День знаний, сценарий на татарском
методическая разработка (9 класс) на тему

Сценарий на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1.09.2014-belem_kone.doc58.5 КБ

Предварительный просмотр:

                  БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ

        Укытучы. Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, әти-

әнилэр hәм бәйрәмебезгә килгән кунаклар! Менә кояшлы беренче сентябрь

иртәсе безне кабат бергә жыйды. Бvген мәктәпләрдә hәр бала көтеп алган ,

кызыклы вакыйгаларга бай булган яна уку елы башлана. Кvнеллэрдэ сөенеч,

йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы hәркемгә шатлык-сөенечләр,

бары тик яхшы билгеләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне, дуслар!

Жыр—«Бәйрәм бүген».

Г. Тукай шигыре, Ж. Фэйзи кое.

Бар кvнеллелек ботен доньяда, бар бер ямь бvген.

            Нэрсэдэн бу?—Мин белэм: бэйрэм бvген, бэйрэм бvген!

Арттыра кvрдем кояш гадэттэгедэн балкуын,

           Ул киенгэндер дидем: бэйрэм бvген, бэйрэм бvген!

Яр башыннан тынладым мин бер сунын дулкыннарын:

          Сойлэшэлэр vзара: бэйрэм бvген, бэйрэм бvген!

Тынладым акрын гына искэндэ бэйрэм кон жилен.

         Ансы да сойли тагын: бэйрэм бvген, бэйрэм бvген!

Эльвира:  Бүген олы бәйрәм бездә

                         Инде менә ничә көн

                         Бик тырышып әзерләдек

                         Шушы бәйрәм кичәсен.

Рифат:  Җырлыйсы килеп кенә

                         Тора бүген безнең дә

                         Көтеп алган бәйрәме

                         Бүген һәммәбезнең дә.

Лилия: Мәктәп – безнең төп йортыбыз.

                        Күңел сиңа тартыла.

                        Бүген бөтен ил баласы

                        Мәктәпләргә агыла.

Искәндәр: Җәй буена без үскәнбез

                        Мәктәбебез дә бизәлгән.

                        Эченә кергәч, исем китте:

                        Бар нәрсә дә үзгәргән.

Алисә: Кем безнең өчен бу кадәр

                         Күп көчен сарыф иткән?

                        Без беләбез: һаман да шул

                        Укытучыбыз икән!        

Марат: Сабыр, кешелекле һәм тырыш укытучыларыбыз!

Эльвира: Шаян, шук һәм хәйләкәр укучыларыбыз!

2 нче укучы: Мәрхәмәтле, газиз әти-әниләребез!

3 нче укучы: Безне якын итеп килгән кунаклар!

Бергә: Сезне Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез!

            Шәмсиева Эльвира башкаруында “Укытучым” җыры

Укытучы.Мэктэп еллары—кеше гомеренен кабатланмас бер мизгеле.

Шуна кvрэ баланын укырга килv коне—зур бэйрэм.

        Беренче сентябрь иртэсе кояшлы да, болытлы да, янгырлы да була.Шу-

лай да андый иртэлэрнен hэрберсе кvнелгэ кояшлы булып инэ. Чоеки белем                  

иленэ бала беренче адымын ясый. Ул матур итеп киенгэн, кулына чэчэклэр

 тоткан. Кvнелдэ—бэйрэм.

Бәйрәм бн котлау өчен сүзне мәктәбебез директоры Хәбибуллин Илдар Хәкимулловичка бирәбез. (Кунакларга сүз бирелә)

Алып баручы: Изге теләкләрегез өчен бик зур рәхмәт. ( ВАЛЬС)

   Алып баручы: Бүгенге бәйрәмне безнең нәни дусларыбыз—беренче сыйныфка укырга керүче балалар бигрәк тә зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Хәзер сезне алар белән таныштырырбыз.

(Искәндәр Диләне барып җитәкләп алып килә)

   Искәндәр Диләгәкарап сөйли:

Дилә бүген беренче кат, иртән беренче торып,

Иң беренче дәресенә китте беренче булып!..

Ул бит укучы булам дип җәйләр буе җыенды:

Китаплары көнгә мең кат таралды да җыелды.

Дәфтәрләре дә көн саен җыелды да таралды.

Өр-яңа киемнәре дә мең кат киеп каралды.

Эльвира :“Өр-яңа портфелен Ислам мең кат алды кулына:

Тотып карады сулына, арыгачтын - уңына.

