Сәләтле балаларны олимпиадага әзерләү. Җыентык. 2021-2022 нче уку елы
статья

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы

рәхим итегез

Скачать:


Предварительный просмотр:

Сәләтле балаларны

туган телдән (татар теленнән)

  олимпиадага әзерләү

Татарстан Республикасы

Яшел Үзән муниципаль районы

гомуми белем бирү оешмалары

укытучылары методик берләшмәсенең

эш тәҗрибәсеннән

 2021-2022 уку елы

«Сәләтле балаларны туган (татар) теленнән олимпиадага әзерләү» җыентыгы гомуми белем бирү мәктәпләренең 4 нче сыйныфында белем алучы сәләтле балаларга татар теленнән олимпиадага әзерләнергә ярдәм итү максатыннан төзелде. Бу җыентык уку-укыту стандартларына, мәктәп программаларына нигезләнгән, эчтәлеге укучыларны актив эшчәнлеккә, иҗади фикерләүгә, эзләнүгә, татар теленнән белемнәрне үстерүгә, баетуга юнәлдерелгән олимпиада биремнәре һәм сорауларыннан гыйбарәт. Хезмәт 4 нче сыйныф укучылары, укытучылары, класс җитәкчеләре, әти-әниләренә тәкъдим ителә.


Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль турына әзерлек биремнәре №1

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл – 56

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Җөмләдәге нечкә сузык авазларның саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

    Бер кискән ипи кире ябышмый.  (Мәкаль)

        а) 4;        

        ә) 7;

        б) 3;

        в) 10.

2. Аваз белән хәреф саны тигез булган сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) аръяк;

        ә) кыю;

        б) ялкын;

        в) табигать.

3. Парсыз яңгырау тартык авазларның саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) 4;

        ә) 5;

        б) 6;

        в) 7.

4. Ясалма нигезле сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) таш;

        ә) ташчы;

        б) ташка;

        в) ташта.

5. Антонимнар дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) авырый, чирли;

        ә) кара, кара;

        б) күк, җир;

        в) бала, сабый.

6. Парлы сүз кулланылган мәкаль дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) Бит күрке - күз, тел күрке - сүз. 

        ә) Ир - баш, хатын - муен. 

        б) Китап — белем чишмәсе.

        в) Дус - ишле булыйм дисәң, кинә тотма.

7.  Мәкальдәге калын хәрефләр белән бирелгән исемнең килеше дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Суның кадере чишмә корыгач беленә.

        а) баш килеш;

        ә) юнәлеш килеше;

        б) төшем килеше;

        в) иялек килеше.

8.  46 санының төзелеш ягыннан төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) тамыр;

        ә) кушма;

        б) парлы;

        в) тезмә.

9.   Боерык фигыль кулланылган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

        а) Сукыр күп күрер, саңгырау күп ишетер. (Мәкаль)

        ә) Тамчы кечкенә генә — таш тишә. (Мәкаль)

        б) Җете кызыл тиз уңа. (Мәкаль)

        в) Утсыз төтен булмый.  (Мәкаль)

10. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат кергән җөмләне билгелә. (2 балл)

а) Хәзер кояшның нурлары салкынрак.

        ә) Әллә ничек салкынча быелгы яз.

        б) Салкын кышның көннәре кыскарып бара.

        в) Салих чишмәдән сап-салкын су эчеп куйды.

II. Башыгызны эшләтегез.

        Сүзләрнең антоним парларын языгыз. (10 балл)

        Арзан – .....................                         Уңай – ...........................

        Сирәк – .....................                         Киң – .............................

        Текә – ........................                        Тирән – ..........................

        Ябык – .......................                         Җавап – .........................

        Зыян – .........................                         Аерма – ..........................

III.Теоретик бирем.

Зат алмашлыклары турында белгәннәрегезне языгыз, фикерегезне мисаллар ярдәмендә дәлилләгез. (8 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

  1. Табышмакны укыгыз, җавабын языгыз. (1 балл)

Аягы юк − китәр,
Җибәргән җиргә җитәр,
Кушкан йомышны үтәр.

  1. Йомышны сүзенә аваз-хәреф анализы ясагыз. (5 балл)
  2. Ерак шәһәрдә яшәүче дус кызыңа 10-12 җөмләдән торган сәлам хаты яз. (12 балл)

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль турына әзерлек биремнәре №2.

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл – 56

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Сузык авазны белдерә торган хәрефләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.          (2 балл)

        а) 12;

        ә) 13;

        б) 24;

        в) 28.

2. Сүзләрнең дөрес язылышын күрсәтегез. (2 балл)

            а)  берюлы, аряк, елязма, төняк

            ә)  беръюлы, аръяк, елъязма, төнъяк

            б)  берьюлы, аръяк, елъязма, төньяк

            в)  бер юлы, ар як, ел язма, төн як

3. Мәкальдәге ябык иҗекләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

    Яхшы булсаң сөярләр, яман булсаң төярләр. (Мәкаль)

а) 4;

        ә) 6;

        б) 10;

в) 9.

4. Хәрефләр белән авазлар саны тигез булмаган сүзне билгеләгез. (2 балл)

    Шулчак су буена зәңгәр канатлы Күбәләк килеп чыккан.

а) чыккан;

ә) килеп;

б) шулчак;

в) буена.

5. Җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең нинди җөмлә кисәге икәнлеге дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Яңгыркаем, яу, яу

Игеннәр дә күп булсын,

Сыерлар да тук булсын –

Безгә катык, сөт булсын!        

        а) эндәш сүз;

        ә) ия;

        б) хәбәр;

        в) аергыч.

6. Җете зәңгәр сыйфатының дәрәҗәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) гади дәрәҗә;

        ә) чагыштыру дәрәҗәсендә;

        б) артыклык дәрәҗәсендә;

        в) кимлек дәрәҗәсендә.

7. Антонимнар кулланылган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

а) Күрше тавыгы каз хәтле, йомыркасы баш хәтле. (Мәкаль)

        ә) Көн — эш өчен, төн — ял өчен. (Мәкаль)

        б) Аз сүзле аз оялыр. (Мәкаль)

        в) Ачы булса да, дөресен сөйлә. (Мәкаль)

8. Чыгыш килешенең сораулары дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) кемнән?

        ә) кемнән? нәрсәдән?

        б) кемнән? нәрсәдән? каян?

        в) кемнән? нәрсәдән? каян? кайдан?

9. Орфография фәне нәрсәне өйрәнә? (2 балл)

           а) дөрес әйтелешне

           ә) дөрес язылышны

           б) авазлар системасын

           в) сүзлек составын

10. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

       Кешегә баз казыма — үзең төшәрсең. (Мәкаль)

        а) үткән заман хикәя фигыль;

        ә) киләчәк заман хикәя фигыль;

        б) хәзерге заман хикәя фигыль;

        в) сыйфат.

