ТУКАЙ - СҮНМӘС ЙОЛДЫЗ УЛ!
проект (5 класс) на тему

Файзуллина Гульгена Фанисовна

СЦЕНАРИЙ КОНЦЕРТА, ПОСВЯЩЕННОГО ДНЮ РОЖДЕНИЯ ВЕЛИКОГО ПОЭТА ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ

Скачать:


Предварительный просмотр:

 

ТУКАЙ – СҮНМӘС ЙОЛДЫЗ УЛ!

Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий

Г.Тукайның туган көнендә уздыру өчен әдәби кичә эшкәртмәсе авторы-- Татарстанның Түбән Кама гомуми урта белем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлгенә Фәнис кызы Фәйзуллина.

Кичә «Бәйрәм бүген” шигыре белән башлана.

Шигырь сөйләнгәннән соң сәхнәгә ике яктан бер малай һәм бер кыз чыгалар.

-   Сәлам, Айнур!

-  Сәлам, Гөлсылу!

Алар арасында диалог.

Айнур: Гөлсылу, болай матур киенеп, кая ашыгасың?

Гөлсылу: Бәйрәмгә, Айнур, бәйрәмгә.

Айнур: Бүген нинди бәйрәм булсын инде я? Гөрләвекләр җырлый – җырлый агып киткән, басуларда карлар күптән эреп беткән. Бүген гап – гади көн бит. Мин бернинди дә бәйрәм күрмим. Өйдә күпме эш. Бакчаларны, ишегалларын җыештырасым бар, минем өйгә кайтып барышым әле.

Гөлсылу: И Айнур, Айнур! Синең бар белгәнең эш инде. Бәйрәм итә белергә дә кирәк!

Айнур: Соң бүген нинди бәйрәм булсын? Календарьда кызыл белән билгеләнмәгән бит. Сез беренче майны алдан билгеләргә булдыгызмы әллә? Көне килеп җиткәч, җитешмәс идегез, бер атна алдан бәйрәм итә башламасагыз.

Гөлсылу: Син,  Айнур, дөнья куа – куа,  бөтенләй онытылгансың икән инде. Соң аз гына хәтереңне эшкә җигеп, яхшылап уйлап кара әле, бүген нинди көн?

Айнур: Җомга көн.

Гөлсылу: Юк, мондый хәл булырга тиеш түгел. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла  Тукайны  онытырга ярыймы соң? Бүген мәктәбебездә– сөекле шагыйребезнең   туган көненә багышланган кичә үтәчәк.

Айнур: Әәә!  әйе шул, Гөлсылу, ничек истән чыккан соң әле ул минем? Тукаебызны онытырга һич ярамый! Тукаен оныткан кеше туган телен дә онытачак.

Гөлсылу: Әйе. Бик дөрес, Айрат. Әйдә бәйрәмгә киттек. Миңа бу кичәне алып бару вазифасы йөкләтелде, син дә миңа ярдәм итәрсең, ярыймы? Бергә-бергә күңеллерәк булыр.

Айнур: Әйдә, бик рәхәтләнеп!

Кыз белән малай чыгып папкаларын алалар да, кире сәхнәгә чыгалар.

Гөлсылу: Исәнмесез, кадерле дуслар!

Айнур: Хәерле көн!

Гөлсылу: Бүген без сезнең белән халкыбызның яраткан шагыйре - бөек Тукаебызның туган көненә багышланган «Тукай- сүнмәс йолдыз ул» дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичәгә җыелдык.

 Айнур: Хөрмәтле укытучылар, укучылар! Кичәбезне ачып җибәрергә рөхсәт итегез.

Гөлсылу: Татар халкының горурлыгы булган Тукаебыз шаулап – гөрләп килгән яз  аенда , 1886 елның 26 апрелендә дөньяга килгән. Тормышта бик күп авырлыклар, югалтулар күргән ул. Бик яшьли ятим калган. Аның балачагы да төрле кешеләр кулында үтә. Ләкин зур сәләте, тырышлыгы нәтиҗәсендә халкыбызның иң зур, иң бөек шагыйре, язучысы, журналисты һәм тәнкыйтьчесе дәрәҗәсенә күтәрелә.

Айнур: Әйе, дуслар, бүген чыннан да зур бәйрәм. Шигърият бәйрәме. Мәктәбебездә бу бәйрәмгә әзерлек күптән бара.  Г . Тукай  әсәрләренә  багышланган “Минем яраткан героем” дигән исем астында рәсемнәр конкурсы игълан ителде. Март аенда шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә уздырылган “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен – шушы булар иң зур бүләгең” дип исемләнгән конкурста безнең мәктәптән дә катнашучы укучылар булды. Ә хәзер, әйдәгез, шул конкурста катнашкан ____________________ га сүз бирик әле. (Конкурста җиңгән бер укучы чыгышы)

Шигырь сөйләнгәннән соң  коридор буйлап килеп, сәхнәгә Кәҗә белән Сарык менә.

