"Беренче укытучым" проекты.
план-конспект урока (9 класс)

Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл berenche_ukytuchym_proekty.docx33.27 КБ

Предварительный просмотр:

 «БЕРЕНЧЕ УКЫТУЧЫМ» ПРОЕКТЫ

(Рус мәктәбенең  рус төркеме.  IX сыйныф)

   Планлаштырылган нәтиҗәләр:     

Шәхескә кагылышлы: укытучы һөнәренә мәхәбәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләүне дәвам итү.

Метапредмет нәтиҗәләре:

танып белү УУГ: төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эшли; кирәкле информацияне туплый,  үзләштергән белемне куллана; логик фикерли белү.

комуникатив УУГ: үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә; башкаларны ишетә һәм тыңлый; төркемнәрдә эшли белү.

регулятив УУГ: мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын, максатын, бурычларын билгели;  үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү, үзара килешү.

Предмет буенча: Фәнис Яруллин турында сөйли; сорауларга җавап бирә белү;  беренче укытучыга кагылышлы лексиканы сөйләмдә куллану.

Максат: Беренче укытучы турында укучылар белән проект төзү.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

1) Беренче укытучыга кагылышлы материалларны өйрәнү.

2) Темага кагылышлы биремнәрне үтәү.

Кыскача аннотация: 9 нчы сыйныфлар белән үткәрелгән әлеге проект укучыларның мөстәкыйль эшчәнлекләрен оештыруны, эзләнү барышында төрле чыганакларга таянып эшләүләрен күз алдында тота.

Дәрес төре: дәрес- проект (укучылар төремнәрдә беренче укытучылары турында проект төзиләр һәм яклыйлар)

Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру.

Кулланылган алымнар: әңгәмә,  өлешчә эзләнү, диалог, акыл штурмы, төркемнәрдә эшләү, сүзлек  эше, җыр тыңлау, тәрҗемә күнегүләре,  проек яклау.

Җиһазлау: фоторәсемнәр, аудиоязма, презентация, проектор, җөмләләр язылган карточкалар.

                                                        Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты. Мотивлаштыру. (1 нче слайд)

-Кыңгырау шалтырады,

Без утырдык дәрескә.

Китап, дәфтәрләр әзер

Тотынабыз без эшкә!

  • Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! Хәлләрегез ничек? Яхшы кәеф белән дәресебезне башлыйбыз!  Бер- берегезгә карагыз, елмаегыз!
  1. Актуальләштерү. (2 нче слайд)

Узган дәрес материалын искә төшерү.

  • Укучылар, узган дәресне искә төшерү өчен безгә тактага карарга кирәк. Тактада сүзләр, хәрефләр буталган. ( у, р, н, к,и,т;   а, р, я, и, м;  у, т, у, к, ч, ы;  и, н, л, и, д, в, а)

         -Нинди сүзләр бар? Бу сүзләр нинди шагыйрь турында?  Фәнис Яруллин кем? Ул кемнәр өчен яза? Армиядә ул нишли?  Аның нинди шигырен укыдыгыз? Фәния Яруллин бу шигырьдә кем турында яза?

          Кабат искә төшерәбез һәм җырны тыңлыйбыз. (3 нче слайд) (Фәнис Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” җырын тыңлау. Тактада сүзләре.) Җырда укытучы нинди? (Укытучы күндәм, галим, сабыр, гадел)

III. Максат һәм теманы ачыклау.

  • Бик дөрес, укытучы тагын нинди була? (Әйбәт, ягымлы, таләпчән, беренче, яраткан)
  • Дәрес темасы ничек булыр һәм нинди максат куябыз? Мин сезгә беренче укытучыгызның фоторәсемен, аның турында информация (мәгълүмат), мәктәп турында рәсемнәр  алып килергә куштым. ( 4 нче слайд)
  •  (Дәрестә укытучылар турында сөйләшербез, сүзләрне кабатлыйбыз, беренче укытучыны искә төшерәбез. ) 
  • Бүген без төркемнәрдә эшлибез. Сезнең алда чиста ватман,  рәсемнәр, җөмләләр белән карточкалар, шигырьләр. Чыннан да, укытучылар төрле була. Алар турында күбрәк белер өчен, без  беренче укытучы турында  проект эшләрбез. Бүген безнең проект- дәрес. Нәрсә ул проект, кем белә? Русча әйтә аласыз. ( 5 нче слайд)
  • Тактага карагыз! Бүген дәрестә үз эшегезгә билге куярга ярдәм итәр.

Дәрестә “5” ле – төркемдә һәр укучы эшли, дөрес җавап бирәләр, проект матур.