II. Башыгызны эшләтегез.

Мәкальләрне дәвам итегез. (10 балл)

Кем эшләми, шул ... .

Кешене күзәт, үзеңне  ... .

Агач җимеше белән, кеше ... белән данлыклы.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз ... булсын.

Ата-ананы тыңлаган — ... булган, тыңламаган — ... булган.

III. Теоретик бирем.

Фигыльнең зат – сан белән төрләнеше турында мисаллар китереп языгыз. (8 балл)

IV. Гамәли –иҗади бирем.

Бәтиләр

Үсә безнең фермада                                 — Сезгә ничә яшь? — дигәч,

Бик күп нәни бәтиләр.                         Аңламыйлар бәтиләр:

— Бә! — диләр. — Бә! — диләр,                 — Бә! — диләр. — Бә! — диләр,

Башка бер сүз әйтмиләр.                         Башка бер сүз әйтмиләр.

— Ничек исемнәрегез? —                         — Шәл бәйләргә йон безгә

Дип сорагач, бәтиләр:                         Бирегезче, бәтиләр!

— Бә! — диләр. — Мә! — диләр.                    — Бә! — диләр, - Мә! — диләр

Башка бер сүз әйтмиләр.                         Бөдрә тунлы бәтиләр.

(Әминә Бикчәнтәева)

1. Тунлы сүзенә аваз-хәреф анализы ясагыз. (5 балл)

2. Бәтиләргә хас 10 сыйфат языгыз. (5 балл)

3. Шигырьнең эчтәлеген 10 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (10 балл)

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль турына әзерлек биремнәре №3.

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл- 56

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Татар алфавитында хәрефләр  саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) 12

б) 38

в) 33

г) 39

2. Ике авазны белдергән хәрефне билгеләгез. (2 балл)

а) г

б) д

в) а

г) й

3. Авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк булган сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) сәламәт, сәяхәт;

б) тояк, төен;

б) давыл, дөнья;

г) чуар, чәүкә.

4. Ясалма сүзләрдән торган сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) көймә, сыйныф;

б) кояшлы, каенда;

в) бакчачы, тозлы;

г)  яфраклар, имәнлек.

5. Алынма сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) баскыч;

б) җиләк;

в) чиләк;

г) мәкалә.

6. Сүз ясагыч кушымча ялганган сүз язылган  рәтне билгеләгез.  (2 балл)

а) самолёт;

б) сулык;

в) көнбагышны;

г) җир җиләге.

7. Төшем килешенең сораулары дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) кем? нәрсә?

б) кемне? нәрсәне?

в) кемдә? нәрсәдә? кайда?

г) кемгә? нәрсәгә?

8. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль кушымчалары булган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) –ачак/-әчәк;

б)  - де/де;

в) –әр/-ар;

г)  -ган/-гән.

9. Бирелгән мәкальдәге төшеп калган сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

    Кош канаты белән, кеше ... белән көчле.

а) башы;

б) кулы;

в) дусты;

г) эше.

10. Билгеле бер максатка ирешү өчен тырышучы. (2 балл)

а) язучы;

б) көрәшче;

в) ветеран;

г) патриот.

II. Башыгызны эшләтегез.

Башкача ничек әйтеп була? (10 балл)

Букча- ...

Мөгаллим - ...

Кардәш - ...

Арык - ....

Ирексез  -...

III. Теоретик бирем.

Фигыльнең заман белән төрләнеше турында белгәннәрегезне языгыз. Мисаллар белән дәлилләгез. (8 балл)

IV. Гамәли –иҗади бирем.

1. Җәя эчендәге сүзләрне дөрес итеп языгыз, сүз төркемнәрен билгеләгез. (5 балл)

Әйдә уйнарга, (аяз),

Бүген көн матур, (аяз).

Исеме аның (иркә),

Үзе дә ул бик (иркә).

2. Бу сүзләр нинди сүзләр? (1 балл)

3.  “ Ял көнендә”  дигән темага 6-8 җөмләдән торган бәйләнешле текст языгыз. (12 балл)

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль турына әзерлек биремнәре №4.

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл – 57

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Нечкә әйтелешле сүзне табыгыз: (2 балл)

а) сөлге;

б) буран;

в) яңгыр;

г) агач;

2. Юлдан юлга күчереп булмаган сүзләр рәтен табыгыз: (2 балл)

а) яка, сөяк, нәкъ, утын;

б) балык, кояш, бал, урындык;

в) шәһәр, авыл, тузан, куян;

г) аю, дөя, дөнья, озын.

3. Баш хәрефтән языла алмый торган барлык хәрефләр дә күрсәтелгән рәтне билгеләгез.

(2 балл)

а) ъ, ь;

б) ъ, ь, ң;

в) ъ, ь, җ;

г) ъ, ь, җ, һ.

4. Тамырдаш сүзләрне күрсәтегез: (2 балл)

а) керән, керсез, керпе;

б) карга, карлы, кардан;

в) көй, көйле, көйгән;

г) басма, баскыч, бастырык.

5. Мәкальдәге ачык иҗекләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

    Кунак булсаң, тыйнак бул.

а) 2

б) 3

в) 1

г) 6

6. Җөмләдәге сыйфатлар саны дөрес күрсәтелгән рәтне тап. (2 балл)

   Озын ак сакаллы, кечкенә буйлы бер карт, зонтигының очы белән комга нәрсәдер  

   сызгалап, эскәмиядә утыра иде.

а) 3

б) 2

в) 6

г) 5

7. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат кулланылган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

        а) Бәла бәхеттән тизрәк йөри. (Мәкаль)

        б) Саулык - иң зур байлык. (Мәкаль)

     в) Ике яңа дустан бер иске дус яхшырак. (Мәкаль)

        г) Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс. (Мәкаль)

8. Төшем килешендәге ул алмашлыгы күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) аның;

б) аңа;

в) сезгә;

г) сиңа.

9.  Кайсы пар синоним була алмый? (2 балл)

а) баш салу – авыру;

б) авызга су кабу – дәшмәү;

в) табан ялтырату – качу;

г) колак салу – тыңлау.

10. Тиңдәш кисәкләре булган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Куян кыска соры йонын койган, аңа озын ак йон үсә башлаган.

б) Тәрбияле бала ашаганда һич ашыкмас, икмәк валчыкларын читкә төшермәс, ашны ашъяулыкка һәм үзенең киемнәренә түкмәс...

в) Ат-ат уйнаганда энем ат була, мин дилбегә тотам.

г) Самовар, җырлый-җырлый, өстәлгә килеп басты.

II. Башыгызны эшләтегез.

Күпнокталар урынына һ яки х хәрефләрен куеп языгыз. (10 балл)

...әйкәл, ...алык, шә...әр, ...ат,...өрмәт, ...ава,  бә...ет, ...өкем, ...өнәр, си...ерче.

