"Яхшылык җирдә ятмый" Ф.Яруллиның "Зәңгәр күлдә ай коена" әкиятенә анализ
план-конспект урока

Садыйкова Фирүзә Илкам кызы

5 нче сыйныф татар әдәбиятыннан Ф.Яруллинның "Зәңгәр күлдә ай коена" әкиятенә анализ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zngr_kuld_ay_koena.docx645.13 КБ

Предварительный просмотр:

.

Тема. “Яхшылык җирдә ятмый” (Ф. Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена” әкиятенә анализ)

Максатлар:

  1. Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена” әкиятен анализлау.
  2. Әсәрне аңлап һәм йөгерек уку күнекмәләрен,  фикерләү сәләтләрен һәм сөйләм телләрен үстерү.
  3. Укучыларда төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү, бер-береңә ярдәм итә белү, ярдәмчел булу сыйфатлары тәрбияләүне дәвам итү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча: әсәргә анализ күнекмәсе, сәнгатьле сөйләм теле  камилләшә .

Шәхескә кагылышлы:  авыр чакта бер-береңә ярдәм итә белү, ярдәмчел булу.

Метапредмет:

  1. Регулятив гамәлләр: уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;
  2. Танып белү гамәлләре: аңлап уку, кирәкле мәгълүматны сайлый алу,  гомумиләштереп нәтиҗә чыгару.
  3. Коммуникатив гамәлләр: иптәшеңнең фикерен тыңлый белү, төркемдә эшләргә өйрәнү, бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Җиһазлау: дәреслек, проектор, компьютер, презентация, Plickers кушымтасы.

Дәрес тибы: уку мәсьәләсен кую һәм аны  чишү.

      Эш формалары: индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш, парлап эшләү.

                            Дәрес планы.

  1. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.
  1. Психологик уңай халәт тудыру.  Исәнләшү.
  • Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн, кунаклар!

Җиһан буйлап ямьле яз атлый. Кояш көннән-көн ныграк яктырта. Табигать яшәрә, сафлана. Менә шушы сафлык нурларының күңелләрегезгә иңүен телим, балалар. Күңелегез чиста һәм пакь булсын! Әйдәгез әле, бер-беребезгә елмаю бүләк итик һәм дәресебезне башлап җибәрик.

    - Укучылар, игътибар экранга. (видео карау).

   - Әлеге видеода нәрсә күрдек? (балалар классташы белән ризык бүлештеләр)

-Рәхмәт,  алар нәрсә эшләделәр? (ярдәм иттеләр, яхшылык эшләделәр).

 -Димәк,укучылар, дәрестә нәрсә турында сөйләшербез, дәресебезнең темасы нинди булыр? (яхшылык эшләү турында)

- Әйе,балалар, дәресебезнең темасы: “Яхшылык җирдә ятмый” дип аталыр.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Укучылар, әкият укырга яратасызмы?(Җаваплар)

         2. Әйдәгез, искә төшерик әле, әкият нинди үзенчәлекләргә ия?

-Узган дәрестә нинди әкият белән таныштык? (“Зәңгәр күлдә ай коена”)

-Әйе, әлеге әкиятне кем язган?(Фәнис Яруллин)

-Фәнис Яруллин турында нәрсәләр беләбез?(Ул безнең якташ шагыйребез, язучыбыз. Ямьле Ык буенда урнашкан Баулы районы Кызылъяр авылында туып үсә. Армиядә хезмәт иткәндә егыла, имгәнә.

- Рәхмәт. Әйе, Татарстанның халык шагыйре, язучы, драматург Фәнис Яруллин язмыш сынавында югалып калмаган көчле рухлы шәхес.

II. УМ кую.

  • Укучылар, бүген без сезнең белән “Зәңгәр күлдә Ай коена“ исемле әкиятне өйрәнербез. Әкият диюгә  үк бу әсәрдә безне нәрсәләр көтәр, димәк? (тылсым, яманлык белән яхшылыкның көрәше, тәрбия)
  • Әкиятнең авторы  безгә бу әкияте белән нәрсә әйтергә тели, һәм моны белер өчен без нишлибез? (Әкиятне анализлыйбыз.)

III. УМ адымлап чишү.

1.Әкиятнең сюжетын искә төшерәбез. Төп вакыйгаларны санап чыгабыз: Ай коена, Ай бата башлый, Айның чуртан белән сөйләшүе, Айның гөберле бака белән сөйләшүе, Айсылуның Айны коткаруы, Айсылуның матураюы.

C:\Users\Евросеть\Desktop\Зәңгәр күлдә ай коена.gif

2. Укучылар,әйдәгез, вакыйгалар арасыннан охшаш вакыйгаларны аерып чыгарыйк.(Айның чуртан һәм гөберле бака белән сөйләшүе)

    А) Ай белән чуртан сөйләшүе;

   Б)Ай белән гөберле бака сөйләшүе;

  В) Ай белән Айсылуның сөйләшүе.

Ә хәзер әлеге сөйләшүләрне укып күрсәтик. 1 төркем- Ай белән Чуртанның сөйләшүе, 2 төркем- Ай белән Гөберле баканың сөйләшүе, 3 төркем- Ай белән Айсылуның сөйләшүе.

