Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары
материал по теме

 

Г.Исхакыйның  күтәрелгән мәсьәлә бүгенге 21 гасыр мәгарифе өчен дә актуаль яңгырый. Аның мәгариф - азатлык яулау юлында- беренче адым, дигән сүзләре бүген дә әһәмиятен югалтмаган.                                                                                                                                                                                     Чыннан да, туган телебезнең һәм милләтебезнең язмышы мәктәпләрдә хәл ителә дибез.Бүген безнең иң мөһим бурычларның берсе- үз милләтен таныган хөрмәт иткән, рухи яктан сәламәт, һәрьяктан камил шәхес тәрбияләү.Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балаларда милли хисне булдыруны, татар сәнгатенә, халкына мәхәббәт уятуны нәкъ менә әдәбият дәресләре аша тормышка ашырабыз.

           Мин 24 ел мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытам. Яшь буынга милли белем һәм әхлак тәрбиясе бирү эшендә  халкыбызның теле дә, моңы да, рухи да, язмышы да булган бөек һәм татар реалистик әдәбиятына нигез салучыларның берсе, атаклы прозаик, драматург, ялкынлы публицист, журналист, зур җәмәгать эшлеклесе, милләтебезнең горурлыгы булган Гаяз Исхакыйның хезмәтләрен бик теләп файдаланам. Без, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бурычын  Г. Исхакый үз мәкаләсендә билгеләп  үткән.   Бу мәкалә һәр укытучының эш программасында яктыртылырга тиеш. Исхакыйның методик уйланулары, фикерләре бүген дә әһәмиятен киметмәгән. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Кама Тамагы  муниципаль районы

Келәнче гомум белем бирү мәктәбе

Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары

“Укыйбыз,  уйланабыз, сабак алабыз”

Башкарды: I категорияле татар теле

һәм әдәбият укытучысы

Саттарова Әльфия Миннегали кызы              

2013

                                  Укыйбыз,  уйланабыз, сабак алабыз

             Без гаҗәеп заманда-автоматлаштырылган, механикалаштырылган, компьютерлаштырылган чорда яшибез. Тормышыбыз яхшырганнан яхшыра, уңайланганнан-уңайлана бара, әмма шул ук вакытта өр- яңа проблемалар туа тора. Урлашу, алдашу, үтерү гадәте күренешкә әверелә, наркомания, СПИД мәктәп бүлмәләренә үтеп керә, җинаятьчелек, эшсезлек чәчәк ата. Яшерен рәвештә дә, ачыктан- ачык та яшьләр дөньясына фәхишәлек күренеше дә үтеп керә. Ятим балаларның саны артканнан- арта бара. Илдәге аяныч хәлдә яшь буында кешелек сыйфатларын саклап калу өчен милли рух, үз халкының әдәбиятына ихтирам хисләре тәрбияләү зарур. Әдәбият- милләтнең иҗат хәзинәсе. Шушы байлыкны күрсәтә белү балаларда үз милләтенең әдәбияты белән горурлану, аңа соклану аркылы алып барылырга тиеш. Әдәбият дәресләрендә бу бурычның алга чыгуы- туган телгә, милли тарихка, сәнгатькә, милләткә мәхәббәт  тәрбияләү дигән сүз дә. Ул әдәби әсәрләрдә чагылган милли үзенчәлекләргә, сыйфатларга, милләткә хас йола- гадәтләргә баланың игътибарын юнәлтүдән башлана.

      Тарихи борылыш чорында милләтне саклау һәм үстерү турында нык кайгырткан Г. Исхакый да максатларга ирешүдә мәгариф һәм әдәбиятны иң мөһим чара дип саный. Татар мәгарифе алдында торган төп бурычны болай билгели: “Хәзерге мәктәпнең вазифасы безнең киләчәк буынымыбызны аңлы, укымышлы бер татар ясап чыгарудыр”. Мәктәпнең төп вазифасы яшь буынга милли рухлы аң-белем һәм тәрбия бирүдә күреп, милләтпәрвәр әдип бу вазифаны гамәлгә ашыруда иң мөһим корал итеп әдәбиятны саный. Бу вазифаны ул мәгарифнең яшь буынга милли аң- белем һәм тәрбия бирергә тиешлегендә күрә һәм моңа ирешүнең төп чараларыннан берсе итеп мәктәп- мәдрәсәлардә татар әдәбиятын укытуны саный. ,,Тукай мәктәптә” дигән мәкаләсендә (1914) ул бу уңайдан программ мәгънәдә болай дип яза: ,,Безнең яңа борынлап килә торган яшь буыныбызны үстерер өчен дә, яшь буыныбызны үзебез теләгән рәвештә тәрбия итәр өчен дә, яшь балаларны киләчәктә тарихи вакыйгаларны үтәрлек иттереп олыгайтыр өчен дә мәктәпләребездә әдәбиятка әһәмият бирергә мәҗбүрбез. Әдәбият аркасында без балаларыбызның күңелләрен нечкәртәбез, әдәбият аркасында балаларны уйларга, төшенергә, кеше хәлен, кеше кайгысын үз кайгысы иттереп уйлатырга өйрәтәбез, әдәбият аркасында балада тәнкыйть хисен үткерлибез, чарлыйбыз, әдәбият аркасында баланың күңелендәге матурлыкка маилне куәтләндерәбез, ул гына түгел, әдәбият ашасындан, милләт әдәбият ашасындан балага үз рухыбызны, милли рухыбызны сеңдерәбез, кабер ташына кадәр андан купмаслык иттереп аның күңеленә милли рухның иң кирәкләрен кадаклыйбыз, аны мәңгегә татар итеп куябыз.”

         Г.Исхакыйның  күтәрелгән мәсьәлә бүгенге 21 гасыр мәгарифе өчен дә актуаль яңгырый. Аның мәгариф - азатлык яулау юлында- беренче адым, дигән сүзләре бүген дә әһәмиятен югалтмаган.                                                                                                                                                                                     Чыннан да, туган телебезнең һәм милләтебезнең язмышы мәктәпләрдә хәл ителә дибез.Бүген безнең иң мөһим бурычларның берсе- үз милләтен таныган хөрмәт иткән, рухи яктан сәламәт, һәрьяктан камил шәхес тәрбияләү.Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балаларда милли хисне булдыруны, татар сәнгатенә, халкына мәхәббәт уятуны нәкъ менә әдәбият дәресләре аша тормышка ашырабыз.

           Мин 24 ел мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытам. Яшь буынга милли белем һәм әхлак тәрбиясе бирү эшендә  халкыбызның теле дә, моңы да, рухи да, язмышы да булган бөек һәм татар реалистик әдәбиятына нигез салучыларның берсе, атаклы прозаик, драматург, ялкынлы публицист, журналист, зур җәмәгать эшлеклесе, милләтебезнең горурлыгы булган Гаяз Исхакыйның хезмәтләрен бик теләп файдаланам. Без, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бурычын  Г. Исхакый үз мәкаләсендә билгеләп  үткән.   Бу мәкалә һәр укытучының эш программасында яктыртылырга тиеш. Исхакыйның методик уйланулары, фикерләре бүген дә әһәмиятен киметмәгән.