III. Теоретик бирем.

Сыйфат дәрәҗәләре турында белгәннәрегезне языгыз. Мисаллар белән дәлилләгез.

(8 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

Икмәкнең валчыгы да бездән олы, коеп ашама. (Мәкаль)

1. Валчыгы сүзенә аваз-хәреф анализы ясагыз. (5 балл)

2. Икмәк турында 2 мәкаль языгыз. (2 балл)

3. “Икмәкнең кадерен бел” темасына 8-10 җөмләдән торан хикәя төзеп языгыз. (12 балл)

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль турына әзерлек биремнәре №5.

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл – 60

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Җөмләдәге саңгырау тартык авазларның саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.

(2 балл)

    Бергәләшеп уйный башласак — чыдап кына тор! (Җ. Дәрзаман)

а)7;

б) 8;

в) 9;

г) 10.

2. Ясалма нигезле сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) сүз;

б) сүзлек;

в) сүздә;

г) сүзсез.

3. Болар нинди сүзләр? (2 балл).

     Алма – алма, тиен – тиен, басма – басма, яз – яз

а) синонимнар;

б) антонимнар;

в) омонимнар;

г) тамырдаш сүзләр.

4.  Җөмләдә калын хәреф белән бирелгән сүз ның ясалышы ягыннан төрен билгеләгез. 

 (2 балл).

Нарат җиләге йөзем җиләге шикелле сабакка тезелеп үсә бит ул! (Э.Касыймов)  
а) тамыр сүз;

б) ясалма сүз;

в) кушма сүз;

г) тезмә сүз.
5. Татар алфавитындагы ике хәрефнең берсе – татар телендә, икенчесе – рус телендә сүз башында килә алмый. Болар нинди хәрефләр? (2 балл).

а) ң,ь;

б) ң,ъ;

в) ы,ң;

г) һ,ң.

6. Мәкальнең хәбәре нинди сүз төркеме белән белдерелгәнен билгеләгез. (2 балл).

    Әйткән сүз — каккан казык.

а) исем;

б) сыйфат;

в) фигыль;

г) рәвеш.

7. Мәкальдә кулланылган хикәя фигыльләрнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Тырышкан табар, ташка кадак кагар. 

а) билгесез киләчәк заман хикәя фигыль, юклыкта;

б) билгеле киләчәк заман хикәя фигыль, юклыкта;

в) билгесез киләчәк заман хикәя фигыль, барлыкта;

г) билгеле киләчәк заман хикәя фигыль, барлыкта.

8. Җөмләдәге калын хәреф белән бирелгән сыйфатның дәрәҗәсен билгелә. (2 балл)

Алмалар бик пешкән, татлы, сусыл җимешләр иде.

а) гади дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе;

в) кимлек дәрәҗәсе;

г) артыклык дәрәҗәсе.

9. Җөмләнең иясе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

    Малайның әнисе кояш белән бергә торган, кояш белән бергә яткан.

а) малайның;

б) әнисе;

в) кояш;

г) бергә.

10. ь  билгесе кайсы очракта аеру вазыйфасын башкара? (2 балл)

      а)  ниһаять;

      б)  көньяк;

      в)  ямьле;

      г)  сәнгатьле.

II. Башыгызны эшләтегез.

Җәя эчендәге сүзләргә кушымчалар өстәп языгыз, килешләрен күрсәтегез. (12 балл)

(Авыл) сагыну, (агач) ясалган, (җәй) иртә, (урам) уйнау, (укучы) фикере, кәкре (каен) терәтү.

III. Теоретик бирем.

Сүз ясалышы турында белгәннәрегезне языгыз. Мисаллар белән дәлилләгез. (8 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

  1. Табышмакның төшеп калган хәрефләрен куеп, җәяләрне ачып, күчереп языгыз.

(3 балл)

К...штә башын(да) төпл... т...ргәк,
Аңа ...әр өй(дә) ...өрмәт,
Һәркемгә(дә) иң кирәк.

  1. Һәркемгә сүзен төзелеше ягыннан тикшерегез. (5 балл)
  2. Сез нинди китаплар укырга яратасыз? Китап уку — иң яхшы белем алу темасына 8-10 җөмләдән торган хикәя төзеп языгыз. (12 балл)

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль турына әзерлек биремнәре №6.

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл – 56

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Кайсы сүздә [ г ] авазы әйтелә? (2 балл)

 а) сагыну;

 б) горур;

 в) гадел;

 г) гүзәл;

 2. Бер генә иҗектән торган сүзне табыгыз? (2 балл)

      а) уй;

      б) алма;

      в) черки;

      г) яка.

3. Кайсы рәттәге сүзләрдә [w] авазы әйтелә? (2 балл)

      а) Вәли, савыт, тавык, валчык;

      б) вагон, витамин, вокзал, ваза;

      в) җавап, витрина, волейбол, Салават;

      г) веранда, вакыт, паровоз, каравыл.

4. Татар телендә ничә сузык аваз бар? (2 балл)

     а) 10;

     б) 11;

     в) 12;

     г) 9.

  1. Җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

     Ни чәчсәң, шуны урырсың. (Мәкаль)

а) хикәя;

б) сорау;

в) боеру;

г) тойгылы.

6. “Аерым сүз яки җөмләгә нинди дә булса мәгънә төсмере бирә торган сүзләр ....... дип атала”. Нинди сүз төркеме турында сүз бара? (2 балл)

а) алмашлык;

б) кисәкчә;

в) бәйлек;

г) фигыль.

7. Сүзләрне тәрҗемә итәргә ярдәм итүче сүзлек: (2 балл)

  а) синонимнар сүзлеге;

  б) орфографик сүзлек;

  в) татарча-русча сүзлек;

  г) антонимнар сүзлеге.

8. Җөмләдә сүзтезмәләр санын билгеләгез. (2 балл)

Көзге урман төрле төсләргә бизәлде.

а) 2;

б) 3;

в) 4;

г) 1.

9. Хаталы сүзне күрсәтегез. (2 балл)

а) кәгазъ;

б) мәсьәлә;

в) игълан;

г) Яхъя.

10. Тамырдаш сүзләр булган рәтне табыгыз. (2 балл)

а) белемнең, белемнәр, белеме;

б) бел, белем, белемле, белгеч;

в) беләм, белдем, беләбез;

г) белемле, белемлеләр, белемлеләргә.

II. Башыгызны эшләтегез.

Бу әсәрләрне кемнәр язган? (8 балл)

“Өч кыз”,  “Суык бабай”, “Светофорның өч күзе”, “Алмачуар”.

