Доклад. Гаяз Исхакый иҗатында милләт проблемасы.
статья на тему

Шайхулова Гульназ Фаязовна

Доклад.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gayaz_iskhakyy_izhatynda_millt_problemasy.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

КФУның Алабуга институты үткәргән “Татар теле, әдәбияты һәм тарихы: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” IV Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясенә җибәрелгән доклад.

Гаяз Исхакый иҗатында милләт проблемасы.

                                                       Габдракипова А, татар һәм чагыштырма

                                                       факультеты 2 курс студенты

                                                       Фәнни җитәкчесе: Шайхулова Г.Ф,

                                                       Әлмәт районы Яңа Кәшер санатор

                                                       мәктәбенең 1 кв. категорияле татар

                                                       теле һәм әдәбияты укытучысы.

Татар әдәбиятында күптән чагылыш тапкан тема – милләт проблемасы. 19 нчы гасырның соңгы чирегендә мәгърифәтче әдипләр иҗатында күтәрелеп киткән бу тема, 20 нче гасыр башында гәүдәләнгән башка темаларны берләштерүче үзәк рольне үти башлый. Чорның мөһим, актуаль мәсьәләләре  милләт язмышы белән бәйләп карала. 20 нче йөз каләм осталары тулысынча милләт язмышын алгы планга куя, милли азатлык идеясы әдәбиятның нигезенә салына.

  Татар әдәбиятында милли проблемалар белән сугарылган әсәрләр күп. Җисемнәре туган илдән еракта калып, исемнәре һәм иҗатлары яңадан үз халкына әйләнеп кайткан күренекле әдипләр арасында татар язучысы Гаяз Исхакый да бар. Егерменче гасырның беренче яртысында ул татар, гомумән, төрки халыкларының киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы максаты итеп санаган. Мәсәлән, Гаяз Исхакый үзенең әсәрләрендә милләтебездә булган иң актуаль проблемаларны күтәрә. Монда, нигездә, әдипнең “ Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрен карап була. Әсәрдә Гаяз Исхакый татар милләтенең үсешен, тәрәккыятен тоткарлаучы, киләчәктә аның инкыйразына китерәчәк төп сәбәпләр итеп кадим мәдрәсәләрне, иске карашлы руханиларны, милләтнең матди куәтен тәэмин итәргә тиешле сыйныфның зәгыйф һәм таркау, оешмаган булуы, яшьләрнең рус мәктәпләрендә укырга, көнбатыш мәдәниятенә таянырга, алга киткән дәүләтләрнең казанышлары белән азыкланырга теләмәүләрен һәм, ниһаять, татарларның башланган эшләрен ахырынача җиткермәвен, нәтиҗәсенә ирешмәвен күрсәтә. Әмма алар арасында иң мөһим сәбәп: татар халкының хокуксыз булуы, Рәсәй империясендә колониаль хәлдә яшәве хакында әйтелми. Г. Исхакый үзенең әсәрендә татар милләтенең бетү, башка, көчлерәк милләтләр тарафыннан йотылу, юкка чыгу куркынычын күрсәтү белән генә чикләнеп калмый, аны булдырмау чараларын да тәкъдим итә. Язучының “ Зөләйха” драмасы бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмый. Автор, империянең аз санлы милләтләргә каршы юнәлдерелгән астыртын сәясәтен фаш итеп кенә калмый, бәлки җитдилеге һәм тирәнлеге белән глобаль масштабтагы проблемаларга – милләтара дуслыкны һәм татулыкны тәэмин итү белән бергә, милләтләрнең үзбилгеләнү хокукын раслауга якынлаша. Драма каһарманы Зөләйха да  милли генофондны саклау юлында зур җәбер – золым күрүгә, үз иленнән, гаиләсеннән, газиз балаларыннан көчләп аерып алып эчкече урыска хатынлыкка бирелүгә карамастан, диненнән, иманыннан ваз кичми. Халыкның милли яңарыш өчен көрәше ныгып барган чорда    

“Зөләйха” драмасының башта матбүгатта басылып чыгып, аннан соң театр сәхнәсендә уйналуы милләт ирешкән казанышның зурысы һәм нәтиҗәлесе итеп күрсәтелә. Шул ук вакытта, “Зөләйха” драмасы хакында фикер әйтүче авторлар бу әсәрнең милли рухын көчәйтү һәм милли патриотизм хисләрен ныгыту юнәлешендә эш алып баручы көрәшчеләр һәм зыялылар өчен гаять кыйммәтле зур рухи азык булуын да искәртеп узалар. Күп кенә язучылар тарафыннан, “Зөләйха” драмасының зур иҗтимагый – сәяси һәм рухи – милли әһәмияте таныла, аның татар халкының милли аңын үстерүдә зур тәрбияви көчкә ия булуы басым ясап әйтелә.

