Гаилә бәйрәме
материал (6 класс)

Ата-аналар белән эш 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gail_byrme.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

Гаилә бәйрәме

3нче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Рәмилә Камиловнаның

 тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарында күрсәткән әдәби-музыкаль кичәсе.

 ( Матур көй яңгырый)

  Алып баручы:  Безнең гаиләләр җыелган,

                              Ял итәр өчен бүген.

                              Сүзләремнең иң матурын.

                              Әйтмичә мөмкин түгел

                              Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

                              Күңелсездер сезгә дә.

                              Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

                              Кирәк һәммәбезгә дә.

Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар, кунаклар! 

1993нче елның 15нче мае Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан Халыкара гаилә көне дип игълан ителгән. Гаилә көнен билгеләп үтүнең төп максаты – җәмгыятьнең игътибарын гаиләнең күптөрле проблемаларына юнәлтү.

 Белгәнебезчә,гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Димәк, гаилә-ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.

Кадерле кунаклар. Бүген без сезгә тырыш, уңган, тәртипле, татар җанлы, төрле бәйге-конкурсларда актив катнашып, мәктәбебез данын районда гына түгел, ә республикага таныткан балалар  тәрбияләп үстерүче берничә үрнәк гаилә белән әңгәмә корырга, тәҗрибә уртаклашырга чакырдык.

Я,әйдәгез, әлеге гаиләләр белән якыннанрак танышыйк.

Менә алар:

1.........

2. ........

3. .......

1.  Әлеге күркәм гаиләләр балаларын милли гореф-гадәтләргә, тәҗрибәләргә таянып тәрбиялиләр. Боларның серен белү өчен сүзне гаиләләргә бирербез.

    (Һәрберсе гаилә традицияләре белән таныштыра.)

2. Бүгенге очрашуыбызның алдагы этабы “Тормыш ваклыклары” дип атала.

Һәрбер гаиләгә берәр педагогик ситуация бирелә. Ситуацияләрнең җавабын уйнап күрсәтергә кирәк.

Педагогик ситуацияләр.

1.Өч көн  балагызның мәктәптә укуларда булмавы ачыклана. Сез бу проблеманы ничек чишәсез?

2.Бары тик яхшы билгеләргә генә укыган hәм мәктәп эшендә актив катнашкан балагыз ни сәбәпледер түбән билгеләр ала башлады hәм мәктәпкә бару теләге сүрелде. Сез бу проблеманы ничек чишәсез?

3.Атна ахырында балагызның көндәлеген ачу белән күзегезгә сыйныф  җитәкчесенең шелтәсе игътибарыгызны  җәлеп итә. Сыйныф  җитәкчесе  кызыгызның яки улыгызның  тәртибеннән  зарланып шалтырата. Сез бу проблеманы ничек чишәсез?

4.Көннәрдән бер  көнне танышыгыз сезгә  улыгызның яки кызыгызның  начар гадәтләргә (тәмәке тарту) тартылуын сизеп сезгә хәбәр итә. Сез нинди сөйләшү үткәрер идегез?

5.Кич белән балагыз урамнан билгеләнгән сәгатьтә кайтмыйча, соңга калып кайтса, нишләр идегез?

6.Балагыз урамнан елап керде. Аны иптәшләре кыерсыткан икән.Бу очракта сез нишләр идегез?

7.Балагыз базарда сез сайлаган киемне алдыртмыйча,кыйммәтлесен сорый. Сез нишләрсез?

(Валиева Ильвина башкаруында музыкаль номер)

3. Рәхмәт артистларыбызга. Дәвам итәбез.

Сезнең гаиләләргез белән таныштык, нинди артистлар  икәнлелегезне күрдек.  Ә хәзер зирәклек һәм тапкырлыгыгызны сынап карыйк әле. һәр гаиләгә сораулар бирелә. Сорауларга бер сүз белән, 1 минут эчендә тиз- тиз генә җавап бирергә кирәк. Бу эштә бары тик әти-әниләр генә катнаша. Ә сез, балалар, өстәлләрегездәге ак кәгазь битләренә гаилә эмблемаларын төшерегез. (Эмблемаларның мәгънәләрен аңлату)

Алып баручы.  Хөрмәтле кунаклар! Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Без сезнең белән саубуллашабыз. Сезгә тыныч, матур гаилә тормышы теләп калабыз! Бер баладан сораганнар икән: “Сиңа 2 кул ни өчен кирәк?” дип. “Берсе әтиемә, берсе әниемә тотыныр өчен” дип җавап биргән бала. Балага 2 кул белән тотынырга терәк булганда, дөнья авырлыкларын җиңәргә күпкә җиңелрәк булачак. Гаиләләрегез бербөтен булсын. Өйләрегез якты, җылы, табыннарыгыз мул булсын, кайгы-хәсрәт сезне   урап узсын. Балаларыгызны тигезлектә үстерегез. Сәламәт булыгыз, хөрмәтле гаиләләр, килгән кунаклар!

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс "Гаиләдәге мөнәсәбәтләр"

Җыелышның темасы: Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, баланы мактау, җәза бирү.      Җыелышның бурычлары:  Гаиләдә баланы мактау һәм җәза бирү проблемаларын әти-әниләр бел...

Гаилә бәйрәме

Гаиләдә бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү....

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

"Тәрбия- гаилә учагы"

ДокладБалаларга  әхлак тәрбиясе...

Гаилә татулыгының сере

Күп еллар мәктәптә эшләп, шул ук вакытта үрнәк гаилә булып яшәгән укытучыларыбызның юбилей кичәсе \сценарий\...

Сөйләм телен үстерү. ("Безнең гаилә" темасы буенча)

Презентаөия ярдәмендә "Безнең гаилә" темасы буенча сөйләм телен үстерү...

Презентация "Гаилә"

Презентация "Гаилә"...