"Каләм белән җиңдем дошманны" Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар турында презентация
презентация к уроку (5 класс) на тему

Исмагилова Диляра Ринатовна

Бөек Ватан сугышның беренче көннәрендә үк татар язучыларыннан иллеләп кеше фронтка китә. Соңыннан бу сан тагын арта. Башка милләт язучылары кебек татар әдипләре дә үзләренең бөтен көчләре белән  дошманга каршы күтәреләләр. Алар сугышны зур фаҗига буларак кабул итәләр һәм шуны иҗатларында чагылдыралар.

  Сугышның беренче көннәрендә үк язучыларыбыз фронттан килгән борчулы хәбәрләргә үзләренең ялкынлы әсәрләре белән җавап бирделәр. “Илебезнең бөтен күмәк көче, явыз дошманга ачу уты белән ялкынланган хәлдә, хәзерге көндә бары бер генә максатны күз алдында тота, аның бөтен игътибары, бөтен омтылышы бер генә максатка төбәлгән: дошманны тар-мар  китерү, җир йөзеннән аны юк итү” - дип язды күренекле әдип Шәриф Камал.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kalm_beln_zhindem_doshmanny.pptx1.48 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Бөек Ватан сугышында катнашкан татар шагыйрьләре Ка ләм белән җиңдем дошманны... Презентацияне әзерләде: Казан шәһәре Идел буе районы 83 нче лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исмәгыйлева Ди ләрә Ринат кызы.

Слайд 3

Бөек Ватан сугышның беренче көннәрендә үк татар язучыларыннан иллеләп кеше фронтка китә. Соңыннан бу сан тагын арта. Башка милләт язучылары кебек татар әдипләре дә үзләренең бөтен көчләре белән дошманга каршы күтәреләләр. Алар сугышны зур фаҗига буларак кабул итәләр һәм шуны иҗатларында чагылдыралар. Сугышның беренче көннәрендә үк язучыларыбыз фронттан килгән борчулы хәбәрләргә үзләренең ялкынлы әсәрләре белән җавап бирделәр. “Илебезнең бөтен күмәк көче, явыз дошманга ачу уты белән ялкынланган хәлдә, хәзерге көндә бары бер генә максатны күз алдында тота, аның бөтен игътибары, бөтен омтылышы бер генә максатка төбәлгән: дошманны тар-мар китерү, җир йөзеннән аны юк итү” - дип язды күренекле әдип Шәриф Камал.

Слайд 4

Абдулла Алиш (1908-1944) Абдулла Әхмәт (1905-1976) Аитз ә к Аитов (1908-1941) Атилла Расих (1916-1996) Афзал Шамов (190 1 -1990) Бари Рәхмәт (1897-1957) Баян Гыйззәт (1918-1991) Габдрахман Минский (1906-1983) Габдрахман Әпсәләмов (1911-1979) Габдулла Галиев (1920-1941) Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучылары исемлеге :

Слайд 5

Габдулла Шәрәфи (1926-1997) Гадел Кутуй (1903-1945) Газиз Иделле (1905-1985) Г ый з - ә л Габид (1918-1955) Гали Хуҗи (1912-1966) Гамир Насрый (1916-1959) Гариф Галиев (1903-1985) Гомәр Б ә широв (1901-1999) Госман Бакиров (1896-1982) Г-Халик ъ Садри (1890-1955) Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучылары исемлеге :

Слайд 6

Демьян Фәтхи (1906-1943) Зәки Нури (1921-1994) Зыя Мансур (1916-1965) Ибраһим Гази (1907-1971) Ибраһим Нуруллин (1923-1995) Идрис Туктар ов (1896-1982) Исмәгыйль Шәфиев (1913-1943) Исхак Закиров (1911-1944) Кави Латыйп (1927 -2008 ) Кави Нәҗми (1901-1957) Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучылары исемлеге :

Слайд 7

Касыйм Вахит (1916-1942) К ә рим Җаманаклы (1905-1965) Кәшфи Басыйров (1906-1943) Лотфи Вәли (1910-1943) Макс Гатау (1913-1941) Максуд Сөндекле (1904-1981) Мансур Гаяз (1917-1943) Мирсәй Әмир (1907-1980) Мифтах Вә дүт (1915-1942) Мостафа Ногман (1912-1976) Муса Җәлил (1906-1944) Мөнир Мазунов (1918-1987) Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучылары исемлеге :

