Рәсми стиль турында презентация
презентация к уроку (9 класс)

Рәсми стиль (презентация). 9 нчы сыйныфларда эш кәгазьләрен өйрәнгәндә кулланыла. Һәрбер эш кәгазенең үрнәге бирелгән.Мәсәлән, беркетмә, гариза, белдерү, ышаныч кәгазе, хат, раслама язу үрнәкләре күрсәтелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rsmi_stil.pptx469.97 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Рәсми стиль 9 класс

Слайд 2

Стил ь Барлык стильләр өчен нигез булып гомумхалык теле ята . Ул борын-борыннан килгән язма китап теле белән тыгыз бәйләнештә тора. Җанлы сөйләмнең күп өлеше бөтен халык өчен уртак булган тел нормаларын тәшкил итә , икенче өлеше исә аерым урынчалыкларга хас яки әдәби телдә урын алырга өлгермәгән сүзләрне үз эченә ала. Шул сәбәпле әдәби тел белән сөйләү теле арасында һәрвакыт кайбер аерымлыклар яшәп килә , ләкин сөйләмнең әлеге ике төре бер-берсенә каршы куелмый . Сөйләү теле дә норматив телне баета торган зур чыганак һәм функциональ стилистиканың бер өлеше булып карала. стиль язма сөйләмә

Слайд 3

Язма стиль Ф әнни стил ь Рәсми стил ь Хатлар стил е Публицистик стил ь Матур әдәбият стил е

Слайд 4

Рәсми стил ь Рәсми эшлекле стиль хәзерге татар әдәби теленең функциональ стильләренең берсе булып тора. Үзенчәлекле жанр кагыйдәләренә нигезләнгән әлеге стиль профессиональ өлкәләрдә эшлекле аралашу процессында да, төрле эш кәгазьләре төзүдә дә кулланыла .

Слайд 5

Б еркетмә Беркетмә — эш кәгазьләренең иң киң таралган төре . Ул мәктәп тормышында да еш файдаланыла . Анда җыелышның көн тәртибе , тулы барышы , ягъни һәр чыгыш ясаучының төгәл фикере , тәкъдимнәр һәм кабул ителгән карар языла . Беркетмә текстында кеше фикерен бирүдә туры һәм кыек сөйләмле җөмләләр күп кулланыла .

Слайд 6

Беркетмә № __ Киңәшмә , утырыш , конференциянең кайда кемнәр тарафыннан үткәрелүе . Датасы ____________ Рәис : _______________________ ( фамилиясе , исеме , әтисенең исеме ) Сәркатип : ___________________ ( фамилиясе , исеме , әтисенең исеме ) Катнаштылар : _______________ ( фамилияләре языла ) Чакырылдылар : _______________ ( фамилияләре языла ) Көн тәртибе : Тыңланды . ( Чыгыш ясаучыларның чыгыш эчтәлекләре языла .) Карар : Рәис : __________________________ ( имза ) Сәркатип : __________________________ ( имза )

Слайд 7

Гариза Гариза ул – язма рәвештә рәсми формада язылган шәхси үтенеч ( эшкә , уку йортына һ.б . кабул итү , нәрсәгәдер рөхсәт сорау һ.б .).

Слайд 8

Казан шәһәренең “Авангард” заводы директоры Ә.В.Вәгыйзовка Казан шәһәре Чуйков урамы , 12 нче йортның 5 нче фатирында яшәүче Хамматов Зиннур Гали улыннан гариза . Мин, Хамматов З.Г., сорыйм Сездән җәйге каникул чорында улым Хамматов Л.З.- ны эшкә алуыгызны . 30 нчы май, 2008 нче ел . Имзам : ______________

Слайд 9

Белдерү Белдерү – аерым кешеләр белергә , танышырга тиешле хәбәр . Ул газетада , журналда бастырылырга , радио, телевидениедән әйтелергә , берәр урынга язылып эленергә мөмкин . Белдерү аерым кешеләр , оешмалар исеменнән языла . Ул , гадәттә , эндәш сүзләр белән башлана ( мәсәлән , хөрмәтле укучылар , ата-аналар , укытучылар , иптәшләр ).

