Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясен өйрәнү
план-конспект урока (5 класс)

Нигъмәтуллова Рәмзия Нурмөхәмәтовна

Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясенең төп эчтәлегенә төшенү; өлешчә анализ бирү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan_uroka_nigmatullova_r.n.docx28.3 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясен өйрәнү

Максат:

1. Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясенең төп эчтәлегенә төшенү; өлешчә анализ бирү;

2. Белемнәрне гомумиләштерә, нәтиҗә чыгара белү күнекмәсен, сөйләм телен, иҗади фикерләүне үстерү.

3. Уку грамоталылыгын үстерү һәм тикшерү.

3. Мин-минлек, эгоистлык сыйфатларының начар булуын төшендерү.

Җиһазлау:

Г. Ибраһимов портреты, китабы, “Алмачуар” хикәясенә төшерелгән видеоязма, атлар тавышы, Алмачуар рәсеме.

Дәрес тибы. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Дәрес барышы.

  1. Уңай психологик халәт тудыру.
  • Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Ә бүгенге әдәбият дәресебез сезнең күңелләрегезне тагын да күтәрер дип ышанам. Уңышлар сезгә!
  • II. Актуальләштерү.
  • Ә мин Сезгә хәзер 1 видеоязма карарга тәкъдим итәм (видеоязма карау)

Бу видеоязма нәрсә турында?

+   Бу атлар чабышы, Сабантуй бәйрәме турында.

  • Нинди атларны күрдегез?

+   Колын, тай, бия, айгыр...

  • Атлар чабышын карарга яратасызмы? Ни өчен?

+   Әйе, чөнки бу ярышны караганда, үзеңә ошаган атка көч биреп торырга була (җаваплар тыңлана).

  • Рәхмәт җавапларыгыз өчен. Ә хәзер тагын экранга игътибар итегез әле.

III.Уку мәсьәләсен кую.

  • Укучылар, сезнең алда - 3 рәсем. Аларны нәрсә берләштерә?

+   Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе”.

  • Әйе, дөрес укучылар!
  • Әйдәгез әле, шушы рәсемнәрне берләштереп, тулы бер  җөмлә итеп әйтеп карыйк.

+  Без әдәбият дәресендә  Г. Ибраһимовның “Алмачур” хикәясен өйрәнәбез.

  • Димәк, без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләшербез икән?

+ Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе турында сөйләшербез.

  • Укучылар, ә дәрес дәвамында без сезнең белән ниләр эшләрбез?

+  Сорауларга җавап бирербез, образларны бәяләрбез, әсәрне анализларбыз.

  • Укучылар, дәресебезнең темасын билгеләдек, максатларыбыз да билгеле булды.

IV.Уку мәсьәләсен чишү.

Ә хәзер без сезнең белән хикәянең  тулы эчтәлеген искә төшереп китәрбез.

Әсәрдә нинди вакыйгалар сурәтләнде?

1. Вакыйгаларны системага салу.

Сезнең алда - карточкалар. Ә - анда эчтәлекне тоташтырып торучы төп вакыйгалар. Тик анда укучылар, минем уйлавымча, хаталар киткән. Әйдәгез, дөреслик әле шуларны.

Колын туу нинди шатлык!

Хафиз Сабантуйда җиңелә.

Башкорт Әлемгол Хафизга ат бүләк итә.

Алмачуарны бүреләр яралый.

Закирның Алмачурны сабанга җиктерүгә каршы төшүе

Алмачуарны Сабантуйга әзерләү 

Алмачуарның үлеме

Староста белән бәрелешү

Әйдәгез, бергәләп тикшереп китик. Тикшерү һәм бәяләү

Башкорт Әлемгол Хафизга ат бүләк итә.

Хафиз Сабантуйда җиңелә.

Колынтуу нинди шатлык!

Алмачуарны бүреләр яралый.

      Закирның Алмачурны сабанга җиктерүгә каршы төшүе/

АлмачуарныСабантуйга әзерләү. 

Староста белән бәрелеш.

Алмачуарның үлеме.

Белемнәрне бәяләү. Критерий.

      0-1  хата – “5”

2 -3 хата – “4”

4-5 хата – “3

2. Әдәби викторина.

Укучылар, ә хәзер мин сезгә әдәби викторина тәкъдим итәм. Ул  сез билгеләгән вакыйгаларның төп эчтәлеген ачар.

Ни өчен Башкорт Әлемгол Хафизга ат бүләк итә?

Хафиз Сабантуйда кем тарафыннан җиңелә? Ни өчен?

Закир колын тууны ничек кабул итә?

Ә Алмачуарны бүреләр яралагач, Закир ниди хисләр кичерә?

Ә Алмачуарны ул эшкә чыгармаудан ничек саклап кала?

Укучылар, ә ни өчен Закир староста белән каршылыкка килә?

      Ә Алмачуарның үлеме нидә дип уйлыйсыз?

Ял вакыты.

3. Рәсем һәм дәреслек белән эш. Уку грамоталылыгын тикшерү.

Экранга игътибар итик әле. Сезгә рәсемнәр тәкъдим ителә. Әлеге рәсемнәр әсәрдәге кайсы өзек белән туры килә?

