Повторение пройденного за год.
план-конспект урока (5 класс)

Урок повторения по родному  (татарскому) языку в 5 классе. Задания составлены по всем разделам программы 5 класса. Урок-повторение рассчитано на 45 минут.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл el_buena_utknnrne_gomumilshterep_kabatlau.docx22.43 КБ

Предварительный просмотр:

Зәй муниципаль районы

аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта белем  мәктәбе

Туган телдән (татар теленнән)  дәрес планы

(5 нче сыйныф,татар төркеме)

                                             

Зәй,2021

Дәреснең темасы: Ел буена үткәннәрне кабатлау

Дәреснең тибы: Кабатлау-йомгаклау дәресе

Максат:

1. Фонетика,графика,орфография терминнарын аңлап   куллануны камилләштерү. Сөйләмдә аваз һәм хәрефләрне куллануны ныгыту.

 2.   Укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр дәлилли белү күнекмәләрен, әдәби иҗади фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкны үстерү өстендә эшне дәвам итү; мөстәкыйль эшчәнлекне үстерү.

 3.Тел үзенчәлекләрен   өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет универсаль уку гамәлләре:

Регулятив УУГ: укучы максат куярга өйрәнә, максатка ирешүне планлаштыру, аның чараларын таба белү мөмкинчелеге ала, үзбәя куя.

Танып белү УУГ: укучы дәреслек кулланып, сорауларга җавап бирә, үз фикерен исбатлый ала.

Коммуникатив УУГ: парларда эшли, иптәшләрен тыңлый.

Төп төшенчәләр: Алфавит, сузык авазлар, хәрефләр, иҗек, басым, сингармонизм законы.

Җиһазлау: «Татар теле» дәреслеге, рус телендә  төп гомуми белем бирү  оешмалары өчен дәреслек  (татар телен туган тел  буларак  өйрәнүче укучылар өчен),  Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К.Һадиева, Г.В.Һадиева, Казан,  «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты, 2017нче ел, презентация Power Point .

Дәрес барышы

  1. Оештыру этабы.  (Уңай психологик халәт тудыру)

Исәнмесез, хәерле көн укучылар ! Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтә, диләр. Әйдәгез әле бер-беребезне яңа көн белән котлап, матур сүзләр әйтик.  

    -Иртә таңнан балкып чыккан

     кояш та сезгә бары шатлык  китерсен,  

йөзегездәге елмаюлар беркайчан да

сүнмәсен, сүрелмәсен.

Менә шундый  матур теләкләр белән дәресебезне башлап җибәрәбез .

  1. Белемнәрне актуальләштерү. 

 Хәзер сүзлек диктанты язып алыйк.

Кар бөртекләре, болытлы көн, саф һава, кар могҗизалы,  шыгырдый, энҗе бөртекләрен охшаган, тәңкә кар, буран котыра. 

Кайсы сүзләрне язу авырлык тудырды? (Бер-береңнең эшен алмашып тикшерү)

Димәк, без сүзләрне дөрес язарга, дөрес әйтергә дә өйрәндек.

Бүген нинди уку мәсьәләсе куябыз? Кабатлау.

-Бик дөрес, балалар, бүгенге дәресебез чыннан да, кабатлауга багышлана.

-Ә бу максатка ирешү өчен без нәрсәләр эшләрбез?(укучыларның җаваплары)

Табышмакларга җавап табыгыз:

Авыл башында нәрсә бар? (А авазы)

Кыш уртасында нәрсә була? (Ы авазы)

А, Ы нинди авазлар? Димәк, без эшне сузык авазларны кабатлаудан башлыйбыз.

Дәреслек белән эш: 138 нче бит, 366 нчы күнегү.

Нәрсә ул ирен гармониясе?

 -Сингармонизм законына нинди сүзләр буйсынган ?

 -Нәрсә ул сингармонизм законы? (укучыларның җаваплары)

Бирем: бирелгән җөмләләрдән ирен гармониясенә буйсынган сүзләрне   3 баганага бүлеп языгыз.

