Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары.
методическая разработка по теме

Алтынбаева Светлана Сагидулловна

Эчтәлек

I.Кереш......................................................................................................2-3бит

II.Төп өлеш. Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль

проблемалары   ...............................................................................................4-23 бит

1.Беренче бүлек. Тарихлардан килгән хакыйкать..........................................4-5 бит

2.Икенче бүлек. Гаяз Исхакыйның тормыш юлы буйлап атлаганда........... 6-9 бит

3. Өченче бүлек. Милләтнең гамьсезлеге, битарафлыгы..........................10-11 бит

4. Дүртенче бүлек. «Ул әле өйләнмәгән иде» дигән әсәрендә — катнаш никах проблемасы...............................................................................................12-13 бит

5. Бишенче бүлек. Уйланырга вакыт җитте. Без кемнәр?.........................14-15 бит

6. Алтынчы бүлек. Ерак бабаларыбыздан калган мирас...........................16-18 бит

7.   Җиденче бүлек.  Милләт Анасы – Зөләйха...........................................19-20 бит

III.Йомгаклау.................................................................................................21-23 бит

IV. Кулланылган әдәбият исемлеге ............................................................24 бит

 

 

 

 

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mktpt_gayaz_ishakyy_izhatyn_oyrnunen_aktual_problemalary.doc116.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

 “Азнакай шәһәре 2нче урта белем бирү мәктәбе”

Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең

актуаль проблемалары.

     Эшне башкаручы:  беренче  категорияле

                                                           татар    теле һәм әдәбияты укытучысы

 Алтынбаева Светлана Сәгыйдулла  кызы

                                                         

2012-2013нче уку елы

Эчтәлек

I.Кереш......................................................................................................2-3бит

II.Төп өлеш. Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль

проблемалары   ...............................................................................................4-23 бит

1.Беренче бүлек. Тарихлардан килгән хакыйкать..........................................4-5 бит

2.Икенче бүлек. Гаяз Исхакыйның тормыш юлы буйлап атлаганда........... 6-9 бит

3. Өченче бүлек. Милләтнең гамьсезлеге, битарафлыгы..........................10-11 бит

4. Дүртенче бүлек. «Ул әле өйләнмәгән иде» дигән әсәрендә — катнаш никах проблемасы...............................................................................................12-13 бит

5. Бишенче бүлек. Уйланырга вакыт җитте. Без кемнәр?.........................14-15 бит

6. Алтынчы бүлек. Ерак бабаларыбыздан калган мирас...........................16-18 бит

7.   Җиденче бүлек.  Милләт Анасы – Зөләйха...........................................19-20 бит

III.Йомгаклау.................................................................................................21-23 бит

IV. Кулланылган әдәбият исемлеге ............................................................24 бит

 

Кереш.

  "Халыкның тормыш тәҗрибәсен, фәлсәфәсен, гореф-гадәтен,

                        фәнен, тарихын, ниһаять, һәрбер халыкның халык булуын

 мең еллар буенча саклап килүче бетмәс-төкәнмәс бер байлыгы

                              бар. Ул – аның теле. Телнең шундый соклангыч сыйфатлары,

                              шундый гаҗәеп хасиятләре һэм куәте бар ки, уйлыйсың да  

                               хәйран каласың” .  

                                                                                                  Г.Бәширов .

       Милләт язмышы, туган телебез язмышы - әдәбиятта күптән чагылыш тапкан  тема. Татар әдәбиятында милли проблемалар  белән  сугарылган  әсәрләр  күп. Милләт мәнфәгатләрен кайгырткан, аның үткәнен, бүгенгесен бөтен барлыгы белән чагылдырган әдипләрнең иҗаты да онытылмый.  Туган телебез — татар теле мәсьәләсе — хәзерге вакытта иң актуаль, иң җитди сәяси-иҗтимагый проблема булып тора. Милләтне, аның телен саклап калу өчен безнең арадан да, һичшиксез, галимнәребезнең эшен дәвам итүчеләр чыгарга тиеш. Татар теленең түземле үткәне, хәзерге катлаулы хәле, аны саклау, торгызу, камилләштерү, дәүләт теле буларак куллануын активлаштыру, иң мөһиме, аңа хөрмәт тәрбияләү мәсьәләләре хәзерге көндә татар җанлы һәр кешене борчый һәм кызыксындыра. Без беләбез, тел булмаса — хәтер юк, хәтер булмаса — тарих юк, тарих булмаса — халык юк.  

       Язучы Миргазиян Юныс: «Безне очыртып инкыйразга илткән сәясәт арбасында барганда, телкәебез — соңгы терәк. Менә шушы терәкне дә сындырмаска иде. Иң зур, иң изге теләгем менә шушы», — диде. Бу фикер белән тулысынча килешәм, чөнки тел язмышы — милләт язмышы.   Мин дә шушы милләтнең бер вәкиле — татар баласы, туган телем — татар теле, һөнәрем – татар теле укытучысы.  Шушы телдә уйлыйм, кайгырам, шатланам, эшлим. Менә шуңа күрә   фәнни-эзләнү эшемнең темасын  “Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары” дип атадым. Ул күбрәк фәлсәфи уйланулар характерында язылган. Төп максатым – Гаяз Исхакыйның тел, милләт язмышы, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге хакындагы әсәрләре белән танышып, аларга бүгенге көн күзлегеннән бәя бирү, ул күтәргән проблемаларының  актуальлеген дәлилләү.                                      

         Бу максатны тормышка ашыру өчен без татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  укучылар белән  Гаяз Исхакыйның әсәрләре,  китаплары, газета-журналда чыккан мәкаләләре белән танышабыз һәм бүгенге көн белән чагыштырып, билгеле бер нәтиҗә ясыйбыз.

Төп өлеш.  Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары

  Беренче бүлек.Тарихлардан килгән хакыйкать.