-Димәк, әкияттә нинди образлар бар? (Ай, Чуртан, Гөберле бака, Айсылу)

3. Укучылар,әйдәгез әле, образларга бәя бирик әле. Һәр өстәл кәгазь битенә образларга туры килгән сыйфатларны яза.  1 нче төркем Чуртан образына,  2 нче төркем Гөберле бака образына, 3 нче төркем Айсылу образларына сыйфатлар яза. (Сыйфатларны уку)

4. Модельләштерү.Ә хәзер экранга игътибар итик. Чуртан, Гөберле бака, Айсылу образларына туры килгән сыйфатларны сайлап алып урнаштырырга.

C:\Users\Евросеть\Desktop\5_syynyf_dbiyat_zngr_kuld_ay_koena.gif

5. Укучылар, Чуртан, гөберле бака һәм Айсылуга нинди сыйфатлар кирәк икән. Өстәлдән һәрберегез берәр сыйфат язылган карточкаларны ала һәм геройларга бүләк итәбез. (Мәрхәмәтлелек, кыюлык, тыйнаклык, ярдәмчеллек, кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык, юмартлык, гадилек)

6.Айсылу турында сөйләшик әле. Айсылу нинди сыйфатларга ия? (ялгыз, оялчан, шәфкатьле, ярдәмчел, кыю)

Бу сыйфатларны  бер сүз астына берләштерик әле, мондый сыйфатларга ия кешене нинди кеше диләр?  (Матур күңелле кеше. Айсылуның күңеле матур. Ул яхшылык эшләде, күңеле матур булганга, тышкы кыяфәте дә матурайды, миңнәре юкка чыкты. Айсылу яхшылык эшләде, аның үзенә дә яхшылык кайтты.

  • Укучылар, нәрсә соң ул яхшылык? Төркемнәрдә фикерләшегез әле. (җаваплар  тыңланыла). Яхшылык- кемгә дә булса ярдәм итү.
  • Ә сезнең яхшылык эшләгәнегез бармы? (2-3 укучының җавабы тыңланыла)

7. Нәтиҗә. Укучылар, нәтиҗә ясыйк әле. Шулай итеп,  әкият нәрсә турында булды инде?  (кыен чакта ярдәм итү, яхшылык эшләү) Бу әкиятнең темасы булды.

Ә әкияте белән безгә автор нәрсә аңлатты соң?  (яхшылык эшләсәң, сиңа да яхшылык эшләрләр) Димәк,  бу-  әкиятнең идеясе.

8. Укучылар, әкиятне өйдә игътибар белән укыдыгызмы икән, тест эшләп алыйк.

    (Plickers кушымтасы ярдәмендә тест сорауларына җавап бирәләр, дәрескә билгеләр куела)

  1. Рефлексия,бәяләү этабы.
  1. Рефлексия.
  • Без бу дәрестә нәрсә эшләдек? (Әкиятне анализладык, төп образны, ярдәмче образларны ачыкладык, әкиятнең темасын ачтык, идеясен билгеләдек)
  • Әсәр ошадымы? (җаваплар тыңланыла)
  1. Өй эше.
  • Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятен укырга.
  •  “Зәңгәр күлдә Ай коена” әкиятенең  үзеңә ошаган өлешенә рәсем ясарга.
  • “Матур кеше нинди булырга тиеш?” темасына кечкенә күләмле сочинение язарга.

     3. Укучылар, афәрин, барыгыз да, бик тырыш булдыгыз. Күк йөзендә ай гына калыккан, йолдызлар күренми. Күк йөзен йолдызлар белән яктыртыйк әле.

а) Теманы аңладым, иптәшемә дә аңлата алам дип уйласагыз, зур йолдыз аласыз.

б) Теманы аңладым, ләкин иптәшемә аңлата алмыйм дип уйласагыз, уртача зурлыктагы йолдыз аласыз.

в) Әгәрдә тема буенча сорауларым калды дип уйласагыз, кечкенә йолдызны алып күк йөзенә беркетәсез.

  • Укучылар, дәрестә актив катнаштыгыз, рәхмәт сезгә. Дәресне Фәнис Яруллинның түбәндәге юллары белән тәмамларга телим:

Күтәрик егылган гөлләрне,

Матурлык калмасын басылып.

Һәркемнең гомере бер генә.

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе

Укучыларга  әхлакый тәрбия бирү.Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....

Яхшылык эшләргә ашыгыйк!

Тема:“Һәркемнең гомере бер генә,             Яхшылык эшләргә ашыгыйк”.(Ф.Яруллин) Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ, Бу заманда бигрәк. Яхшылыкны э...

Гомер яхшылык өчен бирелгән. Тәрбия сәгате өчен дәрес эшкәртмәсе.

Эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы һәм презентация тупланган. Ул 5-6 нчы класс укучылары өчен тәкъдим ителә. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; яхш...

Тәрбия сәгате. "Гомер яхшылык өчен бирелгән".

Бу эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы, презентация бирелә. Ул  4-5 нче класс укучылары өчен тәкъдим ителә....

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....

Яхшылык итсәң - яшер, яхшылык күрсәң - белдер.

7нче сыйныфта Шәүкәт Галиевнең "Тагын бер рәхмәт" шигыре өйрәнелә. Әлеге әсәргә нигезләнеп, укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә мөмкин....

Тәрбия сәгате "Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең"

"Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең" дигән темага тәрбия сәгате....