Төп өлеш

            Һәр халыкның, һәр милләтнең йөзек кашы булырдай гүзәл шәхесләре, олы талантлары, бөтен кешелек дөньясы тарихында тирән эз калдырган затлары була. Татар халкының   олы әдибе Гаяз Исхакый әнә шундый олы шәхесләрдән санала.

            Яшь буынны милли рухта тәрбияләүдә үткәндәге тәҗрибәне яхшырак белергә һәм аннан  уңышлы файдаланырга кирәклеге торган саен ныграк сизелә. Тарихта тирән эз калдырган инсаннарның, аеруча Исхакый  кебек бөек шәхесләрнең эшчәнлегенә кагылышлы һәр фикер, һәр язма укучылар өчен бик мөһим. Аның иҗаты алар өчен рухи көч чыганагы булып тора.  Исхакый иҗатын үзәк юнәлеш буларак өйрәнү мөмкин. Аның әсәрләренә  анализ  ясап, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрне табып, бүгенге көн өчен аның актуальлеген ачыклыйбыз. Нәкъ менә 100 ел элек Г.Исхакый күтәргән мәсьәлә бүгенге көнгә кадәр көн үзәгендә тора. Һәм әле һаман да уңайлы чишелеш тапмаган. Шуның өчен дә Г. Исхакый иҗатын мәктәпләрдә өйрәнү   актуаль мәсьәлә дип уйлыйм. Безнең бурыч  исә, балаларны тормышка әзерләү, аңларга-төшенергә өйрәтү, аларда югары әхлак сыйфатлары тәрбияләү, Г. Исхакыйның үз сүзләре белән әйтсәк,”кеше хәлен, кеше кайгысын үз кайгысы иттереп уйларга өйрәтү ул”. Нәкъ менә укучыларга Г. Исхакый әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәләләрнең бүгенге көндә аваздаш булуын, киләчәк тормышта аларга васыять булып калырлык , энҗе бөртекләренә тиң мирасын  җиткерү.

   1.  Яңа заман татар әдәбиятының ул замандагы аеруча әһәмиятле яки борчу уята торган дип исәпләнгән милли мәсьәләләрне яктыртырга тиешлегенә басым ясап, Исхакый үз иҗат эшчәнлегенәнә шул юнәлештә җәелдерә.  Г. Исхакый әсәрләрендә милли мәсьәлә үзәккә куеп яктыртыла. Ул бүгенге тормышыбыз өчен бик тә мөһим фикер- һәр милләт үз телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап, үзенә хуҗа булып, мөстәкыйль яшәргә тиеш дигән фикер үткәрә.  

     Шуңа күрә хәзерге үзгәрешләр заманында татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми буыннан-буынга  җиткерүдә Г. Исхакый иҗатын өйрәнү зур әһәмияткә ия дип уйлыйм. Чыннанда, безнең, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бурычы- Г. Исхакый әйткәнчә, “ул биргән җимешләрдән файдалана алу, ул биргән җимешләрне мөмкин кадәр тарату.”Әйе, без бүген халкыбызны инкыйраздан коткарып калу өчен гомер буе көрәшкән һәм шушы авыр, михнәтле юлда зур газап-хәсрәтләр кичергән Г. Исхакыйның бай әдәби мирасын укучыларга җиткерергә тиешбез. Чөнки аның бөтен иҗаты буенча, әйтергә кирәк, милләт язмышы, милләт киләчәге мәсьәләсе.

Г.Исхакый, үз халкы өчен көрәштә сүнмәс ялкын булып янып яшәп, үзеннән соңгы буыннарга, кайта-кайта өйрәнерлек һәм файдаланырлык искиткеч бай әдәби һәм тарихи, сәяси мирас калдырган. Шуңа күрә дә аның әсәрләрен мәктәп һәм югары уку йортларында өйрәнү киңрәк колач ала.     Бүгенсе көндә мәктәпләрдә Г.Исхакый иҗатын өйрәнүнең максаты, әһәмияте шунда: беренчедән, укучы күңелендә Исхакый иҗатына ихтирам тәрбияләү, икенчедән, язучының бүгенге милли яшәешебезнең төп юлын яктыручы, туры юлга салучы милли рух белән сугарылган мирасын мөмкин кадәр тулырак танышу, өченчедән, әсәрләреннән рухи азык алу, дүртенчедән, аның тәрҗемаи хәле, әсәрләре үрнәгендә укучыларны тормышка әзерләү.

Исхакый... Татар халкының бу бөек шәхесе, аның тормышы , иҗатын мәктәптә өйрәнү зарур дидек. Алдан әйтеп узганымча, язучының иҗтындагы күтәрелгән мәсьәлә бүгенге көндә дә әһәмиятен югатмаган.Ул гына гына түгел, соңгы вакытта мәктәп, мәгариф учакларын тоткан юлның, кыйбланың, алар алдына куелган бурыч, максатларның дөреслеген ачыклый. Әдип күтәргән проблемалар көннән-көн катлаулана, татар милләте үзен югалта кебек, катнаш гаиләләрдә балалар тулы тәрбия алмыйлар.

      Татар әдәбияты программасында язучы мирасын өйрәнүгә зур урын бирелүе, шөбһәсез дөрес. “Аның иҗатын өйрәнү методик әһәмияткә  ия. Чөнки бу иҗат бер яктан, әдәбиятның миллилиген ачыкларга булышса, икенче яктан, мәгариф өлкәсендә милли рухта укыту юлларын күрсәтә, әдәбиятны  Исхакый иҗаты үрнәгендә шушы рәвешле укыту аның мәктәптә балага милли рух тәрбия бирүдәге ролен тагын да арттырыр иде.”3  Чыннан да, аның әсәрләре укучыны уйланырга, тормыш коруга җитди карарга, үз телебезне хөрмәт итәргә, гореф- гадәтләребезне сакларга чакыра.

 Мәктәп програмасында Г. Исхакыйның тирән эчтәлекле, мәгънәле, милли рух уята торган гүзәл әсәрләре тәкъдим ителә, бик тә үзенчәлекле, эшне дөрес оештырганда яхшы нәтиҗәләргә китерә торган хикәя, повесть, роман, драма әсәрләре бирелә. Текстлар белән эшләү, өзекләр уку, сорау-җавап, әңгәмә, диспут, дискуссияләр оештыру, укучыларны эзләнүгә китерә торган эш алымнары файдалану әдип әсәрләрен яхшы үзләштерергә булыша.               

          Мәктәптә язучының әсәрләрен өйрәнү укучының яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, төрле юнәлештә алып барыла.   Шулай да укытучы  дәресне дөрес оештырганда да гына Г. Исхакыйның әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәлә   укучы күңеленә үтеп керә:   уйландыра, сабак бирә, тормыш юлын дөрес сайларга ярдәм итә.
    Әдәбият укыту дәресләрендә төрле алымнар, методлар кулланыла. Шунысын да онытмыйк: бер генә укытучыга да теге яки бу төр метод белән эшләүне мәҗбүр итеп булмый. Һәркем, эшнең нәтиҗәлелеген күз алдында тотып, дәресне үзенчә оештыра ала.