III. Теоретик бирем.

Тартык авазлар турында белгәннәрегезне языгыз. (8 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

1. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең ясалышы ягыннан төрен билгелә. (3 балл)

Безнең илдә һәр бала

Уйнап-көлеп йөрсен дип,

Хәвеф-хәтәр күрмәсен,

Тыныч булып үссен дип,

Көрәшкән чакта бабам,

Әни

Нәкъ минем яшьтә булган,

Рәсем ясап, хат язып,

Бабама салып торган.

2. Яшьтә сүзенә аваз-хәреф анализы ясагыз. (5 балл)

3. “ Бөек җиңү көне ”  дигән темага кечкенә күләмдә 8-10 җөмләдән торган  сочинение языгыз. (12 балл)

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль турына әзерлек биремнәре №7.

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл – 56

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1.  Кайсы рәттә сүзләр алфавит тәртибендә язылган? (2 балл)

а) чөгендер, кәбестә, суган, кишер;

б) кәбестә, кишер, суган, чөгендер;

в) кишер, кәбестә, суган, чөгендер;

г) кәбестә, кишер, чөгендер, суган.

2. Нечкә сузыклар гына булган сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) чия, күлмәк, чиләк, кибет;

б) сыерчык, көзге, курчак, яфрак;

в) белем, салкын, колын, йозак;

г) көмеш, йолдыз, җепшек, бишек.

3. Саңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез. (2 балл)

а) һава;

б) китап;

в) бабай;

г) күпер.

4. Мәкальдә төшеп калган антонимнар рәтен тап: “ ... сөйлә, ... тыңла”. (2 балл)

а) озын - кыска;

б) аз - күп;

в) яхшы - начар;

г) ялган - дөрес.

5. Күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүзтезмәне табыгыз. (2 балл)

а) киң болын;

б) киң юл;

в) киң күңел;

г) киң бүлмә.

6. Тойгылы җөмлә нәрсәне белдерә? (2 балл)

а) хәбәрне

б) сорауны

в) көчле тойгыны

г) дөрес җавап юк

7. Чыгыш килешендәге исем кергән сүзтезмәне аерып күрсәтегез. (2 балл)

а) тынычлыкны ярату

б) кырларда йөрү

в) бакчага бару

г) күршесеннән сорау

8. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны табыгыз. (2 балл)

а) кап-кара

б) зәңгәрсу

в) җитезрәк

г) ямьле

9. Үткән заман хикәя фигыль кергән җөмләне табыгыз. (2 балл)

а) Алар инде әллә кайчан дуслаштылар.

б) Төзүчеләр биш катлы йорт җиткерәләр.

в) Малайлар кызып-кызып бәхәсләшәләр.

г) Бу агачлар тиздән җимеш бирерләр.

10. Кыш ерткыч җәнлекләргә дә тынычлык бирми җөмләсендә ерткыч сүзе нинди сүз төркеменә карый? (2 балл)

а) исем

б) алмашлык

в) сыйфат

г) сан

II. Башыгызны эшләтегез.

Боерык фигыльнең юклык формасы белән туры килә торган  Татарстандагы шәһәр исемен яз. Татарстанда тагын нинди шәһәрләр бар? (10 балл)

III. Теоретик бирем.

Сузык авазлар турында белгәннәрегезне языгыз. (8 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

  1. Табышмакны укыгыз, җавабын языгыз. (1 балл)

Елгада су акканда

Эшсез без — ял итәбез.

Елга бозга әйләнгәч,

Без йөгереп китәбез.

2. Елгада сүзенә аваз-хәреф анализы ясагыз. (5 балл)

3. Кыш көне нинди уеннар уйнавыгыз турында 8-10 җөмләдән торган бәйләнешле текст языгыз. (12 балл)

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль турына әзерлек биремнәре №8.

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл – 64

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Җөмләдәге яңгырау тартык авазларның саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.

(2 балл)

Төлке баласы Шаян кошлар сайравына уянды. (Ф. Зариф)

а)12;

б) 11;

в) 10;

г) 9.

2. Мәкальдәге калын хәрефләр белән бирелгән исемнәрнең килеше дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Дөресне ялган бервакытта да җиңмәс.

а) иялек килеше;

б) чыгыш килеше;

в) төшем килеше;

г) юнәлеш килеше.

3. Тойгылы җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Тукта, исмә, җил.

б) Их, кичә генә әле февраль иде!

в) Әллә инде килеп тә җиттеләр?

г) Көзен арыш каерылып уңган.

4. Нокталар урынына  куела торган кушымчаны билгеләгез. (2балл)

Туган тел... кадерләгән халык кадерле булыр. (Мәкаль)

а) – нең;

б) – гә;

в) – дән;

г) – не

5. Иҗекләргә дөрес бүленмәгән сүзләр рәтен билгеләгез. (2балл)

а) ку-ак-лар-ны, сө-е-неч-ле, сан-нар-дан;

б) кол-ын, уз-а-быз, ку-ыш;

в) о-ча-лар, я-шен-ле, юр-ган;

г) хә-реф-ләр, ял-кын-лы, чө-ген-дер-дә.

6. Җәенке җөмләгә бирелгән дөрес аңлатманы билгеләгез. (2 балл)

а) баш кисәкләрдән генә торган җөмлә;

б) ике гади җөмләдән торган кушма җөмлә;

в) бер яки берничә иярчен кисәге булган җөмлә;

г) иясе яки хәбәре генә булган җөмлә.

7. Парлы сүзләрдән генә торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) савыт-саба, ир-ат, җил-яңгыр;

б) Агыйдел, бүген, кулъяулык;

в) җир җиләге, үги ана яфрагы, туган тел;

г) комлык, энә карагы, ислемай.

8. Бирелгән җөмләдән ясагыч кушымча ярдәмендә ясалган сүзне табыгыз.(2 балл)

Бу елганың ике ярын да таллык камап алган.

а) елганың;

б) таллык;

в) камап;

г) алган.

9. Сүзләрнең мәгънәсен белергә ярдәм итүче сүзлекне билгеләгез. (2 балл)

а) татарча-русча сүзлек;

б) орфографик сүзлек;

в) аңлатмалы сүзлек;

г) орфографик сүзлек.

10. Күчерелмә мәгънәдәге сүзтезмәне билгеләгез. (2 балл)

а) каты кул;

б) каты җир;

в) каты ипи;

г) каты урындык.

II. Башыгызны эшләтегез.

Күпнокталар урынына Н яки Ң хәрефләрен куеп языгыз. (10 балл)

        Уры...га, я...адан, боры...гы, салы...кы, и...емдә, муе...га, басы...кы, сө...ге,  ты...гысыз, бәрә..ге, иртә...ге, ты...гысыз, я...абаштан, күтәре...ке.