 Гаяз Исхакыйның тагын бер иҗат җимешенә тукталасым килә: мөһаҗирлектә яшәгәндә язган “ Көз”  повесте турында. Бу әсәр безгә ике хатын – кызның язмышы турында сөйләсә дә, әдипнең әйтәсе килгән фикере тирәндәрәк ята. Кеше үз милләтен яратырга, хөрмәт итәргә тиеш. Язучы татар гаиләсендә һәм мөселман тирәлегендә үскән Нәфисәнең бәхетле язмышын сурәтли. Димәк, һәрбер кеше үз милләте традицияләрендә, гореф – гадәтләрендә тәрбияләнергә, алар буенча яшәргә тиеш. Ә Гөлсемдәге рухи иркенлек аңарда җавапсызлык һәм ихтыярсызлык сыйфатлары тәрбияли, хәтта ул үз – үзен дә яклый алмый. Аның язмышы кызганыч, тормышы авыр, бер милләт вәкиле юкка чыга. Кыйбла югалтучылар хәзер күбәйде, төрле дини секталар барлыкка килде. Гаяз Исхакыйның бу әсәрен укыгач, мин дини ышанулар, Коръән сүрәләрен уку, догаларны ятлау, кешегә күңел тынычлыгы бирә икән, дөрес юлдан атларга ярдәм итә икән дигән фикергә килдем.

  “Сөннәтче бабай” хикәясе исә – чын мәгънәсендә милли һәм халыкчан әсәр.Ул татар авылының үзенә генә хас гореф – гадәтләрен, хис һәм тойгыларын, яшәү рәвешен белеп язган. Сөннәтче бабай – татар авылы өчен генә характерлы образ. Сөннәтче бабайның җаныннан артык күргән пәкесе – аның шәҗәрәсе. Автор шуңа зур мәгънә биргән. Пәке белән бәрәңге әрчү буыннан – буынга күчеп килгән изге эшнең төбе – тамыры белән юкка чыгуы булып тора. Әсәрнең ахырында миләш агачының авып төшүе – милләнең тамырларына балта чабуга тиң. Чөнки бабайның карчыгы исән вакытта, милләтнең бизәге миләш агачы шау чәчәктә утыра, җимешләре сыгылып төшкән. Димәк, телебезнең, милләтебезнең, динебезнең киләчәге хатын – кызлардан да тора.

Гаяз Исхакый гомер буена халыкка хезмәт иткән. Ул үз бәхете өчен түгел, ә халкының, милләтнең бәхете өчен көрәшкән. Әдип татарларны иң алга киткән милләтләр сафына чыгару өчен булдыра алган кадәр үзеннән көч куйган. Һәм инде милләтебезнең үсүенә, аның алга китешенә киртә булып торган барлык проблемаларны да үзенең шушы әсәрләрендә чагылдырган.

20 нче йөз башы татар әдәбиятында күтәрелгән проблемаларның үзәгендә милләт язмышы төп урынны алып тора. Гаяз Исхакыйның әсәрләре кешеләрне уйланырга, тормыш коруга җитди карарга, үз телебезне хөрмәт итәргә, гореф – гадәтләребезне сакларга чакыра. Дәверләр алмашынып торса да, һәр дәвернең үз милләтпәрвәрләре булыр дип ышанам һәм татар милләте киләчәктә алга киткән, ирекле, бай мәдәниятле халык булыр дип өметләнәм.

                                                         Әдәбият.

  1.  “ Гаяз Исхакый иҗатын барлаганда” // Мирас – 92/// - 2 с., 37 б.
  2. Ф. Бәширов . 20 нче йөз башы татар прозасы. – Казан: Фикер, 2002
  3. Ә. Сәхапов. Исхакый һәм 20 нче гасыр татар әдәбияты.- Казан: Татар

     “ Мирас” , 1997.

      4.М. Гайнетдинов. Гасырлар мирасы. – Казан, 2004.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаяз Исхакый иҗаты. Халыкка хезмәт итү юлында.

о жизни и творчестве Гаяза Исхаки. разработка урока.10 класс....

Гаяз Исхакый иҗаты "Алдым-бирдем" комедиясе

Творческая работа учащиегося по данной тематике....

Тест. Жизнь и творчество Гаяз Исхакый.

        Хәбәрдарлык күп кенә бикле ишекләрне ачты. Шуның нәтиҗәсендә әдәбиятыбызга күренекле язучы, публицист, драматург Гаяз Исхакый "кайтты". Мәктәп программаларында да Г....

Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары

Г.Исхакыйның  күтәрелгән мәсьәлә бүгенге 21 гасыр мәгарифе өчен дә актуаль яңгырый. Аның мәгариф - азатлык яулау юлында- беренче адым, дигән сүзләре бүген дә әһәмиятен югалтмаган....

Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары.

ЭчтәлекI.Кереш......................................................................................................2-3битII.Төп өлеш. Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуальпроблемалары ...

7 нче сыйныфта Гаяз Исхакый иҗаты

Гаяз Исхакыйның "Кәҗүл читек" әсәре буенча дәрес эшкәртмәсе....

Шагыйрьләр иҗатында табигатьне саклау проблемасы

Шагыйрьләр иҗатында табигатьне саклау проблемасы...