      Алдан әйтеп үткәнемчә, Г. Исхакыйның иҗатында милли мәсьәлә яшел җеп булып, буеннан-буе сузыла. Г.Исхакыйның бүгенге татарлар өчен мөһим  мәсьәләләр яктыртылган  Г.Исхакыйның   “Ике йөз елдан соң инкыйраз”,“Зөләйха” фаҗигасе, “Җан Баевич” комедияләре  мәктәптә  тәкъдим ителүе уңышлы дип саныйм, чөнки реализм күренеше, дин мәсьәләләре хәзерге көндә дә, инде ничә дистә еллар үтсә дә, җәмгыятьне борчыган иң актуаль проблемаларның берсе булып кала бирә.

    Г.Исхакыйның   "Ике йөз елдан соң инкыйраз"ы− дөньяга чыгу белән үк киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иткән әсәр. Автор аны "хыялый роман" дип атый һәм: "...без яшерен гәзитләр нәшер итә башладык һәм мәкаләләремезне халыкны агарту өчен, һәркайсыбыз үзе фикерли алганча, милли хәятыбызны үзгәртү, яхшырту темасына багышлый идек. Бу темаларны бер төплерәк әдәби формага салырга теләп, мин "Ике йөз елдан соң инкыйраз" исемендә әсәремне яздым", − дип белдерә. Димәк, бу әсәрен Г. Исхакый йокымсыраган хәлдә яшәгән милләттәшләрен чаң сугып сискәндерү, айныту һәм үзләренең милли хәлләренә аеграк карату максаты белән язган. Татарның милләт буларак инкыйраз (бетү, югалу) юлына басуын искәртү белән бергә, әдип әсәрендә мондый аяныч хәлгә төшүнең сәбәпләре һәм аннан чыгу юллары турында да уйлана. Повестька язган кереш сүзендә автор милләтнең үсешен тоткарлый, артка өстери һәм ахыр чиктә бетүгә китерә торган биш сәбәпне санап уза. Аларның беренчесе − тормыш тоткасы иске фикерле руханиларда, ишаннарда булуы; икенчесе − мәктәп-мәдрәсәләрнең аз булуы һәм булганнарында да укытыла торган фәннәрнең тормышка яраксызлыгы; өченчесе − милләткә хезмәт итүчеләрнең бик ярлы сыйныфтан чыгып, көчләрен күбрәк тамак туйдыруга сарыф итүләре; дүртенчесе − рус мәктәпләрендә укуга каршы булуы; бишенчесе − эшләгән эшләренең нәтиҗәсезлеге, эшне башлап та ахырына җиткерә белмәү. Повестьта әлеге биш сәбәпкә бәйле рәвештә татар тормышына кагылышлы күп кенә мәсьәләләр күтәрелә. Автор аларны дәлилләп тә бирә. Халыкны фаҗигадән, бетүдән коткару хакында уйлаганда Г. Исхакый күбрәк аның аң-белем ягына игътибар итә, бу өлкәдә бик җитди кимчелекләр булуын күрсәтә. Аны аеруча мәктәп-мәдрәсәләрдә уку-укытуның торышы борчый, шуңа күрә ул мәгариф системасын яңартырга кирәклегенә басым ясый.  
       Милләтне инкыйраздан коткару һәм үстерү турында сүз алып барганда, автор хатын-кызларга белем һәм тәрбия бирүгә аеруча игътибар итә. Чөнки ул милләтнең рухын, телен саклаучы, киләчәктә ата булачак ирләрне, ана булачак кызларны тәрбияләүдә үзләре тәрбияле, белемле, укымышлы хатын-кызларның роле зур булырга тиеш, дигән карашта тора. Әгәр ана кеше тәрбияле булса, ул баласын да дөрес тәрбияләргә тырышачак, ди автор. Тормышыбызда фәхишәлекнең арта баруы, шуның белән бәйле рәвештә төрле авырулар таралуы да хатын-кызларыбызга тәрбия җитмәүнең нәтиҗәсе дип бәяләнә.
    Милли фаҗига сәбәпләрен үтә куе буяулар ярдәмендә күрсәтергә алынган әдип әсәренә шушы милләтнең соңгы кешесе итеп бирелгән Җәгъфәр образын кертә. Бу образ символик мәгънәгә ия. Анда автор конкрет шәхесне түгел, бәлки милләт язмышын чагылдыра. Җәгъфәрнең ташлар астында калып һәлак булуы аерым бер кешенен генә түгел, тулы бер милләтнең юкка чыгуын аңлата.
  "Инкыйраз"да Г. Исхакый халык бетүнең бары тик рухи-әхлакый сәбәпләренә генә туктала. Бу фаҗигале хәлнең тарих буенча билгеле социаль-идеологик сәбәпләре, аерым алганда, милли изү, көчләп христианлаштыру кебекләре телгә алынмый. Әлеге мәсьәләләргә автор "Зөләйха" (1911) трагедиясендә туктала. Бу әсәр − татарларны көчләп чукындыруга каршы ачы нәфрәт белдергән халык трагедиясе. Драматург биредә тарихта булган реаль вакыйгаларны бер җепкә тезеп-бирә, ничә йөз еллар изелеп яшәп тә, телен, динен, гореф-гадәтләрен, милли йөзен саклап кала алган татар халкының аяныч хәлен һәм бер үк вакытта рухи батырлыгын күз алдына бастыра. Чукындыру объекты итеп татар анасы Зөләйха алынуы да очраклы түгел. Пьесада Зөләйха образына киң идея-фәлсәфи мәгънә йөкләнә, ул милләт анасы итеп карала. Нәтиҗәдә бу татар анасын чукындыру бөтен милләтне чукындыру мәгънәсен ала. Бу инде тагын шул ук инкыйраз дигән сүз “Зөләйха” фаҗигасе бирелә.    

          Бу дәресне интеграл, предметара дәрес итеп тә үткәрергә мөмкин. Моның нигезендә тарих ята. Дәрескә тарих укытучысын чакыру пьесаның тарихи вакыйгаларга нигезләнеп язылуы хакындагы дөреслекне укучыларда тагын да ныгыта төшә.
    Шулай ук алдан бер укучы драманың сәхнә тарихын да әзерли ала.
Укучылар игътибарын көчле ихтыярлы итеп бирелгән башка образларга да юнәлтү кирәк: “башлаган эшне ярты юлда калдырмый” торган Әхмәтҗанның хаклык артыннан йөрүләре, хәзрәтнең милләт, дин юлында һәлак булуы, Габдулланың, гаҗәеп фидакарьлек күрсәтеп, кайсы – кая тартылып, югалышып беткән авылдашларын эзләве, Гыймади картның, яшьләргә үрнәк булып, үлем түшәгендә дә үз дигәнендә калуы, яшьләрнең җорлыгы, таланты, халык традицияләрен, гореф – гадәтләрен гадәттән тыш авыр шартларга карамастан дәвам иттерү.
  Ә каршы якта рәхимсезлек, кансызлык, башсызлык, хәтта акылсызлык. Гел усаллык, күсәк белән эш итү, хәйләли дә, юмалый да белмәү. Әмма анда власть, димәк, чикләнмәгән көч. Әнә шул көч татар халкы өчен иң газиз нәрсәне – аның вөҗданын, динен, җанын сатуга буйсындырылган.
4
 Дәрескә нәтиҗә ясап, “Зөләйха”ның трагедия жанрында язылганлыгы ассызыклана, әсәрне трагедия иткән сыйфатлар системасы ачыклана.