Слайд 10

Белдерү Сишәмбе көнне , ягъни 15 нче февральдә , 18 сәгатьтә мәктәпнең актлар залында Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичә була . Программада : Кереш сүз . Әдәби - музыкаль монтаж. Викторина. Түгәрәк советы.

Слайд 11

Ышаныч кәгазе Ышаныч кәгазе (доверенность) – бер зат тарафыннан икенче затка өченче затлар алдында вәкиллек итү өчен бирелә торган язма вәкаләт . Ышаныч кәгазенең гамәли чоры 3 елдан артык була алмый . Әгәр ышаныч кәгазендә аның гамәли чоры күрсәтелмәгән булса , ул язылган көннән алып бер ел дәвамында көчендә кала. Язылган көне күрсәтелмәгән документ гамәлгә яраксыз дип санала .

Слайд 12

Ышаныч кәгазе Мин, Богады урта мәктәбенең Х сыйныф укучысы Вилданов Айдар Илһам улы , 2008 нче елның июль аенда “ Фордзон ” ачык акционерлык җәмгыятендә эшләгән өчен тиешле 1675 ( бер мең алты йөз җитмеш биш ) сум акчаны алуны үзебезнең мәктәпнең Х сыйныф укучысы Гайсин Әнвәр Миркасыйм улына ышанып тапшырам . Имзам : ____________________ Вилданов Айдар Илһам улының имзасын раслыйм . М.у . Богады урта мәктәбе директоры: _________ М.Ф.Мусин

Слайд 13

Хат Хат – тормышта бик еш очрый торган эш кәгазьләренең берсе. Ул - учреждениеләр , оешмалар , аерым шәхесләр арасында аралашу чарасы һәм мәгълүмат алмашуның киң таралган юлы. Ул текстны тапшыру ысулы белән аерылып тора, ягъни почта аша җибәрелә .

Слайд 14

Исәнме , кадерле абыем ! Сине “ Татарстанның атказанган төзүчесе ” дигән мактаулы исем алуың белән тәбрик итәбез . Сиңа ныклы сәламәтлек , яраткан һөнәреңдә яңадан-яңа уңышлар , гаилә бәхете телибез . Без синең белән горурланабыз , абыем . Мин үзем яхшы гына укыйм . Әти белән әни дә әйбәт кенә эшләп йөриләр . Барыбыздан сезгә күп сәлам . Бергәләп кунакка кайтыгыз . Хушыгыз . Уңышлар теләп , сеңелең Алия . 1 нче июнь, 2008 нче ел.

Слайд 15

Раслама Раслама (расписка) – берәр нәрсә алганлыкны раслап имза куелган рәсми язу , документ. Раслама , гадәттә , акча , кыйммәтле әйберләр , документлар алганда языла .

Слайд 16

Раслама Мин, Әхмәтов Гомәр Заһит улы , Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы А сыйныфы укучысы , мәктәпнең хуҗалык эшләре буенча диретор урынбасары Хәкимов Рөстәм Газиз улыннан Җиңү бәйрәменә багышланган концерт өчен 15 ( унбиш ) бию костюмы алдым . 2008 нче ел, 7 нче май. Имзам : ________________


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие 3. Общая характеристика стилей речи. Презентация

Презентация "Общая характеристика стилей речи" - материал о стилях речи русского языка....

"Сан турында төшенчә". Презентация.

Максат: 1) микъдар һәм тшртип саннарының төшенчәсен бирү;               2) укучыларның лексик – грамматик белемнәрен системалаштыр...

"Мода и основные стили одежды" - презентация

Презентация "Мода основные стили одежды" создана мной для серии уроков по этикету. Мои студенты - будущие профессионалы - музыканты, преподававтели, администраторы. Им приходится выступать на концерта...

"Каләм белән җиңдем дошманны" Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар турында презентация

Бөек Ватан сугышның беренче көннәрендә үк татар язучыларыннан иллеләп кеше фронтка китә. Соңыннан бу сан тагын арта. Башка милләт язучылары кебек татар әдипләре дә үзләренең бөтен көчләре белән  ...

Дәрес эшкәртмәсе. Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында”.

Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында” темасына 6нчы сыйныфта әдәбият дәресе....

Урок русского языка в 5 классе "Типы и стили речи".Презентация.

Урок русского языка в 5 классе по учебнику Л.М. Рыбченковой, О.М. Александровой, (2012 год) Часть 1...