Бөек Ватан сугышы һәм язучылар
план-конспект занятия (7 класс) на тему

Татар халкының каһарман шагыйрьләре Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим иҗатыны багышланган әдәби кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbi_kich_boek_vatan_sugyshy_hm_yazuchylar.doc57.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                  Әдәби кичә.

Тема :  Бөек Ватан сугышы һәм язучылар.

Максаты:   -  укучыларны Бөек Ватан сугышы чоры шагыйрьләренең иҗаты һәм тормышы белән   таныштыруны дәвам иттерү;

  • танылган әдипләрнең иҗади һәм шәхси батырлыклары турында тирәнтен белем бирү;
  • өстәмә материаллар кулланып укучыларда әдәбият белән  кызыксыну хисен үстерү;
  • үз халкың белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, А.Алиш, М. Җәлил, Ф.Кәрим портретлары, язучыларның китапларыннан күргәзмә, магнитофон.

Класс: 5-6.

Икенче слайд.

Алып баручы. Быел совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенә 65 ел тула.  Бу җиңү җиңел генә бирелмәде. Бөек Ватан сугышында күпме кешенең гомере өзелде. Алар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк. Татар язучылары да бу җиңүгә үзләренең бәяләп бетергесез өлешләрен керттеләр.

  Бүгенге кичәбездә без сезнең белән аларның берничәсенең сугыш чоры белән бәйле тормыш юлына һәм иҗатына тукталып китәрбез.

Өченче слайд.

                        Фатих Кәрим. “Ватаным өчен шигыре”

Укучы. Үзенең күпсанлы каләмдәшләре кебек, Фатих Кәрим дә Бөек Ватан сугышында шагыйрь булып кына түгел, солдат булып та катнаша. 1941нче елның ахырыннан алып 1945нче елның 19 февраленә, батырларча һәлак булуына кадәр, Ф.Кәрим Мәскәүдән алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сузылган солдат юлын уза һәм шушы көрәш юлын үз поэзиясендә соклангыч шигъри көч белән гәүдәләндерә.

Дүртенче слайд.

Укучы. Сугыштан ул сөекле хатыны Кадриягә, кызлары Ада һәм   Ләйләгә  бик күп хатлар яза. Хатларында ул фашизмга каршы корал белән дә, җыр белән дә көрәшүе турында әйтә: “Бөтен көчемне фашизмга каршы юнәлдерәм. Миллионлаган кызылармеецлар белән бергә бер сафта Бөек Ватанымның, синең, сөйгән балаларымның бәхетен даулыйм. Җырларымның ялкыннарын да ун тапкыр көчәйтеп, илем өстенә җиңү чәчәкләрен сибү көненә ышанычлы адымнар ясыйм.”

                                        Фатих Кәрим. “Сагындым” шигыре.

Укучы. Фатих Кәрим сугыш елларында чын мәгънәсендә иҗади батырлык үрнәге күрсәтә. Өч ел вакыт эчендә ул һәркайсы әдәби казаныш саналырлык 150 ләп шигырь, 8 поэма, 2 прозаик повесть, “Шакир Шигаев” исемле зур драма әсәре иҗат итә. Аларда халкыбызның күпсанлы образлары гәүдәләнә.

Укучы. Сугыш дәвамында ул ике тапкыр каты яралана, ләкин госпитальдән соң яңадан сугышка омтыла. Оста сугышуы өчен ул күп тапкыр язма котлаулар ала, фронтта рядовойдан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелә, 1945нче елның 6нчы февралендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

