"Инфинитив +кирәк" төзелмәсе."Яхшы уку кагыйдәләре" темасына 7 сыйныф өчен татар теле дәресе
план-конспект урока (7 класс) по теме

Халилова Роза Ахатовна
7 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7_syynyf_ochen_tatar_tele_drese.docx34.98 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. “Инфинитив+ кирәк” төзелмәсе.«Яхшы уку кагыйдәләре”

Максат. 1. «Инфинитив+кирәк” структурарасы мисалында кагыйдә чыгара белүне, “яхшы уку кагыйдәләре” темасы буенча үз фикерләрен әйтә белү күнекмәләрен формалаштыру өчен шартлар тудыру.

2. Укучыларда тәнкыйди фикерләү,  әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу,  төркемдә эшли белү, яңа белемнәрне төзү адымнарын билгели белү, үз эшчәнлегеңне адекват бәяли белү күнекмәләләрен формалаштыру.

3. Уңышка ирешкән шәхес булу өчен яхшы уку кагыйдәләренең мөһимлеген аңлау.

УМК. Хәйдәрова Р.З. Татар теле. 7 сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) – Казан: Татармультфильм, 2014.

Дәрес тибы: Яңа белемнәрне  ачу.

Укытучы:  Хәлилова Р.Ә.

Дата:  21нче ноябрь,2015 нче ел, II нче чирек

 

Дәрес барышы.

I.    Кызыксыну

1.Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.

1.Уңай психологик халәт тудыру

-     Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я, кайсыгыз дусларына        

Елмаю бүләк итә?

     Менә без татар теле дәресен башлап җибәрәбез. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул. Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары  ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куячаксыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Cез иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!

2.Тел разминкасы

-         Укучылар, без дәресне нәрсәдән башлыйбыз?

-         Һава торышы турында сөйләшәбез.

-     Ә бүген көн нинди?

 -     Кем бүгенге көннең һава торышы турында сөйләп китәр?

3.     Өй эшен тикшерү.

-         Эшне нәрсәдән башлыйбыз?

-         Өй эшен тикшерәбез.

-         Өй эшенә нәрсә бирелгән иде?

-         Киңәш шигырен уку.

1.  Киңәш шигырен тәрҗемә итеп, боерык фигыльләрен табарга.

2.  Шигырьдәге боерык фигыльләр белән җөмләләр төзергә.

3.  Шигырьдәге мәкальне табып, иҗади эш башкарырга.

4.  Уку эшчәнлегендәге авырлыкны билгеләү.

- II зат боерык фигыльләрне тыбыгыз.

- Уйла, кис, кара, үлчә, куйма.

Боерык фигыльләр ярдәмендә автор укучыларга нәрсә бирә?

-  Киңәш.

-  Автор нинди киңәшләр бирә?

-  Күзең белән кара син, күңелең белән уйла син. Ялгыш язып куйма...

-         Димәк, автор нәрсә турында киңәшләр бирә?

-         Яхшы уку турында.

-  Укучылар, без яхшы уку кагыйдәләрен боерык фигыль формасында төзи алабызмы?

-  Юк, чөнки, боеру, повеливает.

-   Ә нинди формада яхшы уку кагыйдәләрен төзи алабыз?

-  ...

5.     Авырлыкның урынын һәм сәбәбен ачыклау.

-         Кайда авырлык туды? Авырлык нәрсәдә?

-         Мондый форманы белмибез.

6.     Авырлыктан чыгу юлының проектын төзү.

-         Димәк, без алга таба нишлибез?

-         Авырлыктан чыгу өчен проект төзибез.

-         Эшнең максаты нинди?

-         яхшы уку кагыйдәсен төзү формасын табу.

Нишлә? (Что делай?)

Нишләргә кирәк? Нишләмәскә кирәк?

 (Что надо делать?Что не надо делать?)

укы

Укырга кирәк

уйла

Уйларга кирәк

куйма

Язып куймаска кирәк

-         Бу форманы белер өчен, без нишлибез?

-         Русча эквивалентын карыйбыз.

-         На русском языке правила в какой форме глагола составляется?

-         Хорошо учиться надо.

-         Что делать? Вопрос какой формы глагола?

-         Инфинитив, неопределенная форма

-         Укырга кирәк. Бөкләмәскә кирәк.

-         Укырга кирәк структурасы нәрсәдән тора?

-         Инфинитив + кирәк.

-         Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр?

-         Инфинитив+кирәк

-         Ә ни өчен безгә бу структураны өйрәнергә кирәк?

-         Яхшы уку кагыйдәләрен төзи белер өчен.

Үзбәя.

2. Төшенү.

1. Төзелгән проектны тормышка ашыру.

- Укучылар, без нишләдек?

- Авырлыкны билгеләдек. Дәреснең темасан, максатын таптык.

- Әйдәгез, күзәтүләрне дәфтәргә язып куйык:

Нишләргә кирәк?            Надо что делать?

Инф.+кирәк                      Надо+инфинитив

- Күзәтүләрдән чыгып, нәтиҗә ясап карагыз.

 

1. Кубик ысулы.          Төркемнәрдә теманы үзләштерәләр.

Һәр төркем үз сүзтезмәсен анализлый.

1 төркем: укырга кирәк.

2 төркем: тырышырга кирәк.

3 төркем: уйларга кирәк.

Тасвирла  

Чагыштыр

Ассоциация китер

 (нәрсәгә охшаган)

Анализла (нәрсәдән тора)

Куллан 

Мисаллар китер

(сүзтезмә, җөмлә төзү)            

 

Көтелгән җавап:

1 төркем. Укырга кирәк.