    Татар милләте язмышы мәсьәләсен шактый киң планда һәм кискен куюлары белән "Инкыйраз" һәм "Зөләйха" Г. Исхакыйның үз иҗаты өчен дә, ул вакыттагы татар әдәбияты өчен дә алга таба юл күрсәтүче программ характерындагы әсәрләргә әверелде. Бу әсәрләре белән язучы бүгенге көн кешеләрен кисәтә, милләт язмышы өчен көрәшергә чакыра, аңа нинди куркынычлар янавын ачык күрсәтә. Г. Исхакый әсәрләре бетүгә йөз тоткан татарны милләт буларак саклап калуга һәм үстерүгә хезмәт итә. Чөнки "Ике йөз елдан соң инкыйраз”да һәм "Зөләйха"да күтәрелгән проблемалар хәзер яңадан калка. Кайчандыр Г. Исхакый әйткән фикерләр бүгенге милли хәрәкәткә ныклап килеп тоташа. Бүгенге көндә дә милләтләр мәсьәләсе хәл ителгән дип әйтеп булмый. Чечня, Карабах, Югославия − шуның ачык мисаллары... Шуңа күрә дә бу әсәрләрне мәктәптә укыту зарур. 

Г. Исхакыйның  “Сөннәтче бабай” әсәренең 10 сыйныфта өйрәнелүе дә  отышлы.Чөнки биредә әдип милләтне инкыйраздан саклауның ышанычлы калканы булган тарихи хәтерне сау-сәламәт килеш тоту, аны саклау һәм борынгы йолаларны онытмау мәсьәләләренә килеп чыгып, әдип Җәгъфәрнең рухи кардәше булган Сөннәтче бабай образын маңкортлыкка каршы торырлык көч итеп тәкъдим итә. Исхакый “Сөннәтче бабай” повестенда борынгы тамырларына сөннәтчелек һөнәре аша тоташкан сөннәтче бабайның фаҗигасен аның “күңел диалектикасы” яссылыгында ачуга ирешә.
   Дөньядан иртә китүенең сәбәпчесе пычрак, шапшак, ялкау һәм затсыз бер карчык булса да, Сөннәтче бабайның милли хәтер, тарихи хәтернең үсешенә, югалуына, юкка чыгуына тиң булган иҗтимагый – сәяси фаҗига төсмерен ала һәм аерым бер кешенең физик яктан яшәүдән туктау чикләреннән узып китә.
 Инкыйраз көч алган, гайрәт туплаган сыйфатларның берсе маңкортлык, тарихи аңның, милли хәтернең җуелуы, юкка чыгуы, ди Исхакый һәм шушы кечкенә генә бер әдәби деталь – чалгы пәкесе аша милләтнең киләчәк язмышына баглы җитди уй – фикерләргә нигез бирә.
4 Хикмәт биредә Исхакыйның татар тормышына гына хас булган үзенчәлекле бер йоланы әсәр темасы итүдә генә түгел әле. Бәлки милли яшәешнең шул үзенчәлеге аша халык бәгырендә сызланып торган күпгасырлык төзәлмәс яраның авырту-әрнүләрен сәнгать дәрәҗәсенә җиткереп тасвирлауда, аңа гаять зур фәлсәфи – сәяси эчтәлек салуда.

  “Сөннәтче бабай” хикәясенең тәрбияви әһәмияте гаять зур. Укучыга тормышны матурлый торган нәрсәләр турында киң мәгълүмат бирелә. Әнә хатын кеше Гөлйөзем әби кебек уңган, тырыш, хезмәт сөючән, үзенең ирен, якыннарын, авылдашларын хөрмәт итүче булырга, ә Сөннәтче бабай кебек эчкерсез, үз һөнәрен хөрмәт итүчән, аңа бирелгән булса гына тормыш ямьле, бербөтен була ала икән.
    Әсәрнең әһәмияте борынгы йолаларны саклауда, югалтмауда, “чисталык – сәламәтлекнең нигезе” дигән төшенчәләрне сеңдерүдә билгеләнә. Укытучы бала күңеленә шуларны сеңдереп калдырырга тиеш. Укучылар күңелендә милли гореф – гадәтләр, йолалар, тел милләтнең сыйфатлары буларак уелып кала һәм алар сакланганда гына милләт яши дигән фикер ныгый.  
         

 Г.Исхакый үз иҗатында хатын-кыз язмышын милләт язмышы белән аерылгысыз рәвештә бәйли. Гаилә, анда бала тәрбияләү, милләтнең язмышы, киләчәге хатын-кызга бәйле. Шуны нык аңлаган Г.Исхакый әсәрләрендә бу мәсьәләне иң мөһимнәрдән итеп күтәрә . Әлеге мәсьәләне тулы рәвештә яктырткан  “Кәләпүшче кыз” әсәре 10 сыйныфта укыту өчен программада бирелә. Бу әсәрдә бүгенге көн укучысын да уйландырырлык, сабак булырлык гыйбрәтле хәлләр тасвирлана. Милләтебезнең башка кызларына шундый аяныч хәлләрдән саклау өчен кисәтү рәвешендә язылган әсәрне мәктәп программасында өйрәнү мөһим.   Милләткә зур зыян китерә торган яман гадәтләрнең берсе булган фахишәлекнең, аны китереп чыгарган сәбәпләрнең барлыкка килүен сурәтләгән “Кәләпүшче кыз” повесте Г.Исхакыйның иҗади казанышларының беренчеләреннән дип саналырга хаклы. Исхакый иҗатының башлангыч чорында кешене күбрәк тормыштагы гыйбрәтле хәлләр үрнәгендә тәрбияләргә тырыша. Шундый гыйбрәтле язмыш итеп әсәрдә  Камәрне сурәтли.

           Бу әсәрне өйрәнүгә бирелгән дәреснең темасын болай билгеләргә мөмкин: “Бәхет йолдызың сүнмәсен”.
        Әлеге дәрес укучыларга аның максаты белән таныштырудан башлана. Аннары әсәрләрне укыганда нинди кыенлыклар килеп тууы, алардагы аеруча ошаган урыннар ачыклап үтелә. Кайсы эпизодлар тетрәндерде? Кайсылары нәфрәтләндерде? Ни өчен? Укучыларның әсәр эчтәлеген белүе зарури.
Тактага түбәндәге сүзләр язылган плакатлар эленә:
“Илнең киләчәге матур, өметле булсын өчен, беренче нәүбәттә, хатын-кыз чын-чынлап бәхетле булырга тиеш”.
Ф.Галимуллин “Хатын-кыз күз яше тамган илнең киләчәге юк”.
Р.Гамзатов
Г.Исхакыйның “Кәләпүшче кыз” әсәренә анализ ясау алдыннан мондый сорауга җавап эзләргә кирәк: “Бәхет нәрсә ул?”, “Кеше кайчан бәхетле була?” (укучыларның җаваплары тыңлана).
 -  Бәхет турында соравым да тикмәгә генә түгел. Бәхетле җәмгыять, бәхетле хатын-кыз турында татар әдипләренең күбесе уйланган.

