4 сыйныф Татар теле Р.З. Хайдарова Г.М.Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме Исем, сыйфат, фигыль. Ел фасыллары. Кыш. Мөстәкыйль эш.
план-конспект урока

Мансурова Лилия Салимхановна

Исем, сыйфат, фигыль.  Ел фасыллары. Кыш. Мөстәкыйль эш.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ

Тема: Имя существительное, имя прилагательное, глагол. Времена года Зима. Самостоятельная работа./ Исем, сыйфат, фигыль.  Ел фасыллары. Кыш. Мөстәкыйль эш.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет – Танып-белү УУГ: төп мәгълүматны аера белү;

эзләнү һәм иҗади характердагы проблемаларны мөстәкыйль рәвештә хәл итә белү;

Коммуникатив УУГ: куелган бурыч буенча үз фикереңне белдереп сөйләм төзи белү;

әңгәмәне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Регулятив УУГ: эш урынын мөстәкыйль әзерли белү;

эш тәртибен аңлап, эшне оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү.

укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Предмет – исем, сыйфат, фигыльләрне аера белү; темага бәйле сүзләрне, грамматик структураларны белү.

Шәхескә кагылышлы  – үз вакытыңны дөрес һәм файдалы итеп планлаштыра белү, җаваплылык тою;

башка халыкларның телен өйрәнүгә толерантлы булу.

Материал: Күңелле татар теле. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек 4 нче сыйныф. Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина. 1 нче кисәк Казан: “Татармультфильм” 2017,

Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту Р.З. Хәйдарова, Л. Ә. Гыйниятуллина 4 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма.

Электрон ресурслар, интернет ресурслар.

Җиһазлау: презентация.

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру- ориентлаштыру
  1. Дәресне оештыру
  • Исәнмесез! (1 слайд)
  • Исәнмесез!
  • Кәефләрегез, хәлләрегез ничек?
  • Яхшы, рәхмәт. Ә сезнең кәефләрегез ничек?
  • Бик яхшы рәхмәт!

http://sdo.i-love-english.ru/media/courses/video/4e48db23362c498aa6735fd1c727d105.mp4

 - Шушы сылтаманы копировать итеп, “Поисковик” ка куегыз. Җырга кушылып җырлагыз. (0:36)

  • Елмай! Бу дәрес бүген сиңа да, миңа да, дустыңа да шатлык китерсен! (1 слайд)
  1. Актуальләштерү
  • Сез нинди ел фасылларын беләсез? (2 слайд)
  • Яз, җәй, көз, кыш ел фасыллары. (3 слайд)
  • Рәсемгә карагыз. Бу нинди ел фасылы? (4 слайд)
  • Кыш.
  • Икенче рәсемгә карагыз. Бу нинди ел фасылы?
  • Яз.
  • Өченче рәсемгә карагыз. Бу нинди ел фасылы?
  • Җәй.
  • Дүртенче рәсемгә карагыз. Бу нинди ел фасылы?
  • Көз.
  • Хәзер табигатьтә кайсы ел фасылы?
  • Кыш.
  1. Уку мәсьәләсен кую

Текстны укыгыз. (5 слайд)

              Салкын кыш килде. Кошлар җылы якка китәләр. Урамда ап-ак кар ява. Кояш кыздыра. Елгаларны калын боз каплады. Түбәдән тамчылар тама. Балалар биек тауда чана, чаңгы шуалар. Йомшак кардан кар бабай ясыйлар.

  • Текстта нинди җөмләләр артык? (6 слайд)
  • Кошлар җылы якка китәләр. Кояш кыздыра. Түбәдән тамчылар тама.
  • Ни өчен?
  • Алар кыш ел фасылына туры килми.
  • Кыш ел фасылына нинди җөмләләр туры килә? Шул җөмләләрне генә аерып укыгыз. (7 слайд)

              Салкын кыш килде. Урамда ап-ак кар ява. Елгаларны калын боз каплады. Балалар биек тауда чана, чаңгы шуалар. Йомшак кардан кар бабай ясыйлар.

  • Әйе, бу кыш ел фасылына туры килә. Без бүген нәрсә турында сөйләшәбез.
  • Кыш турында.
  • Әйе, кыш билгеләрен кабатлыйбыз. Тексттан исемнәрне, сыйфатларны, фигыльләрне табарбыз, мөстәкыйль эш эшләрбез.
  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
  1. (8, 9 слайд) Салкын кыш килде. Урамда ап-ак кар ява. Елгаларны калын боз каплады. Балалар биек тауда чана, чаңгы шуалар. Йомшак кардан кар бабай ясыйлар.
  • Тексттан исемнәрне генә аерып әйтегез. Алар нинди сорауларга җавап бирәләр?
  • Кыш, кар, елгаларны, боз, балалар, чана, чаңгы,кар, кар бабай. Кем? Нәрсә? сораулары.
  • Тексттан сыйфатларны гына аерып әйтегез.
  • Нинди? Салкын, ап-ак, калын, биек, йомшак.
  • Тексттан фигыльләрне генә аерып әйтегез.
  • Нишли? Ява, шуалар, ясыйлар. Нишләде? Килде, каплады.
  1. (10 слайд) Рәсемгә туры китереп җөмләләр төзегез.

