День матери(на татарском языке).
материал на тему

Набиуллина Расима Ракифовна

День матери в малокомплектной школе. На праздник приглашаются матери, дети заранее выпускают стенгазеты, готовят подарки и музыкальные номера. Праздник продолжается за праздничным столом чаепитием.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_byrme.docx17.74 КБ

Предварительный просмотр:

Әниләр бәйрәме.

Р.Р.Набиуллина.

Татарстан,Зәй районы,

 Югары Пәнәче

төп белем мәктәбе

укытучысы

Максат: Әниләргә, өлкәннәргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре,әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, укучыларның төрле яклап сәләтләрен үстерү,

 иҗади активлыкларын арттыру, сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау :”Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз”, “Әнкәй җирдә иң зур кеше”, “ Ана- бөек исем! “ плакатлары, балалар чыгарган газеталар, рәсемнәр, иншалар.

1.Хәзер сүзне иң кечкенәләребезгә бирәбез.

Һәркемнең дә әни сүзен
Әйтеп теле ачыла.
Әни сүзен укыйбыз без
Әлифбаны ачуга.

2. 5 нчеләр әниләрен котлыйлар.

Мин әниемне роза чәчәгенә ошатам. Ул чыннан да матурлыгы, тынычлыгы белән роза чәчәгенә ошаган. Ә без аның бөреләре, өч матур бөресе. Һәр розаның да чәнечкеле энәләре бар, шул чәнечкеләре белән әнием мине дә кара җанлы кешеләрдән саклап , яклап тора кебек.Ана беркайчан да баласына начарлык эшләмәс, һәрвакыт яклар. Кешелек дөньясында гына түгел , хайваннарда баласына карата миһербан, яклау чагыла.

Бу сүзләрне мин балалар язган иншадан алдым.

 3. Иртән йокыдан торуга бүлмә кояш нуры белән тулган. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Сиңа бик рәхәт. Хәзерге  бу иртәнге сәгатьтә синең кечкенә йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул “әни “ сүзе булып күкрәгеңнән очып чыга.  Син шул вакытта үзең дә сизмәстән”әни” дип дәшәсең.  Ә әнинең йөзенә елмаю куна, аның күңеле татлы хисләр белән тула.

Әниләр бәйрәме көнендә
Җырламый калырга буламы.
Әниләр булмаса, әниләр булмаса
Җылытыр иде кем дөньяны?

  Диләр 6нчы класс укучылары “Әни турында җыр” башкаралар.

4. Әнкәй! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң татлы сүз. “Әнкәй дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә.Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз.

туган телебезне дә ана теле дип йөрибез. 

Җырлыйсы килеп кенә 
Тора бүген безнең дә,
Көтеп алган бәйрәме
Бүген һәммәбезнең дә.

Сезнең хөрмәткә 7 ләр чыгыш ясый, “Әнкәй” җыры.

5. “Әни” сүзе бар телдә дә бертөсле ягымлы һәм матур булып яңгырый”. Безгә ничә генә яшь булмасын, барыбер аның ягымлы карашы һәм җылы сүзе кирәк. Беренче тапкыр тәпи басканда да, олы тормыш юлына басканда да безгә әниебезнең киңәшләре кирәк була.

Сәламәтлек ташламасын сезне
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә алда да.

8 класс кызлары бии.

6.  Әни! Бу сүз астында күпме җылылык, мәхәббәт, яхшылык бар. Әни ул дөньяга Ходай тарафыннан җибәрелгән фәрештә.  Ул үзенең баласын бәлаләрдән,  начарлыктан саклый һәм яклый.

 “Япь-яшь минем әнием”. 9 класс укучылары чыгыш ясый.

Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен,
әни кирәк.
Җил –яңгырдан саклар өчен,
әни кирәк.
Усаллардан яклар өчен, әни кирәк.
Ашлар тәмле булсын өчен,әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен,
әни кирәк!

Кадерле әниләр, барыгызны да әниләр  бәйрәме белән тәбрик итәм. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык сезгә. Күңелегездәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, балаларыгызның игелеген күреп, аларга яшәү чыганагы булып яшәсәгез иде.

Җыр: “Һәрвакыт булсын кояш”

Сабыр, йомшак күңелле әниләребез,! Бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә безгә менә шулай тагын очрашырга язсын.Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз.Балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп, исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Раздаточный материал по татарскому языку с использованием НРК/9 класс

Раздаточный материал по татарскому языку с использованием национально-регионального компонента.  Материал предназначен для закрепления фонетики, морфологии и синтаксиса при подготовке к ГИА....

Раздаточный материал по татарскому языку с использованием НРК/9 класс

Раздаточный материал по татарскому языку с использованием национально-регионального компонента. Материал предназначен  для закрепления знаний по фонетики, морфологии и синтаксиса при...

Раздаточный материал по татарскому языку.

Раздаточный материал по татарскому языку....

сценарий "День матери" на русском языке

для проведения сценария необходимы технические средства...

Дидактический материал по татарскому языку

Задания по фонетике, граммматике и синтаксису....

Выступление - миниатюра моего класса на новогоднем карнавале 2021-м году. Материал на татарском языке.

Миниатюра -  "Урман кызлары "Ягушалар", урман сакчысы - Леший һәм Марат".Һәркемнең бәйрәмдә -  бәйрәм итәсе килә... Хэтта урман "чибәрләренең" дә. Сыйныф укучыл...

Выступление - миниатюра класса на осенний балл. Материал на татарском языке.

Көзге балда чыгыш ике төрле номинация буенча әзерләнде: 1 - Көзге мода конкурсы, 2 - иҗади чыгыш. (Иҗади чыгыш =  "Рәвешләр" төркеме чыгышына нгезләнеп язылды.)...