 Укучы. 1945нче елның 18нче февралендә Ф.Кәрим үз взводы белән соңгы сугышка керә. Взводның бу сугыштагы батырлыгы турында Ф.Кәрим хезмәт иткән частьтан Татарстан язучылар Союзына җибәрелгән хатта түбәндәге сүзләр бар: “Фатих Кәримов үзенә төп хәрби бурычны үтәү йөкләтелгәнне яхшы аңлады, ул үзенең взводы белән көчләре күп өлеш артыграк булган дошманга каршы кыю рәвештә сугышка ыргылды. Ул җитәкчелек иткән взвод дошманның көчен сындырды һәм биеклекне яулап алды. Фашист бандитлар, бу аз санлы кыюларны биеклектән куып төшерергә теләп, биш тапкыр каршы һөҗүмгә күчтеләр. Ләкин, зур югалтуларга дучар булып, артка тәгәрәделәр. 18нче февральдән 19нчы февральгә каршы бер тәүлек эчендә фашистларның 45 солдаты һәм офицеры үтерелде.120 кеше пленга алынды.”

  Укучы. Ф. Кәрим шушы сугышта һәлак була. Соңгы батырлыгы өчен аңа икенче орден – Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә.

 Шагыйрьнең бу сугышта өч тапкыр яралануы турында мәгълүмат бар. Дошман угы аны тик өченче тиюендә генә үтерә. Бу аның яшәүгә нык омтылышлы табигате турында сөйли кебек.

                                      Фатих Кәрим. “Борчылу” шигыре.

Бишенче слайд

  Алып баручы. Дошманга каршы каләм һәм штык белән көрәшкән икенче язучыбыз

      Абдулла Алиш.

  Ул 1991нче елның июль урталарында Кызыл Армия сафына алына, башына кызыл    йолдызлы пилотка, өстенә яшел гимнастерка кигән солдат Алишка әйләнә. Башта ул хәрби лагерьда сугыш белемен үзләштерә.

Укучы. Язучы Алиш кулына мылтык тоткан кызылармеец Алиш булып алгы сызыкка килә.Дошманнарга каршы батырларча сугышу өчен хәзерлек турында ул хатлар язып җибәрә:

“Бүген без барыбыз да бер профессия кешеләренә әйләндек. Безнең алга бер генә төп бурыч куелган: фашистларның арт сабагын укыту! Без барыбыз да шул теләк белән янабыз. Көчле ашкыну, сизгерлек һәм уяулык – менә бу сыйфатлар безнең сугышчыларда тулып торалар.”

Укучы. А.Алиш Брянск юнәлешендәге фронтта була. Ул 1941нче елның җәендә – иң дәһшәтле, авыр сугыш көннәрендә алгы сызыктан хатлар яза. Ул хатларның якын дусты, тарих фәннәре докторы Хөсәен Хәсәновка язылганнары аеруча игътибарга лаеклы: “Хәсән дус! Без тормышны аңлап бетермәгәнбез һәм рәхәтләнеп яши белмәгәнбез икән. Монда малайлар һәрберсе кайткач ничек тору турында хыялланалар, төш сөйләп юаналар... Өйгә унбишләп хат салдым, белмим алалар, белмим юк, бер хат та алганым да юк. Чөнки адрес үзгәрә тора. Алардан хат алсам, үзләрен күргән кебек булыр идем. Балаларымны бик сагынам, син узганда-барганда кереп хәлләрен белгәлә әле.”

Укучы.1941нче елның күңелсез көзге көннәре... Фронтта каты сугышлар бара. Брянск янында сугышлар башлана.Фашистлар танклар һәм үзйөрешле орудиеләр белән һөҗүм итәләр. Аларның атакалары кире кайтарыла.

   Сугышчылар кыска ялда. Алар арасында Алиш та бар. Ул элемтәче-радист. Алиш, мылтыгын кысып тоткан хәлдә, тирә-якка карый. Каршында янып торучы кара тәреле танклар, тау-тау өелгән немец үләксәләре, үлгән атлар, ватык туплар, автомашиналар, ертылган кара байраклар... Алиш аларга җирәнеп карый.

