Гаяз Исхакый иҗаты. Халыкка хезмәт итү юлында.
методическая разработка (10 класс) на тему

Платонова Дамира Данияловна

о жизни и творчестве Гаяза Исхаки. разработка урока.10 класс.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gayaz_ishakyy_plan_6_2.doc70.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Халыкка хезмәт итү юлында

/ Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатын (1878 – 1954) өйрәнү.

Максат: - гомерен милләт өчен көрәшкә багышлаган фидакарь язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрен тулыландыру;

-әдипнең татар драматургиясен үстерүгә керткән өлешенә күзәтү ясау;

- әдип иҗатын өйрәнүгә кызыксыну, туган илгә, милләткә мәхәббәт тәрбияләү.

 

Материал, җиһазлау: портреты,  Г.Исхакыйга багышланган китаплар, газета-журналлардагы мәкаләләрдән төзелгән күргәзмә.

Г.Исхакый китапларыннан күргәзмә.

Презентация, проектор, компьютер, видеомагнитофон, кассета “Җан Баевич” фильмы.

Сүзлек, эпиграф язылган плакатлар.

Гаяз Исхакыйга багышланган сайтка сылтама

Эпиграф:              Кем ул бу милләтне күтәргән кеше?

  Кем ул телле һәм тавышлы иткән?

                                      Кайгылы милләтне юаткан кем?        

                      Гаяз Исхакый.

Габдулла Тукай

Дәрес барышы:

  1. Сәламләү. Дәреснең темасы, максат делән таныштыру.

Хәерле көн!

Бүгенге дәрес “Халыкка хезмәт итү юлында” дигән тема астында үтәр.

Дәресебез  халкыбызның рухи тормышы һәм мәдәнияте тарихында тирән эз калдырган олы шәхес, татар әдәбияты классигы, җәмәгать  эшлеклесе, күренекле сәясәтче,  гомерен милләт өчен көрәшкә багышлаган фидакарь язучы,  милләтебезнең горурлыгы Гаяз Исхакыйга багышлана.

Максатыбыз: Аның  тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне тулыландыру;

-әдипнең татар драматургиясен үстерүгә керткән өлешенә күзәтү ясау;

  1. Актуальләштерү:   Алия

Кем ул.

Кем ул бу милләтне күтәргән кеше?

Кем ул телле һәм тавышлы иткән?

Хайваннардан безнең аермабызны күрсәткән кем?

Кемлегебезне дошманнарга аңлатып биргән кем?

Кайгылы милләтне юаткан кем?        

Караңгыда идек, аттырды “Таң” кем?

Узган көннәребез турында уйлаткан кем?

Безнең өчен күп зәхмәт чиккән кем?        

Соңыннан рәхмәтен уртак иткән кем?

Гаяз Исхакый.

Габдулла Тукай

Эпиграфка игътибар ителә.

(Түбәндәге сораулар нигезендә Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатын искә төшерү)

Чыннан да, кем ул Гаяз Исхакый?

  1. Гаяз Исхакый турында нәрсәләр беләсез? Ул нинди тормыш юлы үтә?
  2. Сез Гаяз Исхакыйның нинди  әсәре белән таныш?

- “Кәҗүл читек”

- «Сөннәтче бабай»

3.      Бу әсәрләре белән язучы ни сөйли?

УК-        - “Кәҗүл читек”

 «Сөннәтче бабай»  - чын мәгънәсендә милли һәм халыкчан әсәр. Ул татар авылына гына хас гореф-гадәтләрне, хис һәм тойгыларны, яшәү рәвешен белеп язган. Сөннәтче бабай – татар авылы өчен генә характерлы образ.

Бу әсәр рус һәм поляк телләренә дә тәрҗемә ителә.

4. Аның тагын нинди әсәрләрен укыганыгыз бар?

Укучылар, Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрегезне тулыландыру өчен бераз гына саннарга мөрәҗәгать итик әле. Игътибарлы булыгыз, моңа кадәр алган белемнәрегезне дә тикшерү максатыннан тест сорауларына җаваплар да бирербез.

 (Презентация дән файдаланып Гөлназ, Аня сөйли)

Тест

1. Гаяз Исхакый кайда туган?

А) Арча районы Кушлавыч авылында

Ә) Чистай өязе Яуширмә авылында

Б)Оренбург өлкәсе Мостафа авылында

2.Гаяз Исхакый кайсы чорда иҗат иткән?

