Ризаэтдин Фәхретдиновның тормышы һәм иҗаты буенча викторина сораулары.
методическая разработка (10 класс)

Ризаэтдин Фәхретдиннең тормыш юлы һәм иҗаты.

Скачать:


Предварительный просмотр:

    Ризаэтдин Фәхретдиновның тормышы һәм иҗаты буенча виктори на сораулары.

   (10-11-сыйныф)

1.  Р. Фәхретдин кайда һәм кайчан туган? ( 1859- елның 4-  гыйнварында ( яңа стиль белән 17- гыйнварында) элекке-ге Самара губернасының Бөгелмә өязенә караган, Кичү Чаты авылында рухани гаиләсендә дөньяга килә.) (Бу авыл хәзер Татарстанның Әлмәт районына керә.)                                                                

2. Ничә яшьтә мәдрәсәгә керә? ( 7 яшендә.)

3. Хезмәт эшчәнлеген кайчан башлап җибәрә? (Мәдрәсәнең өлкән сыйныф шәкерте булгач, башлангыч сыйныф балаларын укыта башлый.)

4. Мәдрәсәне тәмамлагач нәрсә белән шөгыльләнә? (Укыту эше белән шөгыльләнә.)

5. Беренче сабакны кемнән ала? ( Үз әтисеннән.)

6. Чистай мәдрәсәсендә ничә ел укый? ( Бер кыш.)

7.Казанга беренче тапкыр кайчан килә һәм кем белән очраша? ( 1886-елны, Шиһабетдин Мәрҗани белән очраша.)

8. Тәүге китабының исеме? ( “Китабе әт- тәсриф. Гыйль- ме сарыф”)

9. Ничәнче елда муллалыкка указ ала? ( 1889-елда.)

10.Кайсы шәһәрдәге Диния нәзаратына эшкә чакырыла? ( Уфа шәһәрендәге.)

11. Тәрбия -әхлак темаларына нинди китаплары басыла? ( “Тәрбияле ана” , “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле хатын”, “Тәрбияле бала”. “Гаилә”, “Нәсихәт”.)

12.Тәүге әдәби китабының исеме, ничәнче елда һәм кайда басыла? ( 1899, Казанда, “Сәлимә яки гыйффәт”.)

13.1900-елда Уфада укытучылар киңәшмәсендә нинди чыгыш  ясый?

( Мәктәп –мәдрәсәләр өчен яңача уку-укыту программасы проекты белән чыгыш ясый.)

14.Галим “Хөсәения” мәдрәсәсендә ничәнче елларда укыта? ( 1906-1910)

15. Р. Фәхретдин Мәскәүдә беренче гомуми мөселман    съездында катнаша. Ул ничәнче елда була? ( 1917)

16.Ни сәбәпле галим кыйммәтле китапларын сатарга, азыкка алыштырырга мәҗбүр була? ( 1922-елны ачлык аркасында гаиләсе зур мохтаҗлык, кытлык кичерү сәбәпле.)

17.Ничәнче елда Татарстан үзәге рәисе Галимҗан Ибраһимов белән очраша? (1925.)

18.Исламга багышланган зур китабының исеме ничек?  (“Ислам дине”.)

19.Р. Фәхретдин биографик китаплар да язган. “Мәшһүр әдәмнәр” сериясендә кемнәр турында язган? (Шиһабетдин Мәрҗани, Акчуриннар.)

20. Энциклопедик белешмә рәвешендәге зур хезмәтенең

исеме ничек? ( “Юаныч”)

21. Р. Фәхретдин ничәнче елда вафат була? ( 77 яшендә)

22.”Мәктәптә балалар  өчен рәхәтләнергә һәм уйнарга да бераз вакыт булыр. Ошбу вакытта мөгаллимнәрнең рөхсәт итүләре илә балалар уйнарлар, рәхәтләнерләр. Ләкин тәрбияле балалар тиешсез нәрсәләр илә уйнамаслар”. Бу   өзек нинди китаптан? (“Тәрбияле бала”.)

23. “Хөрмәтле Ризаэтдин- бер камил зат!” дигән сүзләрне кем әйткән?

( Мифтахетдин Акмулла.)

24. Р. Фәхретдиннең ничә баласы булган? Исемнәре? ( 5 баласы:Габдрахман, Габдерәшид,Зәйнәб, Габделәхәт, Әсма, Сәгыйдь.)

       25.”Асар” исемендәге хезмәте ничә кисәктән (китаптан) тора? ( 10 кисәктән.)

       26. Ризаэтдин Фәхретдиновның музее кайда урнашкан?     ( Аның туган авылы Кичүчатта музей- йорт бар.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты буенча тест

Әдәбият дәресләренндә файдаланыр өчен Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты буенча тест...

Туфан Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты буенча презентация

Туфан Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты буенча презентация   "Бәһасез зат"...

Каюм Насыйри тормышы һәм иҗаты буенча дәрес планы

Каюм Насыйри тормышы һәм иҗаты буенча дәрес планы...

Гаяз Исхакый иҗатын кабатлау буенча тест сораулары

Хезмәттә Г.Исхакый иҗатын йомгаклау буенча тест сораулары бирелә....