыз, зинһар. Һәр төркемнән җавап тыңлана.
  2. Өй эше 3 дәрәҗәдә

а) икенче бүлекне тагын бер кат укып чыгарга;

б) синең исемең нәрсә аңлата? Дәфтәрләргә кыскача язып килергә?

в) 89 нчы бит, №8,язмача.

- Укучылар, барыгызга да бик зур рәхмәт, дәрестә актив катнаштыгыз... Дәрес тәмам, сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Презентация "Кеше сыйфатлары",9-11 нче сыйныф,рус төркеме

Презентация "Кеше сыйфатлары",9-11 нче сыйныф,рус төркеме...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дү...

Ф.Яруллин "Ак төнбоек" хикәясенә сценарий

quot;Татар кызы-2019" конкурсының шәһәр этабы өчен 3 минутлык сценарий...

«Бүген нәрсә пешерәбез?» темасы өстендә эш .4 нче сыйныф (рус төркеме)

Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү дәресеМаксат: 1. Рәсемнәрне тасвирлый алу. Тема буенча лексик берәмлекләрне һәм структураларны сөйләмдә дөрес куллана белү...