Портфелен алды әтисе, Әлифбасын - әнисе,

Дәреслекләрен – апасы, буяуларын – әбисе...

Карандашларын – апасыы, көндәлеген – бабасы...

Бар да булды! Калды бары “бишле” генә аласы.

Алисэ: “Бишле”се юк – мәктәпкә алар бер бишлесез барачак.

Борчылмагыз! “Бишле”ләрне алар үзе алачак!

Рифат: Ә хәзер сүзне нәни дусларыбыз сезгә бирәбез.Рәхим итегез.

  1. Беренчелэр гел алар
    Булалар алдынгылар.
    Быел мэктэбебездэ
    Без беренче сыйныфлар.
  2. Чэчэклэр тотып кулга
    Без чыктык озын юлга.
    hэркем белэ, элбэттэ,
    Без барабыз мэктэпкэ.
  3. Кичэ эни белэн бергэ
    Эзерлэдек сумкамны.
    Пеналыма тезеп куйдым
    Карандаш hэм ручкамны.
  4. Этием дэ, энием дэ
    Бу конне бик коттелэр.
    Балалардай дулкынланып,
    Мине озата килделэр.
  5. Олкэн дуслар шаярталар,
    Э без ачуланмыйбыз.
    Чэчэклэр артыннан, дилэр,
    Кvренми бит буегыз.
  6. Бvген йозлэр колэч безнен,
    Кvнел соенэ.
    Атлыйбыз тэvге адымнар
    Белем иленэ.

Жыр—«Ойрэтэлэр мэктэплэрдэ».

Каләм тотып кулларга,
Хәрефләрне тезәргэ
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Тапкырларга, бүләргә,
Нәниләрне сөяргә
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Бишкә бишне кушарга,
Иҗектән сүз ясарга
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Белер өчен бик күпне,
Яратырга китапны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Таңның  ничек атканын,
Кояш ничек батканын
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Табарга утрауларны,
Биек-биек тауларны
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Өтер белән ноктаны
Кайчан, кая куярга
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Дуслык кадерен белергә,
Сузылсын дип гомергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Алып баручы: Хәзер инде нәни дусларыбызны сынар вакыт та килеп җитте. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез аларның җавапларын табып карагыз әле:

 1) Карурманда йөридер, кети-кети уйныйдыр (Шүрәле)

2) Г.Тукай әкиятендәге Шүрәленең бармагын кем кыстырган әле? (Былтыр)

3) Тәгәрәп китеп, әбидән, бабайдан, куяннан кача алган, төлкедән кача алмаган. Ул нәрсә? (Кабартма)

4) Озын чәчен алтын тарак белән кем тарый? (Су анасы)

Алып баручы: Әкият геройларны бик яхшы беләсез икән, булдырдыгыз! Сездән бик тырыш укучылар чыгачагына шигем юк.

 Дилә:  Хэрефлэр дэ ойрэнербез,
    Сvзлэр тезеп уйнарбыз.
    Сагынып коткэн мэктэптэн без
    Беркайчан да туймабыз.

Ислам:.Язарга да ойрэнербез,
    Калэм тотып кулларга.
    Хэрефлэрне тезэрбез без
    Тигез, матур юлларга.

Дилә:.Аннан мисал-мэсьэлэне
    Чишv юлын эзлэрбез.
    Дэфтэрлэрне, кондэлекне
   «Бишле» белэн бизэрбез.

Ислам:.Дус, тату, матур яшэvнен
     Серенэ тошенербез.
     Бик тырышып укыганда
     Унышка ирешербез.

Лилия: Чэчлэренэ кунган ак кvбэлэк,
          Шатлык очкыннары кvзендэ.
          Ап-ак кvлмэк, ак чэчэклэр белэн
          Кvбэлэккэ охшаш vзен дэ.

Марат: Ашкына да, талпына да бvген
          Леп-леп иткэн нэни йорэген.
          Озатасын изгелэрдэн изге
          Сабыйлыкнын сонгы коннэрен.

Эльвира :Нэни дусларыбыз! Сезгэ vзебездэн мирас итеп «Белем йорты» ачкычын тапшырабыз.

Ачкыч тапшырыла.

Рифат:Жир йозендэ торле телдэ
     Никадэрле китап бар.
     Безнен очен hэрберсе
     Бик кадерле бит алар.
Лилия:Эмма барлык китапларнын
     Ин беренче баскычы,
     Кvнеллэргэ тэvге булып,
     Белемгэ юл ачучы,
     Тирэн серлэр сараена
     Тэvге ачкыч бирvче,

      Беренче кат шул сарайга
     Безне алып керvче
     Тик бер китап бар.