            Теләсә   нинди    милләтне      барыннан да элек аның күренекле кешеләре аша беләләр. Чөнки аларның каһарманлыгы, таланты,              җәмгыять өчен кылган хезмәтләре бер милләт эчендә генә                               кала алмый, ә бәлки бөтенкешелек күләмендә әһәмиятле була.
          Гомере буе үз халкының язмышы өчен янып-көеп                            яшәгән, саекмас чишмәдәй саф, чиста мирасын халыкка                                 бүләк итеп калдырган каләм әһелләренең саны бихисап.
          Һәр  кешенең тормышы – үзенә бер тарих. Берәүләрнең ул, үз көенә генә аккан елга кебек, тыныч кына, сиздермичә уза. Ә икенчеләрнеке ярсу тау елгасына охшаган: юлында очраган вак-төяк нәрсәгә игътибар итмичә, каядыр ашкына, гел алга омтыла. Г. Исхакый – татар тарихында әнә шул тау елгасы  төсле  көчле, кырыс, җиңелмәс көрәшче, олы әдип һәм бөек шәхес буларак урын алган кеше.  

       Талантлы прозаик, драматург, публицист, җәмгыять эшлеклесе —– Мөхәммәтгаяз Гыйлаҗетдин улы Исхакый – Гаяз Исхакый, җитмеш алты еллык гомеренең алтмыш елын татар халкының милли азатлык хәрәкәтенә багышлаган, илле җиде елын иҗатка биргән, илле биш елын татар милли матбугатын үстерүгә тоткан, үзеннән соң гаять зур һәм бай мирас калдырган, җисемнәре туган илдән еракта калып, исемнәре һәм иҗатлары яңадан үз халкына әйләнеп кайткан күренекле әдип ул. Егерменче гасырның беренче яртысында ул татар, гомумән, төрки халыкларының киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы максаты итеп санаган милләт агаларыбызның күренеклесе иде. Һәрчак халкының милли үзаңын үстерүне күздә тоткан. Гаяз Исхакый- татарның сирәк очрый торган бөек таланты, милли әдәбият классигы һәм горурлыгы, аның әдәби мирасы-халыкның милли хәзинәсе, рухи байлыгы.

    Татар милләтен ирекле итеп күрү Г. Исхакыйның төп хыялы булган. Ул гомер буе үз халкын көрәшергә, мескен булмаска өндәгән, рухи яктан көчле итеп тәрбияләргә теләгән. Мондый кешеләрне милләтнең каһарманы дип атыйлар.   Татар милләте күпме изелүләргә дучар ителеп тә, бүген исән-сау икән, ул Г. Исхакый кебек бөек шәхесләренә бурычлы.

            Гаяз  Исхакый үзенең иҗатында татар милләтенең язмышы өчен  борчылып  кына калмыйча,  ничек милләт буларак сакланып калырга икәнлеген дә күрсәтә. Чөнки милли үзаңы югары булган кеше генә шәхес булып формалаша ала. Шушы фикерләрен халыкка тизрәк җиткерүнең иң кулай юлы итеп автор сәхнә әсәрләре иҗат итүне сайлый.

         

Икенче бүлек. Гаяз Исхакыйның тормыш юлы буйлап атлаганда...

        2011нче елда “Казан” Татарстан Китап Нәшриятында басылган , Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар” нигезендә   укучыларга Гаяз Исхакый иҗатыннан 5нче сыйныфта - “Кәҗүл читек”,  10нчы сыйныфта - «Ул әле өйләнмәгән иде», “Кәләпүшче кыз” әсәрләрен өйрәнү каралган. «Сөннәтче бабай», «Җан Баевич»,“Зөләйха”  әсәрләре программадан төшеп калган.

         Бөек фикер иясе, милли юлбашчы үзенең күп кенә әсәрләрендә татар халкының үткәндәге яшәү рәвешенә күзәтү ясый, киләчәге турында уйланып, аның аерым милләт сыйфатында сакланып калу чараларын эзли. Бу әсәрләр үзәген милләт темасы тәшкил итә. Г. Исхакый үз татарлыгын саклап калу, милләтең белән горурлану, аны ярату проблемаларын күтәрә. Шул сәбәпле, әдипнең иҗаты укучыларда шулкадәрле кызыксыну уята, алар өстәмә рәвештә аның әсәрләрен укуны, иҗаты белән танышуны дәвам итәләр.  

      Гаяз Исхакыйның иҗатын өйрәнүне тормыш юлын күзәтүдән башлау, аның йөргән юлларында тукталу – әсәрләренең идея-эчтәлеген аңлауда иң уңышлы алым дип саныйм. Чөнки әдип белән бергә атлаганда гына аның уй-кичерешләрен сиземләп калырга мөмкин.

        1878 елның 22 февралендә Казан губернасы, Чистай өязе, Яуширмә авылында мулла гаиләсендә бер малай дөньяга килә.  Әтисе Гыйлаҗетдин хәзрәт тирә-юньдә танылган дин эшлеклесе, әнисе Камәрия абыстай шулай ук рухани гаиләдән чыккан, затлы нәселле ханым була. Әтисе белән малайга Мөхәммәтгаяз исеме бирергә уйлап куйган булалар. Моның белән алар улларының киләчәктә нинди кеше булып үсәсен билгеләгәндәй итәләр. Мөхәммәт тә (мактаулы, данлыклы), Гаяз да (ярсулы, ялкынлы) — аларның теләк-өметләренә туры килә торган гарәп сүзләре. Юраган юш килә дигәндәй, чыннан да, Мөхәммәтгаяз бик хәрәкәтчән, үзеннән көч ташып тора торган, фикерләре белән башкаларны да яндыра алу сәләтенә ия кеше була,                      гаять күп һәм нәтиҗәле эшләве белән мактау һәм дан ала. 
      Бу гаиләнең балалары тугач та озак яшәмичә бер-бер артлы үлә торганга күрә, Мөхәммәтгаяз әти-әнисе өчен аеруча көтеп алынган газиз зат, кадерле бала була. Ул кечкенәдән назланып-иркәләнеп үсә. 5 яшеннән үк укырга өйрәнә, кечкенәдән үк үзенең яшьтәшләреннән белемле булуы белән аерылып тора. Ул үзенең белеме белән канәгать булмыйча һәрвакыт алга омтыла. Менә шушы сыйфатлар да аның алдагы тормышына йогынты ясамыйча калмый.
 Ул шул чорда ук чит телләрнең кирәклеген аңлый. “Рус телен өйрәнмичә һәм шул тел ярдәмендә дөнья өчен кирәкле белем белән коралланмыйча торып, хәзер әллә ни зур эш чыгарып булмый икән”, - дигән нәтиҗәгә килә шәхес.   Гаяз Исхакыйның дөньяга карашлары формалашуда, әдәбият, иҗтимагый тормыш һәм сәясәт өлкәсендә мәшһүр шәхес булып җитешүендә гаиләсе бик тә мөһим роль уйный. Табигать тарафыннан бирелгән, нәселдән килгән, әти-әнисе бүләк иткән талантның гаиләдә яхшы тәрбия алуы, ягъни табигый талант белән милли тәрбиянең органик кушылуы, башкача әйткәндә, яхшы орлыкның бәрәкәтле туфракка төшүе Г.Исхакыйга бик тә булыша. «Оясында ни күрсә,        очканында шул булыр»,  дип юкка гына әйтелмәгән татар халык мәкалендә.
      Мөхәммәтгаяз – бу җәһәттән бик бәхетле шәхес. Ул татарның мәгърифәтле, мәдәни гаиләсендә туа, әти-әнисенең җылы кочагында тәрбияләнә, сабый чагында ук авыл җиренең шифалы һавасы, бай матур табигате – урман- кырлары, елга- күлләре тәэсирендә, туган халкының гореф-гадәтләре, милли традицияләре белән рухи азыкланып үсә.
 