- Хатын – кыз мәсьәләсенә, бәхетенә кагылышлы әсәрләрне кемнәр иҗатында очраттык?
-Әсәргә якынрак килик. Әсәрдә сүз кемнәр турында бара? Сорау-җавап рәвешендә дәрес дәвам иттерелә. Мәсәлән,  
-Камәр сездә нинди хисләр калдырды? Аңа нинди бәя бирер идегез.Эшчән, акыллы, дидегез, өзекләр белән дәлилләгез. (Укучыларның җавабы тыңлана) Камәр эшчән дә, матур да, булдыклы да. Ул бәхеткә лаек. Нигә соң аның бәхет йолдызы сүнә?“Бәхет белән тәүфыйк бер юлда йөри”, - ди халык мәкале. Камәрнең язмышы – кыз балалар өчен гыйбрәтле язмышы. Үз – үзеңне тота белмәү, очраклы кешеләр сүзенә ышану фаҗигага илтә. Яшьлектәге шаяруларның авырлыгы кыз бала җилкәсенә төшә.
Дәрескә сайлаган эпиграф ”бәхет” төшенчәсен аңлатканда кулланыла.
Шулай ук дәрестә Г.Тукайның “Эштән чыгарылган татар кызына” дигән шигырен укып, кыскача анализ ясарга мөмкин.

Сөялгәнсең чатта баганага

Яфрак төсле сары йөзләрең,

Кызганмыйча күңелем чыдый алмый:

Бигрәк моңлы карый күзләрең.

Дәрес ахырында язучының Камәр фаҗигасенең күпләр өчен гыйбрәтле һәм сабак алырлык булуына басым ясавы ассызыклана. Бу мәсьәлә бүгенге көндә иң актуальләрдән, шуңа күрә укучыга аның зарарлы икәнлеген аңлату зарури.          

     2.  Г.Исхакый иҗатындагы мөһим урын тоткан мәсьәләләрнең берсе-татар гаиләсе.  Язучының мәктәп программасында өйрәнелә торган “ Ул әле өйләнмәгән”,”Остазбикә”,”Өч хатын белән тормыш” әсәрләрендә бу мәсьәләне калкытыбрак куеп яктырта. Аларда милләт яшәешенең нигезе итеп бәяләнгән милли гаилә мәсьәләсенә төрле яклап киленә. “Өч хатын белән тормыш”та мөселман дөнясында элек-электән яшәп килүче күпхатынлы гаиләне язучы 20 гасыр башында милләтне үстерүгә хезмәт итми, бәлки аңа зыян гына китерә, дип карый. Чөнки андый гаиләләр нык була алмый. Инде төзелгән гаиләне саклау өчен көрәш “Остазбикә” повестенда чагылыш таба.

    Программада сыйныфтан тыш уку өчен бирелгән “Ул әле өйләнмәгән” әсәрендә дә гаилә, катнаш никах мәсьәләсе бирелә.  Класстан тыш уку дәресләрендә дәрестә кулланыла торган метод һәм алымнар белән генә эш ителми, бәлки әдәбият буенча үткәрелә торган сыйныфтан тыш эш алымнарына да урын бирелә. Монда музыкадан, сынлы сәнгать әсәрләреннән файдалану өчен дә мәйдан киң.”[2]

     ”Ул әле өйләнмәгән” повестенда да хәзерге көндә дә яшьләр өчен гыйбрәтле булган катнаш гаилә мәсьәләсе ассызыклана. Әгәр безнең заманда ул яшьләр арасында киң таралып үзенә бер модага әверелсә, Исхакый аны узган гасыр башында милләтнең киләчәгенә куркыныч янаучы афәт дип бәяли. Чөнки мондый гаиләдә туган балалар, руслашып, татар дөньсыннан читләшәләр. Димәк, бу әсәр гыйбрәт алу максатында мәктәптә өйрәнү зарури. Бүгенге көндә дә шактый киң таралган “катнаш никахлар” татар милләтен инкыйраз упкынына иң якын юлдан алып баручы күренеш һәм ул күпсанлы урыс милләте чолганышында яшәүче татарлар файдасына түгел.
   Укучыларның яшь һәм аларның үзенчәлекләреннән чыгып, сөйләшүне реаль җирлеккә күчереп дәвам итәргә мөмкин. Катнаш никахның Г.Исхакый тарафыннан хупланмавына басым ясала. Катнаш гаиләләрне тел, дин, гореф – гадәтләр белән бәйле каршылыклар, кыенлыклар сагалавы хакында фикерләр укучылар тарафыннан әйтелсә, эш тагын да нәтиҗәлерәк була.
    Кызганычка каршы, татар егете урыс кызына өйләнсә дә, урыслар саны арта, татар кызы урыс егетенә кияүгә чыкса да татар милләте югалтуларга дучар була. Милләтнең сафлыгы, бөтенлеге өчен көрәш башка милләтләргә каршы юнәлдерелгән чара түгел, бәлки инкыйраздан котылып калырга теләүнең бер чагылышы гына , дип Г.Исхакый бу хакта повестьта искәртеп ала.
   Тагын шуны искәртеп үтәсем килә: бүгенгесе көндә татар милләте алдында торган иң актуаль мәсьәләләрнең берсе – катнаш никахлар. Бу ике як өчен дә файдалы гамәл түгел, чөнки һәр милләт вәкиле үзенең ана телен, милли гореф-гадәтләрен, йолаларын, динен югалта. Нәкъ менә укучыларга бу фикерне җиткерү мөһим.
                                                                                                                        

3.Мәктәптә  укучыларны әдипнең мөһаҗирлектәге иҗаты белән дә таныштыру мөһим. Бу чорда язылган әсәрләре-татар рухи мирасының, милли сүз сәнгатенең кыйммәтле бер өлеше. Алар халкыбызның юлдашы,киңәш-табыш бирүче.Шуңа күрә дә    бу чордагы   күпкырлы эшчәнлеге, иҗаты 11 сыйныфта үтелүе дә отышлы. “Г. Исхакый- әдип, публицист журналист, сәясәтче, тәрҗемәче, җәмагать эшлеклесе, милли азатлык көрәшенең юлбашчысы, төрки дөньяның абруйлы заты. Бу тармакларны Г.Исхакыйның олы шәхесе,иман-ышанычы, мәсләки кыйбласы, узара берләштереп,табигый бер бөтенлек тудыра.”5 Шуңа да әдипнең бу чорын өйрәнүгә  мәктәп программасында  бирелүен уңышлы дип саныйм.

        Г.Исхакыйның бу чордагы әдәби иҗаты, гәрчә күләм ягыннан азрак булса да, идея эстетик кыйммәте, иҗтимагый әһәмияте белән шактый югары.   “Көз”,”Җан Баевич”,Олуг Мөхәммәд”...- боларның һәрберсе тирән мәгънәгә, тирән мәгънәви яңгырашка ия әсәрне укучыларга өйрәтү  дә мөһим. Чөнки мөһаҗирлек иҗатында миллилек тагын да калкурак гәүдәләнеш таба. “Автор кавем яшәешен аның рухи көрлеге, мөстәкыйльлеге, хәтер дәвамчанлыгы, милли традицияләргә тугрылыгы белән бәйләнештә карый.”[8]

        Нигә бу әсәрләр дәреслеккә кертелгән? Аларда күтәрелгән мәсьәләләр бүгенге көндә дә актуальме? Булса, нәрсәсе белән?
Укытучы шул сорауга җавап табарга тиеш.