Дәрестә “4” ле – төркемдә аерым укучы гына эшли, җавапларда 1-2 хата бар.

Дәрестә “3” ле-  төркемдә бер укучы гына эшли, башкалар эшләми, хаталар күп.

         -Шуңа күрә һәр укучы проектта катнашсын, “5” ләр алсын, дип телим.

Проблемалы сорау кую: Ни өчен беренче укытучы күбрәк истә кала һәм кадерле була?

Аңлатмалы сүзлектән укытучы сүзенә аңлатма бирү.

         -Укытучы кеше кем ул?  Аңлатмалы сүзлекләрне алыгыз, табып чиста карточкага языгыз. (Укытучы мәктәптә, уку йортларында белем бирүче ,акыл бирүче, өйрәтүче, остаз.) ( 6 нчы слайд)

       -Укучылар, безгә беренче укытучы турында сөйләр өчен, сүзләрне искә төшерергә кирәк. (Тактада сүзлек эше үткәрелә. Гадел, сабыр, кешелекле, хезмәт сөючән, таләпчән.) (7-8 слайдлар)

      - Ә хәзер тактага карагыз! (9 нчы слайд)

 - Рәсемдә кемнәр бар? Балалар кая баралар? Укучыларны мәктәптә кем каршы ала? Беренче укытучы турында нәрсә әйтә аласыз, ул нинди?

  1. Проектны тормышка ашыру.

        -Ә сезнең беренче укытучыгыз кем, аның исеме ничек? Әйдәгез чиста ватманны алыгыз, беренче укытучыгызның рәсемен  ябыштырып куегыз, исемен языгыз. Сүзлектән алган информация белән һәр төркем проектка  3 сүздән торган исем уйлый һәм матур итеп языгыз. (Минем беренче укытучым. Беренче укытучым- кадерлем. Беренче укытучым- өйрәтүчем. һ.б.)

       -Булдырдыгыз! Дәвам итәбез. Укучылар, беренче укытучы турында сөйләр өчен безгә  татарча матур җөмләләр кирәк. Һәр төркемдә   карточкалар бар, 4 җөмлә төзергә кирәк. Нинди төркем җөмләләрне тизрәк төзи? Бу җөмләләрне сез проектта куллана аласыз.

( Мин беренче укытучымны ...

... чөнки ул язарга, укырга өйрәтте.

Ул балаларны ...

шуңа күрә мин дәрескә яратып йөрдем.

 ... яратам.

... яхшы кешебулырга өйрәтә.

Безнең дәресләр бик күңелле булды,

Беренче укытучы бик кадерле,)

(Ахырдан тактага ( 10 слайд) дөрес җөмләләрне чыгарабыз.)

        -Бик яхшы! Сезнең алдыгызда   укытучы турында татар шагыйрьләренең шигырьләреннән өзекләр. Алар безгә укытучы образын ачар, проектны бизәр өчен  өчен кирәк. Эти стихи понадобятся, чтобы раскрыть образ первого учителя. Укыгыз, тәрҗемә итегез.

1

Хәреф, сүз, җөмләләрне

Укытучым безгә өйрәтте.

Дәресләрдә шигырьләрне

Туган телдә  сөйләтте.

3

Укытучысыз кеше булмый,
Ул - һава кебек кирәк.
Укытучың булмаганда
Тибүдән туктый йөрәк.

( Раил Гатауллин.)

2

Үзе шундый сөйкемле,

Нәкъ әнием шикелле

Шат йөзле укытучым,

Күңелемә иң якын

Кеше ул шуның өчен.

Ул — минем укытучым!

(Хәкимҗан Халиков.)

4

Ләкин миннән бик күп алда килеп,

Хуш киләсең, әйдэ, әйдә диеп.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Укытучы апам көткәнен. 

 (Энҗе Мөминова.)

        -Сорауларга җавап бирегез! Беренче шигырьдә  нинди укытучы? Ни өчен шулай уйлыйсың? Ул  нәрсә өйрәтте? Икенче шигырьдә  укытучы  безгә якын? Өченче шигырьдә   ни өчен укытучысыз кешегә авыр? Дүртенче  шигырьдә  ни өчен укытучы апа мәктәпкә иртә килә?

       - Һәр төркем бер шигырьне сайлап ала, кисеп, ватманга ябыштырып куя. Төркемнән  бер укучы 1-2 җөмлә белән  бу укытучы турында әйтә.

