Китап сайлау һәм китап элементлары
методическая разработка по теме

Укучыларның китапны саклау һәм дөрес итеп уку тәртипләрен искә төшерү һәм камилләштерү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kitap_saylau_bibliografik_dres.doc67 КБ

Предварительный просмотр:

Китап сайлау һәм китап элементлары

(2-4нче сыйныфлар өчен)

Максат:    1. Укучыларның китапны саклау һәм дөрес итеп уку тәртипләрен искә төшерү һәм камилләштерү.

    2.  Китапны ничек сайлый белү күнекмәләрен системалаштыру.

    3.Төгәллек, игътибарлы булу, китапларга карата кызыксыну хисе тәрбияләү.

Материал: Китап күргәзмәлекләр,библиографик күрсәткечләр, компьютер, интрактив такта энциклопедик сүзлекләр.

Дәрес планы

I.Оештыру моменты

         Психологик уңай халәт тудыру. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

         Укучылар! Сез бүген китапханә дәресенә кердегез.Барыгызда җайлап утырыгыз .Кәефләрегез ничек? Китапханәдәге китап күргәзмәләре, гөлләр, гомумән китапханә сездә уңай эш халәте тудырыр дип уйлыйм.Ә хәзер дәреснең темасы һәм максаты белән таныштырам.

          Дәреснең темасы китап сайлау һәм китап элементлары булса, максатыбыз,беренчедән,үткән дәрестә китапны саклау һәм уку тәртипләрен искә төшерү.

         Икенчедән,китап сайлау һәм китап элементларыннан дәрес файдалану һәм эшли белү күнекмәләрен системалаштыру.

II. Белемнәрне һәм күнекмәләрне актуальләштерү

      Укучылар,үзеңә кирәкле китапны ничек сайлап ала белергә соң дигән сорауга җавап табарбыз.Китап сайлаганда безгә, әлбәттә китапханәдәге төрле темага библиографик күрсәткечләр, китап күргәзмәләре, өлкән сыйныф укучыларына каталог,картотека, компьютерлар ярдәмгә килә.

       Китапны кулга алгач та,гадәттә,без аның иллюстрацияләренә күз салабыз. Ул рәсемнәр безгә китапны сайларга ярдәм итә.

       Китаплар укучыларга яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып,төрлечә тәкъдим ителә.Башлангыч сыйныфларда күбесенчә рәсемле китаплар кирәк булса,өлкән сыйныф укучысына инде рәсемнәрнең аның кадәр үк әһәмияте юк.

Төрле яшьтәге укучылар өчен булган белешмәләр, энциклопедик сүзлекләр,әдәби китаплар күрсәтелә.

       Күргәнегезчә, алар зурлыклары, бизәлешләре белән аерылып торалар.

       Без хәзер сезнең китап сайлаганда ярдәмгә килә торган элементлар һәм китап төзелеше белән танышабыз.

       Китапның бизәлешен “иллюстрация”, йөззурлыгын “китап форматы”дибез.

       Узган дәрестә без сезнең белән”китап иллюстрациясе”н өйрәндек. Бүген инде алган белемнәребезне алга таба баетырбыз дип өметләнәм.

      Китап битләрен актарганда,без сезнең белән,төсле рәсемнәрдән тыш,техник яки фәнни текстларны аңлаткан иллюстрацияәр дә күрәбез.Аларны “схема”,”сызым” дип йөртәләр.

      Китапның беренче бите алдыннан яки бер биттә текст өстенә урнаштырылган рәсем “фронтиспис”дип китап бите яки бүлек башында урнаштырылган бизәк “заставка”,”орнамент” дип атала.

Ә хәзер китапның төзелеше белән танышып үтик.

    1. Блок- берничә дәфтәрнең бергә җыелган өлеше.

    2.Форзац ул- блокны (җыелган битләрне) китапның тышлыгы белән тоташтырып торучы ике бит кәгазь.

    3.Титул бит- басма турындагы төп мәгълүматлар:авторның, китапның,нәшриятның яки оешманың исеме, китап басылу урыны һәм елы күрсәтелгән беренче бите.

    4.Авантитул – китап блогының беренче бите. Ул титул битнең декоратив бизәү өлеше.Кайвакыт багышлап язу,басманың исеме,эпиграфы, китап чыгуга караган мәгълүматлар була.

    5. Контртитул –титул битнең эчке ягы. Ул күптомлы китапларда була. Анда томнар яки серияләре,китап чыгуга караган мәгълүматлар бирелә.