Слайд 8

Мөсәгыйт Мостафин (1909-1941) Мөхәммәт Садри (1913-1999) Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) Мөхәммәт Әхмәтгалиев (1920-1943) Мөхәмм әтша Мамин (1905-1943) Мәгъсүм Насыйбуллин (1925 -2009 ) Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) Мәхмүт Максуд (1900-1962) Мәхмүт Хөсәен (1923-1993) Наҗар Нәҗми (1918-1999) Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучылары исемлеге :

Слайд 9

Нур Баян (1905-1945) Нур Гайсин (1914-1995) Нури Арсланов (1912-1991) Нәби Дәүли (1910-1989) Рафаил Төхфәтуллин (1924-1994) Рахман Ильяс (1908-1943) Риза Ишморат (1903-1995) Рәисә Ишморатова (1917-1997) Рәхим Саттар (1912-1943) Садри Җәләл (1891-1943) Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучылары исемлеге :

Слайд 10

Салих Баттал (1905-1995) Самат Шакир (1924-1998) Сибгат Хәким (1911-1986) Сәет Кальметов (1918-1992) Сәет Шәкүров (1917-1989) Сәйфи Кудаш (1894-1993) Сәхаб Урайский (1907-1957) Сөббух Рәфыйков (1913-1971) Сөләймән Мөлекев (1920-1941) Таһир Госман-Сулмаш (1900-1983) Фатих Кәрим (1909-1945) Фатих Хөсни (1908-1996) Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучылары исемлеге :

Слайд 11

Хәбра Рахман (1914-1942) Хатип Госман (1908-1992) Хисам Камалов (1926) Хәй Вахит (1918-1978) Хәйретдин Мөҗәй (1901-1944) Хәмит Кави (1906-1944) Шамил Гәрәй (1916-1946) Шаһиморат Зәйни (1913-1980) Шәйхи Маннур (1905-1980) Шәрәф Мөдәррис (1919-1963) Әбрар Кәримуллин (1925-2000) Әгъзам Камал (1918-1943) Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучылары исемлеге :

Слайд 12

Әдип Маликов (1921-2009) Әмирхан Еники (1909-2000) Әнвәр Давыдов (1919-1968) Әнәс Галиев (1920-1996) Әнәс Кари (1920-1954) Әсгать Айдар (1906-1959) Әхмәт Гыймадов (1915-1943) Әхмәт Ерикәй (1902-1967) Әхмәт Исхак (1905-1991) Әхмәт Фәйзи (1903-1958) Әхмәт Юныс (1916-1976) Әхтәм Әминев (1918-1942) Үзбәк Саттаров (1922-1982) Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучылары исемлеге :

Слайд 14

Муса Җәлил (1906-1944) Батыр үлә, үлмәс ат алып, Батырлыклар белән макталып, Исмең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык . 1943, декабрь. « Батырлык турында »

Слайд 15

1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына . Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә , аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә . Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач , курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә . 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач , өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә (февраль, 1942). Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә . 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында , аларның часте чолганышта калып , М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә . Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана .

Слайд 16

М. Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган героик көрәше , каһарманлыклары турында дистәләрчә китаплар — романнар , повестьлар драма әсәрләре һәм поэмалар язылган , кинофильмнар төшерелгән . Иң мөһиме: Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында тугрылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык , батырлык үрнәге күрсәтәләр. 1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була . Фашистик хәрби суд аларны , « дәүләткә каршы җимерү эше » алып баруда гаепләп , үлем җәзасына хөкем итә . Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә .

Слайд 18

Җырларым Җырларым, сез шытып йөрәгемдә Ил кырында чәчәк атыгыз ! Күпме булса сездә көч һәм ялкын , Шулкадәрле җирдә хаккыгыз ! Сездә минем бөтен тойгыларым , Сездә минем керсез яшьләрем . Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын , Яшәсәгез , мин дә яшәрмен . Мин кабыздым җырда ялкын итеп Йөрәгем һәм хаклык кушканны . Җырым белән дусны иркәләдем, Җырым белән җиңдем дошманны . Алдый алмас мине түбән ләззәт , Вак тормышның чуар пәрдәсе , Шигыремдәге чынлык , ут һәм сөю- Яшәвемнең бөтен мәгънәсе . Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигыремдәге изге антына . Бар җырымны илгә багышладым , Гомеремне дә бирәм халкыма . Җырлап үттем данлы көрәш кырын , Җырлап килдем тормыш языма . Соңгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла . Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып . Гомрем минем моңлы бер җыр иде , Үлемем дә яңрар җыр булып . Муса Җәлил. 1943, 26 ноябрь