III. Теоретик бирем.

Исем сүз төркеме турында белгәннәрегезне языгыз. Мисаллар белән дәлилләгез.(8 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

  1. Төшеп калган тыныш билгеләрен куегыз. (6 балл)

Юлдаш булып йөр дуслык

Илче булып кил дуслык

Һәрбер өйгә кер дуслык

Безнең белән тор дуслык

Дуслык дуслык чын дуслык (Э.Шәрифуллина)

  1. Дуслык турында 3 мәкаль языгыз.(5 балл)
  2. Юлдаш сүзенә аваз-хәреф анализы ясагыз. (5 балл)

4. “Дустыңның да бардыр үз гадәте” дигән темага  8-10 җөмләдән торган  инша яз.  (10 балл)

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль турына әзерлек биремнәре №9.

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл – 62

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Борын авазлары саны дөрес күрсәтелгән рәтне табыгыз. (2 балл)

Хәзер мин Актырнакны ныграк яратам. (Җ. Дәрзаман)

А) 2;

Б) 4;

В) 6;

Г) 5.

  1. Алфавит тәртибендә язылган сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) тарак, урак, Хәмит, циркуль;

б) лимон, кабак, җимеш, мәтрүшкә;

в) алтын, Гомәр, юрган, Минзәлә;

г) ишәк, капка, Уфа, велосипед.

  1. Саңгырау тартыклардан гына торган сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) арба, бүре, бозау, миң;

б) чәкчәк, кояш, китап,

в) пешекче, сыер, фатир, хәрәкәт;

г) юлчы, себерке, алка, йомырка.

  1. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең килеше дөрес күрсәтелгән рәтне

билгеләгез. (2 балл)

Минем апам зур шәһәрдә яши.(Н.Кәримова)

а) иялек килеше;

б) урын-вакыт килеше;

в) төшем килеше;

г) чыгыш килеше.

5. Фигыль сүз төркеменә хас төрләнеш күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) килеш, тартым, заман белән;

б) заман, зат-сан, барлык-юклык белән;

в) килеш, тартым, сан белән;

г) дәрәҗә, заман, зат-сан белән.

6. Җөмләдәге тиңдәш кисәкләрне билгеләгез. (2 балл)

     Аларның иң матуры, иң нәфисе, ханбикәсе Гөлгүзәл исемле гөлчәчәк булган.

(С. Гаффарова)

а) Гөлгүзәл, гөлчәчәк;

б) иң матуры, иң нәфисе, ханбикәсе;

в) иң матуры, иң нәфисе;

г) ханбикәсе, исемле.

7. Антонимнар булган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) озын, биек;

б) калын, тар;

в) тигез. шома;

г) йошак, каты.

8. Бирелгән мәкальдәге калын хәреф белән язылган сүзләрнең грамматик үзенчәлекләре дөрес күрсәтелгән рәтне табыгыз. (2 балл)

Юрганыңа күрә аягыңны сузасың. 

а) килеш, сан, тартым;

б) килеш, зат-сан, тартым;

в) тартым, дәрәҗә, сан;

г) килеш, зат-сан, барлыкта-юклыкта.

9. Парлы сүз кулланылган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Шундый зур, алыптай гәүдәсе аңа бик җитез булырга комачауламый.(Н.Хәкимуллин)

б) Мондый күлләр Днепр тирәсендәге һәрбер авылның күрке санала. (К.Нәҗми)

в) Атна-ун көн эчендә яз дөньяны үзгәртеп куйды. (Г.Ахунов)

г) Кәли белән Булат бер бик матур чишмә буена килнп чыктылар. (Г.Сабитов)

10. Тамырдаш сүзләр рәтен билгеләгез . (2 балл)

а) урман, урманнар, урманга, урманнан;

б) кар, карлы, карсыз, карны;

в) чәчәк, чәчне, чәчле, чәчкә;

г) җил, җилле, җилсез, җилләт.

II. Башыгызны эшләтегез.

Татар балалар язучыларын һәм шагыйрьләрен санап чыгыгыз. (10 балл)

III. Теоретик бирем.

Сан сүз төркеме турында белгәннәрегезне языгыз. Мисаллар белән дәлилләгез.(8 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

Көн дә күн...гүләр ясыйм,                         Көч-...итезлек бәйгесендә

Гер күтәрәм, ту... тибәм.                    ...шләрем уңмаса да,

Ша...атмассыз, әгәр мәш...үр                 Ша...атмассыз, димен, хәер,

Чемпион чыкса миннән.                         Чемпион булмасам да. (Г. Морат)

  1. Шигырьнең төшеп калган хәрефләрен языгыз. (5 балл)
  2. Бәйге сүзенең синонимын языгыз. (2 балл)
  3. Чемпион сүзенә аваз-хәреф анализы ясагыз. (5 балл)
  4. Нинди спорт төрләрен яратуың һәм кызыксынуың турында 10 җөмләдән торган хикәя яз. (12 балл)

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль турына әзерлек биремнәре №10.

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл – 57

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Татар телендә генә булган тартык авазлар рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) [җ], [ң], [һ];

б) [җ], [щ ], [һ];

в) [ң], [ә], [һ]

г) [в], [м], [ч]

2. Меңьеллык сүзендәге авазлар санын билгеләгез. (2 балл)

а) 8;

б) 9;

в) 7;

г) 10.

3. Юклыкта килгән фигыль кулланылган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Атна-ун көн эчендә яз дөньяны үзгәртеп куйды. (Г.Ахунов)

б) Мондый күлләр Днепр тирәсендәге һәрбер авылның күрке санала. (К.Нәҗми)

в) Шундый зур, алыптай гәүдәсе аңа бик җитез булырга комачауламый.(Н.Хәкимуллин)

г) Кәли белән Булат бер бик матур чишмә буена килнп чыктылар. (Г.Сабитов)

4.  Җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең килешен билгеләгез. (2 балл)

Быелгы яз Айнур белән Алсуга көтелмәгән шатлыклар алып килде. (Т.Әйди)

а) төшемкилешендә;

б) чыгыш килешендә;

в) иялек килешендә;

г) юнәлеш килешендә.

5. Төрләндергеч кушымчалы сүзләр булган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) мәктәпкә, балаларны, ишектән;

б) сусыл, урындык, умартачы;

в) наратлык, күңелле, авылдаш;

г) бабайлар, тормышчан, курайсыз.

6. Эндәш сүзгә билгеләмә дөрес бирелгән сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) предметны белдерә;

б) предметның санын, исәбен белдерә;

в) предметның билгесен белдерә;

г) сөйләм төбәп әйтелгән предметны яки затны белдерә

7. Боеру җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Их, ул ипинең тәмлелеген белсәң икән!

б) Кырларда игеннәр өлгерде.

в) Игенчеләр уракка төштеләр микән?

г) Икмәкнең бөртеген дә әрәм-шәрәм итмәгез!