Күзләрне ял иттерегез. (11 слайд)

Күзләр белән уңга, сулга, өскә, аска карагыз.

Күзләр белән түгәрәк, өчпочмак, квадрат ясагыз.

Күзләр белән тәрәзәгә еракка, якындагы предметка карагыз.

  1. (12 слайд)  Мөстәкыйль эш. Һәр эшне тырышып эшләсәң, нәтиҗәсе яхшы була

Уңышлар сиңа!

1. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп яз.

Ч...на, ча...гы, й...мшак, т...г...рәтә, тим...р...як, б...йрәм.

2. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куп җөмләләрне язып бетерегез.

 1) ... шугалакта ... шуалар. 2) Җиргә ... һәм ... кар ява. 3) Балалар карны ... һәм шар ... .

3.Сообщи другу о том, что:

Ты хорошо катаешься на лыжах.

4. Диалогны язып бетер.

-Сәлам, Марат!

-... .

-Син тауга барасыңмы?

-... . ... ?

-Чаңгы шуабызмы?

-... .

4. Эшләрегезне мөстәкыйль тикшерегез.

  1. Рефлексив бәяләү
  1. (13, 14 слайдлар) Дәрестә нәрсәләр белдең? Сиңа нәрсәләр авыр булды? Син эшеңне ничек бәяләр идең?
  2. Өй эше. Кыш билгеләрен кабатларга.
  3. - Дәрес бетте. Сау булыгыз!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар теле дәресебезне башлыйбыз ! Елмай! Бу дәрес сиңа да, дустыңа да шатлыклар китерсен!

Слайд 2

Сез нинди ел фасылларын беләсез?

Слайд 3

Яз Җәй Көз Кыш

Слайд 5

Текстны укыгыз. Салкын кыш килде. Кошлар җылы якка китәләр. Урамда ап-ак кар ява. Кояш кыздыра. Елгаларны калын боз каплады. Түбәдән тамчылар тама. Балалар биек тауда чана, чаңгы шуалар. Йомшак кардан кар бабай ясыйлар.

Слайд 6

Сорауларга җавап бирегез. - Текстта нинди җөмләләр артык? - Ни өчен? - Кыш ел фасылына нинди җөмләләр туры килә? Шул җөмләләрне генә аерып укыгыз.

Слайд 7

КЫШ Салкын кыш килде. Урамда ап-ак кар ява. Елгаларны калын боз каплады. Балалар биек тауда чана, чаңгы шуалар. Йомшак кардан кар бабай ясыйлар.

Слайд 8

Салкын кыш килде. Урамда ап-ак кар ява. Елгаларны калын боз каплады. Балалар биек тауда чана, чаңгы шуалар. Йомшак кардан кар бабай ясыйлар. Тексттан исемнәрне генә аерып әйтегез. Тексттан сыйфатларны гына аерып әйтегез. Тексттан фигыльләрне генә аерып әйтегез.

Слайд 9

Үзегезне тикшерегез! Кемнәр? Балалар. Нәрсә? Кыш, кар, елга, боз, чана, чаңгы, кар, кар бабай. Нинди? Салкын, ап-ак, калын, биек, йомшак. Нишли? Ява, шуалар, ясыйлар. Нишләде? Килде, каплады.

Слайд 10

Рәсемгә карап җөмләләр төзегез.

Слайд 11

Күзләрне ял иттерегез. Күзләр белән уңга, сулга, өскә, аска карагыз. Күзләр белән түгәрәк, өчпочмак, квадрат ясагыз. Тәрәзәгә еракка, якындагы предметка карагыз.

Слайд 12

Мөстәкыйль эш. Эшне тырышып эшләсәң, нәтиҗәсе яхшы була. Уңышлар сиңа! 1. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп яз. Ч...на, ча...гы, й...мшак, т...г...рәтә, тим...р...як, б...йрәм. 2. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп җөмләләрне язып бетерегез. 1) ... шугалакта ... шуалар. 2) Җиргә ... һәм ... кар ява. 3) Балалар карны ... һәм шар ... . 3.Сообщи другу о том, что: Ты хорошо катаешься на лыжах. 4. Диалогны язып бетер. -Сәлам, Марат! -... . -Син тауга барасыңмы? -... . ... ? -Чаңгы шуабызмы? -... .

Слайд 13

Дәрестә нәрсәләр белдең? Сиңа нәрсәләр авыр булды? Син эшеңне ничек бәяләр идең?

Слайд 14

- Сез яхшы, акыллы балалар! Көннәрегез уңышлы үтсен! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме

Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме...

4 нче сыйныф Күңелле татар теле Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме Туган ил. Россиянең һәм Татарстанның дәүләт символлары

4 нче сыйныф Күңелле татар теле Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина  Рус төркемеТуган ил. Россиянең һәм Татарстанның дәүләт символлары...

3нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Кышкы спорт уеннары"

3нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Кышкы спорт уеннары"...

4нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Көндәлек режим"

4нче сыйныф Татар теле Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме "Көндәлек режим"...