Слайд 19

Фатих Кәрим (1909 – 1945) Үләм икән, үкенечле түгел Бу үлемнең миңа килүе, Бөек җыр ул — Бөек Ватан өчен Сугыш кырларында үлүе. « Ватаным өчен»

Слайд 20

Ф.Кәримнең поэтик таланты аеруча Бөек Ватан сугышы чорында ачыла . Армиягә ул 1941 елның 30 декабрендә алына һәм 1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр алгы сызыкта булып , солдат һәм взвод командиры сыйфатында , Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза, Украинаны , Белоруссия, Карпатны азат итү сугышларында катнаша , ике тапкыр авыр яралана , шәхси батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә . Ф. Кәрим сугыш чорында һәр буш минутын иҗат өчен файдалана . 1941—1945 еллар арасында ул тугыз поэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык шигырь яза. Сан ягыннан гына түгел , сыйфат һәм идея-эчтәлек ягыннан да шагыйрьнең бу чор әсәрләре иҗатта яңа биеклеккә күтәрелү , камиллеккә ирешү мисалы булып торалар . Аның поэзиясендә сугыш чынбарлыгының катлаулы фәлсәфәсе, туган ил өчен җаннарын кызганмый көрәшкән совет кешеләренең , совет солдатының табигый эчке кичерешләре , патриотик хисләре , сөйгәненә булган олы мәхәббәте , тыныч тормышка сусавы гаҗәеп бер ихласлык һәм шигърилек белән гәүдәләнә .

Слайд 21

Ф.Кәримнең бу елларда иҗат иткән лирик шигырьләре , « Гөлсем » (1942), « Идел егете » (1942), « Кыңгыраулы яшел гармун » (1942), «Пионерка Гөлчәчәккә хат» (1942), « Тирән күл » (1942), « Үлем уены » (1942), «Партизан хатыны » (1943), « Өмет йолдызы » (1944) поэмалары , « Тимер һәм тимерче » (1942) балладасы , Муса Җәлилнең Моабит циклы шигырьләре белән бергә , сугыш чоры татар совет поэзиясенең иң югары ноктасын тәшкил итәләр . Бөек Ватан сугышы елларында Ф.Кәрим чәчмә әсәрләр язуга да игътибар бирә : « Шакир Шигаев » (1943) исемле драма, «Разведчик язмалары » (1942) һәм « Язгы төндә » (1944) исемле ике повестен иҗат итә . Бу әсәрләрдә, поэзиясендәге кебек үк, сугыш темасы — батыр совет сугышчыларының җанлы образлары , төрле милләт кешеләреннән оешкан совет армиясенең рухи һәм сугышчан бердәмлеге чагыла .

Слайд 22

Абдулла Алиш (1908-1944) Көрәш белән тудык , көрәш белән Керәбез дә ахры кабергә. Язган икән соңгы сулышыбызны Илебез бәхете өчен бирергә. “Ни чек килер үлем ”

Слайд 23

Бөек Ватан сугышы башлангач , А.Алиш 1941 елның июль аенда фронтка китә , солдат-радист сыйфатында , Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша . 1941 елның 12 октябрендә Брянск шәһәре янында , Десна елгасы буенда чолганышта калып , фашистлар кулына әсир төшә . 1941 елның кышын Литвадагы хәрби әсирләр лагеренда тотканнан соң , 1942 елның язында фашистлар аны Чехословакиядәге Сандау шәһәренә озаталар . Ахырда ул Польшадагы Седльце шәһәренә, аннан Берлин янындагы Вустрауга килеп эләгә . Монда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша , алар белән бергә антифашистик оешмада эшли башлый . 1943 елның августында , яшерен оешманың эше ачылып , А. Алиш һәм башка җәлилчеләр кулга алыналар һәм фашист суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителәләр . 1944 елның 25 августында 12 сәгать 12 минутта фашист палачлары Абдулла Алишны гильотинада җәзалап үтерәләр . Ләкин әдипнең гомерен үлем чикләми. Аның гомере әсәрләрендә һәм Ватаны , халкы хакына , аның иреге һәм бәхете хакына күрсәткән шәхси батырлыгында дәвам итә. Абдулла Алиш , көрәштәше Муса Җәлил кебек ук , туган халкы белән бергә киләчәккә горур атлап бара.

