Выступление - миниатюра класса на осенний балл. Материал на татарском языке.
методическая разработка

Вагизова Фарида Гибадулловна

Көзге балда чыгыш ике төрле номинация буенча әзерләнде: 1 - Көзге мода конкурсы, 2 - иҗади чыгыш. (Иҗади чыгыш =  "Рәвешләр" төркеме чыгышына нгезләнеп язылды.)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kozge_balda_chygysh.docx745.17 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа Чишмә районы Зирекле лицееC:\Users\Вагизова\Pictures\Maple fall_08_2015_25.jpg

Беренче конкурс: КӨЗГЕ МОДА...

                              МОДА?..

                                                  МОДА!!!

Музыка астында Булат чыга, модель буларак йөри, үзе кигән киемне күрсәтә.

Б. Көз - сәер ел фасылы:” Бер елмайса, биш турсая”,- диләр аның турында. Чыннан да бу шулай – бер карыйсың матур итеп кояш елмая, мул итеп үзенең җылысын тарата, бер карасаң болытлар арасыннан саран гына елмаеп суык җилләре белән шаярып ала, ә берникадәр вакыттан инде күз яшьләрен дә түгәргә оялмый....  Без- егетләргә көзнең бу шаяруларына түзүе җиңел...  Салкын җилләре исә, күз яшьләре түгелә башласа курткабызның замогын күтәреп, якаларын торгызып куябыз да – без суыкка әзер... , ә инде кояш тагын шаярып елмая башласа.. . замокны төшерәбез куртка итәкләрен җилбәгәй җибәрәбез – безгә эссе түгел....

Ә менә кызларга...., кызларга авырырак туры  килә... Тик менә без тәгъдим иткән коллекцияләрне карап, алар да үзләренә ошаганын сайлап кия алырлар диеп уйлыйм...

Музыка астында Динә чыга. Өстендә беренче коллекция киемнәре: Плащ, башында – палантин, кулында зонтик.

Б. Менә бу коллекция сезгә көзге суык, яңгырлы көннәрдә ярдәм итәр диеп уйлыйм.

Икенче коллекция: озын тыгыз тукымадан юбка, күн “косый”(кечкенә күн куртка-костюм), башында – шарф-урама;

Б: Бу коллекция кояшлы, ләкин салкынча җилле көннәрдә кияргә тәгъдим ителә. Ә хәзер күрсәтеләчәк коллекциябезне  шартлы рәвештә “җәй белән саубуллашу” диеп атадык. Көзнең соңгы, җылы, рәхәт көннәрендә җәй белән саубуллашкандай киенү күңеллгә рәхәтлек иңдерер диеп ышанасы килә.

Өченче коллекция: Җиңел җәйге күлмәк, аның өстеннән ак костюм, кулда, ак “клач”(бик кечкенә сумка)

C:\Users\Вагизова\Pictures\эскизы_отрисовки_фрукты_07.gif

Икенче конкурс: ИҖАДИ  ТУКТАЛЫШ

“Хатын-кызлар хоры” миниатюрасы.

(“Рәвешләр” төркеменә ияреп...)

Ашыгып продюссер керә. Нидәндер кәефе төшкән, нервыланган икәне күренә.

П. (кычкырып)  Чыгыгыз әле бу якка, чыгыгыз әле дим... Сезгә дәшәм... нәрсә мыштырдыйсыз соң анда һаман?...

Сәхнә артында: Хәзер, хәзер... Чыгабыз бит инде...

П. Ну... озакмы әле сез...

Бер –бер артлы тезелеп рус кызлары киеменә киенгән егет  артистлар чыгалар.

Артистлар: (бер-берсен бүлдерә-бүлдерә) Нәрсә, нәрсә ашыктырасың инде һаман?...Үзең киенегез, ясаныгыз дидең, ә үзең кычкырасың....

Инсаф: Ну,  нәрсә дип безне бу киемнәргә киендердең инде, я ???

П.Тукта, тукта хәзер аңлатам...

Бу вакытта ир-егетләр киемендә, гармун күтәргән Рифат килеп керә:

Артистлар: Ә ник ул нормальный киемдә, ник без мондыйда....

Рифат: Нәрсә.....  әллә мине юбка киеп гармунда уйнарга Флера Хөрмәтуллина диеп белдегезме?!...

Рәмзис: Ә без нәрсә, Канчитто Татарскаялармы?????

П. Беләсезме нәрсә.... , туктагыз әле аңлатам бит инде....

Артистлар: Ну, нәрсә аңлат инде аңлат...

П: Безне Козлов үзе, районда узачак көзге ярминкәдә катнашырга чакырды....

Артистлар: Шуннан...

П.: Шуннан шул... , без анда рус хатын-кызлары хоры буларак чыгыш ясарга тиешбез... Белдегезме...  Менә шул... Хәзер безгә берәр рус халык җырын сайларга һәм башкарырга кирәк...

Барысы да уйга кала...

Инсаф: Әгәр “Катюша”ны җырласак?

Артистлар: Нинди Катюша...  Иске җыр бит инде ул. Юк, юк аны җырламыйбыз....

Айназ: Ни..., ни, әгәр ни...

П.: Туктале Айназ, бәйләнмәле...болай да баш каткан...

Румия: Халык җыры булгач бәлки менә бу җырны җырларбыз...(Нечкә генә тавыш белән җырлап җибәрә.Барысы да колакларын томалыйлар) “Течет река Волга....”

Рәмзис: Тукта зинһар, колак пәрдәләрен ертасың бит...

Румия (үпкәләп): Әйййй....

Рәмзис: Әгәр “Любэ” группасының менә бу җырын җырласак... “Унесла меня река....”