      а) Алмачуар портреты

Сабан туена бер атна калгач, бигрәк каты тотына башладылар. Печәннең корысын гына бирәбез, бүлеп-бүлеп солы салабыз, азлап-азлап апара суы эчерәбез... Әти иренми, көн-төн карый. Мин аңа ияреп йөрим. Ансыз да асыл сөяк булган Алмачуарым бу арада карап туйгысыз булып чибәрләнде. Ял, койрык ефәкләнеп, дулкынланып тора. Эч, каеш белән тарттырган кебек, нечкәреп, тип-тигез булып эчкә керде. Буе тагы да озыная төшкән кебек күренә. Аяк атлаулары шундый җиңел инде, әйтерсең ул җиргә басмый, бәлки, күзгә күренми торган канатлары белән очып кына бара.
Ул электән дә ашауга бик назлы иде. Ахрысы, ярыш көннәренең якынаюын сизәдер, үзен бик артык саклый башлады... Шуның белән бергә аны тыюлар бик авырайды.

      б) Алмачуарны Сабантуйга әзерләү.

Сабан туена бер атна калгач, бигрәк каты тотына башладылар. Печәннең корысын гына бирәбез, бүлеп-бүлеп солы салабыз, азлап-азлап апара суы эчерәбез... Әти иренми, көн-төн карый. Мин аңа ияреп йөрим. Ансыз да асыл сөяк булган Алмачуарым бу арада карап туйгысыз булып чибәрләнде. Ял, койрык ефәкләнеп, дулкынланып тора. Эч, каеш белән тарттырган кебек, нечкәреп, тип-тигез булып эчкә керде. Буе тагы да озыная төшкән кебек күренә. Аяк атлаулары шундый җиңел инде, әйтерсең ул җиргә басмый, бәлки, күзгә күренми торган канатлары белән очып кына бара.
Ул электән дә ашауга бик назлы иде. 

в) Сабантуйда ярыш.

- Берәү, икәү, өчәү! Һайди, туганнар! - дип кычкырып та җибәрде. Ул "һайди"ның "һ" сен әйтеп бетә алмагандыр, атлар, әйтерсең, канатланып очтылар.
Башкалар кая киткәннәрдер, узганнардырмы, артта калганнардырмы, - белә алмадым. Урыннан кузгалуга, без өч ат мин, күк бия, тагы бер җирән чабышкы, берберебезгә бәрелә язып, янәшә оча идек.
Аяклар җиргә тияме, әллә атлар яшерен канатлары белән һавадан баралармы - әле дә аерып җитә алмыйм. Агачлар, елгалар, зур-зур баткаклар - алда, ничектер, күзгә чалынырга өлгерә алмыйлар, без ал арны яшен кебек үтеп тә киткән булабыз.

    Белемнәрне бәяләү.

  1. рәсемне әсәрдән таптым – “5”
  1. рәсемне әсәрдән таптым – “4”

    1 рәсемне әсәрдән таптым – “3”

4. Образларга бәя бирү.

Укучылар, сез инде беләсез, безнең әсәрнең төп геройлары кемнәр?

Ә зәзер вариантларда 2 образга бәя биреп алабыз.

1 вариант – Закир, 2 вариант – Алмачуар образларына бәя бирә.

Белемнәрне бәяләү

   V. Йомгаклау.

- Укучылар, әсәрнең кайсы урыны сезнең күңелегезгә үтеп керде?

«Алмачуар минем йөрәгемдә җиргә, күккә, адәмнәргә – бөтен нәрсәләргә булган мәхәббәтемне үзе белән алып китте» - дигән сүзләрне ничек аңлыйсыз?

 VI.Өй эше.

1. Әсәр буенча менталь карта ясарга.

2“Алмачуар” хикәясе буенча спектакль карарга;"Алмачуар" – YouTube

3. “Минем яраткан йорт хайваным” темасына сочинение язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Ибраһимовның "Яз башы" хикәясенә анализ.

“Г.Ибраһимовның “Яз башы” хикәясенә анализ”. Рус мәктәбендә  укучы 5 нче сыйныф укучыларының татар төркемнәре өчен  хикәягә анализ бирү өчен төзелде....

Г.Ибраһимовның "Яз башы" хикәясенә анализ.

Дәрестә Сингапур структуралары кулланылды, әсәргә анализ ясалды....

Г.Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясендә образлар бирелеше

Тема: Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясендә образлар бирелешеМаксат: 1.”Алмачуар” хикәясен образлар системасы ягыннан тикшерү.              2. Гаделлек темасына уйлан...

“Кичер мине, Алмачуарым!” (Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе буенча)

VII  сыйныфның  татар  төркемендә  әдәбияттан   ачык  дәрес  эшкәртмәсе. ...

Технологик карта. “Кичер мине, Алмачуарым!” (Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе буенча)

Әлеге методик эшкәртмә рус мәктәпләрендәге татар төркемендә укучы 7 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. “Кичер мине, Алмачуарым!” дип исемләнгән дәрес Галимҗан Ибраһимовның биографиясен өйрәнеп, “Алмач...

Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” әсәрендә гаделлек темасы.

Г.Ибраһимовның "Алмачуар" әсәрендә гаделлек темасы (дәрес эшкәртмәсе)...