   Беренче дәрестә Г.Исхакыйның татар драматургиясен үстерүгә керткән өлеше дигән теманы алырга кирәк (программада шулай бирелгән) Г. Исхакый иҗатын өйрәнгәндә шулай ук укучыларга Г.Исхакыйның татар әдәбиятында тоткан урынын ачыклау да мөһим. (программада да карала) Мәсәлән, аның драма әсәрләрен өйрәнгәндә аның төп асылын, әһәмиятле якларын ачыкларга кирәк.  “Г. Исхакый драматургиясе гомумкешелек кыйммәтләрен чагылдыруда һәм яклауда әдәбиятыбызның иң алдында барган, һәм шул көче белән бүгенге иҗатчылар өчен дә үрнәк булып тора. Драма әсәрләрен  өйрәнеп, укучылар Г. Исхакыйның татар драматургиясен, театрын үстерүдәге зур роленә, милли драматургиябезнең поэтикасы үсешенә көчле йогынтысына төшенсәләр, драматик жанрларның үзенчәлекле төрләре белән танышалар, диалог – хәрәкәтләр аша татар халкының авыр сугышлар, дәһшәтле вакыйгалар, төрле сынаулар белән тулы язмышын күрергә, танып белергә өйрәнәләр.[1]
        Г.Исхакыйның драма әсәрләрен  укучыларга төр үзенчәлекләрен исәпкә алып өйрәтелә.
Драма әсәрләренең жанр сыйфатлары, конфликт үзенчәлеген, тормышны драматик каршылыкларны “хәрәкәттә” күрсәтүче, драматик, трагик, комик каһарманнарның бирелешен хикәяләүче, автор мөнәсәбәтләренең тирәнгә яшеренүен, берничә сәнгать төренең килеп кушылуын искә алып дәресне оештыру Г.Исхакый пьесаларының идея – эстетик үзенчәлекләрен киңрәк һәм тирәнрәк аңлауга юл ача.  Өйгә эш итеп, укучыларга “Җан Баевич” комедиясен тулысынча укып килергә кушыла (дәреслектә өзекләр генә бирелгән, мин үзем әсәрләрне тулысынча укып килергә кушам).

Икенче дәрестә “Җан Баевич”әсәрен өйрәнелә.  Дәрес кереш әңгәмәдән башлана.

 “Җан Баевич” комедиясе өстендә эшне башлаганчы, укучылардан яңадан бер тапкыр кайсы сүзләр, җөмләләр аңлашылмаганын сорау нәтиҗәле була.
Укучылар комедиянең эчтәлеген кыскача гына сөйләп чыгалар.
 Шул ук дәрестә сүзлек эше үткәрелеп, комедия сүзенә аңлатма бирелә.  

  “Җан Баевич” комедиясе, 10 сыйныфта үтелгән   “Зөләйха” драмасы белән бәйләп китәргә бик кулай.

   Әдипнең “Җан Баевич”әсәренең сюжеты әллә ни катлаулы булмаганга күрә, аны дүрт-биш җөмлә белән әйтеп бирергә мөмкин. Комедиянең төп герое – Шакирҗан Минибаев. Ул авылдан шәһәргә күчеп килгән. Тырыш татар агае, уңышлы гына сәүдә итеп, бераз байлык туплый. Әмма тиздән, татар баеса, хатын ала (рус баеса, чиркәү сала) мәкалендә әйтелгәнчә, “сикерә” башлый: хатынының, балаларының, үзенең дә исемен алыштыра, сыраханә карагы фахишәгә өйләнә, төрле әрәмтамаклар кубызына биергә керешә. Ахырдан, акылына килеп, бурычка батып, үз асылына кайта. Эчтәлек – шул.

   Әсәрне түбәндәгечә анализларга мөмкин (кирәкле урыннарда рольләргә бүлеп укытабыз).

 -Әсәрдәге Җан Баевичның руслашырга омтылуы кайсы юнәлешкә керә? Китерелгән мисаллар белән Җан Баевич арасында уртаклык юкмы? Аларны нәрсә берләштерә?

-Җан Баевичтагы үзгәреш ничәнче пәрдәдән башлана? (Шуларны рольләргә бүлеп укыту). Рольләргә бүлеп укыту дәрескә җанлылык өстәү белән бергә, әсәрнең идея – эчтәлегенә төшенүне җиңеләйтә.

     -Үзенең исемен үзгәртүче Шакирҗанны ничек аңларга? Башта укучылар үз фикерләрен әйтәләр, соңыннан шул урынны табып укып күрсәтәләр).

-Хатыны бу мәсьәләгә ничек карый?

-Марҗага өйләнү аңа нәрсә бирә?

-Әсәр ахырында Шакирҗан үз асылына кайта. Моның сәбәпләре нәрсәдә? Әтисе нинди роль уйный?   Аны комедия итә торган урыннары табып укыла, укучылар белән фикер алышу үткәрелә. Пьесада сатирик алымнарның файдалануына укучыларның игътибары юнәлтелә.Әсәрне өйрәнгәндә,сүзлекләр белән эшләү дә, җөмләләр төзү дә бик урынлы.   Сүзлек эшен  үткәрү дә кирәк. Шул вакытта гына ул бала аңына барып җитә .  Сүзлек эше үткәргәндә плакатка (яки тактага) язып кую да бик файдалы. Ул укучыларның күз алдында булырга тиеш. Аңлатма биреп бетергәннән соң, укучылар сүзләрне сүзлек дәфтәрләренә язып куялар.

          Сорауны дәвам итеп, - Әсәрнең шулай тәмамлануы хакыйкатькә туры киләме?

    -Бу әсәр бүгенге көндә дә актуальме? Укытучы бу теманың бүгенгесе көндә дә актуальлегенә басым ясый. Бу әсәрдә сурәтләнгәннәр безнең кайбер замандашларыбыз өчен дә сабак алырлык булуы турында басым ясап әйтелә. Соңгы фикер итеп, укучыларга Г. Исхакый башлаган эшнең Җан Баевич кебек маңкортларның туу сәбәпләрен, милләтне инкыйразга этәргән шартларны төрле аспектларда күрсәтүнең татар әдәбиятында дәвам итүе әйтелә (3-4 җөмлә белән генә анализ ясап үтә).
Мисал итеп, “Әни килде” (1968), А.Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” (1979) әсәрләре китерелә.
   Дәрес ахырында әсәрләрнең төп темасына яңадан бер кат басым ясала. Өй эше итеп, уңай һәм тискәре геройларга бәяләмә язарга бирелә.
 

   Иҗади гомеренең ахырындарак үзен борчыган сорауларга җавап эзләп, Исхакый тарихыбызның борынгырак дәверенә мөрәҗәгать итә һәм үз иҗаты өчен принципиаль әһәмияткә ия булган, безнең көннәрдә дә игътибарны җәлеп итә торган ”Олуг Мөхәммәт”дигән тарихи пьесасын яза. Шуңа күрә бу әсәрне өйрәнү аерым игътибарны сорый. Мәктәптә  әдипнең “Олуг Мөхәммәд» драмасы сәнгатьчә эшләнеше белән дә, тарихи дөреслеге белән дә гаять кыйммәтле әсәр буларак өйрәнү  уңышлы дип саныйм.
        Төп игътибар Казан ханлыгы чорын чагылдыру үзенчәлекләрен, Олуг Мөхәммәднең омтылышларын, драманың татар әдәбиятына алып килгән яңалыгын өйрәнүгә юнәлдерелә. Бу әсәрдә язучы игълан иткән гаделлек, миллилек, тарихилык, милләт язмышын кайгырту, киләчәк буын өчен милли ориентирлар калдыру, инкыйразга каршы көрәшү, милли аңны уяту  һәм тәрбияләү, тарихи тергезү, милли патриотизм кебек асыл принциплар чагыла. Шуңа күрә дә, алдан әйтеп узганымча, бу әсәрне өйрәнү аерата игътибарны сорый. Авторның русларның һәм татарларның нормаль, табигый яшәеше  бары тик аларның мөстәкыйль дәүләтләре, узара тигез хезмәттәшлекләре, ихтирами мөнәсәбәтләре белән генә тәэмин ителә дигән фикере бүген дә бик мөһим мәсьәлә булып яңгырый.