       Кызганыч ки, тарихи барыш башка юлдан китә. Гаяз Исхакый – XX гасыр татар язучылары һәм сәясәтчеләре арасында патша самодержавиясе тарафыннан нык эзәрлекләнгән, күп тапкырлар зинданнарга ябылган, сөргеннәргә куылган шәхес. Большевиклар да сүздә, Рәсәй империясендә яшәүче милләтләргә «үзбилгеләнү» хокукы вәгъдә итсәләр дә, гамәлдә илдә тоталитар режим урнаштыралар. Үзенең талантын, иҗатын, сәяси эшчәнлеген татар халкының милли азатлыгы өчен көрәшкә багышлаган, яшәү мәгънәсен шунда күргән Г.Исхакый моның белән килешә алмый, билгеле. Ул Ватанын ташлап, Большевиклар эзәрлекләвеннән качып, эмиграциягә китәргә мәҗбүр була.     Совет хакимияте елларында эмигрант язучы һәм «халык дошманы» дип тамгаланган Исхакыйның әсәрләре онытылуга дучар ителә.

        1980 еллар ахырында гына аның мирасы халыкка кире кайтарыла. Исхакый исемен аклау эшенә әдәбият галиме И. Нуруллин һәм язучы Ә. Еники зур өлеш кертәләр. Аның әдәби иҗаты, сәяси-тарихи карашлары Н. Дәүләт, С. Чыгътай, М. Таһир, И. Нуруллин, Һ. Мәхмүтов, Л. Гайнанова, М. Хәсәнов, Ф. Мусин, М. Сәхапов, Х. Миңнегулов, Ф. Галимуллин, Ф. Ибраһимова, Р. Ганиева, А. Шәмсутова, Р. Харрасова, Р. Яруллина, Б.Т. Гали һ.б. авторларның хезмәтләрендә яктыртыла. Аның әсәрләре озак еллар буе бикләнеп тотылса һәм эшчәнлеге бозып аңлатылса да, дөреслек җиңде, әдип акланды. Бай тарихлы иҗаты укучыларга кире кайтты. Исхакый халкыбызны «өсте-башы бөтен, ашы-суы иркен, йөзе-күзе күркәм, көе - җыры көчле, сүзе - сазы татлы, кыйланышы килешле, җайлы, йөреше-барышы тугъры итеп» күрергә теләде. Мондый изге эшкә гомереңне багышлау өчен туган халкыңның үткәндәге фаҗигаләрен яхшы белергә, аның бүгенге хәле өчен йөрәген сызланырга, шушы хәлдән чыгуның иң дөрес, иң туры юлларын табарга кирәк иде. Гаяз Исхакый шушы эшкә юл күрсәтүче күренекле сәяси эшлекле, оста оештыручы, зур әдип булды. Әдип 1954нче елның 22нче июлендә Анкарада вафат була һәм үзенең васыяте буенча Истанбулда җирләнә.

     1991нче елда ТР Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге бүләге булдырыла, соңрак Яуширмә авылында язучының музее ачыла.

      Язучы иҗатын шартлы рәвештә 4 чорга бүлеп өйрәнергә мөмкин: 1) 1897-1904нче елларны үз эченә алган мәгърифәтчелек дәвере; 2) «таңчылык» баскычы - инкыйлаби идеяләр белән мавыккан 1905-10нчы еллар; 3) милли бердәмлек идеяләренә өстенлек биргән 1911-18нче еллар; 4) мөһаҗирлек дәвере - татарларның милли дәүләтчелеген торгызу идеологиясен актив рәвештә алга сөргән 1918-54нче еллар.      Исхакый иҗат юлының башланып китүе 19нчы йөз ахыры – 20нче йөз башына - татар әдәбияты үзенең Яңарыш чорына аяк баскан дәвергә туры килә. Исхакый ның беренче әдәби тәҗрибә үрнәкләре һәм төрек теленнән татар теленә тәрҗемәләре («Җәррах баба» хикәясе) сакланмаган. Иҗатының башлангыч чорында ук прозаик, драматург, публицист буларак таныла. Әсәрләренең төп мотивы - урта гасырлар мөселман әдәбиятларында ук киң таралган «гыйлем-наданлык» антиномиясе. Аның фикеренчә, җәмгыятьнең социаль-икътисади һәм рухи тәрәккыятен тәэмин итүдә һәм кешене тәрбияләүдә төп чара булып Акыл, Гыйлем һәм Сүз сәнгате тора.

    Татар классик әдибе, сәясәтчесе, җәмәгать эшлеклесе, ялкынлы публицисты, милләт хадиме Г.Исхакыйның уй-фикерләре бүген дә кызыклы, актуальлеген югалтмаган.

    Өченче бүлек. Милләтнең гамьсезлеге, битарафлыгы...    

     Хатын-кызны хөрмәт итмәгән, аны шәхес итеп һәм балалар тәрбиячесе булуын танымаган һәм бу нәфис затларның рухи үсеше һәм камилләшүе өчен уңай шартлар тудыра алмаган милләтнең киләчәге бик караңгы, өметсез булуын искәртә Гаяз Исакый.