Слайд 24

Көтмә инде , көтмә... (Әнигә багышлыйм ) Ана үрдәк бәбкәләре белән, Ә син ялгыз үзең барасың, Син көнләшеп аның бәхетеннән, Моңсу гына озатып каласың. Кайда китте синең балаларың? Арыслан күк батыр улларың ? Өмет белән һаман күзәтәсең, Кайтырлар , дип , киткән юлларын . Былтыр койган алма какларын син , Чикләвекләр җыеп киптереп , — Аларга ! — дип , һаман саклыйсыңмы Сагыш белән көтеп, тилмереп . Төшләреңдә һаман алар белән, Көндезләрен укып хатларын , Теткәләнгән кәгазь битләренең Һәрбер сүзен инде ятладың. Язлар килер чәчәк исе бөркеп, Сыерчыклар кире кайтырлар , Яңарырлар шунда йөрәгеңдәге Бертуктаусыз янган кайгылар . Бал кортлары очар , күбәләкләр Берсен-берсе куышып уйнарлар , Чәчәкләргә күмелеп торсалар да, Куандырмас сине тугайлар . Җир тетрәгән давыл уты , бәлки, Карлар белән эреп югалыр , Дөнья тынып калыр . Йөрәкләрдә Кавышу хисе кабат кузгалыр . Өчесенең берсе кайтмасмы дип , Син көтәрсең һаман аларны , Ишек каккан саен кочакларга Хәзерләнеп сөйгән балаңны . Көтмә инде , көтмә, изге карчык , Җир куенында ята улларың, Чәчәкләргә биреп , илгә булган Мәхәббәтле керсез уйларын . Абдулла Алиш

Слайд 25

Гадел Кутуй (1903 – 1945) … Дусларым , кардәшләрем миннән, сагынасыңмы, дип сорыйлар . Минем бугазыма төен тыгыла . Мин төенне йота-йота җавап язам: Телеграмм баганасы — олы юлга маяк ул , Сагынасыңмы дип сорыйсыз — сагынмаган кая ул ! Сагындым , бик сагындым сине, туган ил! « Сагыну », 1944 ел.

Слайд 26

Бөек Ватан сугышы башлану белән Г. Кутуй үзенең язучылык сәләтен дошманны җиңү өчен көрәшкә багышлый : патриотик шигырьләр, публицистик мәкаләләр , хикәяләр яза. 1942 елның июнендә ул үзе дә фронтка китә , Сталинградны саклаучы Дон фронтының авыр гвардия миномет бригадасы политбүлегендә хезмәт итә . Идел буендагы мәгълүм тарихи җиңүгә турыдан-туры катнашкан өчен аны « Батырлык өчен» һәм « Сталинградны саклау өчен» медальләре белән бүләклиләр. Сталинградтан соң Г. Кутуй үзе хезмәт иткән гвардия бригадасы составында Волхов, Брянск, Великие Луки шәһәрләрен азат итүдә катнаша . Авыр һәм мәшәкатьле солдат хезмәтен башкару белән бергә , ул иҗат эшен дә дәвам иттерә : фронт газеталарында хәбәрләр , мәкаләләр бастыра , әдәби монтажлар төзи , 1944 елда , Казанга вакытлыча иҗади ялга кайткач , балалар өчен « Рөстәм маҗаралары » исемле мәгълүм повестен (« хыялый роман») яза.

Слайд 27

1944 елның көзендә Г. Кутуй Беренче Белоруссия фронтында чыга торган «Кызыл Армия» газетасы редакциясенә күчерелә . Монда әдипнең күп кенә очерклары , корреспондениияләре, «Без — сталинградчылар » исемле нәсере һәм « Хәнҗәр » дигән хикәясе басыла . Шушы ук чорда әдипнең ил азатлыгы өчен көрәшүче совет солдатының изге хисләрен сәнгатьчә югарылыкта яңгыраткан атаклы « Сагыну » нәсере иҗат ителә . 1945 елның язында Г. Кутуй , сәламәтлеге бик начарланып , хәрби госпитальгә эләгә һәм, шул авыруыннан терелә алмыйча , 1945 елның 15 июнендә Польшадагы Згеш шәһәрендә вафат була . Аның мәрмәр таш куелган каберен Польша пионерлары кадерләп саклыйлар һәм яз саен аңа чәчәкләр утырталар .

