Гаяз Исхакый иҗатын кабатлау буенча тест сораулары
тест (10 класс) на тему

Гильманов Дамир Шарифзянович

Хезмәттә Г.Исхакый иҗатын йомгаклау буенча тест сораулары бирелә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Г.Исхакый

  1. Г.Исхакый яшәгән еллар:

а) 1878 – 1954;*

ә) 1868 – 1945;

б) 1898 – 1956;

в) 1887 – 1945;

г) 1879 – 1952.

  1. Г.Исхакыйның дөньяга карашлары формалашуда, әдәбият,

иҗтимагый тормыш һәм сәясәт өлкәсендә мәшһүр шәхес булып җитешүендә роль уйнаган өч факторны билгеләргә:

а) табигый талант белән милли тәрбиянең органик  кушылуы;

ә) ХIХ гасырның соңгы чирегендә татар дөньясын каплап алган

Җәдитчелек хәрәкәтенең тәэсире, аның җитәкчесе һәм идеологы, Рәсәй мөселманнарының, төрки дөньяның күренекле мәгърифәтчесе һәм сәясәтчесе, педагог И.Гаспринский идеяләренең йогынтысы;

б) мәдрәсәдә төпле белем алуы;

в) Төркиядә укуы;

г) Казан рус–татар укытучылар мәктәбендә укуы.

  1. 1902 елда Оренбургта Г.Исхакый  мөгаллимлек иткән мәдрәсә:

а) «Мөхәммәдия»;

ә) «Гыйльмия»;

б) «Госмания»

в) «Мотыйгия»;

г) «Хөсәения». *

  1. Г.Исхакый кызыксынып укыган төрки телдәге газета:

а) «Таң»;                        в) «Тавыш»;

ә) «Таң йолдызы»;                г) «Ил»

б) «Тәрҗеман»; *

  1. «Тормышмы бу?» хикәясендә шәкерт нәрсә кыры янында умарта иле

таба?

а) солы; *                        в) борчак;

ә) арыш;                        г) карабодай.

б) бодай;

  1. Г.Исхакыйның «Зөләйха» драмасындагы төп героиняны көчләп

чукындырганнан соң, урыс побы аңа нинди исем бирә?

а) Марина;                        в) Марфа;*

ә) Оксана;                        г) Зоя.

б) Татьяна;

  1. Патша хөкүмәте тарафыннан беренче тапкыр кулга алынганда, Гаяз

Исхакыйга ничә яшь була?

а) 30;                                в) 23;

ә) 17;                                г) 28.*

б) 40;

  1.  Г.Исхакыйның кайсы әсәрендә Хәят дигән героиняны, ирсез бала тапканы өчен, битенә кара корым буяп, урам буйлап йөртәләр?

а) «Зөләйха»;                        в) «Мулла бабай»;

ә) «Тартышу»;                г) «Шәкерт абый».*

б) «Кәләпүшче кыз»;

  1. Г.Исхакыйның 1911 ел ахырында Петербургта яшәгәндәге ялган

фамилиясе:

а) Садыйков;                        в) Сатлыков;*

ә) Тарасов;                        г) Алтынбаев.

б) Ширбәтов;

10. Г.Исхакый Җирләнгән шәһәр:

а) Казан;        в) Париж;

ә) Истанбул;*                        г) Харбин.

б) Анкара;

11. Г.Исхакыйның Г.Камал «гүзәл әсәр» дип бәяләгән драмасы:

а) «Мөгаллим»;

ә) «Мөгаллимә»;

б) «Зөләйха»;

в) «Өч хатын белән тормыш»;

г) «Теләнче кыз».

  1.  Г.Исхакыйның кайсы әсәрендә Садыйк абзый белән Мәрфуга

абыстай мулла кияүне тәрбияли–тәрбияли бөлеп бетәләр?

а) «Бай угълы»;                в) «Мулла бабай»;

ә) «Теләнче кыз»;                г) «Кияү». *

б) «Сөннәтче бабай»;

13. Г.Исхакыйның Казандагы Күл буе мәдрәсәсендәге остазы, ягъни укытучысы:

а) Йосыф Акчура;

ә) Гани Хөсәенов;

б) Каюм Насыйри;

в) Ризаэтдин бине Фәхретдин;

г) Һади Максуди.*

  1. «Сәяр» театр труппасы 1917 елның 17 (30) мартында Казанның Зур

драма театры бинасында ( хәзерге В.Качалов исемендәге рус театры) Г.Кариев бенефисында Г.Исхакыйның нинди әсәре буенча куелган спектакль күрсәтә?

а) «Мөгаллим»;

ә) «Зөләйха»;*

  1. Г.Исхакыйның «Кәләпүшче кыз» әсәрендәге Камәр кем тарафыннан

алдана?

а) Сәлимов тарафыннан;

ә) Вафа тарафыннан;*

б) Габделәхәт тарафыннан;

в) Мифтах тарафыннан;

г) Бәдри тарафыннан.  