    Шулай ук хатын-кызны санга сукмаган, аны бары тик физиологик теләкләр канәгатьләндерү объекты итеп кенә санаган җәмгыять тә, Гаяз Исхакый раслаганча, инкыйраз өчен яхшы зәмин тудырырга булыша. Татар милләтен шундый хата адым-гамәлдән аралау максатында иҗат ителгән “Кәләпүшче кыз” повесте мотивы, кызганычка каршы, бүгенге көнгә кадәр әһәмиятен югалтмаган.

       Камәр төсле кулдан-кулга йөргән яшь кызларның фаҗигасен йөрәге аша үткәргән Исхакый, җан әрнүенә түзә алмыйча, әсәр алдыннан  татар милләтенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбур була: “Укучым! Мине бу хикәяне язудан максудым – Камәр кеби булуның ахыры ни булачагын күрсәтеп, милләтемнең туташларын шул кара бәхетләрдән коткарыр өчен, аларга Камәр булудан нинди авырлыклар барлыгын белдереп, үзләрен саклар өчен бер тәнбиһдер”.

     “Кәләпүшче кыз” повесте шул чор татар әдәбиятына хас мәгърифәтчелек реализмы методы белән язылган. Г. Исхакый, югарыда искәрткәнчә, бу фаҗигале язуының максатын яшь кызларга “үзләрен саклар өчен бер кисәтү” дип күрсәтсә дә, ул күздә тоткан мәгънә тагын да зуррак һәм киңрәк. Әдип йомшак күңелле Габдеррәшит белән бала җанлы Кәримәнең сөекле кызлары, бала күңелле Камәрнең тормыш төбенә тәгәрәве өчен җаваплылыкны шулай ук татар җәмәгатьчелегенә дә йөкли. Чөнки, әгәр кәләпүш-калфак белән сату итүче бай сәүдәгәр Сәлимовның шәригать кануннарына төкереп караучы баш сатучысы Вафа яшь Камәрне бозмаган булса, аның яман атын халыкка таратмаса, ул, бәлки, тормышын да ипле генә көйләп җибәрер иде. Шулай ук ире вафат булгач, тизрәк яңа кияүгә чыгу турында баш ваткан Кәримә дә кызы Камәр белән улы Габделәхатне тәрбияләүне төп вазифасы итеп санаса, Камәр дә мондый авыр һәм хурлыклы юлга аяк басмас иде. Асламчы карчык Зөһрә абыстай кебек яшь кызларны фәхешханәләргә сатып акча эшләүче затсыз кешеләр кулына эләкмәсә, Камәр әле тормышын тәртипкә китерә алыр иде.

      Мондый аяныч хәлдән чыгу, тормыш баткаклыгыннан котылу җаен эзләү өчен борынгы һөнәре белән шөгыльләнергә мәҗбүр була ул. Клиентларының берсеннән яман чир эләктергәч, фәхешханәдән дә куыла һәм озак кына хастаханәдә дәвалана. Әнә шулай, “урам - өем, урыс – ирем” дип йөри-йөри, бер көнне Камәр йөккә уза: “Кем очрады, шуның берлә йөрүеннән корсаклы булып, янә бер авыру эләкте.

      Шулай итеп, корсаклы булып, хастаханәгә керде. Камәрнең бу сырхавы элгәреге сырхавыннан башка булса да, монысыннан терелүен уйларлык түгел иде. Чөнки Камәр караган саен артка китә бара иде. Бара-тора Камәрнең баласы туар вакыт җитте. Үзе авыру булганга, баласын китерә алмады, ничә көннәр мәшәкатьлщнеп ятса да, бабкалар сүзенә караганда, баланы ярмаенча китерә ала алмавы беленеп, Камәрнең баласы алынса да, бала үле туды. Һәм Камәр үзе дә җан бирде. Аны хастаханәдән алып күмделәр”.  

           Милләтләрнең гамьсезлеге, битарафлыгы нәтиҗәсендә Камәр әнә шулай һәлакәт сукмагына чыга һәм ахыр чиктә зур фаҗига белән мәңгелек йортка китеп тә бара. Г. Исхакый татар әхлагына үтеп керә башлаган инкыйраз күренешләрен – җенси азгынлыкны, гамьсезлекне, битарафлыкны, фахишәлекне фаш итә,  һәм үсеп килүче яшь буынны мондый яманлыклардан , пычраклыклардан нык сакланырга чакыра. 

Дүртенче бүлек. «Ул әле өйләнмәгән иде» дигән әсәрендә — катнаш никах проблемасы.

    Үзенең әсәрләрендә Г. Исхакый безгә иң кадерле нәрсә - ул безнең милләтебез, туган телебез, динебез дип аңлата.

     Аның иҗатында милләткә хезмәт итү, халыкчанлык, катнаш никах, гаилә, мәхәббәт, милли гореф-гадәтләр темалары яктыртыла.

      Менә, мәсәлән, без  10нчы сыйныфта өйрәнелә торган «Ул әле өйләнмәгән иде» дигән әсәрендә шактый катлаулы һәм бәхәсле мәсьәлә — катнаш никах, гаилә, мәхәббәт, милләтнең югала баруына чаң сугу — темалары;  гаилә, милләт, төрле диннәр проблемалары күтәрелә. Бу әсәрендә Гаяз Исхакый урыслашып юкка чыгу куркынычы зур булуын аңлата, төрле дәлилләр китерә, соңга калу ихтималы бар дип кисәтә. Әсәрдә ул төп геройлар итеп Шәмсетдинне һәм Аннаны ала, бу ике герой белән ул бик күп темаларны яктырта. Шәмсетдин - авыл егете, татар авылында туып үскән. Ә инде еллар үтү белән, Шәмсетдин шәһәргә китә һәм    шәһәр йогынтысына бирелә. Вакытлар үтү белән, ул  үзенә тормыш юлдашы эзли башлый. Аның татар диненнән булган кыз белән гаилә корасы килә. Ләкин Шәмсетдин рус милләтеннән булган Анна белән таныша. Анна хатын-кызларга хас барлык яхшы сыйфатларны туплаган була. Ул бик уңган, акыллы, кичерә белүче хатын була. Алар очраша башлыйлар, Шәмсетдингә Анна белән уңайлы була. Алар үзләренең ялларын да бергә үткәрәләр, чит илләрне дә Шәмсетдин Анна белән күрә. Ләкин Шәмсетдин Аннаны яратмый, ул күңеле белән һаман да татар кызын эзләп яши. Анна да бик акыллы була, шуңа күрә ул Шәмсетдинне ашыктырмый. Алар бергә яши башлыйлар, һәм менә шушы вакытта Шәмсетдин Аннага ияләшә дә инде. Ул Аннада үзенең хыялындагы татар кызын күрә башлый. Ә инде Анна Шәмсетдингә бала көткәнен әйткәч, Шәмсетдин ике ут арасында кала. Ул  авылга кайтып китә, Аннаны онытырга тели. Ул анда бик күп татар кызлары белән таныша. Аннаны онытырга теләге булса да,  ул һәрбер кызда да анда булган сыйфатларны күрергә тели. Ә шул вакытта Анна Шәмсетдингә хатлар яза, фотосурәтләрен җибәрә. Шәмсетдин Аннаны сагына һәм кире шәһәргә кайтып яши башлый. Ләкин Шәмсетдин Аннаның балаларны чиркәүгә алып кергәнен күргәч, аның өчен ул аяз көнне яшен суккандай була. Бу вакытта ул үз дине бетүен тоя.    