8. Нокталар урынына ъ хәрефе языла торган сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

 а) табигат..., сәгат..., дөн...я;

 б) бер...юлы, көн...як, аш...яулык;

 в) ям..., юн..., яш...;

 г) вәг...дә, нәк...,  кул...югыч.

9. Алыма сүз кергән җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Урман-кырлар күксел томанга төренде.

б) Мишәдә без эре алабугалар,чабаклар каптырабыз.

в) Юл буйларында җир җиләге кызарып пешкән.

г) Кәрим белән Азат кичә озак кына футбол уйнадылар.

10. Рәвеш сораулары язылган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) кем? нәрсә?

б) нинди? кайсы?

в) ничек? кайчан? күпме? никадәр?

г) нишли? нишләгән? нишләр?

II. Башыгызны эшләтегез.

Табышмакларның җавапларын табыгыз. (10 балл)

  1. Яз килсә киенә,                                4. Югалткан әйберең түгел, −

 Көз килсә чишенә. (... )                            Эзләмичә тапмыйсың. (...)

  1. Аягы юк − китәр,                                5. Сакаллы килеш туа, берәү дә
    Җибәргән җиргә җитәр,                                 гаҗәпләнми. (...)
    Кушкан йомышны үтәр.(...)
  2. Үзе туңа, өйгә керми,
    Үзе җылый да җылый. (...)

III. Теоретик бирем.

Кисәкчәләр турында нәрсәләр беләсез? Шул хакта языгыз. (8 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

 Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

  1. Дөньяда сүзенә аваз-хәреф анализы ясагыз. (5 балл)
  2. Ямь сүзенең синономын языгыз. (2 балл)
  3. Татар халкының үзең яраткан милли бәйрәме турында 10 бәйләнешле җөмлә яз.

(12 балл)

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль турына әзерлек биремнәре №11.

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл – 57

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

  1. [гъ] авазы әйтелгән сүзне билгеләгез. (2 балл)

а) сәгать;

б) гөмбә;

в) сигез;

г) глобус.

2. Сүзләр алфавит тәртибендә язылган сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) сарымсак, юлчы, кишер, алма;

б) орлык, эремчек, ылыс, слива;

в) утын, абага, Ватан, дөя;

г) максат, парта, Сөн, халык.

3. Мәкальдәге нечкә сузык авазларның саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Дусты күп кеше – дала, дусты юк кеше – уч төбе.

а) 5;

б) 7;

в) 6;

г) 3.

4. Комачауламый сүзенең иҗекләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне табыгыз. (2 балл)

а) 5;

б) 6;

в) 3;

г) 7.

5. Кушымчалар дөрес ялганган рәтне табыгыз (2 балл)

а) Чирәмләр, шәмләр, борынлар;

б) Сандугачлар, бүреләр, елганы;

в) чәчәклэр, бөҗәклэр, таякка;

г) томаннан, куанды, киәчәк.

6. Әдәплерәк сыйфатының дәрәҗәсен билгеләгез. (2 балл)

а) гади дәрәҗә;

б) кимлек дәрәҗәсе;

в) артыклык дәрәҗәсе;

г) чагыштыру дәрәҗәсе.

7. Җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең килешен билгеләгез. (2 балл)

Шул ике тау арасындагы киң басуны күрәсезме?

а) төшем килешендә;

б) чыгыш килешендә;

в) иялек килешендә;

г) юнәлеш килешендә.

8. Җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез. (2 балл)

    Уң җиңемне карагыз: менә бит ул гармун кебек җыерылган.(әкият)

а) хәзерге заман хикәя фигыль;

б) үткән заман хикәя фигыль;

в) киләчәк заман хикәя фигыль;

г) боерык фигыль.

9. Җәенке җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Әнием – пешекче.

б) Агач биек.

в) Салкын су ага.

г) Әлфия, Гөлфия – укучылар.

10. Синоним сыйфатлар булган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) ак, кара;

б) усал, явыз;

в) тиз, әкрен;

г) арый, тала.

II. Башыгызны эшләтегез.

Шигырьне игътибар белән укыгыз, эчтәлеген 6-7 җөмлә ярдәмендә текст итеп языгыз.

(7 балл)

Тиен

Урманда бер зур койрыклы                 Агачлардан агачларга

Җитез тиен                                         Сикереп үтә,

Агач башларында яши                         Чикләвекләр ашап шунда

Кышын-җәен.                                 Гомер итә. (Әнәс Кари)

III. Теоретик бирем.

Җөмлә турында белгәннәрегезне языгыз. (8 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

Бу дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: бере ата, бере ана, бере карендәш. (Мәкаль)

  1. Карендәш сүзенә ававз-хәреф анализы ясагыз. (5 балл)
  2. Сыйфатларны күчереп языгыз. (5 балл)
  3. Гаиләгез турында 10 җөмләдән торган хикәя төзеп языгыз. (12 балл)

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль турына әзерлек биремнәре №12.

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл – 56

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Ашъяулык сүзендәге авазлар санын билгеләгез. (2 балл)

а) 8;

б) 9;

в) 7;

г) 10.

2. Нечкә әйтелешле сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) кысла, буа, песи, чеби;

б) керпе, китап, сөяк, машина;

в) әкият, кәбестә, тишек, өлеш;

г) корыч, буяу, яңгыр, сары.

3.  Өч иҗектән орган сүзне билгеләгез. (2 балл)

а) ашамлаклар;

б) очышка;

в) яшьлек;

г) кашык.

  1. Ясагыч кушымчалы сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) матур, күңелле, шук, ташлы;

б) карт, усал, тырыш, яшел;

в) эшчән, якташ, уйчан, серле;

г) идәнгә, кәҗәкәй, сусыл, барган.

  1. 5. Хәрефләр саны авазлардан күбрәк булган ссүзне билгеләгез. (2 балл)

а) Яхъя;

б) юына;

в) Тәлгать;

г) җыела.

6. Тиңдәш хәбәрле җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Әтием дә, әнием дә, апаларым да Равилне мактап башыннан сөяләр.

б) Без бер вакытта туктап калабыз, шаярмаска сүз бирәбез.

в) Ат-ат уйнаганда энем ат була, мин дилбегә тотам.

г) Ул башын артка чайкалдырып чаба, гел яхшы ат кебек.

7. Җөмләнең иясе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Балаларны дәү әниләре өчпочмак белән сыйлый.

а) балаларны;

б) дәү әниләре;

в) әниләре;

г)өчпочмак.

8. Җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Менә хәзер рәхәтләнеп тамак ялгыйм!

а) хикәя;

б) сорау;

в) боеру;

г) тойгылы.

9. Чыгыш килешендәге зат алмашлыкларын билгеләгез. (2 балл)

а) мин, сез, ул;

б) минем, сезнең, аның;

в) миннән, сездән, алардан;

г) миннән, сездән, аннан.