Слайд 28

Туган ил И туган ил, и матур ил, Калдың бездән еракта , Калсаң да бездән еракта , Күңелдә син һәрчакта . Суың тәмле, кырың ямьле , Шифалы һаваларың, Сугышларда дан казанды Синең батыр улларың . Искә төшә җәйге таңнар... Рәхәт иде ул чаклар , Бүген дәле янадыр күк Без кабызган учаклар . Искә төшә бәйрәмнәрең, Табыннарың, казларың, Бер карауда гашыйк иткән Зифа буйлы кызларың ... И данлы ил, и шанлы ил, Син минем туган илем , Киткән чакта эчкән суың Тәме авызда минем . И туган ил, и матур ил, Нур күмә калаларың, Һәр иртә-кич сине, илем , Сагына балаларың. Безне озаткан сукмакларны Капламасын үләннәр, Яз кайтмасак , көз кайтырбыз , Сез көтегез , сөйгәннәр ! Гадел Кутуй

Слайд 29

Нур Баян (1905 – 1945) Н. Баян Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән ук фронтка китә һәм ахырга кадәр диярлек башта полк партия оешмасы секретаре, аннары дивизия газетасы редакторы һәм , ниһаять , полк командирының политик эшләр буенча урынбасары сыйфатында алгы сызыкта була . Фронттагы батырлыклары өчен ул Беренче дәрәҗә Ватан сугышы , Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә . Авыр сугыш шартларында да иҗат итүдән туктамый , патриотик шигырьләр яза, поэма һәм либретто өстендә эшләвен дәвам итә . Ләкин Җиңү көненә нибары унбиш көн кала, 1945 елның 23 апрелендә , Австрияне азат итү өчен барган сонгы сугышларның берсендә Совет Армиясе подполковнигы , шагыйрь Нур Баян батырларча һәлак була .

Слайд 30

Өч бөркет Өч туган бергә утырып , Бик озак киңәштеләр, Барачак юлларын алар Бергәләп сөйләштеләр. Чәй эчтеләр шатланышып , Аталары янында , Җир шарының зур картасы Торды алар алдында . Әйтте ата : «Чигебезгә Аяк басты еланнар , Турагыз ул шакшыларны , Сынатмагыз , оланнар , Алар шуышкан урында Корып кала игеннәр , Шиңә җирдә исле гөлләр , Агуланалар гөлләр ... Аталары өч туганга Өч юнәлеш күрсәтте, Өчесе өч юлдан чыгып Китәчәкләрен әйтте: « Алдыгызда биек таулар , Карурманнар булырлар , Каршыгызда укмалышып Шул еланнар торырлар . Мәгез,— диде ,— үткен кылыч , Еланнарны кисәргә, Мәгез сезгә акбүз атлар , Урманнарны кичәргә. Тау-ташларга карамыйча , Җиңеп алга барырсыз , Планетага , бөркетләрем, Китсен сезнең даныгыз ». Өч бертуган бертавыштан Күтәреп кылычларын : — Есть! — диделәр, Ата үпте Үзенең лачыннарын . Бу егетләр көрәшләрдә Сыналган уллар иде : Күкрәкләре орден белән Аларның тулган иде . Саубуллашып өч бертуган Юлга чыгып киттеләр, Киң урманнар , зур елгалар , Текә таулар үттеләр. Өчесе өч җирдә хәзер Атаның балалары , Һәм турыйлар бер-бер артлы Гитлерчы бандаларны . Нур Баян

Слайд 32

Нури Арсланов (1912 -1991) Шагыйрь һәм тәрҗемәче Нури Газиз улы Арсланов 1912 елның 19 сентябрендә Казакъстандагы Петропавел ( Кызылъяр ) шәһәрендә туган . 1928 елда Күкчәтау шәһәрендә җидееллык татар мәктәбен тәмамлый , аннан , укуын дәвам итү теләге белән Казанга килеп , 1928—1931 елларда сәнгать техникумының рәсем бүлегендә укый . Техникумны тәмамлагач, 1933 елның көзенә кадәр башта Татарстанның Кукмара эшчеләр поселогында , аннары Урта Азиядә рәсем-сызым укытучысы һәм Ерак Көнчыгыш шәһәрләрендә художник-бизәүче булып эшли . 1933 елның сентябреннән - балалар журналы «Пионер каләме » ( хәзерге « Ялкын ») һәм « Яшь ленинчы » газетасы редакцияләрендә рәссам хезмәтендә .