Артистлар: Ююююк, бу бит халык җыры түгел.... Кирәкми...

Айназ: Соң әллә минәйтәм....

П: (издевка белән)Ну, нәрсә әйтәсең инде Айназ, я әйт...

Айназ: Соң ни..., руслар, алар бит безнең җырларны белмиләр, әйдәгез  татар җырын русчага  әйләндереп җырлыйбыз.

Барысы да: Ну, Айназ баш та бар инде үзәеңдә... Менә бу шәп идея бит...Һ.Б

П: Ну, нинди җыр сайлыйбыз инде алай булгач?

Инсаф: Может “Ай былбылым”ны?

П.Ничегерәк булыр инде ул?

Инсаф: (җырлый): Ай было, было... Вай было, было

                                   Что же быылоо вычера....  (Елап җибәрә)

Айназ: Ну что было инде вычера?

Инсаф:  “2”ле алдым...  вчерадан соң.....

П.Юк, бу җыр белән булмый...

Нурия (П. Янына килеп): Кара әле Алсу безгә бит тотып ала торган, күңелгә тия торган җыр кирәк.

П. Ә андый җыр бармы соң ул?  

Нурия: Бар, бар андый җыр бар ...

П. Ниндиерәк җыр инде?

Нурия:  “Картая мени соң йөрәк”!

П: Тыңлыйк алай булгач, әйдә...

Нурия(әзерләнә, музыка башлана) Кара әле Алсу, сырлана дигән сүз ничек була икән?

П.(уйланып): “Сыреет” була торгандыр инде.

Нурия: Ә, ярар... (җырлый башлый)    Не стареет наше сердце

                                                                  Хоть и лоб сырел давно…

Артистлар: Юк бу да хорга бара торган җыр түгел....

П: (аптырап йөренә, уйлана) Ну, нишләргә соң инде ә, нинди җыр сайларга? Кара әле әгәр кошлар турында җырласак?

Румия: Әйе шул... Иркәнең карлыгач турында җыры бар бит...

П.Ничек була инде ул “карлыгач”?

Румия: Снежный гач була торгандыр инде, карлыгач -  Снежный гач...

П.Ә соң алай булса “Сыерчык” ничек була?

Румия: (уйланып) Сыер чык - Корова выходи була торгандыр... Корова мә-мә, выходи му-му-му чык, корова выходи...

П.(ачуы чыга башлап) Ә торна ничек булыр инде синеңчә?

Румия: Соооң, торна – “вствай на”, “вставай на” була...

П: Әй, Румия, Румия... Йөремә  әле монда юк-бар фикерләрең белән....

Рәмзис: Кара әле, әгәр “Җомга”ны жырласак? Менә дигән халык җыры...

П.Я, ничек була инде ул?

Рәмзис:  (ага чыга, баш ия) Халыкская-народная - “Пятница”

                  Тополиный почка, тополиный почка

                  Тополиный почка у тала...

                  Кешедә дә шул кадәр почка булса

                  Рәхәт булыр иде татспиртпромга....

 П: Юк, булмый, булмый бу җыр...бармый ул хорга...

Инсаф: (продюсерны үртәп) Ну  тогда “Сарманай” ны җырлыйк: Сарманай, Сарманай – Мальчик желтухай, мальчик желтухай....

П.Уф, арыдым, туйдым.... Нишләргә соң,ә?

Инсаф: Баш катырып та торасы да юк... Әйдәгез үзебезчә, татарча җырлыйк та вәссәләм...

П: Әйе, шул, ник азапланабыз соң...Җырлыйк үзебезчә...

Алга чыгып тезеләләр...

Рәмзсис алгарак чыгып: Опладушки..., опладушки  безгә,  опладушки....

Җыр: Э.Хәйруллинаның”Бәхет дагасы” җыры көенә

          Татарны телсез итәбез бугай

          Атларны куабыз шикелле.

          Бакчада сандугач үз телен онытса

          Әйләнеп кайтуы икеле.

Кырык телне кырык якка ташлап

Үз телеңне башта кадерлә.

Үз телеңне белсәң, татар телен сөйсәң

Башка телләр сиңа килерләр

Башта башла туган телеңнән.

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Раздаточный материал по татарскому языку с использованием НРК/9 класс

Раздаточный материал по татарскому языку с использованием национально-регионального компонента.  Материал предназначен для закрепления фонетики, морфологии и синтаксиса при подготовке к ГИА....

Раздаточный материал по татарскому языку с использованием НРК/9 класс

Раздаточный материал по татарскому языку с использованием национально-регионального компонента. Материал предназначен  для закрепления знаний по фонетики, морфологии и синтаксиса при...

Раздаточный материал по татарскому языку.

Раздаточный материал по татарскому языку....

Выступление на педсовет "Как создать сайт учителя татарского языка и литературы"

В настоящее время, в век технологий, мобильности и глобализации возникает острая необходимость в освоении и использовании сети Интернет, социальных сетей и персональных сайтов....

День матери(на татарском языке).

День матери в малокомплектной школе. На праздник приглашаются матери, дети заранее выпускают стенгазеты, готовят подарки и музыкальные номера. Праздник продолжается за праздничным столом чаепитием....

Дидактический материал по татарскому языку

Задания по фонетике, граммматике и синтаксису....

Выступление - миниатюра моего класса на новогоднем карнавале 2021-м году. Материал на татарском языке.

Миниатюра -  "Урман кызлары "Ягушалар", урман сакчысы - Леший һәм Марат".Һәркемнең бәйрәмдә -  бәйрәм итәсе килә... Хэтта урман "чибәрләренең" дә. Сыйныф укучыл...