10. Тоткынлык сүзенең синонимы булган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Яңгырдан соң дымсу җирдә үләннәр бик тиз шытып чыга.

б) Шушы йортта бик матур кеп-кечкенә ике песи баласы торган.

в) Муса Җәлил Бөек Ватан сугышында каты яраланган хәлдә әсирлеккә эләгә.

г) Бүреләр ауга көтү белән чыгалар.

II. Башыгызны эшләтегез.

Түбәндәге сузләрне дөресләп языгыз. (10 балл)

Вакыт вакыт, яңа баштан, бер тавыштан, берсе көн, сүнәр сүнмәс, бу ел, бер юлы, кич кырын, тегеләй болай, бу көн, ялан аяк.

 

III. Теоретик бирем.

Үткән заман хикәя фигыль турында языгыз, бер фигыльне зат-сан белән төрләндерегез.

(8 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

1. Табышмакны укыгыз, җавабын языгыз. (3 балл)

Елмый агай елмаеп боз эретә.

2. Эретә сүзенә аваз-хәреф анализы ясагыз. (3 балл)

3. Сез башкаларга нинди сәләтегез турында сөйли аласыз? Шул хакта 8-10 җөмләдән торган хикәя языгыз. (12 балл)

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль турына әзерлек биремнәре №13.

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл – 60

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Җөмләдәге нечкә сузык авазларның саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Ялганчының дөрес сүзенә дә ышанма. (Мәкаль)

а) 8;

б) 4;

в) 7;

г) 6.

  1.  Сөенечле сүзендәге хәрефләр һәм авазлар саны дөрес күрсәтелгән  рәтне билгеләгез.

(2 балл)

а) 8 хәреф, 8 аваз;

б) 8 хәреф, 9 аваз;

в) 8 хәреф, 7 аваз;

г) 9 хәреф, 8 аваз.

3. Күчерелмә мәгънәдәге сүзтезмәне билгеләгез. (2 балл)

а) кадак кагу;

б) җәймә кагу;

в) ишек кагу;

г) йөрәк кагу.

4. Мәкальдә кулланылган сыйфатларның дәрәҗәләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Аз эш күп сүздән яхшырак. (Мәкаль)

а) гади дәрәҗә;

б) чагыштыру дәрәҗәсе;

в) артыклык дәрәҗәсе;

г) кимлек дәрәҗәсе.

5. Сүзләр алфавит тәртибендә язылган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а)  Идел, Кама, Днепр, Мишә;

б) Алмачуар, Караборын, Йонлач, Сөтлебикә;

в) Булат, Зилә, Наил, Фаил;

г) Алабуга, Зәй, Минзәлә, Әлмәт.

6. Бирелгән сүзләрнең кайсы сүз төркеменә караганлыгын билгеләгез. (2 балл)

     кына, генә, ук, ич, нык, бит

а) алмашлыклар;

б) бәйлекләр;

в) кисәкчәләр;

г) бәйлек сүзләр.

7. Өченче зат  берлек сандагы тартым кушымчасы ялганган сүзнең дөрес язылышын күрсәтегез. (2 балл)

    а)  халыкы;

    б)  халыгы;  

    в)  халкы;

    г)  халыклары.

8. Ясалма сыйфат кергән җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Кичен Гөлчәчәк бакчадагы чәчәкләргә, кыярларга һәм помидорларга су сипте.

б) Алсуның бабасы алтын куллы.

в) Кеп-кечкенә оныгы нинди дәү булып үсеп җиткән бит!

г) Зәйнәп әби камыр куйды, иртәгә ул оныгын гөбәдия белән сыйлар.

9. Хикәя җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Йоры күмәч һаман тәгәрәгән дә тәгәрәгән.

б) Исәнме, Йомры күмәч, син нинди гүзәлсең!

в) Нәрсәдән пешерим соң?

г) Син мине ашама, Аю дус.

10. Сүзләрне юлдан-юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез. (2 балл)

      а)  шо-мырт, дөнь-я, а-лар-га, тәкъ-дим, ре-во-лю-ци-я;

      б)  шо-мырт, дөнь-я, алар-га, тәкъ-дим, ре-во-лю-ция;

      в)  шо-мы-рт, дөнь-я, алар-га, тәкъ-дим, ре-во-лю-ци-я;

      г)  шо-мырт, дөнья, алар-га, тәкъ-дим, ре-во-лю-ция.

II. Башыгызны эшләтегез.

Бу фразеологик әйтемнәрне аңлатып языгыз. (10 балл)

Бармакка бармак сукмый-________________________________

Чүп өстенә чүмәлә - ____________________________________

Кирәкле кишер яфрагы - _________________________________

Cукыр бер тиен - _______________________________________

Тәгәрмәчкә таяк тыгу - __________________________________

III. Теоретик бирем.

Җөмлә кисәкләре турында белгәннәрегезне языгыз. Мисаллар китерегез. (8 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

  1. Бер баганага — язучыларның, икенчесенә композиторларның исем-фамилияләрен языгыз. (5 балл)

Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Габдулла Тукай, Фәнис Яруллин, Галимҗан Ибраһимов,

Нәҗип Җиһанов, Абдулла Алиш, Александр Ключарев.

  1. Шагыйрь сүзенә аваз-хәреф анализы ясагыз. (5 балл)
  2. Соңгы укыган китабыгыз турында 10 җөмләдән торган хикәя языгыз. (12 балл)

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль турына әзерлек биремнәре №14.

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл – 60

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Сузык авазны белдерә торган хәрефләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.

(2 балл)

а) 12;

б) 13;

в) 24;

г) 28.

2. Яңгырау тартык авазлардан гына торган сүзне табыгыз. (2 балл)

Елга тирән һәм бик киң икән. (Халык әкиятеннән)

а) елга;

б) тирән;

в) һәм;

г) киң.

3. Нокталар урынына куела торган кушымчаларны билгеләгез. (2 балл)

Акыл...  кадере әдәп белән,
Куәт...  кадере сәләт белән. (Мәкаль)

а) - ны, -не;

б) – лы,-ле;

в) – ның, -нең;

г) – га, -гә.

4. Мәкальдәге калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрнең үзенчәлекләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

     Укысаң белерсең, укымасаң бөләрсең. (Мәкаль)

а) хәзерге заман хикәя фигыль, II зат берлек санда, барлыкта;

б) боерык фигыль, II зат берлек санда, барлыкта;

в) киләчәк заман хикәя фигыль, II зат берлек санда, юклыкта;

г) киләчәк заман хикәя фигыль, II зат берлек санда, барлыкта.

5.  Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Балыкчылар ломнар, балталар эләктерәләр дә тизрәк балыкларны коткарырга ашыгалар. (Н.Сладков)

а) тамырдаш сүзләр;

б) синонимнар;

в) искергән сүзләр;

г) омонимнар.

