ТУГАН ТЕЛЕМ, ТАТЛЫ ТЕЛЕМ
методическая разработка на тему

Малаткина Альфинур Салиховна

21нче февраль туган көн турында.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 21-fevral_tugan_tel_kene.doc46 КБ

Предварительный просмотр:

Буа районы Черки-Килдураз урта мәктәбе

ТУГАН ТЕЛЕМ,

 ТАТЛЫ ТЕЛЕМ

Халыкара Туган тел көне уңаеннан

әдәби-музыкаль композиция

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Малаткина Әлфинур Салих кызы.

21 февраль, 2013 ел.

ТУГАН ТЕЛЕМ, ТАТЛЫ ТЕЛЕМ

Әдәби-музыкаль композиция

Сәхнәдә:

Халкым теле миңа - хаклык теле,

 Аннан башка минем телем юк.

 Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

 Иле юкның гына теле юк. – дип язылган шигырь юллары эленгән.

"Әллүки" җыры яңгырый.

Укучылар алга чыгып тезеләләр.

  1.  ук. Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм килгән кунаклар. Туган тел көненә багышланган "Туган телем, татлы телем" - дип исемләнгән әдәби-музыкаль композициябезне башлап җибәрәбез.

  1.  ук. Безнең туган телебез - татар теле, зур тарихлы, җырлы, моңлы тел.

3         ук. И минем җандай кадерлем,

И җылы, тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.

4 ук. Туган тел! Һәркем өчен газиз бу сүз. Туган йортыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган телебез аша тоябыз.

Укытучы. Без - татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без - татарлар!

Татар исемен без

Иң-иң озак йөрткән бер халык.

Без - татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре.

Без - татарлар!

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде.

Без - татарлар!

Шушы исем белен

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Без - татарлар!

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән берләшеп.

  1.  ук. Без бөек шәхесләребез турында уйлыйбыз да: "Алар каян көч алган?" - дип әйтеп куябыз. Ул көч - халыкта, туган җирдә, туган телдә, халык моңнарында.

  1.  ук. Иң җылы хисләр, иң матур тойгылар татар җырлары, татар моңнары аша безнең күңелләребезгә үтеп керә.

"Туган телем" исемле татар халык җыры башкарыла.

Укытучы. Галимнәребез, язучыларыбыз татар теле турында нинди матур сүзләр әйткәннәр!

7ук. Киләчәкнең башы - бүгенгедә.

Нинди шатлык картлык көнеңдә,

 Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,

Матур итеп туган телеңдә!

  1. укучы Наҗар Нәҗминең "Татар теле" шигырен укый.

  1. ук. Әле татар халкы элек-электән җырга, моңга гына түгел, биюләргә дә бик оста халык була.

Биюченең итәкләре

Бии, бии кыскара

Биючегә сүз әйтмәгез

Бии, бии остара.

                              Татар халык биюе башкарыла.

10 ук. Бик борынгы заманнардан ук халкыбызның мең елдан артык вакыт
белән исәпләнгән язуы, бай әдәби мирасы бар. Һәр татар өендә китап
изге әйбер кебек кадерләп сакланган.

Укытучы. Менә шулай без дә туган телебезне күз карасыдай сакларга, аңа тугрылыклы булып, сүзләрне бозмыйча, саф татар телендә сөйләшергә тиешбез. Моны истән чыгармаска кирәк. Телебезне сакласак, халкыбыз да яшәр, Татарстаныбыз да чәчәк атар.

11         ук. Телебезне, күңел гөле итеп,

Саф көенчә саклыйк гомергә.

Рухи дөньяң булсын халкың моңы,

Илең йөрсен уйда гел бергә.

12         ук. Төп нигезем минем, Татарстан,

Синең язмыш, безнең гомерләр.

Төп нигезем, аерма син мине

Әткәм-әнкәм биргән телемнән.

13 ук. Татарстан дигән Ватаным бар,

 Татар дигән халкым бар минем.

Минем халкыма үткәннәрдән түгел,

Киләчәктән урын барлыймын.


Укытучы. Бергәләп җырлыйк «Туган тел» җырын,

 Кечкенә чакта җырлаган кебек,

Һавада - кояш, җирдә туган тел

Булмаса әгәр, зураймас идек.

Сөенеп   җырлыйк   «Туган   тел» җырын,

 Онытканнарның бәгырен телеп,

Мин бит татар баласы, диеп,

Кешеләр һәрчак торсыннар белеп.

                                                   «Туган тел» җыры башкарыла.

Укытучы. Шуның белән безнең Туган тел көненә багышланган

әдәби-музыкаль кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

"Туган телем, татлы телем" (әдәби-музыкаль композиция)

"Туган телем, татлы телем" дип аталган әдәби-музыкаль композиция 5 "Г" сыйныфы укучылары тарафыннан 21 нче февральдә - Туган телләр көненә багышлап үткәрелде. Бу чарада туган тел турында шигырьләр сөй...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....