       Гаяз Исхакый бу әсәрдә катнаш никах проблемасын күтәрә һәм милләтнең бетүен дә шуларда күрә. Әсәрда язучы Аннаны гаепләми, чөнки аның өчен дә үз милләте кадерле.Укучылар фикеренчә , бу әсәрдә көчле мәхәббәт хисләре юк, чөнки алар бер-берсен яратмыйлар, аларга бергә яшәү уңайлы гына.Язучыны хатын-кыз язмышы да нык борчый, "Һәр милләтнең яртысы хатыннар, һәр милләтнең рухын саклаучы − хатыннар, һәммә милләтнең телен саклаучылар идеге (икәнлеге) һәркемгә мәгълүм", − ди ул Аның геройлары милли менталитет һәм дини традицияләр кысаларыннан чыгу талпынышы да ясап карыйлар. Әсәрләрдә мәхәббәт һәм гаилә турында төрле карашлар очрый. Автор аларны гомумкешелек позицияләреннән дә, христиан һәм ислам диннәре күзлегеннән дә чыгып аңлатырга тырыша. Рус хатын-кызлары образлары әсәрдә, гадәттә, романтик рухта идеаллаштырып бирелә; аларга рухи торгынлык кичергән мохиттә яшәргә мәҗбүр булган, шул сәбәпле интеллектуаль үсеш ягыннан да түбәнрәк торган татар хатын-кыз образлары капма-каршы куеп сурәтләнә. Төрле милләт вәкилләре бергә гаилә корганда, яңа гаилә алдында каршылыклар аеруча күп булачак. Бу очракта халыкның дини ышануларын да, гореф-гадәтләрен дә истән чыгарырга ярамый. Гаяз Исхакыйның әсәрләре кешеләрне уйланырга, тормыш коруга җитди карарга, үз телебезне хөрмәт итәргә, гореф-гадәтләребезне сакларга чакыра. Гаяз Исхакыйның әсәрләре һәрбер кешенең йөрәгендә, уйларында эз калдырырлык. Әдибебез күтәргән проблемалар көннән-көн катлаулана, актуальләнә генә бара. Татар милләте үзен югалта кебек, катнаш гаиләдә балалар татар буларак тулы тәрбия ала алмыйлар, аннан да бигрәк, татар гаиләләрендә дә күп бала урыслашып бара.

   Бишенче бүлек.  Уйланырга вакыт җитте. Без кемнәр?..

      Әле ун-унбиш еллар элек кенә телебезнең язмышы кыл өстендә иде: татар мәктәпләре ябылып бетте диярлек, шәһәр урамнарында татарча сөйләшергә оялып йөрүчеләр күбәйде, татарча газета-журналлар, китаплар укылмый башлады, русча белмәсәң, югары уку йортларына укырга керү турында хыялланасы да юк иде... Ә бит чынлыкта милләтебез юкка чыга язды. Шушы түгелме соң инде милләтнең чынлап та юкка чыгуы? Ләкин, бәхетебезгә, Татарстан үзенә мөстәкыйльлек алды, җөмһүриятебездә телләр турында закон кабул ителде, мәктәпләрдә генә түгел, югары уку йортларында да татар теле гамәлгә керә башлады, хәзер инде урамда да авыз тутырып рәхәтләнеп татарча сөйләшеп була, чөнки, бу нинди чит телдә сөйләшә дип, сиңа борылып караучы юк.    

       Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре була. Диннән, телдән башка яши алмаган кебек, халык алардан башка да милләт буларак яшәвеннән туктар иде.

 “Менә без дә бар, без дә эшлибез, безнең дә милли тормышка, халык булып яшәргә хакыбыз бар” , - дип яза    Г. Исхакый

        Г. Исхакыйның әсәрләре – татар халкының милли хәзинәсе, аның әдәби мирасы – чын мәгънәсендә, рухи байлыгы. Кайсы гына әсәрен алсак та, аларда тормыш фәлсәфәсе ярылып ята, кешенең иң матур рухи сыйфатлары мактала.

       Әйе, Г.Исхакый кебек бөек шәхесләр белән татар милләтенең һәр вәкиле горурланадыр!

     «Җан Баевич » комедиясендә Гаяз Исхакый үз милләтеңне хөрмәт итмәүне, сакламауны сурәтли.

     Әсәрнең төп герое - Шакирҗан, авылдан килгән сәүдәгәр. Комедиядә Шакирҗан культуралы кеше булырга тели. Уйлый торгач, ул урыс милләтенә күчмәкче була, чөнки урысларны иң акыллы, интеллигентлы, культуралы халык дип уйлый һәм үзенә Җан Баевич дип исем бирә.

       Җан Баевич, урыс милләтенә күчәсе килү гамәле белән, үзен генә түгел, татар милләтен, туган телен рәнҗетә, мыскыл итә.

 Укучылар фикеренчә, син татар булып тугансың икән, татар булып үскәнсең икән, урыска беркайчан да әйләнмисең. Урыс булырга тырышу-ахмаклык. Бу фикерне Г. Исхакый Җан Баевич белән булган вакыйгалар ярдәмендә күрсәтә.