          Драманың үзәгендә Олуг Мөхәммәд образы тора. “Ул —әсәрдә Казан ханлыгына нигез салучы, аның беренче ханы булып сурәтләнә. Эш-хәрәкәтләренә бәйле Олуг Мөхәммәднең характер сыйфатлары билгеләнә: акыллы, кыю, туры сүзле, кешелекле һәм кешегә ышанучан. Иманга тугрылыкны хөрмәт итә. Русларны мөселман итү турындагы фикерләргә каршы болай ди: «Без, улым, дөнья падишаһлыгы корган Чыңгызның балалары, безгә дусның, дошманның диненә катышу ваклык, без аннан өстен, безнең динебез дә көчләп мөселман итүгә каршы... Урысларга карама, алар — укуы-язуы юк бер урман халкы, аларда әхлак эшләнмәгән. Үзеңнән түбәннән һичбер вакыт үрнәк алырга ярамый».
        Драмада Олуг Мөхәммәд юлбашчы, идарәче идеалы буларак төсмерләнә. Ул ил белән киңәшеп идарә итә, гади халык вәкилләрен тыңлаудан да тартынмый. Хан язма сүзнең, шигъриятнең тормыштагы ролен яхшы аңлый. Ул фикер каршылыгын кабул итә. Әсәрдә ярдәмче конфликт ролен үтәүче Мәхмүт һәм Сәед белән хан һәм бәкләр арасында каршылык бар. Олуг Мөхәммәд аларның фикеренә дә колак сала.
    Дәрестә, вакыт мөмкинлек биргән кадәр, башка образларга да тукталына, тексттан мисаллар, дәлилләр китерелә. Әсәрдә төрле тарихи шәхесләрнең исемнәре телгә алына. Укучыларга шушы шәхесләргә нисбәтле теге яисә бу чорда өстенлек иткән, хөкем сөргән идеология турында белешмә бирү фаҗигане аңлау – төшенүгә әзерли.
     Бу әсәрне өйрәнүдә безнең бурыч -әсәрнең тарихи җирлеген билгеләп, әсәрдән мөһим идеяләрен табу. Моның өчен Мөхәммәтнең монологлары сәнгатьле укыла һәм нәтиҗәләр ясала. Мәсәлән, беренче пәрдәдәге монологка салган идея: хан,гомумән,җитәкче кеше, оратор булып, халыкны зур җаваплы эшләргә рухландырырга тиеш. Икенче пәрдәдән: изге көрәштә шаһид киткәннәрнең исеме онытылмаска, кадерләп искә алынырга  тиеш. Һәркем үз урынын үз илендә, бабалары нигезендә тапсын. Өченче пәрдәдән: сарай дәүләте болгарлардан күп нәрсәгә өйрәнде: Ислам динен кабул итте, белемле һәм гыйлемле булганнарга сокланды һәм үрнәк алды. Бишенче пәрдәдән: шатлыкта да, бәйрәм иткәндә дә шат кына түгел, шәфкатьле һәм хәтерле булырга, корбаннар , бәхетсезләр барлыгы турында онытмаска кирәк. Бишенче пәрдәдәге икенче монологтатагы идея: башка илләрне һәм халыкларны хөрмәт иткән , аларның яхшы якларын гына өйрәнгән дәүләт кенә көчле була ала. Укучылар белән  нәтиҗә чыгарыла: халкыбызның тарихын билгеле бер системага сала һәм җанлы картиналарда  гәүдәләндерелә, тарихи чордагы тарихи күчеш традиияләрен өйрәнергә, белергә, хөрмәт итәргә һәм мөмкин кадәр объектив бәя бирергә өнди.

                Дәрестә шулай ук укучыларны уйланырга, фикер йөртүгә юнәлдерелгән сораулар бирелүе максатка ярашлы.Әсәр шактый катлаулы булганга күрә,  кайбер урыннарны укытучы үзе укып аңлатса, максатка ярашлырак була. Сюжет сызыгы юнәлешендә, әсәрнең тулаем эчтәлеген саклап, өзекләп укып, өзек араларында булган вакыйгаларга, персонжлар сөйләменә һәм аларның кылган гамәлләренә кыскача аңлатмалар бирелә. Ара –тирә катлаулы булмаган өзекләрне укучылардан рольләргә бүлеп укытырга да мөмкин. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнешенә аерым тукталына. Әсәрне ятлап рольләргә бүлеп уку да отышлы. Иң мөһиме:  укучыларга әсәрнең төп фикерен җиткерергә.      
   Ахырда, драманың әһәмиятен билгеләп, гомумиләштереп нәтиҗә ясала. Төп фикерләр түбәндәгеләрдә чагыла:
  1. ВКП(б) ҮКның 1944 нче ел 9 нчы август карары нигезендә, халык дастаны «Идегәй» Алтын Урда чорын дөрес күрсәтми торган реакцион эчтәлекле әсәр дип бәяләнә. «Олуг Мөхәммәд», билгеле бер дәрәҗәдә, моңа җавап рәвешендә языла.
 2. Драмада Болгар дәүләтенең, аннары Алтын Урда һәм Казан ханлыкларының тарихтагы урыны, күрше халыкларга уңай тәэсире билгеләнә.
3. Г. Исхакый рус тарихчылары кат-кат кабатлаган «монгол-татар игосы» дигән мифны юкка чыгара.
 4. Ил эчендәге дуслык, тынычлык, күрше дәүләтләр, халыклар белән тату яшәү һәм төрки бердәмлек идеясе татар халкының үткәнен һәм бүгенгесен аңларга, нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә.
Өй эше итеп, «Олуг Мөхәммәд — тарихи шәхес һәм әдәби образ» дигән темага зур булмаган иҗади эш язарга тәкъдим итәргә мөмкин.