Слайд 33

1934—1936 елларда , фин сугышы башлануы сәбәпле , Н.Арслановны яңадан хәрби хезмәткә чакыралар . Ул махсус миномет батальоны составында ак финнарга каршы сугышта катнаша , сугышны фин шәһәре Сартавалада тәмамлый . Фронттан кайтып , редакциядәге эшендә ике елны тутырырга да өлгерми , сугышның тагы да афәтлерәге — Беек Ватан сугышы башлана . 1941 елның август аеннан 1946 елның июленә кадәр Н.Арсланов яңадан армия сафларында . Башта ул Ульяновск шәһәрендәге хәрби пехота училищесында укый , аннары рота командиры сыйфатында Төньяк-Көнбатыш фронтның Ржев шәһәре өчен барган канлы сугышларында катнашып , авыр яра ала һәм госпитальгә озатыла . Бөек Ватан сугышы чорындагы сугышчан хезмәтләре өчен Совет хөкүмәте аны Кызыл Йолдыз ордены (1942), « Батырлык өчен » медале белән бүләкли . Бөек Ватан сугышыннан соң Нури Арсланов ун елга якын «Совет Татарстаны » ( хәзерге « Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә — рәссам , 1964—1972 елларда «Казан утлары » журналында поэзия бүлеге мөдире булып эшли . 1972 елда ул бөтенләе белән профессиональ язучылык хезмәтенә күчә .

Слайд 34

Исән калдыр Итәгемне тетте , санап кара: Нәкъ унсигез пуля. Берәү шулай ансат исән кала, Берәү шуннан үлә... Кинәт җилен чәчләремә тидереп Уклар үтте исеп , Пилоткамны аркылыга кидереп , Ике җирдән тишеп . Кыл өстендә калдым шунча уктан . Үз-үземне тиргим : Нигә сакламадым шул пилоткам, Шинелемне мин дим . Ул чагында шатланырга моңа Вакыт булмагандыр ... Мин хәзер шат , язмыш , моннан соң да Шулай исән калдыр . Нури Арсланов

Слайд 35

Әхмәт Фәйзи (1903 – 1958) Бөек Ватан сугышы башлангач , Ә. Фәйзи Мәскәүдәге Әдәбият институтының өченче курсыннан үзе теләп фронтка китә һәм Волхов, Карелия, Дүртенче Украина фронтларында чыккан газеталарда хәрби корреспондент булып хезмәт итә . Аның иҗат уңышлары поэзия жанры белән бәйле . Ул — татар поэзиясендә интеллектуаль шигырь традицияләрен үстерүгә һәм баетуга күп хезмәт куйган шагыйрь . Аның поэзиясе заман сулышын тирән тойган , социаль яңгырашлы, публицистик рухлы сугышчан поэзия булып формалаша . «Яңа жырлар », «Көрәш бара», « Чор турында җыр », « Эзләр », « Давыл җыры », « Дулкыннар ни сөйлиләр ?» кебек җыентыкларындагы лирик һәм публицистик шигырьләрендә , « Өермәләр » (1925), «Миллион Зиннәт » (1927), « Флейталар » (1933), «Дала һәм кеше » (1933), «Кара таш ник дәшми » (1940), « Туу сулышы » (1943) кебек поэмалары һәм балладаларында бу хасиятләр бик ачык төсмерләнәләр .