       -Дәвам итәбез. Укытучылар турында күбрәк белер өчен, әйдәгез “Акыл штурмы үткәрәбез! Нинди төркем тизрәк фикерен әйтә. ( 11 нче слайд)

1. Беренче укытучы ...  була. (Әйбәт, гадел, ягымлы, яшь)

2. Укытучы  һәрвакыт  матур ... . (Киенә, яза, сөйләшә)

3. Минем беренче укытучымның исеме ... . (...)

4. Без аларны бәйрәмнәрдә ... . (Чакырабыз,онытмыйбыз, котлыйбыз.)

5. Беренче укытучы әни кебек ... . (Якын, кадерле.)

Ял минуты. Без сезнең белән хәзер ял итәбез.

  • Дәвам итәбез.(12 нче слайд) Беренче укытучы образын ачар өчен, безгә секвейн булышачак. Ә хәзер  һәр төркем укытучы турында  үрнәк ярдәмендә секвейн яза.
  1. Тема -предмет. (Укытучы.)
  2. Признак, признак. (Ягымлы, таләпчән.)
  3. Действие, действие, действие. (Укыта, өйрәтә, эшли.)
  4. Фраза- отношение к теме. (Укытучы-иң якын кеше.)
  5. Вывод- суть к теме. (Укытучыларны хөрмәт итәргә кирәк!)

-Укучылар, сез бик тырыш. Әйдәгез, Журналист булып алыйк. Һәр төркем икенче төркемгә беренче укытучылары турында  ике сорау бирә.

  • Бик яхшы, мин хәзер сезнең укытучы турында сөйләрлек  белемнәр җитәрлек, дип уйлыйм. Я думаю, что у вас теперь достаточно знании, что бы рассказать про своего первого учителя.
  • Башта минем сезгә үземнең беренче укытучым турында сөйлисем килә. (Тактада ( 13 нче слайд) тексты.  Минем беренче укытучымның исеме Халима Фагалевна. Ул бик әйбәт укытучы. Ана 22 яшь иде. Ул мине укырга, матур язарга өйрәтте. Беренче укытучым авыр минутта ярдәм итте.

          Мин аны хөрмәт итәм.)

         -Укучылар һәр төркем беренче укытучы турында 4-5 җөмләдән текст төзи, матур итеп ватманга яза.

  1. Проектны яклауга әзерлек һәм яклау.
  • Рәхим итегез, такта янына төркем белән чыгыгыз. Беренче укытучыгыз  турында сөйләгез.
  1. Рефлексия.

        -Әйдәгез, дәрес башында биргән сорауга җавап бирегез инде . Ни өчен беренче укытучы күбрәк истә кала һәм кадерле була? (Беренче укытучы истә кала, чөнки укырга, язарга өйрәтә. Кадерле була, чөнки ярдәм итә, ярата, әни кебек якын...)

- Әлбәттә, бик дөрес. Бик матур проектлар. Хәзер үз эшегезгә билге куегыз!

Дәрестә “5” ле – төркемдә һәр укучы эшли, дөрес җавап бирәләр, проект матур.

Дәрестә “4” ле – төркемдә аерым укучы гына эшли, җавапларда 1-2 хата бар.

Дәрестә “3” ле-  төркемдә бер укучы гына эшли, башкалар эшләми, хаталар күп.

Өй эше: 1. Нинди укытучы образы булган әсәрләр беләсез? ( 14 нче слайд)

2. Беренче укытучыга 3 сорау бирегез.

3.Беренче укытучыгызга  Соңгы кыңгырау бәйрәменә чакыру языгыз, рәхмәт әйтегез. ( 15 нче слайд)

-«Һөнәрләр күп, кем булсаң да

Табиб, эшче, очучы,

Тик онытма бернәрсәне

Юл күрсәтә укытучы!»- дигән сүзләр белән дәресне тәмамлыйсым килә.

Чыннан да, киләчәккә юл күрсәтүче  беренче укытучыгызны онытмагыз!

  • Сау булыгыз!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Термодинамиканың беренче законы. Презентация

Термодинамиканың беренче законы. Презентация...

К.Тинчурин "Мәдрәсәдә беренче көн" хикәясенә анализ

7 нче класста К.Тинчуринның "Мәдрәсәдә беренче көн" хикәясен өйрәнү дәресе презентациясе...

Минем беренче укытучым

Беренче укытучы турында инша...

Беренче сыйныфның рус төркемендә лексик күнекмәләр формалаштыру дәресе конспекты.

Беренче сыйныф укучылары сабыйлыктан чыгып бетмәгән нәниләр булса да, аларны укырга өйрәтү мөһим. Яза да белмәгән рус телле балаларга татар телен өйрәтү бик авыр. Һәрбер яңа сүзне аларның хәтер сандыг...