Тест. Жизнь и творчество Гаяз Исхакый.
презентация урока для интерактивной доски (10 класс) по теме

          Хәбәрдарлык күп кенә бикле ишекләрне ачты. Шуның нәтиҗәсендә әдәбиятыбызга күренекле язучы, публицист, драматург Гаяз Исхакый "кайтты". Мәктәп программаларында да Г. Исхакый иҗатын өйрәнүгә шактый вакыт бирелгән. Әйтик, (рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә) 5 нче сыйныфта "Кәҗүл читек" , 8 нче сыйныфта "Сөннәтче бабай", 9 нчы сыйныфта "Җан Баевич" , 10 нчы сыйныфта "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрләре өйрәнелә.

        Максатым: Күп вакытларын компьютер артында, дөнья челтәрендә үткәрергә яраткан укучыларда язучыларга, аларның иҗатларына  карата кызыксыну уяту; татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәмлек булдыру; әдәбият дәресләрендә компьютер технологиясен куллану.

       Презентация 3 өлештән тора. 1 нчесендә Г. Исхакый турында тулы мәгълүмат тупланган. Аннан 10 нчы сыйныф укучыларына язучы иҗатын өйрәткәндә, язучы турында язма эш эшләгәндә кулланырга мөмкин. 2 нчесе 8, 9 сыйныф укучыларын Г. Исхакый иҗаты белән таныштырганда кулланырга була. Ул беренчесенең кыскартылган, җиңеләйтелгән варианты. 3 нчесе 5 нче сыйныф укучыларын язучы белән таныштырганда кулланырга мөмкин.

      Презентациянең 3 нче слайдында Г. Исхакый буенча схема төзелгән. Әлеге схемадан күренгәнчә, без Г. Исхакыйны язучы, тарихчы-галим, тәрҗемәче, публицист, педагог һәм драматург буларак өйрәнәбез. Гиперссылкалар ярдәмендә, мәсәлән, язучы буларак нинди әсәрләр язуын беләбез.Әсәрләр хронологик тәртиптә урнаштырылган. Бу әсәрләрнең язылу тарихы турында күбрәк беләсебез килсә, курсорны шул әсәр өстенә китерәбез дә, кабат гиперссылка белән яңа слайдка чыгабыз. Яңа слайдта әлеге әсәрнең язылу тарихы турында белергә була. Шулай итеп, схеманың һәр түгәрәгенә кереп мәгълүмат алырга була.

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Белемеңне тикшер Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты

Слайд 3

Гаяз Исхакый кайда туган? Яуширмәдә Кырлайда Күлле-Кимедә

Слайд 4

Шәмсетдин белән Анна Васил ьевна кайда танышалар? театрда кинода урамда

Слайд 5

Шәмсетдин авылга нинди уйлар белән кайта? кунакка өйләнү яшәп калу

Слайд 6

“ Зиндан”ны автор кайсы төрмәдә яза? Казан Оренбург Чистай

Слайд 7

Г.Исхакый исемендәге премия кайчан булдырыла? 1954 1991 1935

Слайд 8

Г.Исхакый әлеге гәҗитләрне чыгаруда катнашканмы? (ялгышны табыгыз) “ Милли юл” “ Ил” “ Азат хатын”

Слайд 9

Г.Исхакыйның ничә баласы булган? 2 1 3

Слайд 10

“ Ул әле өйләнмәгән иде” әсәренең жанрын билгел ә гез. роман хик ә я повес ть

Слайд 11

“ Алар, Народный домда “Фауст” куелганда, күрше-күршегә тугры килештеләр, бинокл ь ләр бирештеләр” Бу өзек кайсы әсәрдән? “ Ул әле өйләнмәгән иде” “ Көз” “ Зөләйха”

Слайд 12

Г.Исхакый Казанның кайсы мәдрәсәсендә белем ала? Хөсәения Күл буе Мөхәммәдия

Слайд 13

Түбәндә бирелгән барлык шәһәрләрдә дә Г.Исхакый исемен йөрткән урам бармы? Алабуга Чистай Казан

Слайд 14

Г. Исхакый иҗаты ничә чорга бүлеп өйрәнелә? 3 2 4

Слайд 15

“ Җан Баевич” әсәренең жанрын билгеләгез драма комедия трагедия

Слайд 16

“ Тәгаллемдә сәгадәт” ничек тәрҗемә ителә? Көрәшкән бәхетле Укуда бәхет Укыган бәхетле

Слайд 17

Сөннәтче бабайның бакчасында нинди агач үсә? каен Имән миләш


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаяз Исхакый иҗаты. Халыкка хезмәт итү юлында.

о жизни и творчестве Гаяза Исхаки. разработка урока.10 класс....

Тест "Жизнь и творчество Баха"

Тест по жизни и  творчеству БАха И.С....

Тест "Жизнь и творчество М.Ю.Лермонтова" (9 класс)

Тест  «Биография, лирика М. Ю. Лермонтова. Роман «Герой нашего времени» (9 класс)...

Гаяз Исхакый иҗатын кабатлау буенча тест сораулары

Хезмәттә Г.Исхакый иҗатын йомгаклау буенча тест сораулары бирелә....

Тест "Жизнь и творчество Б.Л.Пастернака"

Тест по литературе  для учащихся 9 класса, обучающихся по программе В.Я.Коровиной. Помогает проверить знания, полученные после прочтения статьи учебника"Б.Л.Пастернак"...

Тест "Жизнь и творчество А.П.Чехова. 6 класс"

Тест по биографии А.П.Чехова основан на статье учебника «Литература.6 класс». Авторы: В.П.Полухина, В.Я.Коровина, В.П.Журавлев, В.И.Коровин, 2018, может использоваться в качестве способа п...

10 Тест. Жизнь и творчество И.С. Тургенева.

Этот материал можно использовать после проведения урока-лекции в качестве закрепления....