    Әдипнең мөһаҗирлектә иҗат иткән, мирза катлавының милләт өчен күңелсез язмышын чагылдырган “Көз” повестен хәзерге мәктәптә укыту да зур тәрбияви әһәмияткә ия.”... Әйтергә кирәк, бу күңелсезлек хәзер дә дәвам итә. Ул бигрәк тә башка төбәкләрдә яшәүче чиновниклар арасында киң таралган. Республикабыздагы татар чиновниклары да үз милләте турында кайгыртырга  бик ашкынып тормыйлар. Әнә шулай үткәндәге руслашып үз милләтеннән йөз  чөергән һәм аның иҗтимагый-рухи үсешенә зур гына зыян китергән мирзалар катлавы белән хәзерге “яңа татарлар” арасында охшашлык шактый. Шунлыктан Г.Исхакыйның ”Көз”повесте бүген дә актуаль яңгырый. Мәктәп, үткәндәге мирзалардан һәм хәзерге шулай ук милләт мәнфәгатьләрен кайгыртудан читтә торган”яңа татарлар”дан гыйбрәт алып, яшьләрне чын милли рухта тәрбияләү турында кайгыртырга тиеш”[5]

   Мәктәптә Г.Исхакый иҗатын тирәнтен өйрәнүдә дәреснең дәвамы булган сыйныфтан тыш чараларның да әһәмияте зур. Мәсәлән, әдип иҗатына багышланган әдәби кафеда кичә, тормыш юлына читтән торып сәяхәт, түгәрәк өстәл янында сөйләшүләр, бигрәк тә  эзләнү-тикшеренү характерындагы конференцияләрне үткәрү аеруча да нәтиҗәле. Укучылар өстәмә чыганакларга мөрәҗәгать итәләр, әдип турында тулырак мәгълүмат туплыйлар. Чөнки ,,милләт өчен җан атарга” әзер торуы белән дә якын булган бу шәхеснең татар халкы өчен бик тә кадерле, изге мирасын тулырак белү бик тә мөһим. Әйе, аның бай әдәби-мәдәни, сәяси мирасы татар халкыбызның гаять кыйммәтле мирасын  туплау, өйрәнү һәр яшь буынның да бурычыдыр дип саныйм.  

 

                            Йомгаклау.

“Минем күңелем төшми, дәртем кайтмый, ышанычым бетми, мин язам да язам. Татар тормышы өстендә аллы- кызыллы кояш уйнаганчыга кадәр, татарның тупас, дорфа тормышы гөлле чәчәкләр, бизәкләр берлән бизәлгәнгә кадәр язам”,- дип язган Гаяз Исхакыйның  көрәш рухы белән сугарылган иҗаты татар милләте җитди сынаулар кичергән безнең чорда арабызга кире кайтты һәм милләтнең төшенкерәк күңелен җылытып, аны эчке нур белән яктыртып җибәрде, татар милләтенең намусын, аның йөз аклыгын саклап калу өчен кискен көрәшнең алгы сызыгына басты.                              

  Күргәнебезчә,   милләтебезне мәгърифәте, белемле итүдә Г.Исхакыйның да  өлеше бик зур. Аның әсәрләре олуг әдипнең үзе исән чакта да һәм хәзер дә халыкның аеруча зур игътибарын һәм ихтирамын җәлеп итә, яратылып укыла. Аның туган халкына эчкерсез мәхәббәте, горурлык хисе белән язылган әсәрләре милләтебез өчен өчен васыять булып, елдан-ел кадерлерәк булып күңелләргә үтеп керә, уйландыра, сабак бирә, яшәүгә көч өсти бара.
Гаяз Исхакыйның безгә васыять итеп калдырган сүзләре бүген бигрәк тә кадерле.
«Әгәр тәрәккый итик дисәк, һәммәбез милләтнең иң кирәкле эшенә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм итешик. Барымыз аңлаганнарымыз бергә бер юл берлән хәрәкәт итик. Тырышыйк, авырлыклар күтәрик, бер нәрсәмезне дә кызганмыйк,» – ди Гаяз Исхакый. Бу сүзләрне онытмыйк!
       Язучының әсәрләрен хәзерге көндә дә яратып укыйбыз, һәм киләчәк буыннар да укырлар. Чөнки аларда милләт, дин язмышы проблемалары күтәрелә, кеше хокуклары мәсьәләсе алгы планга куела. Димәк, татар халыкның рухи тормышы сүнми, милләт югалмый, аның дине дә, теле дә югалмаячак!
Г.Исхакый – татарның сирәк очый торган бөек таланты, милли әдәбиятның классигы һәм горурлыгы. Аның әдәби мирасында озак вакытлар колониаль хәлдә яшәгән халыкның уянуы, киң мәйданга чыгуы, азатлык өчен көрәш юлында җиңү-югалтулары, максат-омтылышлары чагылган.
Чыгышымны язучы Әхәт Гаффар сүзләре белән тәмамлыйсым килә:


Инкыйразлы тарих сазлыгыннан
Йолып калыр өчен ил халкын,
Калкып чыкты милләтпәрвәр кеше
Халык каһарманы Исхакый.
Хакыйкатьнең нахак чүпләреннән
Җан сулышы белән җилгәрде
Һәм менә көн  җитте:Исхакыйлы
Милләт бүген асыл, егәрле.

                               

Кулланылган  әдәбият:


1.  Әхмәдуллин А. Г.Исхакый һәм татар драматургиясе /А.Г.Әхмәдуллин // Мирас – 1995 - №1. – 17б. .

2. Закирҗанов Ә.М. “Сыйныфтан тыш уку дәресләре (V- IX сыйныфлар) /Укытучылар өчен методик кулланма / Ә.М.Закирҗанов. - Казан: Печатный двор, 2002. – 8б.

3. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбятын укыту методикасы / Д.Ф.Заһидуллина - Казан: Мәгариф, 2000. – 192-195б. .

 4. Исхакый Г. Зиндан. Сайланма проза һәм сәхнә әсәрләре / Г.Исхакый . Казан: Тат.кит.нәшр., 1994. – 196.

5. Миңнегулов Х.Гаяз Исхакыйның мөһәҗирлектәге әдәби публиститик эшчәнлеге//Мәгариф. №10. – 2005. –Б. 20-22

6. Мусин Ф. Исхакый һәм татар мәгарифе//Мәгариф. №2. – 2008. Б.6-7

7. Мусин Ф. Милләт сагында//Казан утлары, 2008. №2. Б.95-104.

 8.Сәхәпов Ә. Бөек мирас ядкаре . -Казан: тат. Кит.нәшер. – 2007.

9. Сәхәпов Ә.Исхакый иҗаты: Монография / Ә.Сәхәпов. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1994. – 240-241б.




                                       

План.

I. Кереш.  Г.Исхакый һәм татар мәгарифе.

II.Төп өлеш. Мәктәптә Г.Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре.

1.Г.Исхакый иҗатында милли мәсьәлә.

2. Әдип әсәрләрендә милләт яшәешенең нигезе- милли гаилә

 

3.Әдипнең мөһаҗирлектәге иҗаты-татар рухи мирасының кыйммәтле  хәзинәсе.

III. Йомгаклау.

                         

                           

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуаль проблемалары.

ЭчтәлекI.Кереш......................................................................................................2-3битII.Төп өлеш. Мәктәптә Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүнең актуальпроблемалары ...

Риза Фәхретдиновның “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемалары чишелеше. (Сингапур методикасы буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру, “Әсма яки гамәл вә җәза” романында бүгенге көннең актуаль проблемаларын билгеләү, образларга бәя бирү, әсәрнең теленә игътибар...

Татар телен укытуда актуаль проблемалар

Татар телен укытуда актуаль проблемалар...

Татар телен укытуда актуаль проблемалар

Тел- кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып белү, һөнәрле булу, тәҗрибә туплау, фән,техника, сәнгать һәм башка яңалыклар белән танышу, уйл...

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

Татар әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар.

Татар әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар....

Гаяз Исхакый иҗатын кабатлау буенча тест сораулары

Хезмәттә Г.Исхакый иҗатын йомгаклау буенча тест сораулары бирелә....