6. Җөмләдә калын хәреф белән бирелгән сүзнең нинди җөмлә кисәге булуын билгеләгез. 

(2 балл)

   Белем — нур, белмәү — хур. (Мәкаль)

а) ия;

б) хәбәр;

в) аергыч;

г) эндәш сүз.

7.  Төшем килешендәге исемне билгеләгез. (2 балл)

а) трамвайдан;

б) Маратның;

в) кибеткә;

г) кушымчаларны.

8. Кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр арасына куела торган тыныш билгесен күрсәтегез. (2 балл)

а) нокта;

б) өтер;

в) сорау билгесе;

г) сызык.

9. Мәкальдә кулланылган сыйфатларның дәрәҗәләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Турылык иң яхшы хәйлә. (Мәкаль)

а) гади дәрәҗә;

б) чагыштыру дәрәҗәсе;

в) артыклык дәрәҗәсе;

г) кимлек дәрәҗәсе.

10. Тәртип саннары гына булган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) өчәр, егермешәр, бишәү, алты;

б) тугызынчы, утызынчы, йөз дә беренче, унҗиденче;

в) сигезәү, алтмышлап, ике мең,  егерме дүртенче;

г) кырык тугыз, биш, сиксәненче.

II. Башыгызны эшләтегез.

Түбәндәге сүзләрнең синонимнарын табыгыз. (10 балл) 

кырыс –                                   һәвәскәр –

гамьсез  -                                ихлас –

сыйрак -                                  ишәя –

бәя -                                         шелтәләү –

III. Теоретик бирем.

Сүз ясалышы турында белгәннәрегезне языгыз. (8 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

Хәтер. Бу сүзне син, кадерле дускай, өлкәннәрдән еш ишетәсең. Ләкин кайвакыт әлеге сүзнең мәгънәсен, асылын аңлап, төшенеп җиткермисең. Кайчакта аңлыйсың да кебек...(З.Хөснияр)

  1. Кайвакыт сүзенә аваз-хәреф анализы ясарга. (5 балл)
  2. Өлкәннәрдән сүзен төзелеше ягыннан тикшерергә.(5 балл)
  3. Хәтереңдә калган бер күңелле вакыйга турында 10 җөмлә язара. (12 балл)

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль турына әзерлек биремнәре №15.

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл – 57

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Тамыры саңгырау тартыкка беткән исемнәр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) үләнгә, гомердән;

б) ачкычка, шкафтан;

в) хатка, айдан;

г) сүзгә, тарактан.

2. Сингорманизм законына буйсынмаган сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) кыңгырау, бәрәңге;

б) вәгъдә, вәкил;

в) сәлам, гадел;

г) чәчәк, бәләкәй.

3. Тамырдаш сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) кар, карга, карый;

б) сүзлек, сүзле, сүзчән;

в) кит, китап, китапханә;

г) җәй, җәймә, җәя.

4. Татар теленә рус теленнән кергән сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) ылыс, яфрак;

б) мәсьәлә, кагыйдә;

в) самавыр, чәйнек;

г) тәлинкә, яулык.

5. Тамыры яңгырау тартыкка беткән исемнәр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) кызда, һөнәрне;

б) болытта, сарайны;

в) тиендә, көрәкне;

г) кашта, валчыкны.

6. Иялек килешендәге исем белән төзелгән сүзтезмәне билгеләгез. (2 балл)

а) кибеттән чыктык;

б) урманга барабыз;

в) картада сурәтләнгән;

г) кызымның күлмәге.

7. Кушма җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Авылда яшәгән Шәрифулла бабай алтын куллы.

б) Ул яшь чагында урманчылыкта эшләгән.

в) Сап-сары булган өчен, без этебезгә Сарбай дип исем куштык.

г) Җәй җитте, болында балалар тавышы яңгырап тора.

8. “Ерак түгел моңаеп утыра ромашка кызы.” җөмләсендә түгел кисәкчәсе нинди төсмер өсти: (2 балл)

а) көчәйтү төсмере;

б) чикләү төсмере;

в) тизлек төсмере;

г) инкяр итүне.

9. Нисби сыйфатлар рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) кышкы, ямьле;

б) усал, юмарт;

в) зәңгәр, кыска;

г) ачы, йомшак.

10. Парлы сүз кулланылган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Минем басмадан егылып бата язганым да булды.

б) Нәҗип сандугачның балалар чыгарганын күрми калды.

в) Иртә-кич салкын җил исә.

г) Тар гына сукмактан малайлар, кызлар кайтып баралар.

II. Башыгызны эшләтегез.

Мәкальләрдәге төшеп калган саннарны дөрес итеп урнаштырыгыз. (5 балл)

Балага ... кәнфит бирсәң, .... сорар.

... кат әйткәнче, ... кат эшләп күрсәт.  

... тулмый көч булмый.

... кат үлчә, ... кат кис.

Саннар: җиде, бер, йөз, өчкә, бер, бер, икенчесен

III. Теоретик бирем.

Фигыль сүз төркеме турында языгыз. Мисаллар китерегез. (10 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

Мин сәгать теле кебек йөгерә-йөгерә таралып яткан уенчыкларны җыям. Тузан суырткычны да эшкә җиктем: өй буйлап икәүләшеп йөрдек. Бар дөнья ялт итте! Шул арада әнием чалбарымның тишек кесәсен дә тегеп куйган. Кайдан вакыт тапкандыр? 

(З. Хөснияр)

1. Уенчык сүзенә аваз-хәреф анализы ясагыз. (5 балл)

2. Суырткычны сүзен төзелеше ягыннан тикшерергә. (5 балл)

3. Өйдә әти-әниләрегезгә ничек ярдәм итүегез турында 8-10 җөмләдән торган хикәя төзегез. (12 балл)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Олимпиадага әзерләндерү планы

Районда үткәреләсе олимпиадага әзерләнү өчен...

Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез

10-11 сыйныф укучыларына республикакүләм  татар теле олимпиадасына әзерләнү өчен тестлар...

Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез

Лексикологияне кабатлау өчен  тестлар...

Укучыларны олимпиадага әзерләү

Олимпиада школьников представляет собой интеллектуальное соревнование между учащимися, увлеченными определенной сферой знаний....

Олимпиадага әзерләнү (телдән сөйләү)

рәсемнәргә таянып,телдән сөйләү өчен...

Татар теле һәм әдәбият фәненнән сәләтле укучыларны олимпиадага әзерләү буенча «юл картасы»

                          мәктәптә сәләтле балалар белән эшләү системасын формалаштыру...

Олимпиадага әзерләнәбез.2 нче сыйныф

Олимпиадага әзерләнәбез.2нче сыйныф...