Слайд 36

Лирик геройның монологы рәвешендә язылып , социалистик тормыш шартларында яңа кеше туу процессы, аның рухи дөньясындагы каршылыклы эволюцияне , көрәш кискенлеген фәлсәфи тирәнлек, эпик киңлек белән , сәнгатьчә үтемле итеп тасвирлаган « Флейталар » поэмасы гомумән татар совет поэзиясенең утызынчы еллардагы мөһим казанышларыннан берсе булып исәпләнә . Утызынчы еллардан башлап , Ә.Фәйзинең драматургия өлкәсендәге иҗат эшчәнлеге тематик һәм жанр ягыннан тагын да төрлеләнә төшә . Ул күп кенә комедияләр (« Каеннар яфрак ярганда », « Беренче елмаю », «Шәмгун Тавысов » һ. б.), сатирик пьесалар (« Төтен », « Түрәкәй »), тарихи-биографик драмалар («Тукай», «Пугачев Казанда ») иҗат итә , театр сәнгатенең синтетик төрләрен ( музыкаль комедия, опера, балет) үзләштерү юлында уңышлы адымнар ясый . 1939 елны Татар дәүләт опера һәм балет театры үзенең беренче сезонын Н. Җиһановның Ә. Фәйзи либреттосына язылган « Качкын » операсы белән ачып җибәрә . Опера Казан, Мәскәү, Ленинград театрларында гына түгел , Франция, Канада кебек чит ил сәхнәләрендә дә зур уңыш казана. Н.Җиһановның «Җәлил», М.Мозаффаровның «Зөлхәбирә» опералары , Р.Гобәйдуллинның « Кисекбаш » балеты шулай ук Ә. Фәйзи либреттосына таянып язылганнар . Ватан сугышы чорында әдип композитор Җәүдәт Фәйзи белән иҗади берлектә « Акчарлаклар » исемле музыкаль комедиясен ( беренче вариантын ) тәмамлый , ә 1947 елда аны театр өчен яңабаштан үзгәртеп эшли . Сугыштан соңгы елларда Ә.Фәйзи, драматургия өлкәсендәге эзләнүләрен дәвам итеп , әхлак мәсьәләләренә багышланган « Отышлы кияү » (1947), « Күршеләр » (1951), « Сәйдә апа » (1955) комедияләрен һәм « Рәүфә » (1957) исемле психологик драмасын яза. Театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ә. Фәйзи Татарстан АССРньщ (1953) һәм РСФСРның (1957) атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек була .

Слайд 37

Аккош Аккош йөзә, Дәрья гизә, Дулкынлатып шәүләсен. Дошманнарның Күле кипсен , Безнең диңгез шауласын . Аккош оча , Йолдыз коча , Киңлекләргә туймыйча . Без тынмабыз Дошманнарның Исемен җирдән җуймыйча . Аккош оча Ярсып , ярсып , Күкрәк биреп давылга . Без төзибез Яңа тормыш , Сер бирмичә авырга . Аккош очар Ил булып , Шаулап искән җил булып . Без яшәгәндә Ил булып , Дошман очар көл булып . Әхмәт Фәйзи

Слайд 39

Мостафин Р.Ә. Җәлилчеләр: очерклар, җәлилчеләр иҗаты. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1988. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2005. Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. 5 нче том: Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллар әдәбияты (1941 – 1960). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989. Кулланылган әдәбият


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бөек Ватан сугышы һәм язучылар

Татар халкының каһарман шагыйрьләре Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим иҗатыны багышланган әдәби кичә...

эзләнү эше - Авылдашларыбыз Бөек Ватан сугышында

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан – ел ераклаша бара. Әмма халкыбыз 1418 көн буена дәвам иткән ул коточкыч вакыйгаларны һич тә оныта алмый. Сугышта 27 миллионнан артык сов...

Дәрес эшкәртмәсе. Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында”.

Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында” темасына 6нчы сыйныфта әдәбият дәресе....

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Татар Бизнәсе авылында 1941 – 1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән авылдашларыбыз исемлеге язылган истәлек һәйкәлен ачу тантанасы эшкәртмәсе

Сценарий митинга, посвящённого открытию памятника участникам Великой Отечественной войны деревни Татарская Бездна в рамках социального проекта "Родная деревня  - татарская Бездна"....

Рәсми стиль турында презентация

Рәсми стиль (презентация). 9 нчы сыйныфларда эш кәгазьләрен өйрәнгәндә кулланыла. Һәрбер эш кәгазенең үрнәге бирелгән.Мәсәлән, беркетмә, гариза, белдерү, ышаныч кәгазе, хат, раслама язу үрнәкләре күрс...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган сыйныфтан тыш чара

    Әлеге чараның максаты - туган як турындагы белемнәрне киңәйтү һәм ачыклау, укучыларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, Татарстан тарихы, Бөек Ватан сугышы  турында беле...