“ Җан Баевич урыс була алмады, тик акчаларын гына бетерде. Аның акылсызлыгы белән башкалар гына файдаланды”,- дип фикер йөртәләр укучылар.

  Алтынчы бүлек. Ерак бабаларыбыздан калган мирас.

    Г.Исхакый үз әсәрләрендә халык тормышын, аның киләчәген дөрес тасвирлый. Гомеренең соңгы елларын читтә үткәрергә туры килсә дә, ул үз халкы өчен кайгырып яшәгән, үз халкы өчен ахыргача иҗат иткән. Аның әсәрләрен укыган кеше татар халкының нинди бөек икәнлеген күрә, бу халыкка ихтирамы арта. Г. Исхакыйның «Сөннәтче бабай» әсәре шуңа ачык мисал булып тора.

     «Сөннәтче бабай» хикәясе исә — чын мәгънәсендә милли һәм халыкчан әсәр. Ул татар авылының үзенә генә хас гореф-гадәтләрен, хис һәм тойгыларын, яшәү рәвешен белеп язган. Сөннәтче бабай – татар авылы өчен генә характерлы образ. Аның төп геройлары - Корбангали карт белән аның карчыгы Гөлйөзем - татар халкының иң күркәм әхлакый сыйфатларын үзләренә туплаган образлар. Аларның озакка сузылган бәхетле гаилә тормышы бик күп буыннарның тарихи тәҗрибәсенә, гасырлардан килгән мөселман традицияләренә нигезләнә. Әсәрдә пейзаж, этнографик детальләр, татар халкының милли характер үзенчәлекләре (хезмәт сөючәнлек, кунакчыллык, чисталык) сәнгати яктан дөрес һәм үтемле итеп тасвирланган.  Сөннәтче бабай үзенең карчыгы белән бик бәхетле тормышта яши. Алар бер-берсен бик тиз аңлашалар, хатыны Сөннәтче бабайны кадерләп, киемнәрен чиста тотып тәрбияли, аны олылый, икәүләп шулай тормыш алып баралар. Ел саен кунакка мулла белән абыстайны дәшәләр. Сөннәтче бабайның хатыны өйләрне чип-чиста итеп юып чыгара, ризыгын да мулдан әзерли. Кунаклар алардан бик канәгать булып калалар. Ләкин бу бәхетле гаиләгә дә әҗәл үзенең ишеген шакый, бабай ятим кала. Ялгызы гына читен булганга, ул икенче бер хатынга өйләнә. Менә шунда ул үз гомерендә күрмәгәннәрне, күз алдына китермәгән хәлләрне күрә башлый да инде. Аның бу хатыны шапшак, тәрбиясез булып чыга. Бигрәк тә сөннәт пычагы белән бәрәңге әрчүе Сөннәтче бабайның йөрәгенә бәрә.  Аның күңеле бу изге эшкә — сөннәткә — шулкадәр нык бирелгән булганлыктан, бу хәлләрне күреп, аның йөрәге түзә алмый, ул үлеп китә. Әсәрнең ахырында миләш агачының авып төшүе – милләтнең тамырларына балта чабуга тиң. Чөнки бабайның карчыгы исән вакытта , милләтнең бизәге миләш агачы шау чәчәктә утыра, җимешләре сыгылып төшкән. Димәк, телебезнең,  милләтебезнең , динебезнең киләчәге хатын – кызлардан да тора.

       Гаяз  Исхакыйның әсәрләре кешеләрне уйланырга, тормыш коруга җитди  карарга , үз телебезне хөрмәт итәргә, гореф-гадәтләребезне сакларга чакыра. Төрле милләт вәкилләре бергә гаилә корганда, яңа гаилә алдында каршылыклар аеруча күп булачак. Бу очракта халыкның дини ышануларын да, гореф-гадәтләрен дә истән чыгарырга ярамый. Татар халкы һәрвакыт үзенең йолаларына тугры шул. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска, сакларга, буыннан буынга җиткерергә иде аларны.

          Рус язучысы М. Горький белән Исхакый күп хатлар алыша. Исхакыйга язган хатларының берсендә ул : «Кайчагында минем башыма шундый бер уй килә: әгәр дә берәр татар кешесе русларның татарлар белән бергә күрше булып гомер кичерүе рус халкының яшәеше турындагы күзаллауларына нинди йогынты ясаганлыгын төшендерә алса, татарларга да, русларга да зур булышлык күрсәтер иде» - ди. Гаяз исхакый бөтен тынгысыз тормышын, дәртен, талантын татар халкының азатлыгы, башка милләтләр белән тигезлеге, рухи үсеше өчен көрәшкә багышлады. Гаяз Исхакыйның безгә васыять итеп калдырган сүзләре бүген бигрәк тә кадерле. «Әгәр тәрәккый итик дисәк, һәммәбез милләтнең иң кирәкле эшенә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм итешик. Барымыз аңлаганнарымыз бергә бер юл берлән хәрәкәт итик. Тырышыйк, авырлыклар күтәрик, бер нәрсәмезне дә кызганмыйк,» – ди Гаяз Исхакый. Бу сүзләрне онытмаска иде!    

        Язучының әсәрләрен хәзерге көндә дә яратып укыйбыз, һәм киләчәк буыннаар да укырлар. Чөнки аларда милләт, дин язмышы проблемалары күтәрелә, кеше хокуклары мәсьәләсе алгы планга куела. Димәк, татар халкының рухи тормышы сүнми, милләт югалмый икән, аның дине дә, теле дә югалмаячак!

      Г.Исхакый – татарның сирәк очый торган бөек таланты, милли әдәбиятның классигы һәм горурлыгы. Аның әдәби мирасында озак вакытлар колониаль хәлдә яшәгән халыкның уянуы, киң мәйданга чыгуы, азатлык өчен көрәш юлында җиңү-югалтулары, максат-омтылышлары чагылган. Татар халкы - дәүләтсез, икеләтә изүгә - милли-колониаль изүгә дучар ителгән халык. Татар әдәбияты да төрле кимсетүләргә, югалтуларга, кысрыклауларга дучар ителгән әдәбият. Дәүләте булмаган халыкның әдәбияты милләткә хезмәт итү, халык мәнфәгатен яклау һәм саклау, фикерен яктырту, зәвыген үстерү кебек дәүләти вазифаларны үз өстенә ала.