 

Калын сүзләр                  

Нечкә сүзләр        

Сингармонизмга буйсынмаган сүзләр

Табышмаклар:

Дәрес башында нәрсә ишетәбез? (Д авазы)

Шәһәр уртасында нәрсә бар? (Һ авазы)        

Д, Һ нинди авазлар? (укучыларың җаваплары)

Тартык авазларны кабатлау.

Татар телендә ничә тартык аваз бар?        Алар нинди төргә бүленә?        Ничә парлы тартык бар? Ике аваз белдергән хәрефләр нинди? Укучыларның җаваплары).

Нәтиҗә ясау.

3.Уку мәсьәләсен чишү:

-Төркемнәрдә эш:

1нче бирем. Бирелгән сүзләрдә ничә хәреф, ничә аваз бар?

Яңа, юкә, эш, мәсәлән, ерагаю, янә, юка, алмаз, тәэмин, суган, якынаю, кәгазь, игълан.

2 бирем.Дәреслекнең 155 нче битендәге 357 нче күнегүдән ике аваз белдергән хәрефләр кергән сүзләрне генә табып языгыз.

3 нче бирем. Әйтелешендә сузыклар гармониясе сакланган сүзләрне беренче, сузыклар гармониясе сакланмаган сүзләрне икенче баганага языгыз.

Табак-савыт, табигать, талиб, такмакчы, тасма, умарталык, фаҗигале,  кием-салым.

4 нче бирем. Яңгырау (саңгырау) тартыклардан гына, яңгырау һәм саңгырау тартыклардан торган сүзләрне өч баганага аерып языгыз.

 Бала, китап, хөрмәт, уйнап-көлеп, шапшак, язгы, кышкы, агай, хисап, гомер, дөнья,  төпчек,  урман, балыкчы,  учак,  башваткыч, тәнәфес, зинһар

  1. Рефлексия  этабы.

-Нәрсә эшләргә тиеш идек?

- Ничек эшләдек?

 - Нинди нәтиҗә ясадык?

(укучыларның җаваплары)

 Дәрестә алган белемнәрегезгә нигезләнеп өй эшен дә уңышлы үтәп чыгарсыз дип уйлыйм.

 Бәяләү.

 Билгеләр кую.

5.  Өй эше

-Укучылар, сезгә сайлап алырга 2 төрле өй эше тәкъдим ителә.

1. 155 нче  бит,356 нчы күнегү   (дәреслек буенча) .  

2. “Сүзләрдә авазлар дуслыгы” дигән темага хикәя төзеп язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Наступила весна. Повторение пройденного

Методическая разработка по башкирскому(государственный) языку (6 класс) по теме:  Яҙ темаһы буйынса үтелгәндәрҙе ҡабатлау....

Привитие интереса к предмету и проверка выполнения учащимися домашнего задания, учёт знаний учащихся и повторение пройденного

Привитие интереса к предмету и проверка выполнения учащимися домашнего задания, учёт знаний учащихся и повторение пройденного...

« Имя прилагательное. Повторение пройденного в 6кл.»(2 часа)

Тип: урок обобщения, повторения и систематизации ЗУН.Вид: урок-практикум.Цели: 1.Образовательная: обобщить и систематизировать знания по морфологии имени прилагательного, систематизировать знания, уме...

ПОВТОРЕНИЕ ПРОЙДЕННОГО НА УРОКЕ

Методическая разработка "ПОВТОРЕНИЕ ПРОЙДЕННОГО НА УРОКЕ"...

Повторение пройденного о глаголе. 5 класс

Данный материал подходит для реализации экологической напрвленности ОУ...

Повторение пройденного материала "Частицы"

Повторение пройденного материала "Частицы"...

Новогодний урок-повторение пройденного 2 класс

Когда наступает конец 2 четверти, и все малыши в ожидании праздника - такой урок одновременно позволит повторить изученный материал и создаст новогоднюю атмосферу, например, задание "наряди ёлочку" -п...