Син яхшы бел рус телен, һәм онытма үз телең!
план-конспект урока (5 класс) на тему

Хайдарова Эльмира Галимзановна

Туган оясыннан аерылган

 Канатына мәңге ял тапмый.

 Туган телен яратмаган кеше,

Башкаларның телен яратмый.

Халкым теле миңа – хаклык теле.

 Аннан башка минең телем юк

 Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

    -Хәерле көн,кадерле кунаклар, хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Без бүген бу залга  “Син яхшы бел рус телен һәм онытма үз телең” исемле әдәби-музыкаль кичәгә җыелдык. Сез монда татар телендә бырлар-шигырьләр тыңларсыз, аны ихтирам итәргә, сакларга һәм үстерергә кирәклегенә кабат инанырсыз дип ышанып калабыз.

  Хәзер сәхнәгә беренче сыйныфның рус төркемендә укучы балаларны чакырабыз.  Алар татар телен бик теләп өйрәнәләр, сөйләргә дә, җырларга да, биергә булдыралар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yakhshy_bel_sin_rus_telen.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

    Яхшы бел син рус телен,

                            һәм онытма үз телең!

Максат:  балаларда Туган илгә , татар теленә , үз халкына мәхәббәт тәрбияләү;

ҖиһазлауΙ . Плакатлар :

  1. И туган тел ,и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле.

                                                                                  Г. Тукай

2) Яшәсен халык әдәбияты! Яшәсен туган тел.

                                                                                  Г. Тукай

3) Тел- халыкның рухы ул. Телдә аның табигате,күңеле  һәм тормышы ,көнкүреше чагыла.

ΙΙ. Татар көйләренең язмалары

ΙΙΙ. Туган тел турында мәкальләр.

IV.Слайдлар

 Салмак кына музыка яңгырый.

 Алып баручы:

Туган оясыннан аерылган

 Канатына мәңге ял тапмый.

 Туган телен яратмаган кеше,

Башкаларның телен яратмый.

Халкым теле миңа – хаклык теле.

 Аннан башка минең телем юк

 Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

    -Хәерле көн,кадерле кунаклар, хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Без бүген бу залга  “Син яхшы бел рус телен һәм онытма үз телең” исемле әдәби-музыкаль кичәгә җыелдык. Сез монда татар телендә бырлар-шигырьләр тыңларсыз, аны ихтирам итәргә, сакларга һәм үстерергә кирәклегенә кабат инанырсыз дип ышанып калабыз.

  Хәзер сәхнәгә беренче сыйныфның рус төркемендә укучы балаларны чакырабыз.  Алар татар телен бик теләп өйрәнәләр, сөйләргә дә, җырларга да, биергә булдыралар.

 Сәхнәгә балалар чыга.  Ш. Галиев “ Рус казлары – га га га”

Беренче бала:

Русларда да бар казлар

Татарда  да бар казлар.

Рус казлары : га- га- га , ди

Татар казы : кыйгак  , ди.

 Икенче бала:

Русларда да бар үрдәк,

Татарда  да бар үрдәк.

Русныкылар : кря – кря , ди ,

Татарныкы : бак – бак , ди.

Өченче бала:

Русларда да бар әтәч,

Татарда  да бар әтәч.

Русларныкы : кукареку!

Татарныкы : кикрикүк!

Дүртенче бала:

Русларда да бар маэмай ,

Татарда  да бар маэмай.

Рустагысы : гав , гав , ди.

Татарныкы :  һау , һау , ди.

Гав ,гавларга юлыксам мин ,

Русча гына эндәшәм.

һау, һауларны күргән чакта ,

Гел татарча сөйләшәм.

Бишенче бала:

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле кыйммәт тел.

 “Яз килә” җырын җырлау.

“Ак каен” биюен бию

“Әби белән бабушка” шигырен сөйләү

Алып баручы:

  • Әйдәгез искә төшерегз әле тел турында нинди мәкальләр беләсез?

Тел турында мәкальләр

Ананың балага биргән иң матур бүләге – тел.

Иң татлы тел – туган тел , анам сөйләп торган тел.

Тел- белемнең ачкычы , акылның баскычы.

Телләр белгән – илләр белгән.

Теле чибәрнең үзе чибәр.

Әдәп башы – тел.

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

Сүзе яхшы булса , нурлана йөзе.

Миндә авыз бар диеп,

     Бертуктаусыз сөйләшмә.