Искәндәр: Ана тиндэш
     Нинди китап бар тагын?
     Белэмсез, ул нинди китап?

Бергэ. Ул—«Элифба» китабы.

Алисә: Нәни дусларыбыз, Белем юлына юл яру өчен без сезгә “Әлифба” китабы буләк итәбез.

1нче класс башкаруында “Татар халык биюе

Эльвира : Нәни дусларыбыз! Сез бүген хезмәт иртәгезне башлыйсыз. Мәктәпне яратыгыз, тырышып укыгыз. Юлларыгыз якты, эшләрегез уң булсын.

Марат:Гvзэллэрдэн гvзэл анын йорэге,
     Изгелеген бирэ hэркемгэ.
     Ашыга да бэхет олэшергэ
     hэр иртэдэ безгэ, hэр кондэ.

Эльвира:Ак кэгазьдэй керсез анын кvнеле,
    Жаны шигъри, уе саф анын.
    Кvпме котэ безнен, vзене дэ
    Хыяллары чынга ашуын.

Лилия: Ихлас рэхмэтемне эйтер очен
    Ничек кенэ табыйм сvзлэрен.
    Менэ бvген чэчэк бэйлэменен
    Бирэм сезгэ ин-ин гvзэлен.

Искәндәр: Алыгыз Сез бvген бvлэк итеп,
     Чэчэклэрнен шушы бэйлэмен.
     Каршылагыз тагын бик кvп еллар
     Бvгенгедэй хезмэт бэйрэмен.

Җыр “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

Килгэн чакта башка авырлык,
Житми калса коч, я сабырлык.
Сиздермичэ ярдэм иткэнсез--
Сез ин кvркэм кеше икэнсез.

Балаларнын теле – кынгырау,
Гел чынгылдый, ява мен сорау.
Барсына да жавап биргэнсез--
Сез ин тапкыр кеше икэнсез.

Мактагансыз тиеш урында,
Яклагансыз тиеш урында.
Безнен очен сез тир тvккэнсез--
Сез ин гvзэл кеше икэнсез.

Чәчәк бирү

Чэчэклэр тапшырыла.

        Алисә: Адаштырмас маягыбыз—мирас,
              Юлда юлдаш туган телебез.
              Туган телне, жирне сойсэк кенэ
              Якты булыр безнен конебез.

        Марат: Яшибез гел шулай кояшлы
               hэм тыныч коннэргэ соенеп.
              hэркемнен кvнелендэ бер телэк:
            
Бергә:  ИМИНЛЕК, ИМИНЛЕК, ИМИНЛЕК!

Энҗе Шакирова башкаруында җыр “Туган телем минем”

Эльвира:Инде бу кынгырау борынгы, кvптэнге.
               Ничэмэ елларны мэктэптэ vткэрде.
              Ул бик кvп дусларын дэрескэ чакырган,
              Аларны зур юлга озаткан ахырдан.

Искәндәр: «Чын» итеп алыр ул кынгырау--  жиз батыр,
                Ныграк кагылсан, мэктэпне кузгатыр.
                Мэ, дустым, чылтырат, бvгеннэн--  мэктэпкэ!
                Бvгеннэн—зур юлга: хэерле сэгатьтэ!



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

День Знаний. Сценарий общешкольной линейки.

Сценарий праздника "День Знаний" для малокомплектной школы....

1 сентября - День Знаний. Сценарий для 1 и 11 класса

Сценарий праздничной линейки, посвящённщй празднику Первого звонка. В гости к первоклассникам приходят Весёлые человечки: Карандаш, Петрушка, Самоделкин и др. В сценарии также присутствуют стихи для у...

День Знаний (Сценарий)

Сценарий торжественной линейки, посвященной Дню Знаний...

День знаний. Сценарий торжественной линейки. «В добрый путь»

Праздник первого звонка с 0 по12 класс.Парадный вход школы оформлен в виде парусника. На символических парусах надписи: «До свидания, лето!», «Прощайте, каникулы!», «Здравствуй, школа!», «Семь футов п...

Торжественная линейка «День знаний». Сценарий.

           Торжественная линейка «День знаний»...

День знаний. Сценарий праздника.

Данный сценарий праздника можно порекомендовать провести на День знаний. Содержательное наполнение сценария  информативное, поэтому рекомендуется его проводить как в общеобразовательной школе, та...