     Тормышның авыр сынаулары да аны сүндерми, ә дөрләтеп яндыра гына. Ул үзенең әсәрләре белән яши һәм, халыкка җиткереп, аларны уйландырырга мәҗбүр итә, үз әсәрләрендә ул һәр чор өчен актуаль булган темаларны яктырта, үзенә генә хас булган уй-фикерләрен яза.

  Җиденче бүлек.  Милләт Анасы – Зөләйха.

     «Зөләйха» романтик трагедиясендә мөселман татарларны көчләп чукындыру һәм урыслаштыру сәясәте күрсәтелә. Аның геройлары - рухи яктан нык, илаһи гаделлек, азатлык, изгелек, кешелеклелек идеалларының тормышка ашачагына ышанган кешеләр. Зөләйха ахырга кадәр кешелек дәрәҗәсен, милли-дини хасиятләрне саклап калырга тырыша. Язучы патша Россиясенең рус булмаган халыкларны изү сәясәтен кискен тәнкыйтьли , төрки халыкларны берләшергә, югалткан дәүләтчелекләрен торгызырга, милли азатлык өчен көрәшергә чакыра. Минем милләтем — бөек татар милләте. Ләкин ничә еллар дәвамында изелеп яшәгән ул.Ә бит кайчандыр Казан ханлыгында нинди тормыш шаулаган: сәүдә үскән, һәркем тырышып эшләгән, һәрберсенең үз кәсебе, үз һөнәре, байлыгы-муллыгы да теләсә кем көнләшерлек булган.

    Менә фаҗигале 1552 нче ел... Явыз Иван гаскәре белән безнең илебезне яндыра, талый һәм соңгы чиктә үзенә буйсындыра. Шушы елдан татар халкын юкка чыгару сәясәте башлана. Көчләп чукындыру, телне оныттыру Рәсәй хөкүмәтенең төп бурычы булып китә.

       Г. Исхакыйның «Зөләйха» фаҗигасе шушы вакыйгаларны күз алдына тулырак китерергә булыша. Чын күңеленнән дингә табынган гаиләне көчләп чукындыралар. Аларга, мулла кушкан мөселман исемнәрен бозып, чит урыс исемнәре тагалар. Зөләйханы яраткан иреннән аерып, бер урыска кияүгә бирәләр. Бу, әлбәттә, Зөләйхага түзә алмаслык хәсрәт булып төшә. Кешенең шәхси тормышына тыкшынырга, аңа нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәтергә кемнең ни хакы бар?! Бу вакыйгалардан соң Зөләйха тыныч кына яши алмый, көрәшергә, үз халкы һәм үз милләте, дине өчен үч алырга сүз бирә. Үзе өчен әзерләгән агуны биреп урыс ирен үтерә, моның өчен аны зинданга ябалар. Монда Зөләйха бик күп тән һәм җан җәрәхәтләре ала, ләкин аның рухы иректә була — ул рәхәтләнеп намазын укый, Аллаһы Тәгалә белән икәүдән-икәү генә калып, бик күп уйлана.

         Әмма Зөләйханың тагын да олырак кайгысы бар икән бит — аның улы христиан диненә күчкән. Бу хәлләрдән соң ана үзенең улыннан ваз кичә. Шулай да улы соңрак аңлый: ул бит мөселман диненнән, аның әнисе, әтисе, әби-бабалары хак диндә булган, һәм яңадан мөселман диненә кайта. Зөләйха кебек каһарман кешеләр булганда гына татар халкы мәңге яшәр! Чөнки дин бетсә, тел дә бетә. Ә инде тел бетсә, халык халык булудан туктый. Барыбызга да таныш булган милләт анасы − Зөләйха язмышы белән Гаяз Исхакый чаң суга: миллилек - ул дин, әхлак, иман. Болар сакланганда гына, милләт яшәячәк.  Татар халкы - дәүләтсез, икеләтә изүгә - милли-колониаль изүгә дучар ителгән халык. Татар әдәбияты да төрле кимсетүләргә, югалтуларга, кысрыклауларга дучар ителгән әдәбият. Дәүләте булмаган халыкның әдәбияты милләткә хезмәт итү, халык мәнфәгатен яклау һәм саклау, фикерен яктырту, зәвыген үстерү кебек дәүләти вазифаларны үз өстенә ала.

           Бу вакыйгалардан соң күп еллар, гасырлар үтә. Халкым арасында да тугры булмаганнары табыла. Алар күп мал җыялар, дәрәҗәләрен күтәрәләр. Ләкин акрын гына булса да, алар татар булуларыннан туктыйлар.

               Йомгаклау.

      Гаяз Исхакый - зур талант иясе. Аның һәрбер әсәрендә бик зур мәгънә ята. Бу әсәрләр - барлык укучыларга да рухи азык. Аның әсәрләре кешене тәрбияли,  әхлакый яктан ныгыта торган. Хәзерге заман кешеләре өчен дә Гаяз Исхакыйның әсәрләре актуаль, бүгенге көндә дә язучыларның төп темалары булып катнаш никахлар, дорфалык, тәртипсезлек, милләтнең бетүе, искелек белән яңалык көрәше тора. Ә Гаяз Исхакый бу проблемаларны инде күптән күргән һәм моңа битараф кала алмаган. Ә инде аның сәхнәдә уйналган әсәрләрен карап,  кешеләр беркайчан да тирән уй-кичерешләрсез таралмыйлар. Аның әсәрләре буенча куелган спектакльне караган һәр кеше күңелендә ирексездән  үз теленә, үз милләтенә, үз диненә соклану теләге  уяна. Гаяз Исхакый – бөек әдип.Ул үз каләме белән көчле! Гаяз Исхакый безгә еллар үтеп тә югалмас, алтыннарга тиң зур мирас калдыра.

       Гаяз Исхакый, бернигә дә карамастан, көчле рухлы, түземле, чыдам кеше була һәм аның бу күркәм сыйфатлары мактауга лаеклы. Аның иҗаты киң кырлы, бай фикерле, яңалыклар белән яңартылган.        

