9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән олимпиада биремнәре
олимпиадные задания

9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән олимпиада биремнәре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 9_syynyf.docx36.39 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль тур

РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ

ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ

 (2019-2020 нче уку елы)

9 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты – 180 минут

Максималь балл – 65

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Татар алфавитындагы 21 нче хәреф дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) О;

        ә) Ө;

        б) П;

        в) Р.

2. Җөмләдәге яңгырау тартыклардан гына торган сүзләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Байлык – бер айлык, хәерчелек, саклап тотсаң, гомер буена җитә. (Әмирхан Еники)

        а) 2;

        ә) 3;

        б) 4;

        в) 5.

3. Тарихи сүз кулланылган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

        а) Ханнан бала олы,

            Баладан ана олы.

        ә) Мең нәнкә дә бер әнкәне алыштыра алмас.

        б) Баланың телен анасы белер.

        в) Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, бурычыңны кайтара алмассың.

4. Җөмләдәге ясалма сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Эшләнеп бетмәгән эшнең бәясе тишекле бер тиен. (Мәкаль)

а) эшләнеп;

ә) эшләнеп, тишекле;

б) эшләнеп, эшнең, тишекле;

в) эшләнеп, бетмәгән, тишекле, тиен.

5. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Калган эшкә кар ява. (Мәкаль)

        а) икесе дә хикәя фигыль;

        ә) икесе дә сыйфат фигыль;

        б) беренчесе сыйфат фигыль, икенчесе хикәя фигыль;

        в) беренчесе хикәя фигыль, икенчесе боерык фигыль.

6. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Күтәрелебрәк тәрәзәдән карасам, тышта кар яуган икән ләбаса! (Әмирхан Еники)

        а) бәйлек;

        ә) ымлык;

        б) модаль сүз;

        в) кисәкчә.

7. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең нинди җөмлә кисәгенә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Кешеләр чәчәкнең матурлыгына соклана-соклана узып китәләр. (Мәгъфур Ханнанов)

        а) аергыч;

        ә) туры тәмамлык;

        б) кыек тәмамлык;

        в) урын хәле.

8. Җөмләнең иясе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Ипи бит ул – бик кадерле, бик кыйммәтле ризык. (Афзал Шамов)

а) ипи;

ә) ипи бит;

б) ипи бит ул;

в) ул.

9. Разил Вәлиев иҗатыннан тупланган мисаллар арасыннан инверсия күренеше чагылыш тапкан җөмләне билгеләгез. (2 балл)

        а) Урман буш.

        ә) Агачлар шәрә.

        б) Әминә ул якта да күренми.

        в) Кочакка алып җылытасы, иркәлисе иде агачларны.

10. Кушма җөмлә дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) Корт агачны эчтән ашый. (Мәкаль)

        ә) Еланның агы да, карасы да елан булыр. (Мәкаль)

        б) Оясын актарсаң, агусыз елан да тешләр. (Мәкаль)

        в) Балык ашыйсың килсә, судан курыкма. (Мәкаль)

II. Башыгызны эшләтегез.

        Хәрефләрне дөрес итеп урнаштырып, Шәүкәт Галиев фикерен языгыз. (8 балл)

        ДННАА   ЛСЕКҮЗ   РЫАЙМАК,   ИЛАМГ   НАЫ   ОРМГЕ   ЕБУ   ЙКУЫ.

 

III. Теоретик бирем.

        Нокталар урынына тиешле сүзләрне өстәп языгыз. (10 балл)

        Тартык авазга тәмамланган иҗек ... иҗек дип атала. Борын авазларына беткән исемнәргә борын авазыннан башланган күплек сан һәм чыгыш килеше кушымчалары ялгану ... ассимиляциясе дип атала. Сүзләрнең мәгънәләре ... сүзлекләрдә аңлатыла. Килеп чыгышы ягыннан сүзләр гомумтөрки һәм ... сүзләрдән тора. Сүзнең ... тамырдан яки тамыр һәм ясагыч кушымчадан тора. Зат яки предметның, билгенең, санның билгесез булуын күрсәткән алмашлыклар ... алмашлыклары дип атала. Хәл фигыль ... һәм фигыль сүз төркемнәренең билгеләрен үзенә ала. Туры сүз тәртибендә ... аерылмыш алдыннан урнаша. Максат хәле һәрвакыт ... заманга, сәбәп хәле ... заманга карый.      

IV. Гамәли-иҗади бирем.

1. Текстны татар теленә тәрҗемә итегез. (15 балл)

Учиться нужно всегда. До конца жизни не только учили, но и учились все крупнейшие учёные. Самое благоприятное время для учения – молодость.

Умейте не терять времени на пустяки. И вот тут я слышу тяжкий вздох молодого человека: какую же скучную жизнь вы предлагаете! А где же развлечения?

Учение тяжело, когда мы не умеем найти в нём радость.

Посмотрите, с каким удовольствием маленький ребёнок учится ходить, говорить, играть. Постарайтесь продолжить эту радость освоения нового.

Учитесь любить учиться! (Дмитрий Лихачёв)

2. Сез нәрсә белән кызыксынасыз? Мәктәп программасыннан тыш, үз белемегезне ничек арттырасыз? Шул хакта 12-15 җөмлә төзеп языгыз. (12 балл)

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы. Бухарова М.Р....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 5 сыйныф татар төркеме

5 нче сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 6 сыйныф татар төркеме

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 7 сыйныф татар төркеме

7 нче сыйныф өчен олимпиада биремнәре....

Татар теленнән олимпиада биремнәре. 8 сыйныф татар төркеме

8 нче сыйныф өчен олимпиада биремнәре....

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы...

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән олимпиада биремнәре

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән олимпиада сораулары...