Укучы. Ял озакка бармый, каты сугышлар башлана. Гитлерчылар өстәмә көчләр туплап яңадан атакага күтәреләләр. Дивизия чолганышта кала. Ашарга азык-төлек, атарга патроннар бетә. Окопларда штык һәм кул сугышлары башлана. Ач һәм хәлсез сугышчыларны немецлар пленга алып, авылга куалар. Алар арасында Алиш та була.

Укучы. Абдулла Алиш фашизм тоткынлыгында  да куркып калмый, батырларча көрәшә. Никадәр кимсетүләр, кыйнаулар, янаулар... Алиш аларның барысына да түзә. Көрәш эчендә туган, үзенең гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган, әсәрләре белән укучыларны ил өчен батыр көрәшчеләр булырга рухландырган патриот язучы, батыр көрәшче  Абдулла Алиш антына тугрылыклы  булып һәлак булды. Ул фашистларның үлем лагерьларында да салкын, кысан төрмәләрендә дә бары тик иле һәм халкы турында уйлады, тоткынлыкта язган шигырьләрендә моны бөтен дөньяга ишетелерлек итеп әйтте.

                               Көрәш белән тудык, көрәш белән

                               Керәбез дә, ахры, кабергә.

                               Язган икән соңгы сулышыбызны

                               Илебез бәхете өчен бирергә!

Алтынчы слайд.

Укучы. “Ике улым бар” шигырендә Алиш үзе үлсә дә эшен дәвам итүче Алмаз һәм Айвазга мөрәҗәгать итә. Ул аларның изге атамаларына лаеклы булуын, дошман алдында каушап калмауларын, батыр булуларын, Туган илне сизгер саклауларын тели.

                                 Ике күзем минем үткен күз,

                                 Күрә кайда дошман посканын,

                                 Ике күзем кебек ике улым

                                 Сизгер саклар илнең постларын.

Укучы. А.Алишның тоткынлык чорында да шигырьләр һәм әкиятләр язуы билгеле. Аның барлыгы 12 шигыре Туган илгә кайткан. Аның башка шигырьләре һәм язмалары булуы турында да сөйлиләр. Ләкин шактый эзләнүгә карамастан, аларның язмышы әлегә билгесез хәлдә кала.

Җиденче слайд.

Укучы. А. Алиш Берлин янындагы төрмәдә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша, алар белән бергә яшерен оешмада эшли. 1944нче елның  25нче августында 11 көрәшче фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә. Алар арасында Абдулла Алиш та була.

Сигезенче слайд. 

                                             М. Җәлил. “Кичер, илем!”

Укучы. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрен үк Муса Җәлил Совет Армиясе сафларына баса. Шагыйрь үзенең үткен каләмен фашизмны тар-мар итү өчен көрәштә иң көчле коралга әйләндерә. Ул совет кешеләрен тылда да, фронтта да бөтен көчләрен дошманны җиңүгә тупларга чакыра. 1941нче ел ахырында ул нинди  генә шартларда да Ватанга булган саф мәхәббәтен пычратмаска ант итә, сөекле кызы Чулпанга дошманны җиңеп кайтырга сүз бирә:

Тугызынчы слайд.

                                 “Киттем, кызым, якты бәхетебезне

                                   Бирмәс өчен фашист кулына;

                                   Егылсам да алга егылырмын,

                                   Киртә булып дошман юлына. ”

Укучы.1912нче елның июнендә Волхов фронтындагы каты сугышлар вакытында, Муса Җәлил, авыр яраланып, аңын җуя фашистлар аны әсир итәләр.

Фашистлар үзләренең кулына атаклы татар шагыйре эләккәнен белеп, аны Берлинга озаталар.  Муса Җәлилне үзләренә хезмәт итәргә буйсындырмакчы булалар. Ул, совет пропагандасын тарату өчен үзенә мөмкинлек бирелүдән файдаланып, әсирләр арасында культура эшләре алып барырга “ризалык” бирә. Ул җыр-музыка түгәрәкләре оештырып, алар аркылы киң агитация-пропаганда эшләрен җәелдереп җибәрә, якын дусты һәм көрәштәше язучы Абдулла Алиш ярдәме белән листовкалар тарата. Бу патриотик эшне бер сатлык җан фашистларга белдерә. Муса һәм аның көрәштәшләре Берлинга озатылалар, төрмәләргә ябалар.