Тасвирла: фигыльнең башлангыч формасы + -рга + кирәк

Чагыштыр: II зат боерык фигыльнең аффикслары юк. Ә инфинитивның –рга/-ргә, -арга/-әргә аффикслары бар. Боерык фигыль нишлә соравына җавап бирә, Инфинитив нишләргә соравына җавап бирә.

Ассоциация китер: киңәш

Анализла: аффикстан һәм кирәк

Куллан: Киңәш биргәндә кулланабыз.

Мисаллар китер

Дустым, яхшы укырга кирәк.  

 

Һәр төркемгә 3 минут вакыт бирелә.

Һәр төркемнең бер укучысы тема буенча кагыйдә чыгара.

-         Инфинитив+кирәк төзелмәсе фигыльнең башлангыч формасы + –рга/-ргә, -арга/-әргә аффикслары һәм кирәк сүзе ярдәмендә ясала. Нишләргә кирәк соравына җавап бирә. Юклык формасында Нишләмәскә кирәк соравына җавап бирә. Киңәш биргәндә кулланыла.

-         Укучылар, сез нишләдегез?

-         Тема буенча кагыйдә чыгардык.

Үзбәя.

2. Ситуатив күнегү

- Ни өчен инфинитив+кирәк структурасын белергә кирәк?

- Дустыбызга киңәш бирә белер өчен.

Посоветуйте другу:

1)    Внимательно слушать учителя

2)    Быстрее думать

3)    Не писать с ошибками

4)    Семь раз отмерить, один раз отрезать.

- Сез нишләдегез?

- дустыбызга киңәш бирдек.

- Нинди киңәшләр бирдегез?

- Яхшы укыр өчен киңәшләр бирдек.

Үзбәя.

3.Балык кылчыгы ысулы.

- Укучылар, сез дустыгызга яхшы укыр өчен киңәшләр бирдегез. Ә ни өчен яхшы укырга кирәк?


 

-         ФАКТЛАР. Без яхшы укысак, без нәрсәгә ирешәбез?

-         Без грамота, 5, яхшы эш...

-         СӘБӘПНЕ БИЛГЕЛӘҮ. Грамота алыр өчен безгә нишләргә кирәк?

-         Өй эшләрен эшләргә кирәк.

-         Факт. Без яхшы укысак, нәрсә була?

-         Без акыллы булабыз.

-         СӘБӘП. Акыллы булыр өчен, безгә нишләргә кирәк?

-         Яңалыклар укырга кирәк.

-         ....

-         Димәк. Без нинди нәтиҗә чыгарабыз?

-         Яхшы укырга кирәк, чөнки уңышка ирешкән кеше буласың.

-         Без нишләдек?

-         Ни өчен яхшы укырга кирәк проблемасын анализладык?

Үзбәя.

 

3.Рефлексия.

1. Рафт ысулы.

1 төркем. “Яхшы уку кагыйдәләре” темасына укучылар исеменнән башлангыч сыйныфлар өчен стенгазета ясарга.

2 төркем. “Яхшы уку кагыйдәләре” темасына укытучылар исеменнән өлкән сыйныфлар өчен буклет ясарга.

3 төркем. “мәктәптә уку кагыйдәләре” темасына мәктәп администрациясе исеменнән устав төзергә.

4 төркем. Дустыгызга “Яхшы уку кагыйдәләре”н язып, хат языгыз.

-         Сезгә 10 минут вакыт бирелә.

-         Һәр төркем үзенең эшләрен яклыйлар.

2. Рефлексия.

- Дәресебез тәмамлана. Сез яхшы эшләдегез.

- Бүгенге дәрестә нинди яңа материал өйрәндегез?

- Инф+кирәк.

- Безгә хәзер нишләргә кирәк?

- эшебезгә нәтиҗә ясарга.

- дәрес башында нинди максат куйдыгыз?

- куйган максатыгызга ирештегезме?

-нәрсәдә авырлык булды?

- Яңа белемне ничек ачтыгыз?

- Яңа белемне ачарга нәрсә ярдәм итте?

3. Өй эше.

1. 8 күнегү, 31 бит. Яхшы уку өчен нәрсәләр кирәк? Таблицаны тутырыгыз.

2. “Яхшы уку кагыйдәләре” темасына диалог төзегез.

3. Дустыгызга “Яхшы уку кагыйдәләре”н язып, хат языгыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныф (рус төркеме) табигать һәм без темасына татар теле дәресе.

5 нчы сыйн ыф (рус төркеме) табигать һәм без темасына дәрес эшкәртмәсе....

"Сыйфатлар иленә сәяхәт" 7 сыйныф Татар теле дәресе(рус төркеме)

Максат:1.  Укучыларның сыйфат турында белемнәрен барлау һәм тирәнәйтү.2.          Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтү,...

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә:7 сыйныф татар төркемнәре өчен.Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш....

"Кышкы уеннар" 4нче сыйныф(рус төркеме) татар теле дәресе

Дәреснең темасы: “Кышкы уеннар”.Максатлар:  1. “Кыш”  темасына караган лексиканы искә төшерү, “Кышкы уен” тексты аша уенга чакыра белү, кышкы уеннар, кар бабай ясау турында сөйли белү күнекм...

Тема: Раслау һәм инкяр җөмләләр. Татар теле дәресе.7 нче сыйныф.

Максат: раслау һәм инкяр җөмләләр турында белешмә бирү,аларны               сөйләмдә аера белергә өйрәтү,укучыларның белемендә эзл...

2нче сыйныф өчен татар теле дәресе

2нче сыйныф өчен татар теле дәресе...

Исемнең килеш белән төрләнеше(5 сыйныф,рус телле балаларга татар теле дәресе)

Рус телле балаларга татар теленнән дәрес эшкәртмәсе ФГОС 5 нче сыйныф...