    6. Ике яклы титулның (распашной титул) сул ягы- контртитул. Анда басма, серияләр турында гомуми мәгълүматлар,ә уң якта шул китапның гына мәгълүматлары яки исеме була.

    7. Шмуцтитулда, гадщттщ, эпиграф,басманың бүлеге языла. Элекеге китапларда аны,титул бит  таушалмасын,бозылмасын өчен,титул бит алдына куйганнар.

    8.Супертышлык (суперобложка) –китапның катыргы тышы өстенә куелган кәгазь тыш. Күбесенчә бәйрәмнәргә,юбилейларга карата чыккан китапларда була.

    9 Китап тышлыгы (обложка)- форзац куелмаган, ләкин бизәлгән, язулы китап тышлыгы. Ул китапның блогын пычранулардан саклау өчен кирәк.Бу ысул белән күбесенчә юкарак китаплар тышлана.

   10. Китап тышы (переплет)-картоннан ясалган каты тышлык.Бу очракта тышлык һәм төпсә тукыма яки башка төрле махсус материал белән тышлана.

   11. Төпсә (корешок) – ике яктан картон белән тоташтырып торучы элемент.

   12. Отстав-иркен ачылсын һәм нык булсын өчен,төпсә белән тышлыкны эчке яктан тоташтыручы кәгазь.

   13. Сыр- (рубчик)  дип төпсәнең ике ягына да ясалган сырларны әйтәләр.Ул китап иркен ачып ябылсын өчен ясала.

   14. Каптал- киселгән әзер блокны (дәфтәрләрне)тоташтыручы калын тасма.

   15.  Кыстыргыч тасма(закладка,ляссе) кирәкле битне билгеләп кую өчен. Ул китапларда сирәк очрый.

   16.  Кереш сүз(предисловие)-сүз башы.

   17.  Эчтәлек китапка кергән барлык әсәрләрнең кайсы биттә икәнен күрсәтә.Ул, гадәттә,китапның азагында, кайчакта алда да булырга мөмкин.

   18. Аннотация –китапның кыскача эчтәлеге. Ул, гадәттә,алда,титул биттә була. Сирәк кенә кайбер китапларда китапның азагында очрый.

III. Йомгаклау

Укучылар бүген дәресне кабат искә төшереп үтик әле.Сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?Сез бу дәресне кирәкле дип саныйсызмы? Дәрес ошадымы?(укучылар җавап бирә) Рәхмәт сезгә, укучылар. Без сезнең белән кабат китапханәдә очрашырбыз. Киләсе дәрестә “Татар китабы тарихы” турында сөйләшербез.Сорауларыгызны алдан әзерләп килегез.Мин сезне һәрвакыт китапханәдә көтеп калам,сезгә кулымнан килгәнчә ярдәм итәрмен. Дәрес бетте .Сау булыгыз.

       

     

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Һөнәр сайлау"

Татар теле дәресе 9нчы сыйныф(рус төркеме)...

Химик элементлар классификациясе

Яна темага презентация...

Һөнәр сайлау - җаваплы эш.

Һөнәр сайлау -  җаваплы эш.               9 класс            Ачы...

Классный час на татарском языке. Һөнәр сайлау ─ язмыш сайлау.

Классный час для учеников старших классов.Выбор профессии- это самый ответственный момент в жизни человека.Как не ошибиться в выборе профессии? Какие ошибки могут допустить ученики? "Модные профессии"...

Уен элементлары аша татар сөйләменә өйрәтү

Бүгенге заман шартлары уку процессының гуманлыгы, бала шәхесенә якын килүгә, анда иң яхшы сыйфатлар тәрбияләүгә юнәлеш алу һәм күпкырлы шәхес формалаштыру белән характерлана. Бу мәсьәләне гамәлгә ашыр...

Авторская программа внеурочной деятельности «Һөнәр сайлау – язмыш сайлау» для учащихся 5-9 классов

Авторская программа внеурочной деятельности  «Һөнәр сайлау – язмыш сайлау»  для учащихся 5-9 классов, составленной учителем татарского языка и литературы МБОУ “Бетьки...

Җәгыять белеме дәресләрендә халык педагогикасы элементлары

Җәмгыять белеме укучыларга, бердәм дәүләт имтиханнары тапшырганда, иң авыр фәннәрнең берсе булып кала бирә.Әлеге фәнне укытканда, үземә бер закончалыкны ачтым: фәнни нигездә бирелә торган белемнәр тат...