                                        Муса Җәлил. “Үлемгә”  шигыре.

Укучы.Фашист-бандитлар Мусаны иң начар шартларда тоталар, кыйныйлар, имгәтәләр, ләкин шагыйрьнең корыч ихтыярын сындыра алмыйлар. Ниһаять, 1944нче елның август аенда аны җәзалап үтерәләр. Ул үзенең соңгы минутында да көрәшкә чакырган җырларын җырлый:

                               “Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр

                                 Шигыремдәге изге антына

                                 Бар җырымны илгә багышладым

                                 Гомеремне дә бирәм халкыма

                                 Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

                                 Һәм үләргә кыю ир булып

                                 Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

                                Үлемем дә яңрар җыр булып.”

Укучы. М. Җәлилнең Моабит төрмәсендә язылган шигырьләренең күпчелеге әсирлеккә төшкән беренче айларда һәм шагыйрьгә үлем карары чыгарылганнан соң язылган. 1942нче елның ноябреннән 1943нче елның августына кадәр Җәлил нибары унлап шигырь яза. Ә инде 1943нче елның сентябрь –декабрь айларында ул берсеннән-берсе көчлерәк алтмыш биш шигырь яза. Тоткынлыкта язган шигырьләрен Җәлил ике блокнотка туплый.

Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле бер тоткын, ә икенчесен Моабит төрмәсендә утырган бельгияле Андре Тиммерманс алып чыга.

                                       Муса Җәлил.  “Җырларым” шигыре.

Унынчы слайд.

Алып баручы. Кичәне йомгаклап шуны әйтәсе килә: бу язучыларның шигъри иҗатлары да, солдатлар буларак батырлыклары да, батырларча үлемнәре дә үлемсезлеккә әверелде. Аларның батырлыгы, үзләре язган әсәрләргә, шигырьләр һәм поэмаларга күчеп, аларның гомерен дәвам итә.

                                     “Торыгыз, Мусалар!” җыры.

 (С.Хәким сүзләре, Җ.Фәйзи музыкасы)

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бөек Ватан сугышы елларында этләр батырлыгы. .

Рус төркемендә укучы балалар белән Бөек Ватан сугышы елларында этләр күрсәткән батырлыклар белән танышу, яңа сүзләр өйрәнү....

Бөек Ватан сугышы поэзиясендә вәгъдә, ант темасы.

Курс эше  БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ПОЭЗИЯСЕНДӘ ВӘГЪДӘ, АНТ ТЕМАСЫ....

"Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында"

Бу  материал  Бөек  Җиңүнең  70  еллыгына  багышлап  әзерләнгән  иде.  Ләкин  хәзер  дә  актуальлеген  югалтмагандыр...

Бөек Ватан сугышы чорында балалар язмышы.

“Минем беренче гомерем” истәлекләрендә шагыйрь: “Сугыш башланган төндә һәм Җиңү таңында ел саен борчылып уянам: кем алдындадыр, ни өчендер җаваплы, бурычлымын сыман. Мөгаен, һәлак булганнар алдында ал...

"Отечественная война 1812 года" ("1812 елгы Ватан сугышы")

8 класста яңа теманы өйрәнү дәресе. Схема, презентация, милли-региональ компонентлардан файдаланылды....

"Каләм белән җиңдем дошманны" Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар турында презентация

Бөек Ватан сугышның беренче көннәрендә үк татар язучыларыннан иллеләп кеше фронтка китә. Соңыннан бу сан тагын арта. Башка милләт язучылары кебек татар әдипләре дә үзләренең бөтен көчләре белән  ...