       Гаяз Исхакый эшчәнлеге күптармаклы: әдәби, сәяси, иҗтимагый, публицистик, гыйльми, тәрҗемәчелек, педагогик һ.б. Боларның һәрберсе махсус һәм җентекле тикшерүгә мохтаҗ. Шунысы мөһим: төрле тармаклардагы бу төр эшчәнлек әдипнең көчле һәм талантлы шәхесе, милли җаны белән, ничектер бергә оешып, табигый бөтенлекне тәшкил итә. Аның һәр язмасында яңалык, фикер байлыгы, тирәнлек, мөстәкыйль караш күзгә ташлана. Г. Исхакый үз әсәрләрендә халык тормышын, аның киләчәген дөрес тасвирлый. Гомеренең соңгы елларын читтә үткәрергә туры килсә дә, ул үз халкы өчен кайгырып яшәгән, үз халкы өчен ахыргача иҗат иткән. Аның әсәрләрен укыган кеше татар халкының нинди бөек икәнлеген күрә, бу халыкка ихтирамы арта. “Аның әсәрләре Г.Исхакыйның энциклопедик характердагы акыл иясе булуын тагын бер кат дәлилли”, - ди укучылар.  Татар телен һәм әдәбиятын укыту үзгәреш кичергән чорда  аның хезмәтенең әһәмияте тагын да арта, чөнки ул күтәргән мәсьәләләр бүгенге көнебезгә дә аваздаш, актуаль яңгырыйлар, язучы иҗатын мәктәптә өйрәнү өлкәсендә әйтелгән фикерләре, киңәшләре хәзер дә әһәмиятен югалтмаган. Ул гына да түгел, соңгы вакытта мәктәп, мәгариф учаклары тоткан юлның, кыйбланың, алар алдына куелган бурыч, максатларның дөреслеген раслый. Шулай итеп, мәшһүр язучы Г.Исхакыйның әсәрләрендә, истәлек-хатирәләрендә әдип иҗаты милләт тормышы, тирәлек, чор әдәбиятының хәле, традицияләре, сүз сәнгатенең сыйфади үзгәрешләре, үсеш закончалыклары белән сәбәпле бәйләнештә карала һәм дәлилле итеп зыялы, нәзакәтле формада бирелә. Ул тирән фикерле, әдәби күренешләрне, сүз сәнгатенең, милли әдәбиятның эволюцион үсеш теориясен аңлап, күп алга карап хөкем йөртүче, гыйльми-нәзари күзаллаулары XXI гасыр башында да актуаль яңгыраган фикер иясе, галим булып укучы күз алдына килеп баса. Ирексездән күңелгә Әхәт Гаффар шигыре килә:

“Инкыйразлы тарих сазлыгыннан

Йолып калыр өчен ил халкын,

Калкып чыкты милләтпәрвәр кеше

Халык каһарманы Исхакый.

Хакыйкатьнең нахак чүпләреннән

Җан сулышы белән җилгәрде

Һәм менә көн җитте: Исхакыйлы

Милләт бүген асыл, егәрле.”

       Йомгаклап шуны әйтәсем килә: Г. Исхакый − милләтебезнең олы сакчысы. Аның үзенең шәхси тормышы ук шуны күрсәтеп тора. Эмиграциягә кадәр үк 8 томлык әсәрләре булган әдип Ватаныннан еракта да теленә, иленә, халкына, диненә әз генә дә хыянәт итмәгән. Милләт язмышы − Г. Исхакыйның яшәү принцибы. Ф. Әмирханның дөрес бәяләвенчә, ул һаман да "сүнә белми торган ялкын" булып калды. Татарда Исхакыйдай фидакарьләр, белемле, замана белән бергә атлаучы зыялы яшьләр, акыл-нәсихәт бирә алырдай аксакаллар аз түгел. Аларның әсәрләре безгә, яшь буынга эш сөючән, кунакчыл, белемгә омтылучы, туган төбәгебезне, халкыбызны, Ватаныбызны яратучы, үз халкыбыз белән горурланучы бала булып тәрбияләнергә мөмкинлек бирә, иҗади эшкә дә дәртләндерә, теләк уята. Милләтпәрвәр аксакалларыбыз, аларның дәвамчылары -  милли  рухлы яшьләребез булганда, аларда гаиләдә үк нигез салынган милли тәрбия, милли үзаң булса, дәүләтебез яшәячәк әле. Дәүләтебез-мөстәкыйль, телебез-татар, киләчәгебез матур һәм якты булыр. Бары тик бергә булыйк, иңне-иңгә куеп яшик!

  Кулланылган әдәбият

  1.        Гайнанова Лена. Гаяз исхакый. Әсәрләр. К.: - Татарстан Китап Нәшрияты – 1998

2.        Гайнанова Лена. Гаяз Исхакый. Зиндан. К.: - Татарстан Китап Нәшрияты – 1991

3.        Мусин Флүн.  Гаяз исхакый. Тормышы һәм эшчәнлеге. К.: - Татарстан Китап Нәшрияты – 1998

4.        Мусин Флүн. // Гаяз Исхакый. Монография. Мирас. - №2 – 1998

5.        Сәхапов Әхмәт // Милләтне инкыйраздан коткару программсы. Мирас. - №10 -1997  

6.        Сәхапов Әхмәт // Милли каһарман. Мирас. - № 3 – 1998

7.        Яруллина Рамилә.  Гаяз исхакый. Әсәрләр. К.: -ТаРИХ – 2002


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары

Г.Исхакыйның  күтәрелгән мәсьәлә бүгенге 21 гасыр мәгарифе өчен дә актуаль яңгырый. Аның мәгариф - азатлык яулау юлында- беренче адым, дигән сүзләре бүген дә әһәмиятен югалтмаган....

Риза Фәхретдиновның “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемалары чишелеше. (Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру, “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемаларын билгеләү, образларга бәя бирү, әсәрнең теленә игътибар...

Татар телен укытуда актуаль проблемалар

Татар телен укытуда актуаль проблемалар...

Татар телен укытуда актуаль проблемалар

Тел- кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып белү, һөнәрле булу, тәҗрибә туплау, фән,техника, сәнгать һәм башка яңалыклар белән танышу, уйл...

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

Татар әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар.

Татар әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар....

Гаяз Исхакый иҗатын кабатлау буенча тест сораулары

Хезмәттә Г.Исхакый иҗатын йомгаклау буенча тест сораулары бирелә....