А) XX гасыр

Ә)Казан ханлыгы чоры

Б) XIX гасыр

3. Гаяз Исхакый ни өчен чит илгә киткән?

А)Чит илдә яшәү теләге зур була

Ә) Чит илдә эш эзли

Б) Илдә урнашкан тәртипләр белән килешми

4. Исхакыйның кабере кайда?

А)  Төркиядә

Ә) Польшада

Б) Кытайда

5.Бу әсәсрләрнең кайсы Г.Исхакыйныкы түгел

 А)”Кәҗүл читек”

Ә)”Алмачуар”

Б) “Сөннәтче бабай”

Тикшерү

Җаваплар:             1.   Ә

2.   А

3.   Б

4.   А

5.   Ә

3.  Яңа материалны аңлату.

Укытучы:  

Бүген без Гаяз Исхакыйның татар драматургиясен үстерүгә керткән өлешенә тукталырбыз.

Гаяз Исхакый бик озак еллар онытылып торды. Әмма бүгенге көндә иҗаты шактый өйрәнелгән. Лена Гайнанова, Һәнүз Мәхмүтов, Хатыйп Миңнегулов, лар өйрәнгән. Шуларга нигезләнеп без дә таныша алабыз.

Татар әдәбиятында драматургия төре иң соңгы булып туды. Беренче тәҗрибәләрен ясаганнан соң дистә ярым – ике дистә ел эчендә ул инде сәхнәдә уйнарлык әсәрләргә ия, күпчелек жанрларны буйсындырган төр иде. Бу төр иҗатта зур талантлар эшләде, драматургиянең халык тормышында зур урын тотуын яхшы аңлап иҗат итте. Шундый шәхесләрнең берсе Гаяз Исхакый булды.

Гаяз Исхакый  проза әсәрләре генә түгел, шактый  гына драма һәм комедияләр дә язган. Бу әсәрләрдә дә милли мәсьәләләр үзәккә куеп яктыртыла, һәр милләт үз телен, мәктәбен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап, үзенә үзе хуҗа булып,  мөстәкыйль яшәргә тиеш дигән фикер үткәрелә.

Гаяз Исхакый үз иҗатының беренче чорында ук билгеләгән милли һәлакәттән котылу программасын чит илдән торып дәвам итә. Татар халкы тарихында бик зур урын тоткан Г. Исхакыйның мәгариф - азатлык яулау юлында – беренче адым, дигән сүзләре бүген дә бик мөһим.

 Г. Исхакыйның икенче төр пьсаларында көчле яктыртылган теманы “милләт язмышы” дип атап, “милләтне алга җибәрү өчен ниләр эшләргә кирәк?” дигән сорау белән билгеләп булыр иде. Ягъни, шул фикерләр аларда өстәнлек итә. Мондый әсәрләрендә дә автор татар драматургиясе өчен яңа булган образлар белән аерылып торалар.

Аның туган халкына эчкерсез мәхәббәт, горурлык хисе белән язган әсәрләре, милләтебез өчен елдан-ел кадерлерәк була бара, халкыбыз күңеленә тирәнрәк үтеп керә.

“Исхакый” дигән җыр (Луиза Батыр-Болгари көе, Флора Тарханова сүзләре) яңгырый.

Бу әдип милли драматургиянең беренче адымнарыннан ук аның алгы сафларында атлый. Һәм монда ул адымнарын башкаларга карап атлаучы гына түгел, ә еш кына атлау ритмын үзе билгеләүче. Ягъни, еш кына драматургиянең үсеш-үзгәреш темпын Г. Исхакый билгели, аны яңадан-яңа биекләргә күтәрә.

“Исхакыйның пьесалары прозасына караганда да көчлерәк социаль-политик юнәлешле, революцион эчтәлекле...”, - дип яза Һәнүз Мәхмүтов (“Мирас”, 1993, №4, 58 бит).

Үз иленнән аерылып, чит-ят җирләрдә яшәргә мәҗбур ителгән Г. Исхакый Октябрь инкыйлабыннан соңгы иҗат дәверендә 5 сәхнә әсәре яза: “Дулкын эчендә” һәм “Ике ут арасында” драмалары (1920),”Җан Баевич” исемле комедия (1923), “Хәят юлында” дип аталган драма (1947). Болардан дүртесе бүгенге укучыга җиткерелде, “Ике ут арасында” драмасы әлегә табылмаган.