Алып баручы:  

 Татар теле – туган телем

Гасырларны кичкән тел ул ,

Давылларда өзелмичә ,

Төнбоектай үскән тел ул.

Татар теле мирас булып

Борынгыдан  калган  тел ул.

Байлыгына , муллыгына

Сокландыра  алган тел ул .

Татар теле җырлар аша

Уйлар чынга ашкан тел ул

Сөю тулы йөрәкләрне

Җан дусларга ачкан тел ул.

Татар теле - дөнья теле ,

Шундый камил, шундый матур.

Җирдә әле бик күпләрнең

Күңелләрен үзенә тартыр.

                 Гөлзада Әхтәмова “ Туган телем”

Сәхнәгә әби  һәм онык керә.

-Здравствуй  бабуля!

-Исәнме бәбкәм! Кунакка кайттыгыз, әйдә түрдән уз!

- Как дела бабуля?

-И балам, нишләп әбиең белән русча сөйләшәсең?

-Я же плохо знаю по татарский.

-Бездә алай түгел, монда барчасы бик матур итеп татарча сөйләшә белә.Әйдә менә үзең күр кунак булып йөрик бергәләп. Тиздән сөекле язучыбыз Г.Тукайның туган көне. Мәктәптә бу истәлекле көнне укучылар билгеләп үтә бүген, әйдә без дә бәйрәм карап үтик.

Алып баручы: 

         Тукай шигъре безнең күңелләргә

         Моңлы җырдай килеп сарыла.

         Туган телгә булган мәхәббәте

         Шул җырларда ачык чагыла.

      Ун мең еллык шигъри әсәрләре

       Үзе кебек һаман яшь алар.

       Шигырьләрен укып оныклары

       Туган телдән ләззәт алалар.

Сәхнәгә укучылар чыга.

“Су анасы” , “Шүрәле”әкиятләреннән өзек күрсәтү;

“Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт””Эш беткәч уйнарга ярый” , “Шаян песи” шигырьләрен сәхнәләштерү

Әби:

-Мәктәптә генә түгел, урамда уйнаганда да татарча җырлап-биеп уйныйлар бездә балалар.

Сәхнәгә балалар чыга.”Алтын балдак” уены

(Балалар җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр)

Әби:

-Хәтта болын-кырлардагы чәчәкләр дә, һавадагы кошлар да, урманнардагы  җәнлекләр дә татарча сөйләшә белә. Менә нинди хәлләр икән куе урман эчендә.

Р.Корбанның “Керпе малае дуслар эзли” пьесасын сәхнәләштерү.

Онык:

-Әбием, чынлап та бик рәхәт икән туган телдә сөйләшүе.Рәхмәт сиңа кунак иткәнең өчен, туган телнең матурлыгын аңлата белгән өчен.

Әби:

-Рәхмәт балам татлы сүзеңә.Син яхшы бел рус телен һәм онытма үз телең!

                 

Алып баручы:          

 

  Әй син, телем, туган телем, тамыр телем.

  Җир астыннан тарих серен табар телем...

  Әй син, телем, рәхәт телем, авыр телем.

  Телне тешләп канатырлык сабыр телем...

  Синең белән рәхмәт укыйм, теләк телим.

  Җырга салып сине, милли көйләр көйлим.

  Табындагы икмәгем күк телем-телем.

  Табынам сиңа, синсез бер тәм тоймас телем...

  Әй син, телем, айлы төнем, якты көнем.

  Әремнәрдән әче, балдан татлы телем.

  Сине саклап калыр өчен, күпме белем

  Кирәклеген аңладым мин, белдем бүген...

                                      Туган телгә мәдхия    /Л.Шагыйрьҗан/

-Шуның белән кичәбез ахырына якынлашты, игътибарыгыз өчен рәхмәт! Киләчәктә дә шулай ана телен яратып, ихтирам итеп яшәгез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час в 6 классе "Яхшы сүздән - яхшы эшкә"

Примерный классный час в 6 классе для татарских школ....

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә:7 сыйныф татар төркемнәре өчен.Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш....

Татар теленең дәүләт теле буларак гамәлгә куелышы

Соңгы елларда кабул ителгән  "2004-2020 еллларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм  үстерү" , "2014-2020 елларга  Та...

Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”

ldquo;Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ДокладТема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе&rdquo...

Татар теле УМК "Сәлам" 3 нче сыйныф Тема "Яхшы һөнәр" 1 нче дәрес

3 нче сыйныф Татар теле УМК "Сәлам" "Яхшы һөнәр" 1 нче дәрес...