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Без кая килеп кердек соң, Сарык?

Сарык. Мә-ә-ә! Белмим шул. Бу урман да, алан да түгел. Ә бу нинди балалар?

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Ах, уңмаган, надан Сарык! Язып куелган иде бит: «... нче мәктәп»,— диеп.

Сарык. Мә-ә-ә! Болар бит сөекле Тукаебызның туган көненә җыелганнар! Нинди шатлык! Бәйрәм бүген!

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Надан Сарык, нәрсә басып торасың, кеше көлдереп. Бәйрәм булгач, ач капчыгыңны! Туган көнгә буш кул белән килмиләр бит! (Капчыкта актарына башлыйлар.)

Сарык. Бүре башын гына чыгара күрмә! Балалар куркышып таралырлар. Бүген бит бәйрәм!

Кәҗә. Кайгырмагыз, бездә китап күп. Ул китап белән һәркайсыбыз булырбыз тук!

Сарык. Менә бит Тукайның «Сабыйга» китабы. (Капчыктан чыгара. Шул китаптагы “Кызыклы шәкерт” шигыре сәхнәләштерелә.)

Кәҗә. Менә бусы — «Бала белән Күбәләк» китабы. (Сәхнәгә бала белән Күбәләк чыга. «Бала белән Күбәләк» шигыре башкарыла.)

Сарык. Мә-ә-ә, менә бусы — «Кәҗә белән сарык » китабы (капчыктан чыгара).  Монысы кәҗә, безнең турында инде. Әйдәгез әле, карап карыйк.

«Кәҗә белән сарык » әсәренең сәхнәләштерелгән варианты башкарыла.

Гөлсылу: Рәхмәт сезгә әкият геройлары! Ә хәзер, сез дә утырып карагыз әле безнең укучыларыбызның матур чыгышларын. (Кәҗә белән сарык төшеп утыралар).

 Монда бер җыр башкарыла. 

... класслар башкаруында хор.

Бер төркем балалар җыелышып «Йөзек салышлы” уены  уйнап узалар.

1 җәза. “Туган авыл” шигыре сөйләнә.

2 җәза. Бер бию башкарыла.

3 җәза. Бер җырлана.

4 җәза. “Безнең гаилә” шигыре сөйләнә.

Җәза тәмамланганнан соң, концертта катнашучыларның барсы да әкрен генә сәхнәнең арткы өлешенә җыела. Сәхнә алдына алып баручылар чыга.

Айнур:

           Тукай исән, Тукай йөрәкләрдә

           Аның шигырьләре дан алган.

           Шуңа күрә халкым күңелендә ул

           Мәңгелек булып калган.

           Ярата сине халкым,Тукай,

           Һәм онытмас мәңгегә.

Гөлсылу:  

          Халык моңы синең җырың булды,

          Халык күңеле –синең күңелең.

          Ил гомере, халык гомере кебек,

          Озын булыр, шагыйрь гомерең!

Гөлсылу: Инде бәйрәмебез тәмамланып килә. Бәйрәмебезне йомгаклаганда, тамашачылар, сезнең басуыгызны һәм бергәләп бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «И, туган тел!» җыры белән кичәбезне тәмамлавыгызны сорыйбыз.

 Бергәләп “Туган тел” җыры  башкарыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай-сүнмәс йолдыз ул

Конспекты открытых уроков...

“Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов,Тукай – өч йолдыз ул”

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты белән рус әдәбияты арасындагы бәйләнешне күзәтү дәресе....

Г.Тукай - халык күңелендә кабынган сүнмәс йолдыз

Бу дәрес рус мәктәбендә укучы 7сыйныфта укучы татар балаларына үткәрелде. Укучыларда бәйләнешле сөйләмне үстерү өчен һәрберсенә бөек язучыбыз Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты буенча интернеттан материал т...

Тукай - сүнмәс йолдыз ул. Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәнең конспекты

Максат:  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; дөрес              сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фик...

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Аныклагыч һәм аның аерымлануы. (“Г. Тукай һәм А.С.Пушкин – ике йолдыз ул…” тематик юнәлешендә.) 7 нче сыйныфта татар һәм рус телләре буенча интеграцияләштерелгән дәресе

1.Укучыларның сөйләмен аныклагычлар   хисабына   баету  һәм практикада куллану мөмкинлекләрен камилләштерү;2. SMART Board тактадан файдалану аша укучыларның уйлау, күзәтү һәм ...

Тукай йолдызы

Стихи, посвященные великому татарскому поэту Габдулле Тукаю...