Поэтик эшләнешләре ягыннан бу пьесаларны ХХ йөз башы татар драматургиясенең эзлекле дәвамы дип карарга мөмкин . аларда мәгърифәтчелек чоры драматургиясенең үзенчәлекләре дә шактый ук көчле. Аларның теле дә шул чор әдәби теленә якын.

Шул кереш сүздән соң укучыларның дәфтәрләрендә таблица төзелә, аңа Гаяз Исхакый пьесаларының исемнәре тутырыла.

Әсәрнең исеме

Жанры

Язылу урыны

Басылу вакыты

1

2

3

4

Алдым-бирдем

драма

1907, Казан

1908

Тартышу

драма

1908, сөргендә

1917

Кыямәт

комедия

1909, Петербург

1910

Кияү

драма

1913, Петербург

1914

Мөгаллим

драма

1906

1907

Дулкын эчендә

драма

1920, Париж

1939, Берлин

Өч хатын белән тормыш

драма

1900

1900, Казан

Җан Баевич

комедия

1923, Берлин

1939, Берлин

Олугъ Мөхәммәд

тарихи драма

1944 – 1947,Истанбул

Укытучы: Күргәнегезчә, мөһаҗәрәт чорында ул бу жанрга аеруча өстенлек бирә. Бу жанрны күз уңында тотуның сәбәбе шунда: драма – үзенең синтетик табигате белән авторның уй-ниятләрен җиткерүдә, укучы-тамашачыны рухи тәрбияләүдә аеруча үтемле. Мәгълүм булганча, Гаяз Исхакый әдип кенә түгел. Ул – җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче дә. Г.Исхакый үзенең иҗтимагый-сәяси, милли идеаллары өчен көрәштә сүз сәнгатен җитди корал дип саный. Бу – бер. Икенчедән, халыкның, илнең һәм гомумән дөньяның бу еллардагы тормышы кискен вакыйга-хәлләр, төрле сугыш-фаҗигаләр белән кайнап тора. Болар бар да Исхакыйның драма жанры белән мавыгуына этәргеч ясаганнар.

  1. - «Җан Баевич» әсәренең беренче, икенче пәрдәләрен өйрәнү

Айгөл  беренче пәрдә буенча Җан Баевичка характеристика биреп китә.

 «Җан Баевич» комедиясе 4 пәрдәдән тора. Бу пәрдәдә төп герой Шакирҗан Миңлебай угылы – авылдан шәһәргә килеп яшәгән бер татар кешесе. Аның Сәхипҗамал исемле хатыны, Халидә исемле кызы, Әнвәр исемле улы бар. Бөтен яктан әйбәт гаилә. Анда милли рух хөкем сөрә. Милли китап, газеталар уку гадәткә кергән.

Ничек итеп образованный, культуралы кеше булырга?

Икенче пәрдәдән өзекне  видео буенча карау.  Сораулар: ДӘРЕСЛЕКТӘ 29 нчы бит

  1.  Фикер алышу.

5.Йомгаклау. Милләтне алга җибәрү өчен ниләр эшләргә кирәк?

6. Өй эше: «Җан Баевич» комедиясен укып  бетерергә.

 



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаяз Исхакый иҗаты "Алдым-бирдем" комедиясе

Творческая работа учащиегося по данной тематике....

Тест. Жизнь и творчество Гаяз Исхакый.

        Хәбәрдарлык күп кенә бикле ишекләрне ачты. Шуның нәтиҗәсендә әдәбиятыбызга күренекле язучы, публицист, драматург Гаяз Исхакый "кайтты". Мәктәп программаларында да Г....

Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары

Г.Исхакыйның  күтәрелгән мәсьәлә бүгенге 21 гасыр мәгарифе өчен дә актуаль яңгырый. Аның мәгариф - азатлык яулау юлында- беренче адым, дигән сүзләре бүген дә әһәмиятен югалтмаган....

Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары.

ЭчтәлекI.Кереш......................................................................................................2-3битII.Төп өлеш. Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуальпроблемалары ...

7 нче сыйныфта Гаяз Исхакый иҗаты

Гаяз Исхакыйның "Кәҗүл читек" әсәре буенча дәрес эшкәртмәсе....

Гаяз Исхакый

Гаяз Исхакый...