  1. Г.Исхакыйның мөһаҗирлек чорында иҗат ителгән әсәрләре:

а) «Көз»;*

ә) «Бай углы»;

б) «Ике йөз елдан соң инкыйраз»;

в) «Дулкын эчендә»;*

г) «Өйгә таба».*

  1. Г.Исхакыйның кайсы әсәре мәгърифәтчелек рухында язылган?

а) «Зөләйха»;

ә) «Ул әле өйләнмәгән иде»;

б) «Остазбикә»;

в) «Җан Баевич»;

г) «Сөннәтче бабай»;

д) «Кәләпүшче кыз».

18. Г.Исхакыйның кайсы әсәрендә малай читек турында хыяллана?

а) «Кәҗүл читек»*;                в) «Зиндан»;

ә) «Көз»                         г) «Алдым–бирдем»;

б) «Җан Баевич»;                д) «Остазбикә».

  1. Г.Исхакый иҗатын өйрәнүче галимнәр:

а) Лена Гайнанова;*

ә) Ибраһим Нуруллин;*

б) Тәлгат Галиуллин;

в) Дания Заһидуллина;

г) Флүн Мусин;*

д) Резеда Ганиева*.

  1. Г.Исхакый милләтне бетерүгә китерүче сәбәпләрне кайсы әсәрендә

күрсәтә?

а) «Зөләйха»;

ә) «Сөннәтче бабай»;

б) «Ике йөз елдан соң инкыйраз»;*

в) «Теләнче кыз»;

г) «Шәкерт абый».

21. Г.Исхакыйга «сүнә белми торган ялкын» дигән бәяне кайсы язучы биргән?

а) Г.Тукай;                        в) Ф.Әмирхан;*

ә) Г.Камал;                        г) Н.Думави;

б) Г.Ибраһимов;

22. Г.Исхакыйның «Сөннәтче бабай» әсәрендәге сөннәтче картның исеме:

а) Габделмөталиб;                 в) Корбанколый;*

ә) Сәедбаттал;                 г) Мөхәммәд.

б) Уразколый;

23. Түбәндәге өзек Г.Исхакыйның кайсы әсәреннән алынган?

«Үзе казыган кабергә иртәгәсен бөтен авыл җыелып

күмде. Күрше карты аның өстенә дә каен илтеп утыртты. Ике каен бер–берсе берлән бәрелә–бәрелә, сөйләшә–сөйләшә үсә башладылар. Анлар зурайды, биекләнде, түгәрәкләнде; тавышлы–тынлы, кешеләр аңламый торган тормыш берлән яши башладылар.

а) «Остазбикә»;                в) «Көз»;

ә) «Зиндан»;                        г) «Кәләпүшче кыз».

б) «Сөннәтче бабай»*;

24. Түбәндәге сүзләр Г.Исхакыйның «Көз» повестендагы кайсы геройга

карый?

«Инде көз булды, Гөлсем туташ, көз; һәр агачның Җимеше пеште, миләшнекемиләшчә, алманыкы алмача!»

а) Нәфисәгә;

б) Хәлилгә;*

 

25. Гаяз Исхакыйның кайсы әсәрендә үз халкының гореф-гадәтләреннән баш тартып, һәмма эштә урыслашуга бирелеп киткән бер байның тәмам көлкегә калуы, бөлүе һәм ахырдан үз асылына кайтуы сатирик буяуларда, шаржлаштырып сурәтләнә:

а) «Өч хатын белән тормыш»;

ә ) «Дулкын  эчендә»;

б) «Җан Баевич»;        

в) «Зөләйха»;

г) «Тартышу».


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаяз Исхакый иҗаты. Халыкка хезмәт итү юлында.

о жизни и творчестве Гаяза Исхаки. разработка урока.10 класс....

Тест. Жизнь и творчество Гаяз Исхакый.

        Хәбәрдарлык күп кенә бикле ишекләрне ачты. Шуның нәтиҗәсендә әдәбиятыбызга күренекле язучы, публицист, драматург Гаяз Исхакый "кайтты". Мәктәп программаларында да Г....

Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары

Г.Исхакыйның  күтәрелгән мәсьәлә бүгенге 21 гасыр мәгарифе өчен дә актуаль яңгырый. Аның мәгариф - азатлык яулау юлында- беренче адым, дигән сүзләре бүген дә әһәмиятен югалтмаган....

Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары.

ЭчтәлекI.Кереш......................................................................................................2-3битII.Төп өлеш. Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуальпроблемалары ...

Хәл темасын кабатлау буенча тест

Тест для повторения пройденного материала по теме "Обстоятельство"...

"Хәл темасын кабатлау буенча тест"

Тест, для повторения пройденного материала по теме "Обстоятельство"...

Гаяз Исхакый иҗаты буенча дәрес эшкәртмәсе.

Г.Исхакыйның тормыш  һәм иҗаты юлы....